«Хезмәтне һәм халыкны яратты»: Гариф Ахуновны 100 еллыгы уңаеннан зурлап искә алдылар
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 100 еллыгы Арчада зурлап билгеләнде. Казаннан килгән делегацияне баллы-татлы чәк-чәк һәм гармун моңнары белән җирле уңганнар каршылады. Аннары Татарстан Язучылар берлеге десанты, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән әдипнең каберенә зыярәт кылырга юл тоттык.

Гариф Ахунов Арча зиратында җирләнгән. Аның хатыны – үзе дә язучы буларак билгеле Шаһидә апа кабере исә – бертуган Гайшә апасы янында.
Район җитәкчелегенә дә рәхмәт, каберен карап, Гариф Ахунов истәлегенә чаралар булдырып торалар. Арча данлы улларын хөрмәтли белә, онытмыйлар, – дип ассызыклады ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. ул Туфан Миңнуллинның «туган ягыңда хөрмәт итмәсәләр, бөтен дөнья таныса да файда юк» дигән сүзләрен искә төшерде.
Күренекле язучыны искә алып, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин чыгыш ясады.
Без, сезнең каләмдәшләрегез һәм фикердәшләрегез, сезнең дөньяга килүегезгә 100 ел тулу уңаеннан, каберегез янына килдек. Сезне туган җирегездә дә – Арча якларында да онытмыйлар, кадерлиләр икән. Бер гасырлык юбилеегызга шулкадәр матур итеп, затлы итеп каберләрегезне карап, эшләп, чардуган куйганнар. Без бүген сезне олы хөрмәт белән искә алабыз, исән чакларыгызны хәтердә яңартабыз, – диде Фоат абый һәм әрвахлар рухына догалар укыды.

Россиянең атказанган артисткасы, Камал театры актрисасы Дания Нурлы язучы каберенә чәчәкләр салган мизгел.
Гариф Ахунов исемен мәңгеләштергән музей бүлмәсе ачылды
Көн дәвамында Арча районында әдипкә багышланган күпсанлы чаралар һәм очрашулар бер-бер артлы үтеп торды. Гариф Ахуновның 100 еллыгы уңаеннан Казанбаш авылы мәктәбендә әдипнең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган музей бүлмәсе ачылды. Аның туган авылы беткән авыллар исемлегендә булса да, үзе укыган Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелгән, менә хәзер кечкенә музее да барлыкка килде. Әлеге авыл мәктәбендә барлыгы 61 бала укый икән, аларга 13 укытучы белем бирә.
Элек, әни исән чагында, «музей була калса» дигән сүз чыккан иде. Ул вакытта истә, әни уйга баткан иде. «Туган авылы да бүгенге көндә беткән, музей кайда ачылыр инде», дип борчылып та куйган иде, – дип, фикерләре белән уртаклашты Гариф Ахуновның кызы Наилә апа.
Мәктәптә шулай ук әдип истәлегенә оештырылган конференциядә уңышларга ирешкәннәр матур итеп бүләкләнде. Укучы балаларга диплом, Гариф абый фоторәсеме белән кружка һәм Наилә апа кулыннан китаплар алу бәхете тиде. Авылда Ахун чишмәсе дә бар икән. Безгә юлга «Ахун чишмәсе» дигән этикеткалар ябыштырылган шешәләрдә су бирделәр. Рәхмәт яугырлары, юлда, көн озынына чараларда сусауны басар өчен бигрәкләр дә яхшы булды ул. Шаяртулар да булды әле, «иҗат градуслы ул безнең Ахун чишмәсе» дип куйдылар апалар. Градусын әйтә алмыйм, әмма суы бик тәмле булды. Менә шулай итеп, һәр авыл үзенең шифалы чишмә суларыннан бренд ясасамы?! Вәт шәп булыр иде, иптәшләр.
«Һәр язучыга яшьлектә остаз кирәк»
Алга таба сәфәребез Арчаның язучылар аллеясендәге Ахунов бюсты һәм балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Бюстка чәчәкләр салгач, Арчаның үзәк Совет мәйданы буйлап атлаганда, Татарстанның халык шагыйре, «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллиннан да Гариф абый хакында булган истәлекләрен сорашырга булдым:
Гариф абый Ахунов хезмәтне һәм халыкны яратты. Ул халыкның яраткан язучысы булды. Без бирегә бер төркем язучылар килдек, һәм шулар арасында, мөгаен, Гариф абыйны иң яхшы белүчесе – миндер. Ни өчен? Чөнки, үзегез беләсез, ул озак еллар Әлмәттә яшәде, һәм аннан аны Казанга эшкә алдылар. Үзе урынына мине калдырасы килде, миңа ул вакытта нибары 24 яшь иде. Обком, даһи әдипләр коллективы заманалары. Әйтергә кирәк, Гариф Ахунов – минем өчен әти кебек кеше, чын мәгънәдә остаз булды. Ул миңа үрнәк күрсәтте. Һәр язучыга яшьлектә юл күрсәтүче маяк булган остаз кирәк, – дип сөйләде халык шагыйре.

Равил абый Гариф Ахуновка багышланган музей бүлмәсен дә бик ошатты.
Ул Гариф ага белән гомер буена аралашып яшәвен билгеләп үтте.
Гариф абый Ахунов белән очрашуым, дус булуым өчен язмышыма рәхмәтлемен. Истә: 1968 елда Әлмәттәге фатирыннан аңа гаиләсе белән Казанга күченергә булыштык. 40 еллап гомеребез һәрвакыт аралашып үтте. Әлмәттәге эш урынында мин аны алмаштырдым, 4-5 елдан соң Казанда ул Татарстан Язучылар берлегендә иң башта рәис урынбасары, аннары рәис булды. Ул мине эшкә алды, озак еллар аның ярдәмчесе булдым. Шуннан соң «Казан утлары» журналында эшләде, мин дә соңрак шунда килдем, 25 ел эшләдем. Гомерем дәвамында Гариф абый – чын остаз, кешелекле шәхес булып калды, – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
«Без - тарихи вакыйга шаһитлары»
Шуннан Гариф Ахуновка багышланган көн Арча балалар сәнгать мәктәбенең тамашалар залында йомгакланды. Аның барышында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да чыгыш ясады һәм әдипнең кызы шагыйрә, тәрҗемәче Наилә Ахуновага Рәхмәт хатын тапшырды.
Бик зур горурлык, без бүген шундый тарихи вакыйга шаһитлары булдык, Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган матур чараларга җыелдык. Әлбәттә, күз алдына китерсәк, Гариф Ахуновның иҗаты һәм тормышы тарих белән бәйле. Безнең мохитне, гореф-гадәтләрне саклауга лаеклы өлеш керткән гаять олуг шәхес. Билгеләп үтәргә кирәк, без Арчаны республикабызда «иң әдәби төбәк, Мәккә» дип тә атыйбыз. Бу – зур горурлык та, җаваплылык та. Мин мәдәният министры исеменнән район хакимиятенә рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Гариф Ахуновның иҗаты, эшләгән гамәлләре безнең әдәбиятта, тарихта алтын хәрефләр белән язылган, – дип белдерде ул.
Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, «Татар китабы йорты»нда Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган күргәзмә дә бара. Күргәзмәдә Ахуновлар гаиләсенең шәхси архивыннан әйберләр тәкъдим ителә, ди. Ул 11 сентябрьдән алып 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук чара вакытында концерт номерларын тамаша кылдык, Арча якларының әдипләргә бай булуына гына түгел, бик оста һәм абруйлы гармунчылар төбәге булуына да инандык.
Алар Гариф Ахунов исемендәге мәртәбәле премия лауреатлары билгеле булды
Тамашалар залында 13 нче тапкыр бирелүче Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге премия лауреатлары исемнәре дә игълан ителде.
Бу премия – яшь талантларның үсешенә ярдәм итү, район дәрәҗәсендә әдәбиятны тагы да үстерү максатыннан гамәлгә куелган. 13 нче мәртәбә тапшырылган премияне төрле еллар эчендә барлыгы 170тән артык сәләтле яшьләр алган.
«Проза» номинациясендә I урынны Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Инсаф Габдрахманов, II урынны Ташкичү мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем алучы Фирүзә Садриева яулады. «Поэзия» номинациясе буенча I урынга Яңа Кишет мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы Айзилә Җамалиева, II урынга Апас мәктәбендәге 11 нче сыйныф укучысы Алинә Низамова чыкты.
«Публицистка» номинациясендә исә 4 лауреат билгеләнде һәм бүләкләнде. I урынга Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алинә Ганиева, II нче урынга – Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 2 нче курс студенткасы Зәринә Гыйльметдинова һәм Казан федераль университетының 3 нче курс студенткасы, Арча балалар телестудиясендә хезмәт куючы Ләйлә Заһриева лаек дип табылдылар. Ә III урын – Шушмабаш мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Иркә Сәмигуллинаныкы булды.
Премия лауреатларының кулларын кысып, язучылар бүләкләп үтте. Лауреатларга диплом, сертификат һәм гөлләмә бәйләмнәре бирелде.
Курсташым өчен куанып кайттым
Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенткасы, Арча балалар телестудиясендә эшләүче Ләйлә Заһриева да лауреат булды. Курсташым өчен шатлыгымның иге-чиге булмады. Ә күңелдә туган уй – менә бит безнең дә премияләр алыр чакларыбыз җитте. Мин үзем рус журналистикасында укысам, Ләйләбез – «Яңа милли медиалар» юнәлешендә белем ала. Үзе тантанада булалмау сәбәпле, бүләкләрен әнисе чыгып алды.
Беренче әйтергә теләгән әйбер – премия турында мин очраклы гына белдем. Ни өчендер аның турында аз сөйлиләр, хәтта Арча журналистларының барысы да аның турында ишетмәгән. Ә бу бит – шундый яхшы эш: яшь талантлар рухи яктан гына үсеш алмый, матди яктан да бүләкләнәләр. Премияне оештыручылар алга таба үсеш өчен стимул тудыра. Шуңа күрә, миңа калса, бу чарага өстәмә хәбәр һәм мәгълүмат җитми, – дип сөйләде Ләйләбез миңа.
Ләйлә Заһриева премиягә «Публицистика» номинациясендә лаек дип табылган.
Оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына үземнән зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, алар минем эшләремне бик югары бәяләделәр, хәтта аларның күбесе рус телендә булуга да карамастан. Безнең заманда яшь талантлар үсеше өчен шундый яхшы мөмкинлекләр булуы бик шәп, – дип ассызыклады әңгәмәдәш.

Фото: © «Интертат» өчен Ләйлә Заһриеваның шәхси архивыннан тәкъдим ителде
«Җор телле һәм бик киң күңелле булуын билгелиләр»
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та Гариф Ахуновның 100 еллыгын билгеләп үтү чараларын оештыру үзәгендә кайнаган шәхес буларак фикерләрен ирештерде.
Бу кичәгә әзерлек барышында Гариф абый турында күпме истәлекләрне барладык. Әлбәттә, ул – безнең Арча якларының даһи улы, хөрмәтле язучысы! Аннары менә замандашлары белән аралашканда да, аның бик яхшы кеше, аралашучан, җор телле һәм бик киң күңелле булуын билгелиләр. Әйтергә кирәк, аны һәркем бары тик яхшы сүзләр белән, якты хатирәләр аша гына искә ала. Әлеге чараларда яңгыраган яхшы сүзләр Гариф абый рухына изге дога булып барып ирешсен. Аннары Гариф Ахуновның 100 еллыгына без яздан ук әзерләнә башлаган идек, чараларны әзерләүчеләргә, иганәчеләргә һәм кайткан мәртәбәле кунакларга рәхмәт, – дип бәян итте ул.
Сәфәр барышында Арчаның үзәген дә берникадәр күрдек. Аннары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның хәләл җефете Гөлсинә апаның әнисе яшәгән йортны да күрсәтеп киттеләр. Бик зур да түгел, җыйнак кына, район җире өчен хас өй икән ул.
Бөек Тукайдан алып ничәмә буын халык язучылар, дәрәҗәле премияләр ияләрен биргән Арча районында ничек кич җиткәнен дә сизмәдек. Әле күпме күреп чыгарлык музейлары, яңа буын китапханәләре дә бар. Алары белән киләсе эшлекле сәфәрләребез барышында танышырбыз инде.