Олег Хисамов: «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты юк. Ул фәкать татар теле» | intertat.tatar

Олег Хисамов: «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты юк. Ул фәкать татар теле»

Башкортстан белән Татарстан чигендә яшәүче татарлар башкорт теленең диалектында сөйләшә дигән фикерләр калкып чыкты. Чынлыкта алар нинди телдә сөйләшә? Татар башкортка әверелә аламы? Бу мәсьәләгә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, лингвист Олег Хисамов ачыклык кертте.

Халык санын алу якынлашкан саен, Башкортстанның көнбатышында яшәүчеләрнең туган телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип атаучылар күбәя бара. Социаль челтәрләрдә бу пропаганда аеруча нык сизелә. Моңарчы Башкортстанның көнбатышында яшәүчеләр чиста татар телендә сөйләшә иде кебек. Лингвист галимнәр моңа нинди аңлатма бирә ала? Чынлыкта, Башкортстанның көнбатышында нинди телдә сөйләшәләр?

Татар лингвистлары өчен бу күптән хәл ителгән мәсьәлә. XIX гасырда ук күренекле рус тюркологлары бу теманы өйрәнеп, аңа ачыклык керткән. XVIII гасырда фәнни даирәдә типтәр, бабыл катламына кайсы этник төркемнәр кертелә дигән бәхәс күтәрелә. Монда типтәрнең, башкортның сословие булуы шик тудырмый. Киресенчә, типтәрләр составында кайсы халык күбрәк икән дигән бәхәс чыга. Заманында Петр Рычков, Павел Небольсин, Петр Кеппен кебек галимнәр бу катлам составында татарлар күпчелекне тәшкил итә дигән фикерне әйтә. 1881 елда рус галиме, тюрколог, лингвист Александр Григорьевич Бессонов шушы территория халкының сөйләшләрен җентекләп өйрәнеп, типтәрләр арасында иң зур күпчелекне татарлар алып тора дип әйтә. Ул моны беренчеләрдән булып исбатлый.

1890нчы елларда тагын бер рус тюркологы Николай Катанов бу территориядә өч ай яшәп, җирле халыкның телен өйрәнгәннән соң, Уфа губернасындагы сөйләшне икегә аерып карарга кирәк дигән фикергә килә. Губернаның көнчыгышында яшәгән халыкның сөйләмен ул чын башкорт сөйләменә кертә, ә көнбатышындагы сөйләшне — һичшиксез, татар сөйләме дип әйтә.

Бу фикер буенча Казан император университетының галиме Галимҗан Әхмәров та архив материаллары өйрәнеп чыкканнан соң, Уфа губернасының көнбатышында яшәүче халыкның татарлар икәнен исбатлый.

Безнең көннәргә якын килсәк, 1984 елда Дөрия Бәйрәмовна Рамазанованың Башкортстанда таралган татар сөйләшләре буенча бик зур хезмәте дөнья күрде. Ул хезмәтне без яңадан бастырырга җыенабыз. Басылгач, «Татар-информ» агентлыгы аша мәгълүмат бирергә өметләнәбез.

Башкортстанда таралган татар теле сөйләшләрен Дөрия Рамазанова ике төркемгә бүлеп карый: көнбатыш, ягъни мишәр диалектына һәм урта диалектка керүче сөйләшләр. Ул үзенең гыйльми эшен халыкның сөйләм телен өйрәнү белән бергә архив материалларын тикшереп раслый. Архивта сакланган документларга таянып, ул һәр авылның килеп чыгышын, халык составын күрсәтә. Дөрия Рамазанова Башкортстанның көнбатышында татарлар яшәгәнен әйтә.

Алдан әйтеп үтелгән рус тюркологларыннан, Дөрия Рамазановадан тыш та бу территориягә экспедиция белән бик күп галимнәр килә. 1950-1960 елларда танылган диалектолог Ләйлә Мәхмүтова берничә мәртәбә экспедиция үткәрә.

Башкортстан татарларының көнбатыш диалектына Байкыбаш һәм Стәрлетамак сөйләшләре керә. Урта диалектка килсәк, монда иң зуры — Минзәлә сөйләше. Минзәлә сөйләше Татарстанның көнчыгыш һәм Башкортстанның көнбатыш районнарында киң таралган.

Башкортстанда кайберәүләр башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип сөйләгән вакытта нәкъ шушы Минзәлә сөйләшен күздә тота. Гомумән, татар теленең сөйләшләре арасында Минзәлә сөйләше — иң зурысы. Якынча бер миллион ярымнан артык кеше Минзәлә сөйләшендә аралаша.

Моннан тыш, Башкортстан территориясендә татар теленең Бөре, Златоуст, Курмантай, Тәпәкәй, Учалы сөйләшләре һәм Түбән Кама керәшен татарлары сөйләшенең Бакалы урынчылыгы таралган.

«Диалектлар тирәсендә барган бәхәсләрнең фәнгә катнашы юк»

Ни өчен галимнәр башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты барлыгын исбатларга тырыша?

Бүгенге көндә диалектлар тирәсендә барган бәхәсләрнең фәнгә катнашы юк. Алар, русча әйткәндә, окололингвистик бәхәсләр. Моны, нигездә, бу мәсьәләне өйрәнмәгән кешеләр күтәрә.

Татар телен тирәнтен тикшергән рус галимнәре дә, татар галимнәре дә, хәтта башкорт галимнәре дә (Әхнәф Юлдашев, Нәгыйм Ишбулатов, Талмас Гарипов) монда таралган сөйләшләр һич кенә дә башкорт теленә карамый дип әйтә. Алар бу территориядә таралган сөйләшләрне татар әдәби теленә иң якын килгәне дип аңлата. Чыннан да, Минзәлә сөйләше — барлык татар сөйләшләре арасында әдәби телгә иң якыны.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстанда һәм Башкортстанда яшәүче татар сөйләшләренең картасын төзеде. Картага күз салсак, Башкортстанның яртысы татар теле сөйләшләреннән тора.

Шулай да, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты бармы яки уйлап чыгарылган әйберме ул?

Андый диалект юк. Ул фәкать татар теле.

Башкорт һәм татар телләренең үзенчәлекләре

Башкорт теле татар теленнән ничек аерыла?

Ике телнең дә үзенчәлекләрен карыйк. Алар күп түгел. Минзәлә сөйләшендә башкорт теленә хас интерденталь [d] авазы бар дип әйтәләр. Ул аваз Минзәлә сөйләшендә һәм башкорт телендә генә очрамый. 1950-1960нчы елларда җыеп алынган экспедиция материалларында [d] авазының Казан арты, Кама Тамагы, Мамадыш татарлары сөйләменә дә хас икәне күренә. Кайбер татар сүзләрендә ул аваз әле бүген дә очрый. Диалектологларның фикеренчә, Казан ханлыгы чорында [d] авазы әдәби тел нормасы булган.

Тагын бер әйбергә игътибар итәргә кирәк: башкорт телендә [d] авазының ясалыш ысулы аерыла. Телләрне чагыштырып караганда, ул аваз башка төрле характерларга ия.

Икенче үзенчәлек — ый һәм -ай дифтонглары. Минзәлә сөйләшендә бармаем-кайтмаем кулланыла. Бу дифтонг татар теленең урта диалектына кергән бөтен сөйләшләрендә дә очрый. Ул да иске әдәби телнең нормасы булган.

Әдәби тел күп вариантлыкны кабул итми. Мәсәлән, инфинитивның әллә ничә экзотик төре булырга мөмкин, ләкин әдәби телгә аларның берсе генә (-ырга/-ергә формасы) кергән. Кешеләр бер-берсен яхшы аңласын өчен әдәби тел бер нормага салына. Әдәби телгә сүзнең бер генә варианты керсә дә, сөйләмдә ул берничә төрле булып калырга мөмкин. Халык җырларында бүгенге көндә дә –ай, -әй дифтонглары еш чагыла. Шуңа күрә моны без берничек тә башкорт теленең үзенчәлеге дип әйтә алмыйбыз.

Башкорт теленең үзенчәлекләре турында сүз киткән икән, кая соң Минзәлә сөйләшендә [ч] урынына [с] әйтү, [җ] урынына [йы] әйтү? Башкорт телендә булган[ҫ] авазы татар телендә бөтенләй кулланылмый. Башкорт телендә кайбер сүзләрдә [җ] урынына [ж] кулланалар, ә татар телендә бу күзәтелми. Татар телендәге –лар, -ләр күплек кушымчасы урынына башкорт телендә –тар, -тәр кулланыла. Мәсәлән, кошлар-коштар.

Тагын бер аңлатып булмаслык үзенчәлек бар. Татар авыллары башкорт авылларына якынрак урнашкан саен, башкорт теленә охшаган авазлар кими бара. Мәсәлән, аларда Минзәлә сөйләшендәге без алда телгә алган үзенчәлекләр бөтенләй юк.

Татар диалектологлары 1950нче еллардан башлап 1980нче еллар азагына кадәр Россиядә таралган татар сөйләшләрен илне аркылыга-буйга йөреп өйрәнеп чыктылар. Алар 838 торак пунктта булдылар. Шуның нәтиҗәсендә 1989 елда Татар теле сөйләшләре атласы төзелә. Бу - төрки халыклар арасында беренче төзелгән атлас. Атласта һәр сөйләшнең һәр авазы, грамматик үзенчәлеге теркәлгән. Мәсәлән, татар телендә [а] авазының иренләшкән, ачык әйтелгән вариантлары бар. Мишәрләр аны ачык әйтә. Ул борынгы төрки телдән калган.

«Безнең халыкны үгетләп кенә башка милләткә әйләндереп булмауга иманым камил»

Гомумән, диалектны әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрергә тырышу телгә зыян салмыймы?

Сезнең сорауны бераз үзгәртеп карыйсым килә. Бер милләтнең ике әдәби теле була аламы? Күз алдына китерегез, Башкортстанда ике әдәби тел барлыкка килде ди. Галимнәр, язучылар, журналистлар кайсында язарга тиеш була? Бу бит мантыйкка сыймый.

Диалектларның үз урыннары бар. Алар әдәби телне баетып торучы табигый халәттәге телләр. Диалект — ул ерак бабаларыбыз сөйләшкән тел. Без аны шулай ук сакларга тиеш. Әдәби тел диалекттан язма варианты булу белән аерыла.

Башка телләрдә диалектлар күзәтеләме, мәсәлән, рус телендә?

Әлбәттә! Бер генә тел дә монолит, ягъни бер кавемнән формалашкан була алмый. Мәсәлән, француз теленең - егерме, алман теленең йөзгә якын диалекты бар. Алман теле Германиядән тыш Австриядә, Швейцариядә һәм башка илләрдә киң таралган. Аларның диалект күплеге шуның белән бәйле. Рус телендә дә шушындый ук хәл. Идел буенда яшәүче руслар [а] авазын [о]лаштырып сөйләшә. Уралда, Себердә яшәүчеләр сүзләрне бөтенләй башкача әйтә. Мәскәүлеләр [а] авазын ачык әйтә, ул да аерым бер төрле үзенчәлек. Шуңа күрә диалектларның булуы табигый күренеш.

Башкортстанда барган башкортлаштыру пропагандасы нәтиҗәсендә татар башкортка әйләнмәсме?

Татар яки башкортны ничек тасвирларга була? Бу тел генә түгел. Халыкның үз тарихы, нәселләренең килеп чыгышы турында мәгълүмат бар. Халыклар мәдәни яктан бер-берсеннән аерыла. Аларның менталитеты, көнкүреше, кием-салымы, музыкасы башка. Татарны башкортка әйләндерү бик авыр. Шулай ук башкортны да ничәдер йөз ел эчендә татарга әйләндереп булмый. Башкортстанның көнбатышындагы кайбер районнарында, татар авыллары янәшәсендә урнашкан аерым гына торучы башкорт авыллары бар. Алар бит татарлар белән йөз ел бергә яшәп, татарга әйләнмәгән.

Безнең халык акыллы. Аны үгетләп кенә башка милләткә әйләндереп булмауга иманым камил.