Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берегезне дә күралмыйм»: Мәктәптә атыш оештырган җинаятьче турында нәрсә билгеле?

Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган ир-атның берсен кулга алу видеосы социаль челтәрдә чыкты.

news_top_970_100
«Берегезне дә күралмыйм»: Мәктәптә атыш оештырган җинаятьче турында нәрсә билгеле?
Социаль челтәрләр

Атыш оештырган кеше - Илназ Гәләвиев, аңа 19 яшь. Ул шушы гимназияне ике ел элек тәмамлап чыккан. Аның әнисе Наилә исемле булуы билгеле.

Кайбер сайтларда аны укыган чагында кыерсыткан булганнар, дип яза. Укыган вакытта аның укытучылар белән дә, укучылар белән дә мөнәсәбәтләре начар булган, дип яза Ридус басмасы. Әмма бу мәгълүматны башкалар кире кага.

Гәләвиевнең классташы Наталья сүзләренчә, ул тыныч һәм үз эченә бикләнгән кеше булган.

«Илназ Гәләвиевнең укуы уртача булды, тыйнак иде, берни белән дә аерылып тормады һәм дуслары булмады. Без якыннан аралашмадык, әмма тәнәфесләрдә ул гел үзе генә утыра идем дип хәтерлим, күпмедер дәрәҗәдә куркынган иде. Шулай да, безнең класслар дус-тату һәм яхшы иде, аны беркем дә мыскыл итмәде», — дигән сөйләде Наталья.  

Baza басмасына Илназның әтисе сөйләгәнчә, улы колледжда система администраторы булырга укыган. Аның сүзләренчә, Илназ дини егет булмаган, бервакытта да радикаль карашлар белдермәгән.

Телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, тоткарланган егет үзе пропискада өйгә бомба куелганын әйткән. Ул яшәгән йорттагыларны шулай ук эвакуацияләгәннәр.

Башта 175 нче гимназиягә һөҗүм итүчеләр икәү булган дигән хәбәр чыккан иде. Әмма бу ялган булып чыкты. Галәвиев ялгызы гына эш иткән дип хәбәр итте.

Фаҗига алдыннан Илназ Галәвиев Телеграм-канал ачкан. Андагы язмаларда ул үзен Алла, ә башка кешеләрне үзенең коллары дип атаган.

Тоткарлагач төшерелгән видеода да җинаятьче үзен Алла дип сөйли.

«Үземнең Алла икәнемне аңладым, 1-2 ай элек аңладым моны. Ә җәй миндә монстр уяна башлады. Мин бөтен кешене күралмый башладым. Мин һәрвакыт башкаларны күралмый идем, хәзер тагын да ныграк күралмый башладым.

Үземнең Алла икәнемне аңладым, миңа моны беркем дә әйтмәде, мин моны беренче тапкыр әниемә әйттем", - ди ул. Шуннан соң үзе үк сөйләп китә:

"Минем әни юк, мин аны Наилә дип кенә йөртәм, ул миңа әни түгел, минем әти-әнием юк. Мин алардан баш тарттым, алар моны бик яхшы белә. Аларны беркайчан да әти-әни дип йөртмәдем. Мин берегезне дә күралмыйм. Миңа психик экспертиза ясарга кирәкми, мин юләр түгел», — дип сөйли ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100