Атнаның шәп язмалары: Хәнияне юксыну, Камал театрының күченүе, пирамида корбаннары | intertat.tatar

Атнаның шәп язмалары: Хәнияне юксыну, Камал театрының күченүе, пирамида корбаннары

Мәгълүмат ташкынында яшибез. Кайчак бөтен вакыйгаларны күз уңында тотарга вакыт та, көч тә калмый. Бүген без «Интертат» укучыларына атнаның иң шәп, иң кайнар, иң укылышлы язмаларын җыеп бирәбез.

Хәния Фәрхи: «Бу концертым истәлеккә калсын»

Хәния Фәрхи — вакыт үтсә дә онытылмый торган җырчы. 27 июль көнне аның вафатына дүрт ел тулды, халык тагын бер кат юксынып искә алды үзен. Җырчы үзенең туган көнендә, 2017 елның 30 маенда, гадәттәгечә, Казанның Филармония концертлар залында концертын биргән иде. Ул аның соңгы концерты булып чыкты… 

«Интертат» журналисты Гөлназ Хәбибуллина җырчының соңгы концерты видеоязмасын тагын бер кат карап, язма әзерләде. Артистның анда үз-үзен тотышына, әйткән сүзләренә тагын бер кат сокландык. «Истә калачак минем бүгенге көнем. Ул сезнең дә күңелләрегездә сакланыр. Истә калсын, истәлеккә калсын», — дип тәмамлый ул концертын. Бу сүзләрнең мәгънәсе шул дәрәҗәдә тирән булыр дип ул вакытта кем уйлаган…

Камал театры Кабан артына күчә

Камал театрының башка бинага күчерелүе турында сүз чыккач, күпләр тынычлыгын югалтты. «Аны ремонтлап кына булмыймы, татарларны үзәктән читкә күчерү бит бу», — дип ризасызлык белдерүчеләр байтак булды. Кайберәүләр яңа төзеләчәк бина — Кабан артындагы Һади Такташ урамын уңайсыз дип бәяләде, үзәктән күренеп тормый, җәмәгать транспорты белән бару өчен уңайсыз, диештеләр. Яңа бинаның иң шәп проектына конкурс игълан ителде, эшләр 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Камал театрының хәзерге бинасында нәрсә булачак дигән сорау да кузгатылды. Музыкаль театрмы, башка нәрсәме — анысын өздереп әйтүче юк.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмамбетова Камал театры җитәкчелегенең Татарстан урамындагы иске бинаны киләчәктә үзенә алып калырга теләге юклыгын әйтте. «Ике тапкыр күбрәк административ персонал кирәк булачак. Декорацияне ничек ташырбыз», — дигәннәр Президент ярдәмчесенә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм директор Илфир Якупов. «Беркем дә театрны кысмый. Бер урында эшләү — алар теләге иде», — дигән Наталия Фишман. Шулай итеп, Камал театрының иске бинасы Камал театрына калмаячагы билгеле, ә кемгә тәтер — анысын белмибез.

Театр тирәсендә вакыйгаларны журналист Рузилә Мөхәммәтова анализлады.

Әлмира Әдиятуллина вафат

27 июльдә Татарстан журналистикасы легендасы, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина 83 яшендә вафат булды. Әлмира апаны соңгы юлга озатканда журналист Зилә Мөбәрәкшина аның якыннары белән аралашты.

— Әнисез яшәүне күз алдына китерә алмыйм. Әни минем өчен этәргеч, юл күрсәтүче маяк булды. Барысына да ярдәм итте. Килгән барлык кешегә рәхмәт әйтәм. Хәзерге вакытта миңа бик начар, — дип әнисен соңгы юлга озатканда күз яшьләрен көчкә тыеп, русча чыгыш ясады аның кызы Миләүшә.

— Паспортка яулык бәйләп төшү тәртибен Әлмирә апа кертте. Дин өлкәсендәге эшчәнлеге өчен аны Мәскәүдән Нобель премиясенә дә тәкъдим иттеләр. Аның бөтен эшләре Нобель премиясенә лаек. Коръән белгече Валерия Прохорова аны зурдан бәяләде, очрашулар үткәрде. Мәскәүдән шатланып кайтты. Аллаһы боерса, җәннәт әһеле ул безнең, — диде «Татарстан» радиосы ветераны, радиожурналист Мөслимә Шәфыйк.

«Көтүнең исән калуы хакына мәҗбүр итәргә кирәк»

«Яңа Гасыр» каналының генераль директоры, «7 дней» тапшыруы алып баручысы Илшат Әминов эфир вакытында вакцинация ясауны яклап чыгыш ясады

«Мин биредә доктор Мясников белән (ул „кешеләр — шул ук хайваннар алар“ дигән иде) 100 процент килешәм. Көтү законы буенча, күмәк иммунитетка ирешү өчен көтүдәгеләрнең 60 проценттан артыгы прививка ясатырга тиеш. Әгәр аңгыра сарыкка һәм, гафу итегез, сыерга инде берни дә аңлата алмыйсың икән, аларны тулы бер көтүнең исән калуы хакына мәҗбүр итәргә кирәк», — диде Әминов җирле телевидение эфирында. 

Аның сүзләре, дөресрәге, чагыштырулары халыкта ризасызлык уяткач, Илшат Әминов: «Прививкага каршы булучы кешеләр минем сүзләремне боргалаган, халыкка дөрес җиткермәгән», — дип соңыннан аңлатма да бирде. 

Паспорттагы мөһер бетә: бу закон кемгә файдалы?

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 15 июльдә имзалаган Хөкүмәт карары нигезендә, хәзер паспортка гаилә хәле, 14 яшькә кадәрле балалар, элегрәк бирелгән паспортлар, чит илгә чыга торган паспорт, ИНН, кан төркеме турында мәгълүмат ирекле рәвештә теркәлә. Гражданинның яшәү урыны, хәрби билеты турындагы штамплар, элеккеге кебек, мәҗбүри булып кала.

Шул ук вакытта Дәүләт Думасында паспортка «милләт» графасын кертү турында сүзләр куера башлады. Милләтне паспортка кертү тәкъдиме белән Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов чыккан. Хәбәрчебез Рифат Каюмов гаилә хәле турындагы мөһер бетү турында төрле кешеләрнең фикерләрен сорашты.

«Карале, әйбәт яңалык әйттең. Без яшь чакта бик явыз әйбер иде ул. Командировкаларда паспортны күрсәтмәскә тырыштык», — дип сөенде язучы Камил Кәримов.

«Ир-атлар гомер-гомергә ирек сөючән булды. Өйләнгәнме, юкмы, аңа карамый. Гомумкешелек күзлегеннән карасаң, дөрес әйбер түгел бу. Паспортта хатын, балалар дигән пункт булгач, ир-атта барыбер гаиләсен карата җаваплылык арта. Берни дә булмаса инде, уңайлы момент чыккан саен ул онытылып китәргә мөмкин. Әлеге яңалыкны уйлап табучылар нәрсәдән чыгып эш итәләрдер. Бу миңа аңлашылмый. Бәлки, үзләренең шундый кыек фикерләре бардыр. Гаилә кыйммәтләрен югалтмас өчен паспортта штампларны сакларга кирәк», — дип баш ватты буйдак тамада Ренат Галиәскәров.

«Паспортлар киләчәктә көнбатыш илләре стандартларына туры килер дип уйлыйм. Минемчә, кешенең бер пластик документы булырга тиеш. Аның белән чит илгә чыгарга да, машина йөртергә дә, дәүләт хезмәтләре алырга да яраса, бик уңайлы булыр иде», — дип хуплады сәясәт белгече Руслан Айсин.

Финанс пирамидалары төпкә тәгәри

Пандемиядән соң аеруча арткан финанс пирамидалары бер-бер артлы җимерелә башлады. Шушы арада гына эшләүдән туктаган «Антарес» һәм «Финико» — шуның ачык мисалы. Зыян күрүчеләр арасында миллионлаган акчаларыннан колак кагучылар да бар.

Җырчы Гайфулла Абзалов та «Антарес» пирамидасы корбаны булып чыкты. Бу платформада җырчының 2 миллион сум акчасы җилгә очкан. Дөрес, ул моны башкалар кебек үк артык зур фаҗига итеп кабул итми. Чөнки аның акчалары берничә финанс компаниясендә ята. Гайфулла абыйның төп яшәү чыганагы — шушы пирамидалар китергән процентлар. 

 «Акчаларым берсендә яна, икенчесендә арта тора. Югалтуларсыз гына булмый, әлбәттә. Ул бит банк түгел, акчаларны үзең теләгән вакытта чыгарып булмый. Мин шахматчы, уенчы. Минем аналитика көчле, башым яхшы эшли. Кеше соңгы акчасын корбан итеп керә бу пирамидаларга. Ә бит анда «булса була, булмаса юк» дип, акчаңны югалтуга рухи яктан әзер булып керергә кирәк. Әкият сөйләүчеләргә ышанмаска, нәфесеңне тыеп, аздан башларга. Акылыңны эшкә җигеп, стратегия буенча эш итәргә кирәк.

Пирамидада теләсә кайсы мизгелдә миллионнарыңны югалта аласың. Берсе җимерелә, икенчеләре ачыла тора. Яңа проектлар ачылыр алдыннан, оештыручылары безнең кебек даими уенчыларга алдан хәбәр сала, шартлары белән таныштыралар. Ягъни, безнең ишеләргә мәгълүмат башкаларга караганда алданрак килеп җитә. 

Кешеләргә киңәшем шул — кермәсеннәр пирамидаларга, эшләсеннәр гади эштә. Чөнки кертемчеләрнең 15-20 проценты гына әлеге темада йөзә. Калганнары берни дә аңламыйча, бушка өметләнеп керә һәм алдана. Мин үзем кемнәр белән бәйләнгәнемне төгәл беләм, ләкин уйнавымны дәвам итәм», — дип сөйләгән Гайфулла Абзалов журналист Гөлназ Хәбибуллинага.

Антальяда янгын котыра

Төркиянең Анталья курортында табигый янгыннар котыра. Урманга ут капкан һәм җил ялкынны торак кварталларга таба алып киткән. Яр буе районнарын куе төтен баскан, күк йөзе кызыл төскә кергән.

Кунакханәләргә зыян килмәгән, кибетләр эшли, туристлар бассейнда яки диңгездә ял итеп яткан килеш кенә табигый янгынны күзәтә. Биредә яшәүче халыкның хәле катлаулы. Зур урман янгыннары яр буйларына якынлаша. Коткаручылар ут белән көрәшә, ләкин авиациянең көче җитеп бетми. Зыян күрүчеләр саны йөзләрчәгә җитә, биредә яшәүчеләр һәм туристлар имин районнарга кача.

Спутник V вакцинасына хәләл сертификаты бирелде

РФ мөселманнары Диния нәзарәте, мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов коронавирустан Спутник V вакцинасының хәләл сертификаты булуын, шунлыктан мөселман дәүләтләре дә кызыксынганын әйтте. Аның сүзләренчә, хәзер белгечләр башка вакциналарны да хәләл булу-булмавын өйрәнә.

Ә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 25 мартта ук Казанның 7нче хастаханәсендә коронавирустан вакцина ясаткан иде. «Прививка ясатканчы табиблар белән киңәшләштем. „ЭпиВакКорона“ вакцинасын ясатырга булдым. Ул синтетик дип тә атала. Ягъни анда аксымнар юк. Шуңа да ул миңа күбрәк туры килә. Голәмәләр советы белән дә киңәшләштек», — дигән иде ул вакытта Камил хәзрәт