Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин тәкъдим ясавы турында: «Иң курыкканым халыкка җиткергәндә булды»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин тәкъдим ясавы турында: «Иң курыкканым халыкка җиткергәндә булды»
социаль челтәрләр

Бу көннәрдә тамашачы татар эстрадасында барлыкка килгән яңа пар – Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина өчен сөенде. Ришатның үз төркемендә җырлаучы Алиягә үзенең туган көнендә тәкъдим ясавы хакында язган идек.  Алия тормышындагы шатлыклы вакыйгадан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты. Ришат исә виртуаль дусларына әлеге җаваплы адымның иң куркыткан мизгеле турында сөйләгән. 

Безнең соңгы яңалыклар ничек сезгә, дуслар? Директым «яна»!  Дөресен әйткәндә, безнең өчен бу хәтле кеше сөенер һәм котлар дип күз алдына да китермәгән идем. Иң курыкканым – социаль челтәрләрдә бөтен халыкка җиткергәндә булды. Шуңа күрә азрак оялып та торам. Җылы теләкләрегез өчен мең рәхмәт, мин сезне яратам», –дигән ул. 

Ришат белән Алиягә тигез, матур мәхәббәт телибез! 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 март 2023
    Исемсез
    Бэхетле булыгы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100