«Милләт анасы китеп барды» — Татар җәмәгатьчелеге Әлмирә Әдиятуллина белән хушлашты
Бүген иртән Татарстан журналистикасы легендасы, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина 83 яшендә вафат булды. Акъәбине Самосырово мөселман зиратында соңгы юлга озаттылар. Хушлашуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
«Әнисез яшәүне күз алдына китерә алмыйм»
Әлмирә апа соңгы ике елда урын өстендә ятты. Әмма анда яшәү көче, тормышка мәхәббәт сүнмәгән иде. Шуңа да вафаты турында хәбәр якыннары өчен көтелмәгән булган.
Әлфирә апа, Ирек абый, Филарис абый, Зимфира апа, Робис абый — биш бертуган була алар. Иң олылары — Әлмирә апа. Самосырово зиратында узган хушлашу чарасына энеләре Филарис, Робис һәм сеңлесе Зимфира, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат сәркәтибе Булат Ибраһимов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Диния нәзарәте, «Ярдәм» мәчете хезмәткәрләре һәм Әлмирә апаның хезмәттәшләре килгән иде.
Әлмирә апа Башкортстанның Илеш районыннан. Якташлары юк иде. «Алар белми дә калдылар. Килергә өлгермәсләр иде, бик тиз булды бит. Кайгы уртаклашып шалтыраттылар», — дип аңлатты туганнары.
Әни кеше — бу дөньяда иң якын кешедер ул. Ничә яшьтә булсаң да, син барыбер әниең өчен балаң булып каласың. Әлмирә Әдиятуллинаның кызы Миләүшә әнисеннән башка тормышны күз алдына китерә алмавын әйтте:
— Әнисез яшәүне күз алдына китерә алмыйм. Әни минем өчен этәргеч, юл күрсәтүче маяк булды. Барысына да ярдәм итте. Килгән барлык кешегә рәхмәт әйтәм. Хәзерге вакытта миңа бик начар, — диде күз яшьләрен көчкә тыеп Миләүшә апа.
Берничә сүз әйтелгәннән соң, җеназа намазы укылды. Аннан соң Әлмира апаны җир куенына алып киттеләр. Миләүшә апа бик тырышса да, күз яшьләрен тыя алмады.
«Улы Маратның мәрхүм булуы аягыннан екты»
Әлмирә апаның төпчек энесе Робис Гатиатуллин Чаллыдан кайткан:
— Апа бот сөяген сындыргач, соңгы ике ел урын өстендә кызы Миләүшә тәрбиясендә ятты. Ай ярым элек янында булдык. Ябыккан, аяклары, ботлары өчпочмак формасына әйләнгән иде… Әле кичә генә апа белән телефоннан сөйләштек. Кызыбызны кияүгә бирү турында сөйләдем:
— Апа, син килә алмыйсың инде…
— Ярар, очрашырбыз, күрешербез, килермен әле. Бәхетле булсыннар, — дип калды. Үз аңында иде, ачык сөйләште. Никах алдыннан үзе шалтыратып котлады.
Апаның безгә һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Һәр елны авылга кайта иде. Без: «Апа кайтты!» — дип шатланып каршы ала идек.
Үзе бик тырыш булды. Матди байлыкны ныгытам дип тырышмады, һәрвакыт «җәмәгатьчелек» дип йөрде. Апа, үзеңне дә карарга вакыт җиткән бит инде, дигәнгә ул: «Үземнеке каралыр», — ди иде.
Тормыш иптәше Рәсих абый белән илле ел гомер иттеләр, ул 2008 елда китеп барды. Апаны улы Маратның мәрхүм булуы аягыннан екты. Маратны ток сугып үтергәндә аңа нибары егерме яшь иде. Бик чибәр иде ул.
Безнең әтиебез иртәрәк китте, сугыш ветераны иде. Аяклары, куллары эшләмәде. Сугыш тәмамланганнан соң озак тормады. Әни бөтен эшләрдә алдынгы булды… — дип сөйләде Робис абый.
«Кешеләрне җәберләмә, гадел бул»
«Энем, укырга Казанга килерсең. Бергәләп берәр нәрсә уйларбыз. Үзе артыннан журналистика өлкәсенә өндәде. Журналистика бүлеген бетерсәм дә, журналист булмадым. Милиция бүлеге җитәкчесе вазифасында хезмәт куйдым. «Кешеләрне җәберләмә, гадел бул», — дип әйтә иде.
Казан Кремле астында сыра бары бар иде. «Казан уртасында мәчетләр янында хәмер сата ноктасы булырга тиеш түгел», — дип, шушы барны алдырыр өчен бик каты көч куйды, үзенекенә иреште.
Апага соңгы елда «Ярдәм» мәчете ярдәм итте. Хәтта җылытылган ризыклар китереп бирәләр иде. Төрле чаклар булгандыр, Миләүшәгә дә, апага да авыр булгандыр. Тереләй кабергә кереп булмый…
Без үзебез Башкортстанның Илеш районыннан. Аны авылда, районда бик хөрмәт иттеләр. Уйларны җыеп булмый, — дип агып барган күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Робис абый.
«Татар халкы бөек хатын-кыз, олы хәреф белән язылган милләт анасы буларак истә калдырачак»
Әлмирә апаның бертуган сеңлесе Зимфира Гатиатуллина аның көчле хатын-кыз булганын әйтте:
— Нәрсә әйтә, шуны ахырына кадәр җиренә җиткереп башкарды. «Апа, алай итеп йөрмә инде, син олы бит. Җитәр», — дигән сүзгә дә: «Мин күтәрми кем күтәрсен?!» — дип җаваплый иде.
Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкасын. Иҗтиһад иткән кеше. Татар халкы бөек хатын-кыз, олы хәреф белән язылган милләт анасы буларак истә калдырачак.
«Паспортка яулык бәйләп төшү тәртибен Әлмирә апа кертте»
«Татарстан» радиосы ветераны, радиожурналист Мөслимә Шәфыйк:
— Әле кичә генә Әлмирәдә булдым. Бакчадан карлыган, кыяр-помидорлар, өчпочмаклар алып бардым. Аллаһның рәхмәте, ярый барганмын. Шулкадәр матур сөйләштек, күрештек. Китеп барыр дип кем уйлаган? Бернинди билгесе юк булмады. Шаккаткыч хәл.
Була, булдырабыз, дип йөрде. Менә шул «булдырабыз!» дигән сүзен Минтимер Шәймиев аннан өйрәнгәндер әле! Паспортка яулык киеп фотога төшәр өчен Мәскәүгә алты тапкыр барды. Паспортка яулык белән төшү тәртибен ул кертте. «Була, була», — дип ышанып йөрде. Туксанынчы еллар башы иде ул.
Грызлов аңа бик нык ярдәм итте. Һаман саен рәхмәт дип, сирәк булса да, анда да әдәплеләр бар, дип сөйләде.
Бакчаларын искә төшердек. Антоновка алмасы үсә аларда. Мине шунда алып барыр иде дә шул алманы төяр идек. Юл саен очраган бер кешегә алма өләшер иде.
«Анда хәзер үлән, кычыткан үсә инде», — ди кызы. Ник сатмыйсың, дип сорадым. Әни исән бит әле, әни күз алдында бакчаны сата алмыйм, диде Миләүшә.
Дин өлкәсендәге эшчәнлеге өчен аны Мәскәүдән Нобель премиясенә дә тәкъдим иттеләр. Аның бөтен эшләре Нобель премиясенә лаек. Коръән белгече Валерия Прохорова аны зурдан бәяләде, очрашулар үткәрде. Мәскәүдән шатланып кайтты. Аллаһы боерса, җәннәт әһеле ул безнең…
«Сөембикә»дән киткәч тә, җиң сызганып, тагын да ныграк эшләргә тотынды»
Язучы, журналист Роза Камалетдинова-Мулланурова Әлмирә апа белән озак еллар «Сөембикә» («Азат хатын») журналы редакциясендә эшләгәнен сөйләде:
— Мин яшь килеш килеп кергәндә ул җаваплы сәркәтип иде. Журналист буларак та кызыклы темаларны эзләп таба белде, кызыклы башлангычлар белән йөрде. Ихлас, гаҗәеп бер кеше иде.
Бәрәңге ризыкларын ярата иде. «Балакайларым», дип, үз канаты астына алды. Максат куйса, аңа ирешер өчен көченнән килгәнен эшләде, гаделлекне яратты.
«Сөембикә»дән киткәч тә, җиң сызганып, тагын да ныграк эшләргә тотынды.
«И-и, сезне сагынып килдем. Сагынып китәм»
Журналист Филисә Хәкимова Әлмирә апаны чын мөслимә-көрәшче иде дип саный:
— Ул гел көрәш аркылы барды. Динебез, милләтебез өчен җан аткан көчле рухлы шәхес иде. Тырышуларын бәяләгән вакытлар да булгандыр, әмма дә ләкин янаулар, аңлап бетермәүчеләр шактый булды.
Кылган гамәлләренең хаклыгына ышанып, артыннан ияртә белә иде. Меңәрләгән балаларга азан әйтү, Коръән уку кебек бәйгеләрен башлап оештырып йөрде. Бу кадәрле фидакяр һәм ихлас шәхес татар дөньясында бердәнбердер.
Дингә кереп китүендә «Сөембикә» журналының элекке баш мөхәррире Роза Туфитуллованың роле зур. Әлмирә апаның Әфганстаннан кайтканнан соң улы вафат булды. Ул аны бик авыр кичерде. Роза ханым Әлмира апага мәчеткә барырга киңәш итте. Хаҗга ике тапкыр барды, зәмзәм суларын алып кайтты, бер кисәк ипине бөтен кешегә бүлеп чыга иде. Сугыш чоры баласы булгангадырмы, ризыкның кадерен белде.
Ул биргән алмаларның, икмәкләрнең әле дә авызда тәме тора. Ул үзе дә тәмле телле иде бит. «И-и, сезне сагынып килдем. Сагынып китәм», — дип килеп керер иде редакциягә. Гел күчтәнәч күтәреп килеп керер иде.
Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Әлмира апаның Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәтендә туксанынчы еллар башында эшли башлавын искә алды:
— Бөтен җирдә беренчел иде. Бик актив, принципиаль кеше булды. Мөселманнар өммәте өчен җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Кабан күле буенда «Шәкертләр мәйданы» дигән мәйданда утызынчы августта берничә ел дәвамында бәйрәм оештырып, бөтен әйберне рәткә салып, оештырып йөрде.
Үзенә дә, кешегә дә таләпчән иде. Аның турында күп сөйләп була. Үзе бер легенда. Үзе бер чор иде. Үзеннән соң бик күп эз калдырды. Иншә Аллаһ, урыны җәннәттә булсын.
«Оптимист рухлы кеше иде»
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова Әлмирә апаны күптәннән белүен, туган көнендә очрашкан вакытта киләчәккә планнар төзегәнен әйтте. «Аның белән күп аралаша идек, сөйләргә авыр», — диде ул.
Журналист Вәсилә Рәхимова:
Әлмирә апа хакында күңелләрдә иң җылы, иң матур хатирәләр генә саклана. Ул оптимист рухлы кеше иде. Тормыш ваклыклары, үпкәләүләргә игътибар бирмәде. Заманына күрә галимнәрне, дин әһелләрен, тарихчыларны хөрмәт итеп, бөтен гавемгә таратырга тырышты.
Әлмирә апа беренчеләрдән булып ислам темасына язмалар бирде һәм үз янында исламга мәхәббәте булган журналистларны берәм-берәм җыеп: «Без бу дәвердә — ислам журналистикасын торгызучылар», — дип рухландырды. Үзе ачкан «Мөслимә» газетасы бәгырь җимеше иде. Аллаһның рәхмәтендә булсын. «Шиһабетдин Мәрҗани», «Кол Шәриф», соңыннан «Ярдәм» мәчетләрендә үз кеше булып яшәде.
«Казанда „Сөембикә“ исемендәге мәчетне торгызырга хыялланды»
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Әлмирә Әдиятуллинаның язмышын бик катлаулы булганын әйтте. «Тормышында нинди генә авырлыклар булмасын, беркайчан да бирешмәде, зарланмыйча оптимист шәхес булып калды.
Ни хәлләрең бар соң, Әлмирә апа дигәндә дә: «Аллага шөкер, көрәшәбез», — дип әйтә иде. Урын өстендә ятканда да, Казанда «Сөембикә» исемендәге мәчетне торгызырга хыялланды.
Татарстан өммәтенә генә түгел, Россия өммәтенә дә бик файдалы, олуг, хәерле һәм кирәкле эшләр башкарды. Динебезнең алга баруына төп сәбәпчеләренең берсе иде», — дип сөйләде ул.
Әлмирә Әдиятуллина «Сөембикә» мәчетен булдыру кирәклеге турында 2018 елдагы Хәтер көнендә дә әйткән иде.
«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Әлмирә апаны легендар хатын-кыз дип атады. «Анда ир-атларга җитеп бетмәгән көч бар иде. Әлмирә апа кебек шәхесләрне истә тотарга, алар турында яшьләргә сөйләп торырга кирәк. Аның белән бергә эшләвебезгә горурланам. Ул безнең тарихка керде. Урыны җәннәттә булыр дип ышанабыз, догадан калдырмыйбыз», — диде.
«Яшьләр, олылар белән һәрчак уртак тел таба иде»
Әлмирә апа белән 22 ел бергә эшләгән Сәлимә Хөсәенова «Тынычлык» мәчетендә балаларны бәйгеләргә җыеп йөргәнен искә алды:
— Балаларга бүләкләр алырга акчаларыңны җыеп куй», — дия иде. Иншә Аллаһ, ислам дине алда барсын дип, бик күп хезмәтләрен куеп калдырды. Урыны җәннәттә булсын.
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Әлмирә апа белән 2000 ел башында Диния нәзарәтендә Хатын-кызлар оешмасы эшләгәндә танышкан:
— Ул һәр кешене хөрмәтли белде. 2009 елда Дәүләт Советында сайланганда ул яшәгән урында участокка килдем. Участок ачылмаган, ә Әлмирә апа инде участокның ачылуын көтеп басып тора иде. Кешене югалткач кына аның турында искә алып сөйлибез. Бу дөньяда кылган гамәлләре теге дөньяга да барыр дип өметләнәм. Яшьләр, олылар белән һәрчак уртак тел таба иде.
Әлмирә апаның рухы шат, урыны оҗмахта булсын.
Әлмирә апа белән узган ел чыккан интервьюсында журналистика — тугрылыкны ярата, дигән иде.
Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмира Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 нче елның 8 нче июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
«Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.
Татар телен һәм мәгарифен, ислам динен яклаган мәкаләләре республика басмаларында даими чыгып бара.