news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада Нурбәк спектакле театрның яңа йөземе яки уң колакны сул яктан кашып маташумы

news_top
Түбән Камада Нурбәк спектакле театрның яңа йөземе яки уң колакны сул яктан кашып маташумы
Фото: © Түбән Кама театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Татарстанда бер Нурбәк яши: «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты, халык язучысы Рабит Батулланың талантлы улларының берсе Нурбәк Батулла – татарларның «заманча бию амбассадоры». Аның һәр иҗади эше игътибарга лаек: җәмгыять тарафыннан кабул ителәме ул, юкмы, гомумән, кирәкме ул җәмгыятькә яки ниндидер бер конкрет мәйданчыкка, юкмы – анысы бөтенләй башка мәсьәлә, әмма алар барысы да профессиональ югарылыкта эшләнгән сәнгать әсәре. Нурбәк Батулла гаять киңкырлы – аны без башкалар куйган спектакльдә биюче артист буларак та, башкалар куйган спектакльнең хореографы буларак та, спектакльне куючы режиссер буларак беләбез.

Нурбәккә дан җырлаган шушы абзацтан соң Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт театрында ул куйган «Бию спектаклен ничек аңларга?» дип аталган спектакльгә күчәбез. Исеме инструкция башы кебек күренгән сәхнә әсәренең жанры – пластик стендап.

Пьеса авторы – Булат Минкин. Композитор – Ислам Вәлиев. Ут куючы рәссам – Эмиль Авраменко. Видеограф – Алмаз Сәйфуллин.

Спектакльдә дүрт артист катнаша. Аларны перформерлар дип атаганнар. Нурбәк театрның иң билгеле артисты Юрий Павловны, Нурсәнә һәм Алмаз Хөсәеновларны, Таңсылу Сибгатуллинаны сайлап алган. Шушы дүрт артист тамашачыга бию спектаклен аңларга өйрәтә, сынлы сәнгать әсәрләрен дә кушып тырышып-тырышып сөйлиләр. Сүз дә сүз икән димәгез, алар рэп та укыйлар, бииләр дә, кыскасы, сәхнәдә мәш киләләр. Алмаз Хөсәенов әле алгы планга чыгып стендап та ясап алды. Мактаулы исем бирү-бирмәү мәсьәләсен - аеруча Казаннан читтәге театрлар артистларының авырткан урыны булган теманы күтәрде.

Ә инде Юрий Павловның 10-12 минутлык монологы... бу монолог өчен генә булса да әлеге спектакльне карарга кирәк, җәмәгать. Беренчедән, Юраның шәп артист булуын тагын бер кат инанып карасагыз, икенчедән, аның сүзләре белән килешергә я килешмәскә була – әмма битараф калып булмый. «Син үзең үз сүзләрең белән килешәсеңме?» дип сорадым Юрадан. Нигездә үз уйларын сөйләгән ул анда, сүзләре белән үзе дә 100 процентлык итеп килешеп җитмәсә дә.

Юра Павлов: «Нәрсә эшлибез без? Нәрсә көләсез сез? Аңлыйсызмы берәр нәрсә – әйтегез әле! Аңлаган булып утырасызмы? Театр бит бу! Изге урын вообще-то! Мин тоймыйм сезне... нинди физкультура бу? Миңа әйтәләр – заманча сәнгать, диләр. Аңларга тырыштым мин... Умничают... Менә чәй! Кайнар су! Аласың да саласың – анда үләннәрнең исе чыга тәмле булып. Рәхәт булып китә. Ә берәү минем янга килгән дә «Чәй ул акрын гына селкенүче агымнар хәрәкәте», – ди; «Чәй ул үтә күренмәлелек медитациясе», – ди; «Чәй ул чынаяк белән сыеклыкның сөйләшүе», – ди. Чәй ул чәй! Сорау: бию спектаклен ничек аңларга? Сез чынлапмы? Аны аңларга кирәкме? Ал әле утыңны – мин тамашачыны күрмим. Мин сөйләшәм тамашачы белән... Боларны тыңладык – булды...»

Юк, юк, мин Юраның монологын монда тулысынча бирергә җыенмыйм. Сез аны үз күзләрегез белән күреп, үз колакларыгыз белән ишетергә тиеш.

Әйе, башта бию спектаклен аңлау буенча тулы бер инструкция үтәсегез була. Ә спектакльдән соң, гафу, пластик стендаптан соң (жанры шулай атала дигән идем) бу темага зур белемнәр белән коралланган кеше булып кайтып китәчәксез. Аннары Нурбәк куйган яки биегән теләсә кайсы пластик тамашаны көнбагыш чиерткән кебек черт-черт китереп кенә аңлап утырачакмын... дип уйласагыз... ялгышасыз... шулай ук берни дә аңламыйча кайтып китәргә мөмкинсез... ләкин аңлау мәҗбүри түгел һәм аңлау бөтенләй кирәкми дигән фикер белән кайтып китәчәксез.

Нурбәк спектакльне аңларга түгел, тоярга кирәк, дигән фикерне моңарчы да еш кабатлый иде, матбугат конференцияләрендә дә, түгәрәк өстәлләрдә дә, интервьюларда да әйткәне булды. Инде менә сәнгатьне аңларга кирәкмәве, аны гәүдәнең һәр ноктасы белән тоярга кирәклеге турында тулы бер спектакль чыгарган – кабул итеп алыгыз, Гүзәл Мөхәррәмовна (театр директоры) һәм Лилия Фәритовна (театрның баш режиссеры).

Бу спектакль Казанда чыкса, мин аның тамашачысын тизрәк табуын аңлыйм – чөнки Казанда заманча сәнгать белән актив шөгыльләнүче «Живой город» фонды һәм аларның «Моң», Демидов утары кебек мәйданчыклары бар. Ә бу мәйданчыкларның даими аудиториясе бар. «Бию спектаклен ничек аңларга?» спектакле нәкъ менә әлеге аудитория өчен инде.

Түбән Камага «Мунча ташы»н дөньяга китергән шәһәр булып кына яшәргә димәгән. Заманында Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Таң вакыты» моноспектакле (режиссер – Туфан Имаметдинов) чыкты – ни кызганыч, тамашачысын тапмады. Бу спектакльне ул язмыш көтмәсен иде инде. Бу хакта мин Нурбәктән дә сорадым – театрга аудиториясен табарга һәм пластик тамашалар буенча махсуслашкан театр фестивальләрендә күрсәтү буенча булышырга кирәклеген әйттем. «Мин театрга нык теләктәшлек белдерәм, булыша алган кадәр булышырмын. Безне командабыз гастрольләр белән дә, фестивальләр мәсьәләсендә дә булышачак», – диде.

Театр белгече Нияз Игъламов: «Нурбәк өчен бу беренче тәҗрибә. Бию спектакленә багышланса да, ул драма театры алымнары белән куелган. Юраның чыгышы минем өчен спектакльнең кульминациясе булды. Минем фикерем – театрны аңларга кирәк түгел, театр ул интеллектуаль сәнгать түгел, ул әсәр сине эләктердеме-юкмы, ул сиңа тәэсир иттеме-юкмы – шунысы әһәмиятле. Моны сез дә яхшы аңлыйсыз. Монда киная бик күп. Юраның монологы да чын күңелдән әйтелмәгәнен аңлыйбыз – монда персонаж бар. Театрга кеше аңларга түгел, эмоциональ корылырга килә, әсәрнең драйвы тәэсир итә. Бу спектакль Түбән Кама театры өчен аеруча кирәк, чөнки яңа дулкын бара һәм театр организмын да үзгәртеп кору кирәк.

Бу спектакль миңа Түбән Кама театрының яңа йөзен күрсәтте кебек. Аңа билетлар ничек сатылыр – белмим. Теләсә нинди үзгәреш – ул кризис, аны кичерергә кирәк. Инде алынгансыз икән, аз-азлап булса да сатарга тырышырга кирәк. Заманында Камал театрында «Бичура» спектакле (Мансур Гыйләҗев әсәре) нибары 7 тапкыр күрсәтелде, тамашачы йөрмәгәч төшереп калдырдылар. «Кара чикмән»не Камал театры башта тамашачы аз йөрсә дә саклап кала алды һәм билгеле бер вакыттан яңа тамашачы килеп, ул аншлаг белән карала башлады. Ренат абый Таҗетдиновка уйнау авырайгач кына төшеп калды ул, югыйсә һаман да барыр иде. Сүз уңаеннан, ул министр Ирада Әюпованың иң яраткан спектакле...»

«Әйе, без аны өченче тапкыр карарга барганда баскычка утырып карадык, урыннар юк иде», – дип сүзгә кушылды Нурбәк.

«Мондый спектакль эзсез калмас, драма театрында мондый сәнгать әсәренең булуы киләчәккә бер этәргеч, ул артистлар яшәешенә дә матур мизгелләр өстәр дип уйлыйм. Спектакльнең тамашачы булыр», дип нәтиҗә ясап куйды театрны озак еллар җитәкләгән Рөстәм Галиев.

Түбән Кама театры Казанга гастрольләргә җыена. 26 сентябрь көнне әлеге спектакльне Камал театрының Универсаль залында карарга мөмкин. Башлана – 13.00 сәгатьтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар