news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама театрының бер комедиясез Казан гастрольләре – алай да була икән, молодцы!

news_top
Түбән Кама театрының бер комедиясез Казан гастрольләре – алай да була икән, молодцы!
Фото: © Түбән Кама театрының матбугат үзәге

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры алты спектакле белән Мәскәү гастрольләренә киткәндә, аларның кайбер залларына Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры «хуҗа булып торды». Театр Казанга дүрт яңа спектаклен алып килде. Алар барысы да театрга баш режиссер булып Лилия Әхмәтова килгәч чыккан спектакльләр – икесе үзенеке, икесе ул чакырган режиссерлар – Айдар Җәббаров белән Нурбәк Батулланыкы.

Әлеге Казан гастрольләре театрның яңа директоры Гүзәл Мөбәрәкшинаның беренче гастрольләре. Заллар тулы иде, димәк, яңа директор һәм аның командасы «имтиханнарын» уңышлы тапшырды дия алабыз. Залларда таныш йөзләр дә байтак иде: Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, халык язучысы Рабит Батулла, танылган әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, сәнгать белгече Рауза Солтанова һәм башкаларны очратырга мөмкин иде. Журналистлар да күренде, социаль челтәрләргә дә яздылар.

Түбән Кама театры Казанга 4 спектакль алып килгән: Булат Минкин инсценировкасы белән Нурбәк Батулла куйган «Бию спектаклен ничек аңларга?» пластик стендап, Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» драмасы (режиссер – Лилия Әхмәтова), Гаяз Исхакый әсәренә Рүзәл Мөхәммәтшин инсценировкасы буенча куелган «Көз» драмасы (режиссер – Лилия Әхмәтова), өч новелладан торган «Галия» драмасы (режиссер – Айдар Җәббаров, драматург – Резеда Гобәева).

Гастрольләр вакытындагы бер матур мизгел – театрның иң билгеле артистлары («ведущий» артистлары) Гүзәл Шәймәрданова белән Юрий Павловка «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелүе турында игълан ителде.

Әйе, бик соңга калып инде... Котлыйбыз талантлы артистларны!

Әле яңа гына дүртенче баласын тапкан Гүзәл Шәймәрданова Казан тамашачысы алдында «ут өертеп» «Көз», «Галия» һәм «Борһан йорты» спектакльләрендә уйнаса, тамашачы Юрийның уенына «Галия», «Борһан йорты» «Бию спектаклен ничек аңларга?» спектакльләрендә сокланды.

Түбән Кама театры директоры Гүзәл Мөбәрәкшина: «Без Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының Казан гастрольләрен татар театрының 120 еллыгына һәм Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышладык. Бу гастрольләребез уңышлы килеп чыкты дип уйлыйбыз, чөнки тамашачы да килде, үзебез өчен дә зур адым булды. Беренчедән, Казан тамашачысы һәм театр дөньясындагы белгечләргә яңартылган репертуарыбызны тәкъдим иттек, икенчедән, гастрольләребезнең Камал театрында булуы шатлык: мин Камал театрын Казанның йөрәгендә урнашкан дип саныйм. Безне якты йөз белән каршы алган Камал театры җитәкчелегенә, аеруча Илгиз Газинуровичка һәм аның командасына бик зур рәхмәт.

Без төрле режиссерлар белән төрле жанрлардагы иң тирән мәгънәле спектакльләрне алып килдек. Алар арасында баш режиссерыбыз Лилия Әхмәтова, танылган режиссер Айдар Җәббаров куйган спектакльләр, шулай ук, Нурбәк Батулланың яңа гына премьерасы булган эксперименталь спектакле дә бар иде, гомумән, Казанга алып килгән һәр спектаклебез үзенчәлекле. Казанга килер алдыннан реклама кампаниясе дә үткәрдек – үзебез турында киң массаларга хәбәр итергә тырыштык, уку йортлары белән дә эшләдек.

Бу гастрольләр безнең өчен зур сынау булды һәм без сынатмадык. Артистларыбыз өчен дә зур җаваплылык иде – алар сынауны уңышлы узды, чөнки алар Түбән Кама тамашачысын, ә тамашачы аларны тоя. Казан тамашачысы бераз башкачарак, чөнки алар күп төрле театрлардагы күп төрле тамашаны күргән кешеләр. Безнең янга Түбән Кама театры нинди формада, нинди этапта дип кызыксынып килүчеләр күп булды. Кайчандыр Түбән Камада яшәп безнең театр белән таныш булган кешеләр күп килде. Иҗатыбыз турында төрле фикерләр ишеттек, әле һаман да кайтавазы ишетелеп тора. Бу безнең өчен яңа сулыш, яңа үрләр өчен этәргеч. Тамашачы алга таба да безнең яңа гастрольләребезне көтеп торсын иде».

Театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова: «Гастрольләр уңышлы узды, Аллаһка шөкер! Залны тутырыр өчен уңайсызрак вакыт булса да, 4 спектакльне дә аншлаг белән уйнадык дия алабыз. Иҗатыбыз белән кызыксынган өчен Казан тамашачысына зур рәхмәт! Камал театрына да, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевка да рәхмәт белдерәсем килә».

Театр зур тәвәккәллек күрсәтеп, бары тик драмалар һәм эксперименталь спектакль генә алып килгән. Гәрчә театрның өр-яңа чыккан «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» (Салават Юзеев) комедиясе булса да. Югыйсә, Түбән Каманың «Мунча ташы»н дөньяга тудырган шәһәр икәнен дә беләбез, театрга җитди спектакльгә тамашачы җыю җиңел бирелмидер. Казан театрлары үзләре дә тамашачыны комедия белән кызыктырып план үтәгәндә Түбән Кама театрының ике җитәкчесе үзләрен шундый сынау алдына куйганнар һәм теләкләренә ирештеләр кебек – гастрольләр игътибарсыз узмады, телләрдән төшмәде.

Соңгы арада без психологик драмалардан читләшә башлаганбыз ахрысы – матур залларда матур формалар, матур картинкалар карыйбыз. Лилия спектакльләрендә без шушы психологик драмаларга әйләнеп кайттык. Сагынылган...

Түбән Кама спектакльләреннән үзебез өчен яңа артистлар ачып кына түгел, «Чишенимме, атасы?» кебек мэмнар да алып кайтып киттек, себерелеп йөргән хатын-кызның ничек аталуын да «тутырып әйткәнне» ишеттек.

Шунысы да кызык: бу сезонда Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» драмасын Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куячак – үзе игълан итте. Әсәр күптән язылса да, Фәрит Бикчәнтәевка ул күптән таныш әсәр булса да, вакыты хәзер җиткән, димәк. Театраллар өчен чагыштыру мөмкинлеге дә була: Түбән Кама театрында шәкерте (Лилия Әхмәтова Фәрит Бикчәнтәев укучысы) куйганны карасак, Камал театрында остаз үзе алыначак.

Казан гастрольләрен тәмамлаган театр Грозный шәһәрендә узган «Федерация» фестиваленә юл ала. Алар 2 октябрьдә биредә «Көз» спектаклен күрсәтәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар