«Паспорттагы мөһерне бетерү ир-атларга тулы ирек бирәчәк» | intertat.tatar

«Паспорттагы мөһерне бетерү ир-атларга тулы ирек бирәчәк»

15 июльдән Россия паспортларында гаилә хәлен, 14 яшькә кадәрле балаларны теркәү ирекле калды. Кем тели, шул терки. Бу кемнәргә файдалы? Киләчәктә нәрсәгә китерер? Шул ук вакытта Дәүләт Думасында паспортка «милләт» графасын кайтару турында сүзләр куера башлады. «Интертат» халыкның һәм экспертларның фикерен барлады.

Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин 15 июльдә имзалаган Хөкүмәт карары нигезендә, хәзер паспортка гаилә хәле, 14 яшькә кадәрле балалар, элегрәк бирелгән паспортлар, чит илгә чыга торган паспорт, ИНН, кан төркеме турында мәгълүмат ирекле рәвештә теркәлә. Гражданинның яшәү урыны, хәрби билеты турындагы штамплар, элеккеге кебек, мәҗбүри булып кала.

Шул ук вакытта Дәүләт Думасында паспортка «милләт» графасын кертү турында сүзләр куера башлады. Милләтне паспортка кертү тәкъдиме белән Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов чыккан. Ул бу инициативасы турында «Мәскәү сөйли» радиосында сөйләгән.

Депутат сүзләренчә, Россия территориясендә яшәүче аз санлы берничә халык паспортта милләт турында тамга булуын тели икән.

«Хәзер Төньякның, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның аз санлы төп халыклары реестры формалаша. Бу реестр нигезендә аларга документ биреләчәк, ягъни нинди дә булса карар бар», — дигән Илдар Гыйльметдинов Мәскәү радиосында. Ул шулай ук Дәүләт Думасының комитетында паспортка «милләт» графасын кайтару турында берничә мәртәбә фикер алышканнарын да әйткән.

Милләт графасы Россия паспортларыннан 1992 елда алынган. Советлар Союзында паспортта милләтне күрсәтү мәҗбүри булган. Кешенең милләте атасының яки анасының милләтенә нигезләнеп язылган. Советлар Союзы чорында кайбер милләт вәкилләренең шул графа аркасында вузга кергәндә яки эшкә урнашканда кысрыклауга дучар булганы да мәгълүм.

«Паспорттагы штамп — ул искелек калдыгы»

Паспортта гаилә хәлен теркәүне ирекле калдыруның гамәлгә керүенә һәм «милләт» графасын кайтару турында йөргән сүзләргә карата «Интертат» халык фикерен барлады.

Язучы-сатирик, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Камил Кәримов:

Карале, әйбәт яңалык әйттең. Без яшь чакта бик явыз әйбер иде ул. Командировкаларда паспортны күрсәтмәскә тырыштык. Элек паспортның битләре дәфтәр энәсе кебек тимер белән генә җыела иде. Юлга чыкканда кайбер абзыйларның штамплы битне паспорттан алып торганнарын да хәтерлим. Танышкан вакытта кем бит санап утыра инде?

Нәрсә генә уйлап тапсалар да, бернинди үзгәреш булмаячак. Әгәр кешегә ирек кирәк икән, аңа штамп булды ни, булмады ни. Яраткан хатын-кызы да мөһерне карап тормый инде. Булмагае шунда. Бу бары тик сайлау алдыннан нинди дә булса яңалык кертик әле дип эшләнгән эш.

Менә алиментны бетерү турында закон чыкса, безнең илдә халык саны артачак. Күп ир-атлар алимент түләүдән куркып, ә аның суммасы зур, читкә йөрүдән тыелып тора. Шул булмаса, бездә халык рәхәтләнеп үрчер иде.

Журналист, блогер Олеся Дмитриева:

«Унга барам — уңганчы барам» дип әйтәме әле халык? Һәрберсендә дә штамп куйдыра башласаң?.. Уены-чыны бергә инде монда. Бу яңалыкка уңай карыйм. Мин үзем дә штамп суктырмас идем, булачак иремне дә суктыр дип кыстамас идем. Минемчә, штамп — ул искелек калдыгы гына. Ул әйберләр хәзерге заманга туры килми. Мин язылышмыйча торучы бик күп парларны беләм.

Ир-атны штамп белән генә үзеңә бәйләп тотып булмый. Хатын-кыз, беренче чиратта, ире өчен үзе кызыклы булырга тиеш. Хатын-кыз үзен никадәр яратса, ир-ат та аны шулкадәр ярата һәм тартыла.

Мин йөргән егетләремнән беркайчан да паспорт сорамыйм. Хатын-кызлар болай да бик сизгер, зирәк була. Мин егетнең өйләнгәнме, юкмы икәнен шундук аңлап алам.

Балалар турында мәгълүматны мин кертер идем, чөнки аларны мин үзем тудырам. Ир-атлар алар килделе-киттеле халык, шуңа күрә моның өчен драма ясыйсы юк.

Татар эстрадасы артисты Римма Никитина:

Мин паспортта балалар булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки әти-әни бала тудырган икән, үз өсләренә җаваплылык та алырга тиеш. Документта теркәлгән әйбер җаваплылык өсти кебек.

Минем беркайчан да йөргән егетләремнең паспортын ачып караганым булмады. Язылышмыйча торучылар да күп. Андый парлар танышларым арасында да бар. Мин алай яшәүгә каршы түгел, ләкин ир-ат бала туган очракта үз исемен, фамилиясен бирергә тиеш. Баласын танудан курка икән, минем өчен ул ир-ат түгел, ә чүпрәк. Минемчә, өйләнешү турында штамп ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәткә берни бирми.

«Ир-атлар гомергә ирек сөючән булды»

Тамада, җырлар авторы Ренат Галиәскәр:

Бик кызыклы момент бу. Ир-атлар гомер-гомергә ирек сөючән булды. Өйләнгәнме, юкмы, аңа карамый. Гомумкешелек күзлегеннән карасаң, дөрес әйбер түгел бу. Паспортта хатын, балалар дигән пункт булгач, ир-атта барыбер гаиләсен карата җаваплылык арта. Берни дә булмаса инде, уңайлы момент чыккан саен ул онытылып китәргә мөмкин. Әлеге яңалыкны уйлап табучылар нәрсәдән чыгып эш итәләрдер. Бу миңа аңлашылмый. Бәлки, үзләренең шундый кыек фикерләре бардыр. Гаилә кыйммәтләрен югалтмас өчен паспортта штампларны сакларга кирәк.

Милләт темасына килгәндә, депутатлык еллары эчендә мин Гыйльметдиновның бердәнбер әйбәт фикерен ишеттем. Без күп милләтле илдә яшибез. Ул Россиянең байлыгы. Һәр милләтнең кыйммәтләре сакланырга тиеш. Һәркем үз милләте өчен җан атып торырга тиеш. Шуңа күрә паспортта милләт язылса әйбәт булыр иде.

Шагыйрь, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Сәлах:

Паспортта гаилә хәле булырга тиеш, минемчә. Гаилә хәле язылмау кемгә файдалы? Ике яки өч хатынга берьюлы өйләнергә теләүчеләргәме? Ире яки хатыны була торып, хыянәт итәргә теләүчеләргәме? Паспорт өстәленең эшен киметү өченме? Аңламыйм мин моны. Берәр нәрсә булса, хатының яки ирең, балаң икәнен ничек исбатлыйсың? Ирекле булган очракта да, боларны эшләргә, ягъни паспортка яздырырга кирәк. Чөнки бу — документ.

Милләтне кертүгә уңай карыйм. Ләкин бу татар халкы өчен яңа кыенлыклар да китереп чыгарачак. Әлбәттә, күрше республикада. Илдар Юзеев мисалы гына ни тора. Әтисе, әнисе, абыйсы паспортында татар дип язылган, ә үзен башка милләт вәкиле иткәннәр. Икенче яктан, бу кемнең кем булуын яхшырак ачачак. Югыйсә, безнең туу турында таныклыкта, язылышу турындагы таныклыкта болай да языла иде.

 Журналист, блогер Мөршидә Кыямова:

Безнең илдә кайчан кеше өчен уңайлы әйбер эшләгәннәре бар? Карарны бер кертеп, бер чыгарып, тик болгаталар. Бәлки, кемгәдер шулай кирәктер. Штамп куймау, шул берничә гаиләгә яшәүчеләр хәлен җиңеләйтә торгандыр инде. Шәхсән үземә килгәндә, паспорттагы штамп турында бөтенләй уйлаган юк. Илдар белән өйләнешкәч, паспортларга ниндидер штамп суктылар дип хәтерләмим. 25 яшь тулып документ алыштырганда гына Иделне паспортка керттеләр кебек. Бер-беренә ышанган, чынлап яраткан парлар өчен штамп мөһим әйбер түгел дип саныйм.

Милләтне паспортка кертү тәкъдимен депутатның сайлау алдыннан хайпы дип кенә кабул иттем. Халыкның игътибарын җәлеп итү өчен депутатларыбыз «дешевый трюк» куллана башладылар. Милләт язмышында хәлиткеч әйбер дип санамыйм моны. Милләтне язу — суга батып бара торган кырмысканың таякчыкка тотынып калуы гына инде. Әлбәттә, бу нормаль тәкъдим, ләкин моның белән генә милләтне саклау, югалып барган телне кайтару мөмкин түгел. Милләтебезнең шундый хәлдә калуында депутатларыбызның да өлеше зур дип уйлыйм.

«Паспорттагы мөһер бетсә, альфонслар артачак»

Татар блогеры, димче Фәгыйлә Шакирова:

Бездә болай да 2-3 хатын белән яшәүчеләр бар. Хәзер альфонслар тагын да артачак. Ир-атларга бу тулы ирек бирәчәк. Мин блогер булгач, бер хатын үзенең аянычлы мәхәббәт тарихын сөйләгән иде. Ике ел буе яраткан егете белән очрашып йөргән бу. Егете өйләнешү мәсьәләсен гел сузгач, шикләнеп, яшерен генә паспортын ачып караган. Ә анда хатыны һәм ике баласы барлыгы язылган булган. Бу моны бик авыр кабул иткән һәм ул ир-ат белән аралашуны өзгән. Штамп бетерелгәч, шушындый алдаулар бик күп булачак инде. Мин бу яңалыкны бер дә хупламыйм.

 Журналист Аяз Исмәгыйлев:

Миңа калса, документта мәгълүмат күбрәк булган саен, кеше өчен уңайлырак. Мәсәлән, балалар турында мәгълүмат транспортта барганда, күңел ачу үзәгенә, зоопаркка кергәндә аларның яшен исбатлау өчен кирәге чыгарга мөмкин. Һәрвакыт туу турында таныклыкны үзең белән йөртмисең бит. Бервакыт ЮХИДИ хезмәткәрләре алгы утыргычта барган баланың яшен исбатларга кушты. Паспортны ачтым да күрсәттем. 12 яшькәчә баланы машинаның алгы утыргычында автокреслодан башка йөртергә ярамый. Тормышта андый очраклар күп була инде.

Лилия Нурмиева, табиб, Казаннан:

Бу яңалыкка тискәре карыйм. Штамп мәҗбүри куелырга тиеш дип уйлыйм. Мин кияүгә яшьли үз яшьтәшемә чыктым, шуңа күрә булачак иремнең өйләнмәгән икәнен белә идем. Аның паспортын караганым булды, ләкин ниндидер шик белән тикшерү максатыннан түгел. Шушы 14нче биткә мин эләксәм ярар иде дип хыялланганым истә.

Олыгаебрак киткәч очрашып йөргән парларга бер-берсенең паспортына күз төшерергә кирәктер. Шикләнеп йөргәнче, паспортына карап алса, күңеле тынычланып каладыр дип уйлыйм. Кайберәүләр үзенең гаиләсе барын яшереп йөрергә мөмкин.

Люция Бирал, Казаннан:

Без өйләнешкән вакытта ирем Төркия гражданины иде. Башка хатыны булган булса, безне язылыштырмыйлар иде. Без икебез дә паспортка штамп кую яклы. Бала тугач, ике кешенең дә җаваплылыгы тигез булырга тиеш. Бергәләп балалар үстерәсең, мал-мөлкәтне дә бергә аласың. Паспортта штамп булгач, Россия законнары тарафыннан үзеңне сакланган кебек хис итәсең. Бер гаилә булып яшәгәч, паспортта бу турыда белешмә булырга тиеш дип уйлыйм.

Паспортта милләт графасын кертүгә мин каршы. Тормышта төрле хәлләр була. Әллә ничә милләт кушылган гаиләләр булырга мөмкин бит. Безнең үзебездә дә катнаш никах. Ирем төрек булгач, балаларым да төрек була инде. Шулай да, мин өйдә күбрәк татарча сөйләшергә, балаларны татар мохитендә тәрбияләргә тырышам. Телгә килгәндә, гаиләдә барыбыз да татар, төрек, рус телләрендә иркен сөйләшәбез.

«Монда яшерен мотивлар булуын да танырга кирәк»

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин:

Паспортта штампларны бетерүне гаилә институтына зыян салучы кайбер башка әйберләр белән берлектә карарга кирәк. Мондый факторлар бездә күп.

Ирләрнең никахка карата мотивациясе түбән булганга, гаилә институты таркала. Никахсыз җенси мөнәсәбәтләр аркасында никахлашучылар саны кимеде. Советлар Союзында никах җенси мөнәсәбәтләрнең шарты иде. Хәзер бу төп шарт юк, шуңа күрә ирләрдә, нигездә, мәхәббәт-романтик хисләр урынына прагматик фикер йөртү барлыкка килде. Моңа бер җенесле никахларга карата толерантлык та өстәлә. Дөньяда менә бу традицион булмаган катлау күтәрелә. Еш кына деструктив әйберләр мәдәнияттә дә урын алып тора. Бу җәмгыятьне тарката. Аңлашыла ки, моңа күпмедер дәрәҗәдә толерантлык булырга тиеш, ләкин бу гаилә институтының төп элементына әверелергә тиеш түгел.

Без документта никахны теркәү турында штамп булмаячагы турында сөйләшәбез. Монда җаваплылык психологиясе кебек төшенчә барлыкка килә. Элек ир-ат гаиләгә җаваплы карамаса, җәмгыять тарафыннан тискәре бәяләнәчәген аңлый иде. Хатын-кызлар бу җаваплылык өчен дәүләт тарафыннан шартлар тудырылуын тели, әлбәттә. Күпчелек кызлар өчен никахны теркәү һәм паспортта штамп булуы мөһим. Яшүсмер кыз мөнәсәбәтләргә җаваплырак карый, чөнки ул балага узарга мөмкин. Яшүсмер егетнең җаваплылыгы юк, чөнки аңа җенси мөнәсәбәт кенә кирәк. Статистика буенча, кызлар күбрәк җитди мөнәсәбәткә омтыла, ана булырга, гаилә корырга тели.

Хатын-кыз, моның турында әйтергә теләмәсә дә, күп очракта, очрашып йөргән егетенең яшерен генә паспортын тикшерә.

Паспорттагы штампларны бетерүнең яшерен мотивлары турында да беләсем килә. Ни өчен бу оештырылган? Аның нигезендә рухият һәм психологизм түгел, ә ниндидер прагматизм, без әле аңламый торган әйберләр тора. Уртак милекне бүлүгә кагылышлы аспект та бар. Ир яки хатын, паспортта штамп булмаганга нигезләнеп, икенче якның ризалыгыннан башка милекне сата алмасмы?

Сүз уңаеннан, без хәзер җаваплылык беркем өстендә дә булмаган җәмгыятьтә яшибез. Хәзер Россиядә төрле дәрәҗәдәге субъектларның, шул исәптән хакимиятнең дә, җаваплылыгы булмаган шартлар формалашкан. Ягъни җаваплы кешеләрне табу кыенлашкан система төзелгән. Мин бу яңалык турында җаваплылыкны киметү өчен шартлар тудыручы сәясәтнең дәвамы дип уйлыйм.

Кануннар ничек кабул ителә? Мәсәлән, хакимияттә утыручы ниндидер зур кеше зыян күргәннән соң, ул законнарны үзгәртергә тотына. Психотерапевт буларак, наркомания турындагы законнарны ничек кабул иткәннәрен хәтерлим. Кайбер түрәләрнең балалары наркоманиядән интегә башлагач, дәүләт дәрәҗәсендә чаралар күрелде. Монда да шул ук хәл. Мөгаен, берәр түрә белән ниндидер хәл килеп чыккандыр да, кануннарны төзәтергә тотынганнардыр. Монда яшерен мотивлар барлыгын танырга кирәк. Кызганыч, бу үзгәрешләрнең нинди корбаннарга китерергә мөмкинлеге әйтелми.

«Бу бик дөрес карар»

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

Мишустин барлык документларны цифрлаштыру яклы. Паспортта штамп мәҗбүри булмаса да, дәүләт структураларында һәр гражданин турында бөтен кирәкле мәгълүмат бар. Кеше кайчан һәм кайда туган, кайда эшләгән, кем белән язылышкан, балалары бармы, нинди күчемсез милеккә ия — барысы да кайдадыр саклана. Киләчәктә кан группасы, вакциналар ясатуы турында да мәгълүмат тупланачак.

Паспортлар киләчәктә көнбатыш илләре стандартларына туры килер дип уйлыйм. Минемчә, кешенең бер пластик документы булырга тиеш. Аның белән чит илгә чыгарга да, машина йөртергә дә, дәүләт хезмәтләре алырга да яраса, бик уңайлы булыр иде.

Алдынгы илләрдә биометрик паспортлар гамәлдә. Ул документта цифрлаштырылган бар мәгълүмат тупланган. Америка Кушма Штатларында күбесенчә машина йөртү таныклыгы кулланыла. Бездә адым саен паспорт, ИНН, СНИЛС, машина йөртү таныклыгы һәм башкалар кирәк. Аларны үзең белән йөртү һич уңайлы түгел. Мин ул документларны берләштерү яклы.

— Күчемсез милекне сатканда хатынның яки ирнең нотариуста теркәлгән ризалыгы кирәк. Паспортта штамп булмагач, фатир сатканда проблемалар килеп чыкмасмы?

— Проблемалар булырга тиеш түгел. Штампларны гамәлдән чыгару турында яңалык бөтен системаның үзгәрүен аңлата. Дәүләт органнарында хезмәт күрсәтү өчен бөтен кирәкле мәгълүмат булачак. Киресенчә, кәгазь тузган дигән сәбәп белән кешегә төрле белешмәләр җыеп йөрергә туры килмәячәк. Миңа калса, бу бик дөрес карар.

Илдар Гыйльметдиновның паспортка милләт турында мәгълүмат кертү тәкъдименә уңай карыйм. Беренчедән, ул элек булган. Икенчедән, кешенең моңа ихтыяҗы бар икән, кертергә кирәк. Мин, мәсәлән, үземне татар дип саныйм һәм моны яшермим. Кешенең милләте берәр документта теркәлергә тиеш дип саныйм. Революциягә кадәр дә булган бит ул. Бала тугач, мәчеттә яисә чиркәүдә кешенең милләтен теркәгәннәр. Ул милләтне саклауның бер төре. Бу тәкъдим кабул ителерме, юкмы — анысы шик тудыра, чөнки федераль дәрәҗәдә кайбер көчләр милләт белән бәйле әйберләргә бик кискен карый.