news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама театрында өч сөю тарихы: «Мәхәббәт алдында баш иям, син кайда – мин шунда...»

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры яңа сезонын премьера белән ачты – Айдар Җаббаров «Галия» драмасын чыгарды. Премьерада «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

news_top
Түбән Кама театрында өч сөю тарихы: «Мәхәббәт алдында баш иям, син кайда – мин шунда...»
Фото: © Алмаз Сәйфуллин, Түбән Кама татар дәүләт театрының матбугат хезмәте

Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры эшчәнлегендә яңа этап башланды: яңа баш режиссер беренче сүзен «Борһан йорты» белән әйтсә, театр сезон башында ук татар дөньясына «Галия»не «ыргытты» – һәркем үзе күтәрә алган кадәр кабул итәрлек әсәр.

  • Түбән Кама театры бу сезонын яңа җитәкчелек белән ачты: моннан нәкъ 1 ел элек бу театрда сезон Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кызын бирә» комедиясе белән ачылганнан соң, тамашачыга һәм коллективка баш режиссер буларак Лилия Әхмәтова тәкъдим ителсә; яңартулар дәвам итеп, быелгы сезон яңа директор белән ачылды – спектакль тәмамланганнан соң, тамашачы алдына балаитәкле һәм изүле милли күлмәктән Гүзәл Мөбәрәкшина чыгып, спектакльнең иҗади командасын тәкъдим итте.
  • Айдар Җаббаров Түбән Кама театрында «Галия» спектаклен үз тормышындагы катлаулы һәм җаваплы чорда чыгарды. Чөнки сентябрь аеннан Тинчурин театрының баш режиссеры итеп билгеләнгән Айдар, Түбән Кама театрында спектакль чыгарырга алынганда да, шулай ук, Әлмәт, Кариев театрларында (мин белгәне. – авт.) спектакль чыгарырга килешкәндә дә, ирекле иҗатчы иде. Хәзер аны үз театры бар, әмма ул килеп спектакль куярга дип алдарак килешкән театрлар «вәгъдә – иман» дип, аны көтә.

Айдар Җаббаровка бу катлаулы чорны каршылыкларсыз исән-имин үтәргә язсын, тамашачы һәм артистлар мәхәббәте, аны яраткан журналистлар рәхмәте аңа көч бирсен.

Ә бит, уйлап карасаң, ул остазы Женовач янында ГИТИСында укытып, Мәскәү – Питер театрларында спектакльләр чыгарып рәхәт кенә яши ала иде. Әмма ул Мәскәү белән Казан арасында чабулый, татар әдәбиятын актара-актара әсәрләр эзли. Онытылган даһи әсәрне вакыт тузаны арасыннан аралап алып: «Менә, энем, бу әсәрне дә карап кара әле», – дип киңәш биргән әдәбиятчы булды микән – сорарга булыр әле күргәндә. Театрларга вәгъдәләренә килгәндә, ул аларны ремаркаларына кадәр күрсәтелгән әзер пьесаларны куеп чыгып та үти ала иде. Әмма әзер «йолдызлар» белән җиңел генә эшләп спектакль чыгарса – Айдар Җаббаров буламыни?! Аңа документаль елъязмаларны актарып, татар тормышына бәйләнгән өр-яңа әсәр яздыртып, артистларның җиде кат тирен чыгартып эшләргә кирәк. Аның һәр әсәре – үзе һәм театр өстеннән эксперимент, әмма 40 тамашачылык аудиторияне күздә тоткан эксперимент түгел, тулы заллар караячак эксперимент.

Айдар Җаббаров Таһир Таһировның (Таһир Ахунҗанов) «Галия» хәрби-патриотик әсәренә алынып, аның нигезендә бөек мәхәббәткә сугыш призмасы аша карап, 3 новелланы берләштергән әсәр сәхнәләштергән – Зинаида белән Иосиф, Мария белән Отто Адам һәм Галия белән Заһир мәхәббәтен бер дисбегә җыйган драма барлыкка килгән.

«Галия» әсәре өлкән буын Татарстан тамашачысына Гафури театрында Рифкать Исрафилов тарафыннан куелган шул исемдәге драма аша яхшы таныш. Бу әсәрне легендар Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева уены мәңгеләштерде. Өлкән буын аны сәхнә әсәре буларак белсә, әлеге спектакльне карамаган буын җыр аша гына белә:

«Син кайда – мин шунда, Галиям,

Шатланам, елыймын һәм көләм.

Мәхәббәт алдында баш иям,

Син кайда – мин шунда, Галиям».

«Син кайда – мин шунда, Заһирым,

Ерактан эзләгән якыным.

Йөрәктә кабынган ялкыным,

Син кайда – мин шунда, Заһирым».

Безнең буын тамашачысы һәм яшьрәкләр йөрәкләргә үтеп керә торган шушы җыр артында фронтларны кичкән мәхәббәт ятуын белми дә идек. Заһир белән Галиянең трагедиясен дә күргәнебез булмады, бары тик матур җыр итеп кабул иткәнбез. Заманында Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева гәүдәләндергән ул мәхәббәтне Түбән Кама театры артистлары Эльвира һәм Раушан Әсәтовлар башкаруында күрдек.

  • Бераз читкә китеп. Легендар Фидан Гафаров исеме быел татар театрында «Бәхет хакы» спектакле белән яңартылды. Чөнки Халисә Мөдәррисова язган бу әсәр Гафури театрында нәкъ менә Фидан Гафаров өчен куелган иде, һәм театр Казанга аны гастроль саен китереп, аншлаг белән зал җыя иде. Әлеге әсәрне Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев Тинчурин театрына тәкъдим иткән, һәм театр аңа алынган. Тамашачы өчен бу әсәр ни дәрәҗәдә «Фидан Гафаров ядкәредер», әмма ул репертуарда.

Инде Түбән Кама театры премьерасына якынрак килик. Спектакль документаль нигездәге 3 новелладан тора. Өч вакыйганы кара такталы класс бүлмәсе берләштерә – Айдар Җаббаров белән Булат Ибраһимов тандемында ясалган декорацияләрдә дә парталар, кара такта һәм якты тәрәзәләр.

«1941 ел... 21 июнь... Илебезнең бөтен шәһәр-авыл мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре. Һавада баш әйләндергеч чәчәк исе, күктә җылы рәхәт кояш балкышы. Олы тормышка аяк басарга җыенган балаларның күзләрендә – чиксез өмет, йөзләрендә – бәхетле елмаю, күңелләрендә – туып килүче мәхәббәт, якты хыяллар. Ул хыялларга ирешү өчен, бәхетле булу өчен бернинди чикләр дә, каршылыклар да була алмый кебек. Тик тиздән соңгы кыңгырау чыңлар. Иң соңгысы. Ул өмет булып та, мәңгелеккә хушлашу чыңы булып та яңгырар. Ә аннары бөтен хыялларны томан эченә күмеп, таң атар. 22 июнь таңы...»

Өч мәхәббәт тарихы театрның парлы артистларына тапшырылган. Яңа мәктәп тәмамлаган һәм биюче булырга хыялланган Зинаида белән яшь офицер Иосиф тарихын Гүзәл Шәмәрдәнова белән Юрий Павлов пары уйный. Разведчица Мария белән аңа гашыйк немец солдаты Отто Адам тарихын Нурсәнә һәм Алмаз Хөсәеновлар башкара. Ә инде иң катлаулысы – Заһир белән Галия мәхәббәте – Эльвира һәм Раушан Әсәтовларга тапшырылган. Ни өчен иң авырымы? Чөнки нәкъ менә шунысын татар тамашачысы энә күзеннән үткәреп караячак. Легендар Фидан һәм Нурия образын Әсәтовларга конкурент итеп куячаклар.

Айдар Җаббаров өчен 3 тарихны берләштергән әсәрне шагыйрә һәм сценаристлыктан драматургиягә килгән Резеда Гобәева язган. Чөнки ул – Айдар башында туган меңләгән идеяне хәрефләргә әйләндереп текст форматына китерә алучы бердәнбер кеше бугай. Һәрхәлдә Айдар үзе аны «иҗади командасы әгъзасы» дип игълан итте.

Иҗади тандем үзләре өчен яңа булган коллектив белән шулкадәр кызып эшләгән ки, вакыт чикләре онытылган. Вакыт дигәндә, бер яктан спектакльнең озынлыгын күздә тотсам, икенчедән, премьера билгеләнгән көнне. Кыскасы, Айдар Җаббаров билгеләнгән көнне спектакльне өлгерткән, тик... Шул урында Айдарның Тинчурин театрына баш режиссер итеп билгеләнгәч иң беренче «Интертат»ка биргән интервьюсыннан юллар китерәм.

Айдар, Тинчурин театрында сезонга 5 спектакль чыгарачаксың, Түбән Камада да куясың, Әлмәт театры да көтә, Камалда да чыгарып бетерәсең бар. Җыеп кына әйткәндә, 1 сезонга – 8 спектакль. Бу – нормаль хәлме?

Юк, нормаль хәл түгел.

Син куярсың ул, артистларыңның «выездларга» чыгасы да, гастрольләрдә йөрисе дә бар?

Анысы – икенче мәсьәлә. Нульдән башласак – авыр... Безнең Камал театрындагы «капустник»тагы бер пародия бар. Ишеткәнегез булмадымы икән? «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле чыгарга 10 көн калганда, әле спектакль юк иде. Юк ул! Билетлар сатылып беткән, спектакль юк. Бөтенесе паникада, мин – тыныч йөргән бердәнбер кеше икәнмен. «Капустник»та артистлар шуны уйнап күрсәттеләр. Янәсе, мин режиссер ярдәмчесе Миләүшәдән сорыйм икән: «Безнең премьерага кадәр ничә көн бар?» «Айдар, безнең 10 көн калды», – ди Миләүшә. «Тулы 10 көн калды. Димәк, безнең 10 көн бар да, 10 төн бар», – дим икән. Ягъни, 10 түгел, 20 булып чыга. Бу – шаяру инде, әлбәттә. Ләкин нульдән башланмаса, спектакль инде уйланган икән, өлгерермен, дип уйлыйм. Нәрсәгәдер өлгермәсәк тә – куркыныч түгел.

Әмма таныш түгел коллектив белән нульдән башланган спектакль чыгару – ул Камал театры капустныгында телгә алынган вакыйга гына түгел. Кыскасы, режиссерга берничә көн җитми калган: шуңа, премьера көне килеп җиткәч, 3 тарихны Түбән Кама шәһәрендә җәмәгать транспорты йөри торган вакыт кысаларына сыйдыра алмау куркынычы килеп баскан. Җитәкчелек шундый карарга килгән: премьераның беренче көнендә 3 новелла урынына 2 новелла – беренче һәм өченче тарихлар күрсәтелде, ә икенче көнне – икенче һәм өченче тарихлар. Алга таба 3 тарих 1 көнгә туплана алырмы, әллә 1 циклдагы 3 тарих булып, мөстәкыйль сәхнә әсәрләренә әйләнерме – билгесез: анысын театраль маркетинг кагыйдәләрен һәм Түбән Кама театры аудиториясе үзенчәлекләрен күз уңында тотып, әлбәттә, Айдар Җаббаровның үзе белән киңәшеп, Түбән Кама театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова белән театр директоры Гүзәл Мөбәрәкшина хәл итәр, дип уйлыйм. Бераз тыгызлап 1 әсәр итү мөмкинлеге дә бар, әмма, миңа калса, 1 циклдагы 3 әсәр итү дә үзен аклар иде.

  • Бигүк тәңгәл килгән мисал булмаса да, Әлмәт театрының «Йорт» иммерсив спектаклен искә төшереп үтәм. Анда бер үк вакытта 3 тарих уйнала, һәм тамашачы аның берсен сайлый, ә 3 тарихны күрү өчен, театрга, 3 мәртәбә билет алып, 3 мәртәбә килеп карый.

Биредә дә чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә башланган мәхшәрне – кара тактага язылган «бетте»нең «уку бетте»дән «бар да бетте»гә әйләнү куркынычын – 3 мәртәбә килеп карау мөмкинлеге бар. Әлбәттә, 2 антрактлы 1 спектакль итеп күрсәтү мөмкинлеге дә карала ала. Ул очракта аны ялларда көндез күрсәтергә мөмкин, һичшиксез, буфетны эшләтергә туры киләчәк. Реставрацияләнгән театр бинасы матур – тамашачы анда озаклап кунак була ала. Тамашачының вакытын тутыру өчен, фойены ниндидер тематик күргәзмәләр белән тулыландырырга мөмкин. Кыскасы, бу спектакль театр җитәкчелегенә тамашачы белән эшләү өчен фантазиягә киң урын калдыра – файдалана белергә генә кирәк.

ххх

Түбән Кама театры артистлары өчен Айдар Җаббаров белән эшләү – яңалык: яңа стилистика, яңа почерк, яңа алымнар, ә вакыт кысан. Җитмәсә, мәктәп баласын (чыгарылыш классы булса да) уйнап йөрү өчен яшь артистлар да җитми, чөнки театрда труппа бик кечкенә, дөресрәге, штат бик кечкенә. Әмма алар режиссер куйган бурычны үтәгәннәр кебек – алар күрсәткән тарихлар бик җиңел генә күздән яшь чыгару белән чикләнмәде, сөякләрне чымырдатырлык итеп эчкә үткән эпизодлар булды.

ххх

Айдар Җаббаров белән Резеда Гобәева тормышта прототиплары булган персонажларны сәхнәдә тудырганнар. Айдар Җаббаров – гомумән документаль спектакльләр остасы. Аның студент чагында ук куелган «Агыла да болыт агыла...»сыннан башлап, «Хуш, авылым!», «Ат карагы»н кертеп – барысы да документаль тарих. Айдар Җаббаров шулай үзенең документаль театрын тудыра – аның документаль спектакльләре теләсә кайсы театр сәхнәсендә калкып чыгарга мөмкин

Беренче сюжет – Зинаида Туснолобова-Марченко тарихы – 123 яралыны яу кырыннан алып чыккан шәфкать туташы, үзе яраланып, аяк-кулларын өшетә һәм, нәтиҗәдә, аяк-кулсыз кала. Ләкин яраткан Иосифы аны ташламый.

Иосифны уйнаган Юрий Павловның кулсыз-аяксыз Зинаида белән биюен күрергә тиешсез – бу бүгенге татар театрының һәм татар артистларының югары дәрәҗәсен белергә теләгән һәркем күрергә лаеклы эпизод. Ярый әле театрда Гүзәл Шәмәрданова бар – аның Зинаидасын тасвирларга сүзләрем җитми, Такташча:

«Үзе көлә,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле...»

Аның офицер белән мәхәббәтен һәм соңрак госпитальдәге халәте... мөмкин булса, карагыз әле сез аны.

Икенче сюжет – партизанка-разведчица Мария Васильева һәм немец офицеры Отто Адам мәхәббәте. Әлеге каралмый калган тарих – Нурсәнә белән Алмаз уйнаган икенче новелла – минем өчен ябылмаган гештальт булып калды. Театр аны Казанга алып килеп күрсәтер, дигән өмет бар – бу әсәр аңа лаек.

Әлеге спектакльдә иң авыры Әсәтовларга төшкән – чөнки өченче сюжетта ирле-хатынлы Эльвира белән Раушан бер кара табы булмаган уңай геройларны уйныйлар. Галия белән Заһир – гомерләрен балалар укытуга багышлаган мөгаллимнәр. Бу бит әле – 40 нчы еллар: авыл халкы мөгаллимнәрне изгеләштергән, «укытучылар да бәрәңге ашыймы икән» дип уйлаган чорлар. Әсәтовлар шушы чор мөгаллимнәрен иҗат итә. Спектакльдәге өченче новеллада нигезендә җыр яткан романтик мәхәббәт тарихы һәм барысын да җимерә алган сугыш бер катлам булса, нәкъ менә мәгариф темасы – аерым бер катлам булып тора. Әсәтовлар башкарган Галия белән Заһир аша мин безнең пьедесталда торырлык мөгаллимнәребезне – гомерләрен белем бирүгә багышлаган изге, саваплы һәм игелекле һөнәр ияләрен күрдем. Галияләр һәм Заһирларны бүген кемнәр алыштырды, дигән уйлар да сызылып үтте, кайчандыр үземне һәм соңрак кызымны укыткан хөрмәтле укытучылар күз алдына килде. Бар алар – Галия белән Заһирларның дәвамчылары. Сез барыгыз да шулар рәтендәме, хөрмәтле бүгенге мөгаллимнәр? Кара тактага һәм ак кәгазьгә язган һәр сүзегез балаларның ак күңеленә язылуын белеп эш итәсезме?

ххх

Әйе, «Галия» – легендар артистлар исемен файдалануга корылган арзанлы пиар спектакле түгел. Бу – сугыш та үтерә алмаган, «бетте»ләр дә бетерә алмаган мәхәббәт турында, хатын-кызны, гомерен куркыныч астына куеп, утка керткән мәхәббәт турында. Бу – тамашачының шешенеп елавын максат итеп куйган мелодрама түгел, бу – документаль нигез белән язылган реаль кешеләр тарихы. Биредә – «спектакль дога булып барсын» дип әйтерлек тарихлар.

Театрга уңышлар! Бу сезонны Айдар белән башлагансыз икән – аягы җиңел булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар