Рәфкать Шаһиев: «Бүген профессиональ язучы булып, гонорар хисабына яшәгән кеше юк»
Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев бүген укучыны берни белән дә шаккатырып булмый дип саный. «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага биргән әңгәмәсендә ул Тукай һәм Сөләйманова премияләре, татар теле укытучыларының эшсезлеге турында сөйләде һәм бестселлер язып, дөньяга таныла алган татар авторларын атады.