Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә 175 мәктәптәге фаҗига турында: «Бер гаиләдә ике мәет....»

Мәктәп янындагы мемориалга халык агыла да агыла.

news_top_970_100
Социаль челтәрләрдә 175 мәктәптәге фаҗига турында: «Бер гаиләдә ике мәет....»

Бүген Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗига бөтен халыкны тетрәндерде. Социаль челтәрләрдә шәм рәсемнәре һәм кайгы уртаклашу сүзләре. Теракт турындагы пост астындагы комментарийларның исәбе-хисабы юк. Аларда халыкның хис-кичерешләре, җинаятьчегә карата нәфрәт чагыла. 

Инстаграм челтәрендәге комментарийларда җинаятьче Илназ Гәләвиевкә җәзаның иң катысы бирелергә тиешлеге турында язалар. 

«Менә карап торырсыз, аз бирәчәкләр. Аның кулы белән аякларын өзәргә кирәк. Яшәсен шундый тормышта. Бәлки аңлар»;

«Юк, сизеп торам, моны психушкага ябачаклар. Аннары бер-ике елдан, терелде дип чыгарачаклар. Төрмәгә япсалар, андагылар асып куячак. Бу хәшәрәт шуны яхшы аңлый, шуңа тиле булып кылана»;

«Бер дә үз-үзен атмаган, асылынмаган. Ерткыч хайван. Аны шул мәктәп төбендә кулларын чабарга иде. Атарга иде аякларына. Интегеп, череп ятсын иде. Сорау алганда сүгенеп, кычкырып ята. Үзе интексә, кычкыра алмас иде»;

«Гомерлек төрмә төрында сүз дә булуы мөмкин түгел. Ул евростандартларга төкереп бирергә кирәк. Бары тик үлем җәзасы», — дигәннәр.

Бер ир-ат мәктәп кырыендагы коймага: «Ты не Бог, а гнида» дигән язу беркетеп киткән.

Халык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларына кергәндә шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре каршы алырга тиешлеге турында яза. «Вахтер түгел, ә хәрби сакчылар кирәк. Инде ничәмә-ничә шундый очрак булды. Бер генә дә чара күрүче дә булмады. Вахтага пенсионерларны утырталар да, алар нәрсә эшли алсын соң», «Бөтен Россия шундый „сак“ астында. Куркынычсызлыкны көчәйтү өчен бер адым да ясалмады», «Һәр мәктәптә, һәр балалар бакчасында көчле ир-атлар сакта торырга тиеш. Ә анда олы яшьтәге хатын-кызлар эшли», — дигәннәр.

«Интертат» хәбәрчесе дә бүген балалар бакчасы җитәкчелегенә куркынычсызлык кагыйдәләренә күбрәк игътибар бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. «Вахтада утыручыларның хезмәт хакы 10 мең сум. Шул суммага эшләргә риза булган көчле ир-атларны күрсәтегез әле безгә», — дигән җавап ишеттек. 

Полиция хезмәткәрләренең җинаятьчеләрне тоткарлау урынына, кибеттә битлек кимичә йөргән әби-бабайлар белән мәшгуль булуы турындагы комментарийлар бихисап. «Битлек кигәнне күрергә кирәк иде. Алар битлексезләрне генә тоталар», «Битлек кимичә йөргәннәр белән булышалар шул», — дигәннәр. 

Бер инстачы җинаятьченең гимназиягә кереп барганда кул болгавына игътибар иткән. «Нигә ул чит кешегә кул болгый? Танышына болгаган кебек. Үзе генә булдымы икән ул?», — дигән. Әлеге видеоны яхшылап тикшерергә тәкъдим иткән.

Кайберәүләр Илназның бу гамәлендә социаль челтәрләрне гаепләгән. «Кешеләр андый күренешләргә хәзер аптырап бирми. Чөнки халык һәр көн „Тик-Ток“ ка юләрлекләр төшерә. Беркемнең дә башына бу кораллы кеше җинаятьчедер һәм бер гаепсез сабыйларны үтерергә барадыр дигән уй килми», — диләр.

Инстаграм, Вконтакте сәхифәләрендә, Телеграм каналларда әрнүле, борчулы комментарийлар бик күп. «Миңа балаларым мәктәптән исән-имин кайтсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Полиция битлексез йөрүчеләрне түгел, ә чын җинаятьчеләрне эзләсен өчен нинди салымнар түләргә тиеш мин?», «Иртәдән бирле елыйм. Минем дүрт оныгым бар. Аларны мәктәпкә җибәрергә куркыныч», «Иртән әти-әниләр балаларын мәктәпкә озаткан, ә моргтан килеп алган. Аллам сакласын», «Танышымның абыйсының кызы һәлак булган… Ул кызның тагын бер туганы аның белән бер сыйныфта укыган булган. Ул гаиләдә берьюлы ике үлем! Котычкыч! Аллаһ түземлекләр, сабырлыклар бирсен инде аларга», — дип язалар.

Инстачылар Казан мәктәбендәге фаҗигане Колумбайн фаҗигасе белән чагыштыралар. Колумбайн — АКШ тарихындагы иң зур теракт. 1999 елның 20 апрелендә Колорадо штаты, Джеферсон округындагы шул мәктәпнең ике чыгарылыш укучысы теракт оештырган иде. Ул вакытта 13 кеше корбан булды, 23 кеше яраланды.

Бүген 175 мәктәптә булган атышта җиде бала, бер укытучы һәлак булды. Тагын 21 (18 бала, 3 олы кеше) кеше хастаханәдә. Зыян күргән 6 бала авыр хәлдә ренимациядә ята. 

Казан мәктәбе янындагы мемориалга халык агыла да агыла. Казанлылар вафат булганнар истәлегенә чәчәкләр һәм йомшак уенчылар китерә…

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100