Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Моргка алып киткәннәр икән шул». Казанның 175 гимназия укучысы турында туганнары

Казанның 175 нче гимназия тирәсе инде берничә сәгать чолганышта, уратып алынган. Каршыма ашыгып-ашыгып, ярсып килгән берничә кеше очрады. 8 А сыйныфы укучысы Алисә Гарифуллина туганнары иде алар.

news_top_970_100
«Моргка алып киткәннәр икән шул». Казанның 175 гимназия укучысы турында туганнары
Гөлнар Гарифуллина

Алисәнең кайдалыгын белмичә, билгесезлектән җаннарын ашап тора иделәр. 

— Шушы хәлне ишетеп, Балык Бистәсеннән, авылдан килеп җиттек. Әле әнисен дә тапмыйбыз, исәндерме, юктырмы. Телефонын алмый. Аңа шушы хәбәрне ишетүгә шалтыратканнар, трубканы алмаган. Инде хастаханәгә барып эзләгәннәр, анда да юк, — дип сөйләде Алисәнең әнисенең бертуган апасы.

9.30 тирәсендә каты гөрселдәгән тавыш ишеттем. Күрше йорттан сеңлем, Алисәнең әнисе шалтырата, кешеләр йөгерешә, нишләп балалар кайта икән мәктәптән дип. Аннары ул чыкты, тизрәк йөгердем мин дә. Икәү йөрдек чабышып. 

Аларның классларыннан ике кызны күрдем, мәктәптән чыгып барганда, беренче партада утырган ике кыз өстәл астында яраланып калдылар, диләр. Ә Алисә беренче партада утыра иде.

Күрше малаен күрдем, ул үз аякларында чыкты. Сеңлемә ДРКБ га алып киттеләр дигәннәр, әтисе берничә сәгать шунда, берни хәбәр итмиләр. МЧС та берни әйтми, — диде әнисенең апасы Нәсимә Шәйхетдинова.

— Чыгып, берәр җирдә качып ятса гына инде балакай. Башы яраланган булса, нейрохирургия бүлегендәдер, бәлки, — дип исән булуына ышандылар туганнары.

Тик берәр сәгатьтән аларга инде Алисәнең үлгән булуын хәбәр иттеләр.

 — Моргка алып киткәннәр шул... Әнисенең бер баласы иде, 33 яшендә генә тапкан иде, шулкадәр кадерләп үстерелгән бала иде ул, — дип уртаклаштылар.

Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен, алар мәктәпләрдә сакны көчәйтергә, махсус өйрәтелгән кеше кирәк, диделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100