«Раббым, балабыз исән-сау гына була күрсен иде!»: фаҗига булган гимназиядән репортаж | intertat.tatar

«Раббым, балабыз исән-сау гына була күрсен иде!»: фаҗига булган гимназиядән репортаж

Бүген Татарстан халкы өчен генә түгел, бөтен ил өчен тетрәндергеч вакыйга булды. 19 яшьлек Илназ исемле кеше Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче гимназиясендә атыш оештырды. Коточкыч фаҗига булган урында «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Җан өзгеч фаҗига нәтиҗәсендә җиде бала — сигезенче сыйныф укучылары: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булды. Моннан тыш, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән. Балалар клиник хастаханәсендә 18 бала дәвалана, аларның кайберләре утлы коралдан яраланган. Табиблар аларны савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Ике олы кеше 7нче шәһәр хастаханәсендә һәм Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. 

...Мәктәп янындагы халык әллә каян күренә. Мәктәптә эшләүче укытучылар, җыештыручылар, ата-аналар җыелган. Алар гына түгел, гимназия янына якын тирәдә яшәүчеләр дә, фаҗига турында ишетеп, укып белүчеләр дә килгән. Кемнәр генә булмасын, бирегә килүчеләрнең барысын да уртак кайгы берләштерә.

Мин 175нче мәктәп янына якын килә алмадым. Гимназия территориясен тулысынча әйләндереп алганнар, ОМОН хезмәткәрләре уку йорты янына беркемне дә, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә кертми.

«Фаҗига турында ялган хәбәр таратмасыннар иде»

Йөзләгән кеше арасында 175нче гимназиянең технология укытучысына тап булдым. Ул үзенең исемен әйтмәде. Аңлашыла да. Атыш булган мәктәп турында интернет челтәрендә күп кенә ялган мәгълүмат таралды. Кайсы дөрес, кайсы фейк — аңламассың… Технология укытучысы да ялган хәбәрләр таратмаска чакырды.

«Татар теле укытучысының улы укый иде, әлегәчә таба алмый. Һәр укытучы үз классын урамга алып чыкты. Каравылчы белән идән юучының кайда булганы билгесез, дигән фейк-хәбәрләр тарала. Идән җыештыручы менә басып тора. Каравылчы бездә, гомумән, юк. Барысы да исән-саулар», — диде ашыгыч ярдәм машинасы янында басып торучы технология укытучысы. (Соңыннан мәктәптә каравылчының яралануы хакында хәбәр таралды - ТИ).

Ул искә алган татар теле укытучысы шок хәлендә иде. Ул минем белән дә, башкалар белән дә аралаша алмады. Үзенең улы турында хәбәр көтә иде ана… Аны башта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре тынычландырды, сулар эчерделәр. Ләкин кешеләр гел килеп сораштыра, борчый башлагач, якындагы балалар бакчасына алып кереп киттеләр.

Психологик ярдәм кирәк булганнарны балалар бакчасына акрынлап кертә башладылар.

«Укучыларга тәрәзләргә якын килмәскә әйттем»

Һәр укытучы үз сыйныфын урамга алып чыгарга тырышкан. Аларга ОМОН хезмәктәрләре булышкан. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роман Гузенфельд та шартлау тавышларын ишеткәч, сыйныфта ниләр булганын сөйләде.

«Атыш вакытында өченче катта дәрес алып бара идем. Шартлауга охшаш тавышлар ишетелде, атышның кайда булганын аңламадым. Радиодан коридорга чыгарга ярамаганлыгын кисәттеләр. Тәрәзләрне һәм ишекләрне яптым. Укучыларга стена буйлап утырырга куштым. Тәрәзәләргә якын килмәскә әйттем. Көттек. ОМОН хезмәткәрләре килде һәм безгә мәктәптән чыгарга ярдәм иттеләр. Малайлар үзләрен тыныч тотты, кызлар куркуга калган иде. Тынычландырдым», — ди 175 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

«Балаларын көтеп торган ата-аналар янына барырга да куркам…»

Әйткәнемчә, гимназия янында халык күп иде. Якын тирәдә яшәүчеләр фаҗига турында ишетеп, өйләреннән урындыклар, ятарга, утырып торырга җәймәләр алып чыкканнар.

«Берничә урындык алып чыктым. Булдыра алганча булышырга тырышам. Аллага шөкер, безнең танышлар балаларын мәктәптән алып чыкты. Ураза аенда мондый фаҗига килеп чыгасын беркем дә чамаламагандыр. Балаларын көтеп торган ата-аналар янына барырга да куркам… Елыйлар… Бик авыр», — дип сөйләде ханым.

«Кызым моргтадыр инде…»

Әйе, балаларын югалткан, көтеп торган ата-аналарга бик авыр… Минем күзгә ишегалдындагы агачка терәлеп торган бер ир-ат чалынды. «Хәле авыр түгелме икән? Ярдәм кирәкмиме икән аңа?» — дип шул ир-ат янына киттем. «Абый, хәлегез ничек? Балагызны көтәсезме әллә?» — дип сорадым. Ир кеше: «Әйе… Кызымны көтәм. Ул 8 „А“ сыйныфында укый», — дип җавап бирде.

Хәле беткән иде абзыйның: тукта-туктап сөйли, үзе агачка терәлгән… «Кызым сигезенче класста укый. Атыш булганын шалтыратып әйттеләр. Мәктәптән ерак түгел торам, шунда ук килеп җиттем. Кызым турында бер хәбәр дә юк. Әлегә бернәрсә дә билгеле түгел. Элемтәгә чыга алмыйбыз. Көтеп торам. Моргларга шалтыратам. Моргтадыр инде…» — дип елый-елый сөйләде ир-ат.

Ике әби кеше калтырана-калтырана телефоннан нәрсәдер эзли иде. Якынрак барып карасам, социаль челтәрләрдәге җанөзгеч видеоларны карыйлар. «Сез дә берәрсен көтәсезме әллә, апалар?» — дигән сорауга: «Сеңлемнең кызын эзлибез. Кайда икән ул?..» — дигән җавап кайтты. Апалар һәлак булган балалар төшерелгән видео карый иде… «Бу түгелме икән безнеке?» — дип һәр бала мәетен курка-курка карыйлар видеоны. Үзләре карый, ә күзләрендә өмет… «Йә, Ходам, балабыз исән-сау гына була күрсен иде!» — дип кабатлады әбекәй…

175нче мәктәп янында яшәүче бер ханым балаларның иртән мәктәп тирәсеннән йөгергәннәрен күреп калган. «Уйныйлардыр дип уйладым. Шаккаттым. Укытучылар балалары белән мәктәп яныннан чапканнарын күрдем. Атыш турында хәбәрләрдән белеп алдым», — ди ул.

Яшь кенә бер кыз халык арасында елый-елый басып тора… Ул беркемен дә югалтмаган, үзе дә бу гимназиядә укымый. «Мондагы хәлне күреп елыйм. Мин үтеп баручы кеше генә. Ләкин туктадым. Бик тирән кайгы. Әйтеп бетергесез. Ничек шулай була ала соң ул? Бер гаепсез, бер гөнаһсыз балалар… Әти-әниләрне күрәм дә, шундый авыр булып китә… Балалар — ата-аналар өчен иң кадерле кешеләр… Түзә алмыйм, гафу итегез», — диде кыз.

«Компьютер уеннарының тәэсиреме бу, тәрбия җитмәүме?»

Ә янәшәдә утырган кыз шаккатуын әйтте. «Ничек итеп коралны мәктәпкә алып кереп була соң ул? Бу нәрсә дигән сүз соң? Аңлый алмыйм. Җинаятьченең гимназиягә корал тотып кереп киткәне хәтта камераларга эләккән… Бу аңлатып бетергесез хәл. Яшьләрнең шундый булуын да аңлата алмыйм. Компьютер уеннарының тәэсиреме бу, тәрбия җитмәүме… Төптән, бөтен факторларны бергә карарга кирәк. Дөрес тәрбия өйдә, гаиләдән башланырга тиеш», — дип сөйләде ул.

«Атышта һәлак булучыларның гаиләләре берәр миллион сум акча алачак»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин белән мәктәпне карады. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да мәктәп эченә керде. Шулай ук террорчылыкка каршы республика комиссиясе утырышын узды. Утырышта атышта һәлак булучыларның гаиләләре берәр миллион сум акча алачак, дигән карар кабул ителде. Шулай итеп, һәлак булучыларның гаиләләренә — 1 миллион, авыр һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алучылар — 400 мең, җиңелчә тән җәрәхәтләре алган кешеләргә 200 мең сум акча тапшырылачак.

Бөтен дөнья кайгы уртаклаша…

Россия Президенты Владимир Путин бүген Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре билгеләп үткәнчә, Владимир Путин РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, вице-премьер Татьяна Голикова һәм РФ гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев белән әлеге вазгыять хакында телефоннан сөйләшкән.

Моннан тыш, Россия Президенты Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотовка «Казандагы вазгыятьне исәпкә алып, гражданнар файдалана ала торган корал төрләре турында яңа нигезләмә эшләргә» кушкан.

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да вице-премьерлар катнашындагы киңәшмәдә Казанның 175нче гимназиясендә балаларга һөҗүм вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Хөрмәтле коллегалар, киңәшмәне Казандагы фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләре белән башлыйсым килә. Белгәнегезчә, бүген иртән бер мәктәптә зур фаҗига булды, биредә балаларга аттылар. Бу бернинди кысаларга да сыймый торган кансызлык һәм рәхимсезлек», — диде РФ Премьер-министры, киңәшмәне ачып.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты. «Бу вәхшилек күңелне телә һәм өшетә. Фаҗигадән татарстанлыларның да күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Укучы һәм укытучыларның якыннары хәзерге мизгелләрдә кичергән тирән борчуларын сүз белән әйтеп бетереп булмый. Нәзарәт һәм республиканың 1500 имамы исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән бу хәсрәт кагылып киткән барлык гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Республикакүләм ифтарда, шулай ук мәчетләрдә бүген һәм иртәгә шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына һәм яраланганнарга дога кылыначак», — диелә мөфтинең кайгынамәсендә.

Татарстанның 100 мәчетендә Казан мәктәбендә килеп чыккан фаҗигадә вафат булучыларның рухына дога кылдылар.

Ә Сочи шәһәре башлыгы Алексей Копайгородский Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул 175нче мәктәптәге фаҗигадә һәлак булган мәктәп укучылары гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша һәм курорт шәһәренә тернәкләндерүгә чакыра.

«Сочи халкы исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренә кайгы сүзләрен, зыян күрүчеләрнең барысына да тиз арада савыгу теләкләрен җиткерүегезне сорыйм. Без бу коточкыч кайгыны уртаклашырга һәм ярдәм кулын сузарга әзер. Фаҗигагә дучар булган барлык укучылар, укытучылар гаиләләрен үзләренә уңайлы булган теләсә кайсы вакытта Сочида тернәкләндерү узарга чакырабыз», — диелә телеграммада.

Ә Төркия телевидение каналлары Казандагы фаҗига турында сәгать саен сөйли. Андагы «CNN Türk», «NTV», «EuroNews», «Ulusal Kanal», «TRT HABER», «A haber», «Star Tv», «Haber Türk» телевидениеләре фаҗига турына беренче хәбәрләрне «Казан шәһәрендәге мәктәпкә кораллы һөҗүм», «Казанда утлы һөҗүм», «Россиянең Казан шәһәрендә кораллы һөҗүм», «Россиядә мәктәпкә һөҗүм» дигән башлык белән бирде. Казандагы мәктәп фаҗигасе «Хөррият», «Сабаһ», ‘Җөмһүрият», Йенишафак», «Биргүн», «Ватан», «Таквим», «Сөзҗү» газеталарының интернет сәхифәләрендә «Соңгы минут» хәбәре буларак хәбәр ителде.

Төркиянең иң зур «Anadolu», «EnSonHaber», «TimeTürk», «Demirören» мәгълүмат агентлыклары да фаҗига белән бәйле яңалыкларны интернең сәхифәләрендә яктыртып торалар.

«Зыян күрүчеләргә донор каны җитәрлек»

Шулай ук социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Казанның 175нче гимназиясендә зыян күргән балаларга кан бирү өчен татарстанлыларны кан тапшырырга чакырган хәбәрләр пәйда булды. Әмма Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында донор канының җитмәвен расламадылар. «Мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Татарстан клиникалары бөтен кирәкле, шул исәптән донор каны запаслары белән тәэмин ителгән», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Берничә минут элек Татарстан Президенты Республика Балалар клиник хастаханәсенә килде. Шуннан соң ук бирегә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин озатуында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов килде. Алар 19 яшьлек егет атыш оештырган 175нче мәктәптә зыян күргән балаларга медицина ярдәме күрсәтелүен карыйлар.

Мәдәни чаралар кичектерелеп тора

ТР Мәдәният министрлыгы бүген һәм иртәгә мәдәни чараларның кичектерелүен хәбәр итте. «Трагедия булу һәм 12 майда матәм көне игълан ителү сәбәпле ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә мәдәни чаралар булмаячак», — дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 12 май республикада матәм көне дип игълан ителде.

Җинаятьче кем ул?

19 яшьлек Илназ кулга алынган. Ул үзенең Алла итеп хис итүен һәм эченә монстр керүен язган.