«Танышларым үлде, ярдәм итә алмадым». Пермь студенты фаҗига вакытында Казанда булган
Пермь университетының өченче курс студенты дусларына ярдәм итә алмавына борчыла
Бүген Россиянең студентлар клублары слетында катнашучылар Пермьдә һәлак булганнарны Казанның Ленин бакчасында искә алды.
Пермь дәүләт университетының география факультетында укучы Светлана Полыгалова атыш вакытында булган хис-кичерешләрен «Татарстан 24» телеканалы хәбәрчесенә сөйләгән.
Светлана сүзләренчә, атыш вакытында аның курсташлары һәм бер яшькә кечерәк булган танышлары үлгән.
«Мәрхүмнәр минем белән күрше төркемнәрдә, бер курска түбән укый иде. Бу вакытта минем иң якын дусларым, минем төркемдәшләрем, минем укытучыларым бинада булды. Мин дусларымның хәбәрләрен укып, барысын да белеп тордым», — ди Светлана.
Ул бик каты борчылуын, үзенә урын таба алмавын, ярдәм итә алмавын сөйли.
«Мин бик борчылдым. Алар миңа шалтыратты, яздылар, мин үземә урын таба алмадым. Мин аларга ничек ярдәм итәргә белмәдем, мин биредә идем. Мин бу очракны берничек тә төзәтә алмавымны аңлыйм», — ди студент кыз.
- Пермь фаҗигасе корбаннары: «Университетка керергә хыялланды һәм шунда үлде дә…»
- Пермь университетында кешеләрне атып үтерүче егет юрфакта укыган
- Пермьдә атышта һәлак булучылар истәлегенә Казанда мемориал оештырылган
- Пермь университетында атыш: «Сез кичергәнне без кичерәбез инде хәзер…»:
- «Балаларны университетка экскурсиягә алып килде». Пермьдә атышта танылган табиб үлгән
- Пермь университетында кешеләрне атып үтерүченең аягын ампутацияләгәннәр