Фирдүс Тямаев: «Һәрберебезнең өендә Коръән һәм тарих китабы булырга тиеш» | intertat.tatar

Фирдүс Тямаев: «Һәрберебезнең өендә Коръән һәм тарих китабы булырга тиеш»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев бүген Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татарларның мишәр төркеменә багышланган «Эпоха татарских князей в Мещере (XV–XVII века)» китабын тәкъдим итү чарасында катнашты. Шулай итеп, фәнни чара Тямай җырлары белән үрелеп барды.

«Мишәрләр, вперед!» турында — «Уеннан уймак»

Фирдүс Тямаев башкарган дүрт җырның берсе «Татарлар» җыры буласын алдан ук чамалаган идем. Тарих институты җитәкчелеге җырчыга бүген татарлар тарихының җиде томлыгын да бүләк итте. Фирдүс җырлап кына калмады, сүзен дә әйтте.

— Мин үзем Нурлаттан. Татарча укыдык, татарча җырладык. Бәләкәй генә акцентлар бар инде ул. Аны сез миндә сизеп торасыз. Казанга килгәч кенә мишәр икәнлегебезне белдек. Мишәр дип гел үртәп торгач, сәхнәдә дә шаярып кына «мишәрләр, вперед!» дип әйткәләдем. Тамашачы минем шаярып әйткәнне белә бит инде. Уеннан уймак чыга диләр… — дип сөйләде Тямаев «Татарлар» җыры белән чыгышы алдыннан. Җырчының мишәрләр темасын куертуын гаепләүчеләргә ул шулай җавап бирде.

«Күрше коллегаларым минем турыда: „Башта үзен мишәр дип йөрде дә, хәзер татарга әйләнгән“, — диләр. Бу коткы тарату, бутау дигән сүз. Барлык сүзләргә нокта итеп, ярты ел элек „Татарлар“ җырын язган идем», — ди җырчы.

Фирдүс Тямаев «Горурланып яшим җирдә татар булып» дигән җырны да башкарды.

— Патриот буларак шуны әйтәсем килә: һәрберебезнең өендә Коръән китабы бар, икенче китап булып, тарих китабы торырга тиеш. Аны безнең балалар да белергә тиеш. Үз тарихын белгән кеше бәхетле. Балаларыбыз да шушы җирдән атлап йөргәндә, әби-бабайларыбыз милләтне саклар өчен күпме көч түккәннәрен аңларга тиеш, — ди ул.

Презентациядә катнашкан галимнәр Фирдүс Тямаевның патриотлыгын ассызыклап, аңа бик күп итеп рәхмәтләрен җиткерделәр.

Шундый күңелле нотада тәмамланган чарадан кайтып кына китәсе иде дә, тик инде узган атнадан телдә булган гауга турында сорашмый калу мөмкин түгел иде. Хәер, Фирдүс үзе дә тартынсынып тормады: эче тулган, гарьләнгән, журналистларга озаклап сөйләп, бушанып та алды.

Элвин Грей турында: «Мин бит аны ипи-тоз белән каршы алган идем…»

Фирдүс Тямаевның 21 март көнне Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелде. Җырчыга башта подвалны су баскан, ут юк дип әйтәләр. Җырчы подвалга төшеп, аның коры икәнен ачыклагач, барыбер концертны куйдырмыйлар, «маршрут кәгазе» сорыйлар.

Тямаев бу хакта хәбәр иткәннән соң, социаль челтәрләрдә гауганың сәбәбе татар җырчысын күрше республикага кертергә, аны андагы татар тамашачысына күрсәтергә теләмәү, җанисәпкә бәйле сәясәт дип яздылар.

Бәхәскә җырчы, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Радик Юльякшин-Элвин Грей кушылды. Ул Тямаевны ике республика халкын бер-берсенә каршы котыртуда, «маршрут кәгазе» алмауда гаепләде. Ул шулай ук Тямаев турында «башта үзен мишәр дип йөрде, аннары татарга әйләнде» дигән кебек провокацион фикер дә язды. Бу Башкортстандагы кайбер сәясәтчеләрнең, милли активистларның еш әйтә торган фикерләре. Алар татар һәм мишәр аерым халык дигән пропаганда алып бара. Башкортстанда мишәр милли үзәкләре дә ачылды.

Фирдүс Тямаев Элвин Грейдан бу гаепләүләрне көтмәгәнен әйтте.

— Элвин Грей Казанга килгәч, ипи-тоз белән аны мин каршы алдым. Ачкычлар биреп, өйдә кундырдым, «мә, тор, проблема юк» дидем. Мин аңа кадәр биш ел сәхнәдә идем бит инде. Без аның белән «сәлам, брат» дип йөрештек, — диде Фирдүс.

Ул Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйковага ни өчен концертын өзгәннәре турында сорау белән мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Әгәр минем гаеп булса, бөтен кеше алдында әйтегез», — дидем. Әминә ханымнан җавап булды, тик минем сорауга төгәл түгел иде», — диде.

«Мин җинаятьче икән, ул аны әйтергә тиеш»

— Радий әфәнденең киңәшчесе Радик Юльякшин зур пост чыгарган. Минем шәхескә күчкән. Бик каты мәсхәрәләгән. «Бердәм Россия»не дә бутап керткән. Мин үзем «Бердәм Россия» яклы. Бик каты мыскыллаган, ә безнең Президентларыбыз да «Бердәм Россия»дә.

Ул мине ике милләтне бутауда гаепли, ызгыш-талашта группировка оештырган, аларны фамилияләп беләм дигән. Әйдәгез, туры эфирга чыксын. Фамилияләрен бирсен. Мин җинаятьче икән, ул аны әйтергә тиеш. Ул аны Интернет челтәрендә бөтен халык алдында кычкырган бит инде.

Янәсе, подвалга да төшәргә хокукым булмаган. (Элвин Грей Тямаевның Миякә мәдәният йорты подвалына төшәргә хакы юк дип тә язган иде — ИТ). Безнең егетләр анда төшеп, утны тоташтырдылар. Ул ут сәгать 5кә кадәр эшләде. Аннары подвалны су баса, диделәр. Без ишек ватмадык, бернинди закон бозмадык, — дип сөйләде Фирдүс.

Ул Элвин Грейның үзенә «скандаллы артист» дигәне белән дә килешмәвен әйтте.

— Мин ун ел эшләп, Гүзәл Уразова белән бер капкынга эләгеп алдык. Анысында да мин халык алдында гафу үтендем. Андый пиарны гомердә дә санлаганым юк. Ул үзе скандаллы артист. Татарстанга килгәч, Кукмара районы данын ул пычратты. Легендар артист Салават абый белән баттл оештырды. Халык артисты Гүзәл Уразовага «воровка» диде. Мәскәү кызы Гүзәлия белән, командасындагы Вилли белән… Сөйли башласаң, бик күп…

«Пирамида»да концерт куйгач та, Роспотребнадзор аңа штраф салды, чөнки ул күкрәк киереп, «миңа барыбер» дип кычкырды. Федераль оешма аңа штраф салды да, ул үпкәләп: «Мин Татарстанга кермим», — ди. Аннары сүз чыкты — имеш, Татарстанга кертмиләр, шуңа Тямаевны да кертмиләр дип. Ул ялган сүз. Татарстанга аны һәрвакыт кертәләр. Безнең беркайчан чикләү булмады.

«Нигә маршрут кәгазе бирмисез, нигә кысасыз?» — дип сорыйбыз. Безнең кайбер татар җырчылары Радик аркылы «по блату» керә. «Ходы, выходы» беләсең икән, син герой икән, шундый зур сүзләр әйткәнсең икән…

Мәдәният министрлыгында маршрут кәгазен бирүчеләргә шалтыраттым. Башкортстанда чит төбәкләрдән артистларны кертмәскә дигән указ чыккан иде, диделәр. Сүз дә юк, кермәдек, чөнки пандемия. Хәзер бит пандемия 100 процент ачылды. Нигә татар эстрадасындагы кайбер җырчыларны ул указны бозып керттеләр, ә безне юк? Менә шуңа конкрет җавап кирәк.

Туры эфирга чакырам — берсе дә чыкмый.

Башкортстанда яңалыкларны карадык. Янәсе, безнең килешү булмаган. Мин ун ел буе Башкортстан, Татарстанда, Мәскәүдә дә йөрим. Без бит урам малайлары түгел. Барысы да закон нигезендә эшләнә.

Тегендә маршрут кәгазе бирмиләр, «без белмибез, әле указ чыкмады, җирле администрация белән хәл итегез» диделәр. Билет качып сатылмый, айлар буе афиша эленеп торды. Администрация башлыгы да, мәдәният идарәсе башлыгы да, мәдәният йорты директоры да белә. Билетларны халыкка саттылар. Безнең билет сатылып, акча аларның кассасына кергән икән, телдән килешү төзелгән дип атала. Алар үзләре дә шул килешүне бирмәделәр. Без тыныч кына һәрвакытта уртак тел таба идек. Беркайчан андый проблема булганы юк иде, — дип тәфсилләп сөйләде Фирдүс.

«Миңа пиар кирәк түгел»

Ул Миякәдә булырга тиешле концертыннан бер көн алдан Элвин Грей белән сөйләшкәнен искәртте.

Элвин Грей Миякәдәге концерт өзелү Тямаевка пиар өчен кирәк дип әйтте. Тямаев бу сүзләрнең ялган булуын әйтте.

— Радик шундый сүз әйткән, имеш. Нигә күзгә карап әйтми ул? Янәсе, биш минут кала ул миңа «әйдә, ярдәм итәм» дигән. Бер көн алдан Радикка шалтыраттым, графикны җибәрдем.

21 мартта аудио смс җибәрде. «Братан, әгәр мәсьәләне хәл итсәң, кул куйдырырга кирәк булса, Уфада администратор кыз бар, график язып җибәр», — диде. Мин аңа графикны җибәрдем. Без барабыз юлда. 700 км. Мин аңа шалтыраттым — ул трубканы куйды, аннары «Братан, яңалыклар бармы?» — дип яздым. Аннан җавап юк.

22 мартта безне кертмәгәч, төнлә шушы видеоны чыгардык. Икенче көнне башын тилегә салып: «Сәлам, брат, мин хәзер Нефтекамскта, бүген кич Дүртөйледә, Уфага кайткач, 4 апрельдә сөйләшергә тырышырмын», — ди. «Рәхмәт, брат, кирәк түгел, — дидем. Ул шуны бутап, анда да минем битемне пычраткан.

Җәмәгать, беренчедән, нигә мин Радиктан «по блату» сорарга тиеш?! Без Россия гражданнары түгелмени?!

Мин видео чыгаргач, «Әйдә, Радик, халык алдында туры эфирда сөйләшәбез», — дигәч, ул миңа аннары комментарий язган: «Мин бүген аэропортта. ТМТV премиясендә, монда кил, сөйләшәбез», — дигән. Мин, нәрсә, бер маңка малаймы?! Аннары «мужик бул» дигән.

Бәлки, бу сорауны үзенә бирергә кирәктер, ике малай ясаган әтигә түгелдер?! Әзрәк телеңне үлчәп ачарга кирәк. Ул анда минем шаярып җырлаган «Сандугач”ны да сәясиләштергән, имеш, мин мыскыллады дигән. (Сүз Фирдүс Тямаевның «Яшел дерби» бәйгесенә атап башкарган җыры турында бара — ИТ) Мин җанатар түгел. «Ак Барс» белән «Салават”ка шаярып җыр яздым. Сиңа ошамый икән — анысы синең проблемаң. Гәрчә миңа өч ел элек Уфада концертта «Салават Юлаев» футболкасын кигезгәч: «Башкортстан, алга! «Салават Юлаев», вперед» дип кычкырган идем. Безнекеләр үпкәләмәде дә, аны шаяру итеп кабул иттеләр.

Бу пиар түгел. Мин ун ел сәхнәдә булып та, Радик беркайчан мине уза алмады. Студентларны стадионнарга ярты бәягә билет белән кертеп, халык җыйганын беләм. Без бит бу хакта әйтмибез. Мин аның белән беркайчан булышмадым. Миңа пиар кирәк түгел. Мине халык болай да хөрмәт итә, ярата.

2 апрельдә Стәрлетамакта концерт була. Анда да, «артыгын сөйләмә, тыныч кына куеп кит», диделәр. Уфада 26-27 апрельдә булырга тиеш иде. Югыйсә, анда маршрут кәгазе кирәк түгел. Ул хосусый, Мәскәүгә карый. Ә анда, Фирдүсне октябрьгә кадәр кертмәскә, дип шалтыратып әйткәннәр.

Миңа дөреслек кирәк. Быел Башкортстанда 80 концерт булырга тиеш иде. Ә ни сәбәпле кертмиләр — әйтсеннәр. Нигә ачыклык кертмиләр, шунысы сәер. Бүген әле бер җавап та юк. Язмача түгел, телдән генә кертмәскә дигән җавап юк, — ди Фирдүс.

«Мине Башкортстанга октябрьгә генә кертәләр дигән сүз бар»

Шушы хәлләрдән соң, Тямаев юристлар белән эш башлаган.

— Хәзер юристлар эшли. Бу сүзләр өчен эшне прокуратурага бирдек. Мин Россия гражданины, ә минем хокукларны кысалар.

Радик Юльякшинның да «мыскыллау сүзләре» белән юристлар шөгыльләнә. «Әйдә, мужик бул» дип, ул мине котырта. Ул миннән сугышып китүне көтә, аңа карата пычрак сүзләр әйтүне. Ул булмаячак. Мин нинди генә кызу кеше булсам да, адекват, үземне үзем тота беләм, — ди җырчы.

Тямаев Элвин Грейның Инстаграмда постта Тямаевка карата мишәр һәм татарга кагылышлы сүзләрен дә искәртте.

— Ул анда: «Башта мишәр дип кычкырган, аннары татар дип әйтә», — ди. Энем, син башта тарихны өйрән, аннары кычкырырсың дип әйтәсе килә.

Әгәр минем сүзем дөрес түгел икән, бөтен халык алдында сөйләшик. Бандитизм оештырган фамилияләрне бөтен кеше алдында әйтсен. Минем күңелем чиста, мин алдарга яратмыйм.

Ун ел буена мин гел коткы таратканмын дигән сүзләр дә бар. Ярты төркемем Башкортстаннан, хәтта башкорт егетләре бар. Мин аларга үз акчама башкорт костюмнары тегәм. Һәр елны башкортча бииләр. Мин «Аллар күрдем — алмадым, гөлләр күрдем — өзмәдем» җырын татарча җырлап, башкортча биеп йөрдем. Мин аны Казанда, Уфада, Мәскәүдә дә җырлыйм. Берәр вәсвәсә тараткан видео күрсәтсеннәр алайса. Дөреслекне яратам, шуңа күрә Радиктан бу хәлне көтмәгән идем.

Сезгә Татарстан хакимиятеннән мөрәҗәгать итүче булдымы?

Татарстан хакимиятенең катышы юк дияр идем, минем белән бу проблема чыккан икән, хәл итәбез. Закон нигезендә. Мин сорау биргәннән соң да, бөтен халык алдында мәсәхәрәләгәч, бу тәрбиясезлек, коллегаңны хөрмәт итмәү. Мине дә Салават абый сүккәне бар, аңлашабыз, бездә бит тәрбия дигән әйбер бар. Беркайчан да шәхескә күчеп, кешене мыскыллый алмыйм.

Тик менә октябрьдә генә кертәләр дигән сүз ишетелде.

Җанисәптән соң?

Белмим, анысын әйтә алмый. Мин бит сәясәтче түгел. Кемдер Куштау өчен ди. Без беркайчан халык бутап йөрмәдек. Киресенчә, халыкның кәефен күтәреп йөрибез. Бу бик мәзәк тоела. Нигә ачыклык кертмиләр?

Җырчылардан яклау көткән идегезме?

Җырчыларның мине яклавы кирәк түгел. Ришат Төхвәтуллин да бу эшкә кысыла алмый, чөнки аның үзенең концертлары. Башкортстаннан килеп, аның үзенә уңайсыз. Әнвәр Нургалиевка да уңайсыз. Алар берсе дә шатланмый.

Башкортстанда ни өчен татар белән мишәрләрне бүлү омтылышлары бар?

 Бөтенебез дә беләбез, татар санын бетерү өчен. Бу бер дә матур күренеш түгел. Мишәрләрне аерым милләт итеп бүлү — ул мыскыллау. Без татар мишәрләре, тик без барыбыз да татарлар.

Бу чарага нинди максат белән килдегез?

Презентациягә сөенеп килдем. Кечкенәдән патриот, һәрвакытта мондый чараларда барыбыз да катнашырга тиеш. Бу бик зур эш, ашаган белми, тураган белә, ди. Аңа күпме көч кергән, бу бит бик зур хезмәт. Бу бит энә белән кое казу! Иганәчеләр табып, календарь тараткан кебек, өйрәнегез дип, безгә шушы китапларны таратырга кирәк.