Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләбиб Леронның Язучылар корылтаенда «көн тәртибен боза» язган чыгышы

Язучылар берлегенең 20 нче корылтаенда язучы, шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Леронга сүз бирми маташтылар... Ләкин ул барыбер тәкъдим-фикерләрен әйтүгә иреште. Дөрес, ул трибунага чыкканда, халык инде шактый таралышкан иде, онлайн-трансляция дә өзелгән иде. «Интертат» Ләбиб Леронның чыгышын бастыра.

news_top_970_100
Ләбиб Леронның Язучылар корылтаенда «көн тәртибен боза» язган чыгышы
Ләбиб Лерон корылтай алдыннан каләмдәшләре белән
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Башта чыгышка кадәр булган хәлләрне тасвирлыйк.

«Интертат»ның телеграм-каналында танылган әдип, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Леронның сәхнәдәге трибунага чыгыш тотарга менүе, ә аннан соң аны куып төшерүләрен күрсәткән видеоны инде күргәнсездер.

Бу хәл берлеккә рәис тәкъдим итү һәм алар хакында фикерләр алышу вакытында булды. Видеодан күренгәнчә, Ләбиб Лерон һәм янында утырган язучы Рәфис Сәлимҗанов басып кул күтәрәләр. Рәфис абый: «Монда бар бит әле тагы әйтергә теләүче. Кая ашыгасыз, егетләр?! Чыгыш ясыйм, ди кеше», – дип әйтә.

Президиумнан «Инде тавышка куйдык» дип тә әйтәләр (рәис сайлауны)...

Алга таба Ләбиб Лерон трибунага чыккач та, «Көн тәртибе буенчамы, кем, кайсы кандидатура турында сөйлисең?» дип кәнәгатьсезлек белдерә корылтай президиумы эшен алып баручы шагыйрь Зиннур Мансуров.

Ләбиб Лерон: «Мин монда сайланачак рәискә тәкъдимнәремне әйтәм. Монда кем турында икәне ачыкланды, аңлашылды», – ди. Ләкин Зиннуров: «2 минут кына вакыт. Без бит «чикләргә» дигән мандат күтәрдек. Съездны хөрмәт итәргә кирәк», – дип, регламентка сылтап, Ләбиб Леронга сүз әйтергә ирек бирмичә, аны бүлде. Ләбиб абый сүзен әйтмичә төшеп китте.

Ләбиб абый ахырдан гына фикер-тәкъдимнәрен әйтүгә иреште… Съезд азагында гына кулына микрофон эләкте… Ни кызганыч, инде язучы халкы таралыша башлаган иде. Президиум артында да нибары 3 кеше калган иде. Корылтайның онлайн-трансляциясе дә өзелгән иде, шунлыктан, онлайн караучылар, Ләбиб Лерон чыннан да сүзен әйтә алмый калды, дип борчылдылар.

«Интертат» Ләбиб Лероның 9 битлек чыгышын сорап алды һәм сезнең игътибарга чыгара. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, чыгышның тулы варианты «Мәдәни җомга» газетасының якын арада чыгасы санында басылачак.

Кыскартылган – 9 биттән 3,5 биткә калдырылган чыгыш. Бу нотык, кайбер сәбәпләр аркасында, 2021 елда булган Корылтай вакытында сәхнәдән яңгырамыйча калды (автор искәрмәсе).

«Бисмиллаһиир рахмәәниир рахиим.

Кадерле каләмдәшләр, газиз кардәшләр!

Хөрмәтле президиум, мөхтәрәм кунаклар!

Яңа сайланган рәис һәм съезд сайлаган идарә, минемчә, түбәндәгеләргә зур игътибар биреп, шуларны тиз арада тормышка ашырырга тиеш:

1. Кичекмәстән Татарстан Язучылар берлегенең яңа стратегик планын төзергә яки яңартылган концепциясен әзерләргә һәм шуңа нигезләнеп эшли башларга;

2. Яшь каләм ияләренең әлегә әгъза булмаганнарын да барлап, аларны Язучылар берлеге тирәсенә чын мәгънәсендә туплап, талантларын тулысынча ачу һәм әдәбиятта заманча әсәрләр, шул исәптән бүгенге заман герое образын тудыру максатыннан чыгып, төрле яңа проектлар эшләргә: бер проект югары сыйныф укучылары һәм студентлар турындагы әсәрләр язуны күздә тотса, икенче проект фантастик әсәрләрне, өченче проект исә – балалар өчен аларның бүгенге халәтләренә туры килгән әсәрләр язуны максат итеп куярга тиеш. Бу проектларны тормышка ашыру өчен, әлбәттә, идарә әгъзаларының яртысын яшьләр итәргә;

3. Әдәбиятыбызны халыкара мәйданга чыгару максатыннан, тәрҗемә эшенә игьтибарны тагы да көчәйтергә; моның өчен Язучылар берлеге каршында «Тәрҗемәчеләр остаханәсе» булдырырга, Казан Федераль университетында тәрҗемәчеләр әзерләүче бүлек ачуга ирешергә, татар әдәбияты үрнәкләрен русчага гына түгел, инглиз, кытай һәм башка телләргә тәрҗемә итәргә, шул исәптән төрки телләргә тәрҗемә итүне дә системалы рәвештә дәвам итәргә;

4. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, аның көчле тармаклары булган «Татар-информ» һәм «Интертат» белән тыгыз элемтәдә булырга, татар язучысының абруен күтәрү, татар сүзенең үтемлелеген арттыруны күздә тоткан хәлдә, уртак проектлар эшләргә һәм бу эшкә һөнәри белгечләрне җәлеп итәргә;

5. «ТНВ» телеканалында язучыларның үз тапшыруын булдырырга;

6. Әдәбият музее яки төрле төбәкләрдән, әйтик, Дәрдемәнд, Сәгыйт Рәмиев, Һади Такташ, Мәҗит Гафури, Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Әнгам Атнабаев, Булат Сөләйманов, Ибраһим Сәлахов, Нил һәм Илдар Юзиевлар кебек Оренбург, Пенза, Мордва, Ульяновск, Самара, Себер, Казакъстан, Башкортстан һәм Чувашия җирләрендә туып, Татарстанда яшәп, татар халкына тугрылыклы хезмәт иткән классик язучыларыбызга багышланган музей ачуга ирешергә;

7. Татарстан Милли китапханәсе ел саен уздыра торган «Ел китабы» бәйгесен, тагы да камилләштереп, Язучылар берлеге белән бергә, алга таба да дәвам иттерергә;

8. Элекке елларда Укытучыларның белемен күтәрү институтында төрле төбәкләрдән килгән мөгаллимнәргә язучылар лекцияләр укый иде, шуны яңартуны сорап, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәргә;

9. Берлектә матур әдәбиятны пропагандалау бүлеген кабат торгызып, эшләтеп җибәрергә;

10. «Шаян-ТВ» телеканалында татар балалар әдипләренең әсәрләре буенча мультфильмнар һәм кыска метражлы нәфис фильмнар эшләттерүне сорап, «ТНВ» һәм «Татаркино» җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә;

11. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла торган «Илһам» бәйгесенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертергә; чөнки соңгы елларда укучыларның иҗат эшләрен тулаем диярлек укытучылар яза башлады. Бу күңелсез тенденцияне туктату максатыннан, икенче турга узган балалар жюри күз алдында аерым темага кечкенә шигырь яисә чәчмә әсәр язып күрсәтергә тиеш;

12. Мәрхүм язучыларның шәхси архивларын саклау, югалтмау максатыннан, гаиләләре белән килешеп, идарәдә махсус комиссия төзергә һәм әдлипләрнең мирасын архивка тапшыру юнәлешендә актив эшләргә;

13. Җәсәде төрле зиратларда яткан каләмдәшләребезнең каберләрен барлап, ачыклап, кичекмәстән аларга нисбәтле белешмәлек эшләргә һәм ел саен, каләмдәшләребез белән беррәттән, дин әһелләребезне дә җәлеп итеп, ул каберләрнең барчасына да зиярәт итүне оештырырга;

14. Ш.Маннур, С.Сөләйманова, А.Алиш, Ф.Хөсни, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди, Г.Державин, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр Татарстан халык язучыларына һәм шагыйрьләренә, шулай ук Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларына бирмәскә;

15. Берлектә өлкәннәрдән генә торган Аксакаллар шурасы төзергә;

16. Яшьләрдән генә торган һәм яшьләр белән эшли торган киңәшмә-клуб оештырырга;

17. Язучылар берлеге каршында 7 язучыдан торган бюро ачарга; ул бюро рәис тиз арада үзе генә башкарып чыга алмастай үтә мөһим мәсьәләләрне идарә утырышына куеп тормый гына хәл итү өчен дә, рәис эшчәнлеген контрольдә тоту өчен дә кирәк. Әлеге бюро әгъзаларын һәм аның җитәкчесен сайлауны да съезд хәл итә.

R.S. Сьезд делегатларына:

1. Идарә әгъзаларын, элек-электән килгән гадәт буенча, съезд гына сайлый ала. Яңа идарәгә сайланасы һәрбер әгъза-кандидатны иләктән, энә күзеннән үткәреп сайларга; идарә – барыбызның да язмышын кайгыртучы орган. Шуны истән чыгармыйк!

2. Рәис тәкъдим иткән 2 урынбасарны да съезд сайлый, кандидатура ошамаса, сайламый. Урынбасарлар, рәистән кала, төп эш башкаручылар. Каләмдәшләргә нисбәтле барлык мәсьәләләр дә урынбасарлар ихтыяры һәм тырышлыгы белән эшләнә.

Татарстан язучылары берлеге СССР заманында – партия җитәкчелегенең, СССР таркалганнан соң, шәхсән, могтәбәр Минтимер Шәрип улы Шәймиевның һәрвакыт аерым игътибарында булды: аның корылтайларда катнашуы каләм әһелләре өчен зур мәртәбә иде. Алга таба да бу шулай булыр: Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов шәхсән үзе берлек эшчәнлеген даими контрольдә тотар һәм Язучылар берлеге рәисенең һәм идарәнең гозерләренә, аерым әдипләрнең үтенечләренә игътибарлы булыр, каләм әһелләренә әүвәлгечә ярдәм итәр, Халык әдипләренең һәм Г.Тукай премиясе лауреатларының томлыкларын бер каршылыксыз һәм тоткарлыксыз бастырып чыгаруны, шул исәптән ничәмә еллар буена сүздә генә калып килгән каләм хакын – гонорарны күтәрү мәсьәләсен дә тиз арада уңай хәл итәр, дип өметләник.

Корылтай мөбарәк Рамазан аеның соңгы көннәренә туры килде. Моны Аллаһыдан бер ишарә һәм безне сынау дип аңларга кирәктер. Шуңа күрә, съезд гадел, мөкәммәл дәрәҗәдә узар дип ышанам. Аллаһы разый булсын безнең гамәлләребездән.

Читтән генә күзәтеп, битараф булып яшәмик, җәмәгать. Мин әйттем. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!»

Ләбиб Лерон.

Март, 2021 – март, 2025 ел.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 март 2025
    Исемсез
    Лерон әйбәт әйткән. Беркем дә үпкәләрлек булмаган. Әнә шундый башлы кешеләрдән курку СССР һәм КПСС заманыннан ук калган бер искелек калдыгы. Юлдан бер башлы кеше килә икән, аңа юл бирергә кайчан өйрәнербез микән? Кызыл кар яугач, или үләр вакыт җиткәчме?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100