news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Геройлар янәшәдә» бәйгесе: Журналист һәм конкурсант буларак күзәтү

news_top
«Геройлар янәшәдә» бәйгесе: Журналист һәм конкурсант буларак күзәтү
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Бүгенге көндә хәрбиләрнең намуслы хезмәте вакытлы матбугатта гына түгел, ә әдәби иҗат әсәрләрендә дә чагылыш таба. Барыбызны да «барысы да Җиңү өчен» дигән шигарь берләштерә. Якташ каһарманнарга көч-куәт бирергә омтылабыз, аларга рухи азык белән дә ярдәм итәсе килә. Бу инде һәр каләмдәшебезнең изге нияте булып тора.


Татарстан китап нәшрияте һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә оештырылган «Геройлар янәшәдә» бәйгесенә багышлаган иҗади очрашу да күптән түгел генә булып узды. «Геройлар янәшәдә» – бүгенге көндә аяз күгебезне, ил-көн һәм дөнья иминлеген тәэмин итүче батырларыбызны данлау чарасы да.

Бәйгедә катнашучылар алдында Россия Федерациясе Язучылар берлеге идарәсе секретариатының җаваплы сәркатибе Николай Иванов, Башкортостан Язучылар берлеге рәисе, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты һәм «Шоңкар» республика яшьләре журналы баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов, Россия Язучылар берлеге идарәсенең төбәк сәясәте һәм иҗади мәсьәләләр буенча җаваплы сәркатибе урынбасары Елизавета Хапланова чыгыш ясадылар. Шулай ук очрашуда «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин һәм башкалар катнашты.

«Бүген без бик җаваплы караш белән, язарга кирәкле темалар хакында фикер алышырга җыелдык. Бүгенге очрашуның төп максаты – ватанпәрвәрлек һәм махсус хәрби операция темасына алынган һәр каләм остасының җаваплылыгын барлау. Язучының төп бурычы – үз әсәрен ничек язуында һәм нинди геройлар сайлавында булса, нәшрият җитәкчелегенең җаваплылыгы – нинди китаплар бастыруында һәм моңа ничек якын килүендә», – дип белдерде РФ Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, хәрбиләр окопларда да күзләренә зыян китермичә укый алсын өчен, китаплар махсус форматта чыгарылырга тиеш. Сүз уңайлы кесә китаплары турында бара, ләкин алардагы язулар зур шрифт белән басылырга тиеш. Николай Иванов үзе дә махсус операция зонасында берничә тапкыр булганлыктан, фронттагы вәзгыятьне һәм андагы хәрбиләрнең ихтыяҗын эчтән яхшы белә.

Очрашуда катнашучылар шулай ук Җиңүгә ирешү, дошманны тар-мар итү кебек темаларны колачлауның мөһимлеген билгеләп үтте. Чөнки фронттагы көрәшчеләребез болай да көн саен үлем белән күзгә-күз очраша. Ә рухи көч бирүче сыйфатлы әсәрләр туса, бу сугышчыларыбызның дәртен һәм какшамас рух ныклыгын тагын да арттырачак.

«Әле язылган әсәрләр – киләчәк буыннарның күзаллавын формалаштыра»

Алга таба сүзне Башкортстаннан килгән кунак алды:

Татарстан китап нәшрияты һәм «Татмедиа» шундый масштаблы проектны тормышка ашыруларына шатмын. Бәйге үз эченә тирәнтен мәгънәләрне алган. Хәзер язылган әсәрләр – киләчәк буыннарның күзаллавын формалаштыра, киләсе гасырларга искермәс әдәби мирас булып кала. Махсус хәрби операциядә каһарманлык күрсәткән якташларның батырлыкларын әдәбият аша күрсәтүгә Башкортстанда да зур игътибар бирелә. Тугандаш төбәкнең язучыларына һәм шагыйрьләренә дә уңышлар телим, – диде Айгиз Баймөхәммәтов.

Күрше Башкортстанда да махсус хәрби операция темасына язучы әдипләр һәм медиа вәкилләре актив эшли. Араларында яу кырына баручылар да аз түгел. Баймөхәммәтов бу уңайдан кайбер каләмдәшләрен аерып әйтте: Лариса Абдуллина – «Акбузат» балалар журналы баш мөхәррире. Яңарак кына аңа «Башкортстанның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Мөнир Кунафин – халык язучысы, «Агыйдел» әдәби журналы баш мөхәррире. Зөлфия Кунафина — «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты директоры. Ул үзе дә гуманитар конвой белән яу кырына барып, хәрбиләр белән очрашып кайтты. Эльвира Әсәдуллина — «Өмет» республика яшьләр газетасы журналисты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре. Ул даими рәвештә фронт каһарманнары турында саллы язмалар әзерли.

Елизавета Хапланова ассызыклап үтүенчә исә, бер солдат тәкъдире аркылы ил язмышы турында әйтеп була.

– Мин еш кына очрашуларга йөрим. Шунда бер егетнең шигырьләремне тыңлап утырганын күреп алдым. Аның күзләре мөлдерәмә тулы яшь иде. Шул караштан да күпме әйбер иҗат итәргә була, – дип сөйләде ул.

Чараны Татарстан китап нәшриятыннан Венера Шәмсетдинова алып барды.

Әдәби бәйгедә катнашучы буларак нәтиҗә ясаганда...

Әдәби аренада шактый танылу яулаган шәхесләр белән очрашуга нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: мондый чаралар кирәк. Үзем дә бәйгедә катнашучы буларак, күп кенә киңәшләрне исәпкә алдым. Заман үзгәрә, ләкин әдәби иҗатта – ватанпәрвәрлек рухын чагылдыру һәм укучы игътибарына дөрес җиткерү кирәк. Очрашу барышында гитара моңнары да яңгырады, автор-башкаручы булган бер абзый җырларын җырлап күрсәтте.

Шуңа да игътибар иттем: яшь каләм осталары аз иде шул. Бу аңлашыла да – бик тә катлаулы темага алынучылар сирәк. Әмма мондый бәйгеләр тормышка карашларны формалаштыруга, фәлсәфи яктан тормыш кыйммәтләренә башкача карауны булдырырга ярдәм итә.

Мәгълүмат өчен: бәйгегә 9 декабрендә нәтиҗә ясау планлаштырыла. Быел бәйгенең гомуми приз фонды 6640000 сумны тәшкил итә.

«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләрнең әсәрләре социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында быел, «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнеке киләсе елда нәшер ителәчәк.

Узган ел бәйгегә барлыгы 136 эш кабул ителгән булган. Катнашучылар 27 шәһәрдән булган, шул исәптән республикадан читтәге Мәскәү, Ульяновск, Новосибирск, Красноярск шәһәрләреннән дә авторлар активлык күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар