Финанс пирамидасы корбаннары: «Компания дә, машина да юк, ә кредитлар муеннан»
Пандемиядән соң аеруча арткан финанс пирамидалары бер-бер артлы җимерелә башлады. Шушы арада гына эшләүдән туктаган «Антарес» һәм «Финико» - шуның ачык мисалы. Зыян күрүчеләр арасында миллионлаган акчаларыннан колак кагучылар да бар. «Интертат» җиңел табышка кызыгып алданганнар белән сөйләште.
Пирамидалар тозагына эләгүчеләр арасында азартлы уеннар яратучылар да, кассада ятучы артык акчалары булган бай кешеләр дә, финанс проблемалары белән очрашып, аларны шушы юл белән хәл итәргә омтылучылар да бар. Аеруча бер хезмәт хакын икенчесенә кадәр көчкә сузып яшәгән гади халык мондый җимгә тиз каба. Бу платформаларга кара көнгә дип саклап торган акчаларын салучылардан тыш, бурычка яки кредитка акча юнәтеп керүчеләр дә җитәрлек. Чөнки финанс пирамидалары халыкка нәрсә генә вәгъдә итми: керткән акчаларыңнан күз күрмәгән зур процентлар, машина алып бирү, фатирыңның ипотекасын ябу дисеңме.
Дөресен әйтергә кирәк, финанс пирамидаларында миллионнар эшләп, аннан вакытында чыгып өлгергән бәхетлеләр дә бар. Ләкин теләсә кайсы финанс пирамидасының киләчәге көн кебек ачык — ул эшли-эшли дә, көннәрдән бер көнне җимерелә. Ә кертемчеләрнең төп өлеше әлеге уенда бик күп югалтуларга дучар була һәм зур сынау алдында кала.
«Финико» капкынына эләгүчеләр: «Кредитлардан котылырмын дип, 600 мең салдым»
2019 елда оешкан «Финико» финанс базарында өч ел яшәде. Бу — пирамида өчен зур күрсәткеч. «Финико» компаниясе халыкны гаять зур табышлар вәгъдә итеп җәлеп итте. Компания россиялеләрне автомобильләр яки күчемсез милекне үз бәясенең 35 процентын гына түләп алу схемасы белән дә кызыктырды.
«Финико»га төп нигез салучы Кирилл Доронин өлкәнрәк буынга җәнҗаллы «Эскалат» проектының җитәкчесе буларак та таныш. Ул вакытта да күпме халыкны алдап, җаваплылыкка тартылмаган Доронин соңгы өч елда үзенең законсыз эшчәнлеген «Финико»да дәвам итте.
Шушы көннәрдә «Финико»ның кертемчеләре компаниянең түләүләрне туктатуы турында белде. Доронин үзе туры эфирда платформа белән идарәне югалтуын белдерде һәм компанияне оештыручы калган өч кеше — Марат Сабиров, Эдвард Сабиров һәм Зыгмунт Зыгмунтовичка гаеп ташлады. Хезмәттәшләренең үзе белән элемтәне өзүен, ә халык салган барлык акчалар алар карамагында калуын хәбәр итте.
Кирилл Доронин әйтүенчә, бүгенге көндә аңа, акчаларын кире кайтаруны сорап, 500 мең кешедән гариза килгән. Хәзер Доронин акчаларын югалткан кертемчеләргә түли башлау өчен яңа проект ачарга җыенуын белдерә.
Бу эфирдан соң социаль челтәрләр аша Марат Сабиров, Эдвард Сабиров һәм Зыгмунт Зыгмунтович та халык белән аңлашты. Алар исә, киресенчә, бөтен акчаларны июль башында ук Доронин счетына күчерүләре турында әйтте. Шул рәвешле «Финико»ның оештыручылары беркатлы халык белән бик сәер уен башлады.
«Финико»ның кертемчеләре арасында татарстанлылар да аз түгел. Бу көннәрдә күп гаиләләрдә үкенү хисе, тавыш-гауга, күз яше хөкем сөргәндер. «Интертат» финанс пирамидаларында зыян күрүчеләр һәм аларның танышлары белән сөйләшә алды. Үзләре үтенече белән, язмадагы геройларның исемнәре үзгәртелде.
Баулыда төзелеш өлкәсендә эшләүче Ирек Зәйнуллин:
«Иптәш малай мине дә «Финико»га керергә бик нык үгетләгән иде. Бөтен ир-атны да кыйммәтле машина кызыктыра бит. Мине дә «Авто» программасы белән җәлеп итмәкче булдылар. Машина бәясенең 35 процентын гына син түлисең, ә калганын ай саен «Финико» ябып бара. Ярый әле хатыным белән киңәшләштем. Сөйләшмичә акча салып куйсам, чын юләр буласы идем. Ул мине вакытында бу бәладән йолып кала алды.
Шул иптәш малай 500 мең сум кредит алып, компаниягә салган иде. Машинасы август аенда кайтырга тиеш булган. Компания җимерелде, машина юк, ә муеннан кредитларын ничә ел бөкресен чыгарып түләр әле…»
Әлмәттә тәрбияче булып эшләүче Ләйсән Яруллина безгә якын танышларының тарихларын сөйләде.
«Ике ел элек танышларым беренчеләрдән булып «Финико»га акча салды. Шунысын билгеләп китәргә кирәк — алар акчасыз кешеләр түгел. Шәһәр үзәгендә гөрләп торган рестораннары, сыра сата торган кибетләре бар иде. «Финико»га кергәч, алар өстенә күзгә күрелмәгән акчалар ява башлады. Баеп беттеләр. Сыра кибетенең кирәге калмады, ресторанга да эшләсә эшли, эшләмәсә юк дип карый башладылар. Зәлидә ханымның: «30 мең акча кертә торган сыра кибетенең ике тиенгә дә кирәге юк, мин ул акчаны бер минутта эшләп алам», — дигән сүзләрен әллә ничә тапкыр үзем дә ишеттем. Бөтен гаиләсен һәм туганнарын шул проектка кертте. Байлыгы артканнан-арта барды, хәтта Сочидан 40 миллионлык фатир сатып алды.
«Финико»ны башында эләктереп калучыларның берсе булды алар. Хәзер, компания җимерелгәч, мин аларны башка проектка киткәннәрдер дип уйлыйм. Чөнки алар бөтен бизнесларын ябып, шушы пирамида аша гына табыш алалар иде.
Икенче танышым турында да сөйләп үтәм. Хезмәттәшемнең ире бер зур заводта цех җитәкчесе иде. Безнең шәһәр өчен хезмәт хакы яхшы гына, 80-90 мең тирәсе алып эшли. Үзе кергәннән соң, бөтен цехтагы хезмәткәрләрне дә «Финико”га теркәде. Җыйнаулашып акча эшләп яттылар.
Җитәкче булгач, документ эшләре дә бар бит, иртән торып эшкә дә йөрисе килми башлагандыр. Җиңел табыш кертү юлын тапкач, ул эшеннән китте һәм тулысынча шушы финанс пирамидалары белән генә шөгыльләнә башлады. Кыйммәтле машинасын сатып, гади генә машина алды һәм 500 меңен «Финико”га салып куйды. Үзе эштән китте.
Беркөнне хатыны миңа: «Финико» ябылды бит. Без шок халәтендә. Инде өч көн йоклый алмыйм. Ирем тиз арада эш эзли башлады», — дип яза. Чөнки алар теге салган 500 меңне чыгарганнар да, акча артсын өчен кире салып куйганнар булганнар».
Чаллыда яшәүче Резидә Муллаянова җыештыручы булып эшли. Ул «Финико» компаниясенә апрель аенда 600 мең сум акчасын салып куйган һәм пирамида җимерелгәнче бер тиенен дә чыгарырга өлгермәгән.
«Пирамидага бер кеше дә рәхәт тормыштан керми. Без йорт салабыз, зур күләмдә алган кредитларыбыз бар. «Финико”га шул кредитлардан котылып булмасмы дип кергән идем. Аннан мин инвалид бала карыйм. Мине, зинһар, тәнкыйтьләмәгез. Мин бер тамчы да эштән курыкмыйм. Акча җиткерү өчен көне буе күп итеп эшләргә кирәк. Шул балам янында утырырга вакытым бик аз кала. «Финико”га акчамны салып, эшемне ярты ставкага калдырдым да, ярты көнемне балам белән үткәрә башладым.
Ирем белән киңәшләшеп эшләнгән эш. «Бөтен Чаллы утыра бит, үзеңә кара, Резидә», — диде. Чыннан да, заводларда эшләр кеше калмаган ди бит инде. Бөтен дөнья шушында утыра икән, Гөлназ апаем.
Берничә ел җыйган 600 мең акчабыз бар иде. Аена 35 процент кертергә хыялланып, шуны расписка белән компания счетына салып куйдык.
600 мең сумның бер тиенен дә кире чыгара алмадым. Биржада «Финико”ның эчке валютасы — токенның бәясе төшеп китте дә, акчамны тагын бер айга калдырырга булдым. Чыгарсам, миңа бер файдасы да булмый, 150 мең урынына 100 мең генә алачакмын дип уйладым. Ә хәзер үкенәм, кем белгән болай арты белән борылып куясын.
Чыгарсам да бер айның керемен генә чыгара ала идем. Чөнки ул акча кереп утырып, эшли башлаганчы атна-ун көн үтә. Акчаңны чыгару өчен дә бер атна вакыт кирәк. Андагы хезмәткәрләрнең дә ял көннәре бар.
Кемгәдер бу тормышта барысы да җиңел бирелә. Энем «Финико»га ике ел элек, компания ачылган вакытта гына кергән иде. Әллә никадәр акча отып, кыйммәтле машина алып куйды. Хатынына «Авто» схемасы буенча машина алганнар иде, «Финико» дүрт аен гына түләде менә. Калган кредитлары хәзер үз өсләренә ята инде. Эшләп түләргә туры киләчәк.
«Финико”ның әллә нинди кешене кызыктыра торган программалары бар. «Кешбек“ны яхшылап өйрәнергә була. Акчаңны ике тапкыр арттыра торган программасы да бар. Бер танышым 400 мең салган иде, дүрт айдан соң аны 800 мең итеп чыгарды», — дип сөйли Резидә апа.
«Өметсез шайтан гына», диләрме… Резидә апа әлегәчә өметен өзми.
«Барлык чатларда сөйләшүләр бара. Түләүләр башланып китте дип язалар. Танышларым арасында акчаларын кире алучылар әлегә юк-югын. Мин шулай да шалтырату көтәм инде… Түләүләр беренче булып соңгы биш айда акча керткәннәргә башкарылачак, диләр. Мин дә шул категориягә керәм. Доронин акчаларны ярты ел эчендә кире кайтарырга сүз бирә.
Ул хәзер яңа платформа ача. Мин анда башка кермим инде, анысы да озак эшләмәс, Путин бөтен пирамидаларны бетерергә дип фәрман чыгарачак, ди анда».
Җырчы Гайфулла Абзалов: «Антарес»та ике миллион сумымны югалттым»
«Антарес» компаниясе 2018 елда җимерелгән «Кэшбери» пирамидасына нигез салучылар тарафыннан оештырылган дип фаразлана. Яхшы реклама нәтиҗәсендә шактый авторитет яулаган компания. Көненә 2 процентка кадәр (аена — 20, өч айга — 90 процент) табыш вәгъдә иткән компаниягә кертемнәр ясар өчен халык кредитлар алды, машиналарын һәм фатирларын сатты. Ярты бәясенә генә автомобиль, күчемсез милек, чит илгә юлламалар алу схемасы да актив эшләде.
Июль башында бу финанс пирамидасының да финалга килеп җитүен белдек. Компаниянең күпме халыкны ярык тагарак янында калдырганы билгесез. Иң начары — әлеге финанс югалтуларын артык авыр кичереп, тормыш белән хушлашкан корбан турында да хәбәр таралды. Казанның 60нчы янгын часте җитәкчесе урынбасары, 24 яшьлек өлкән лейтенант Илдар Шәриповның пирамида җимерелгән көннәрдә үле гәүдәсен таптылар. Аның кабинетында үлеменең сәбәбе аңлатылган хат та булган.
Билгеле чыганаклар Илдар Шәриповның «Антарес”та бик күп кертемнәре булуын, аның әлеге пирамидага башка хезмәттәшләрен дә җәлеп итүе турында язды. Акчаларыннан колак каккан хезмәттәшләре урынбасарга янаган дигән мәгълүмат та булды.
Җырчы Гайфулла Абзалов «Интертат”ка биргән әңгәмәсендә үзенең финанс пирамидаларына бәйле булуы турында сөйләгән иде. «Антарес»ның чишмә башы булган «Кэшбери»ның гимнын җырлавы белән мактанганы искә төшеп, үзе белән элемтәгә кердек.
Гайфулла Абзалов та «Антарес» пирамидасы корбаны булып чыкты. Бу платформада җырчының 2 миллион сум акчасы җилгә очкан. Дөрес, җырчы моны башкалар кебек үк артык зур фаҗига итеп кабул итми. Чөнки аның акчалары берничә финанс компаниясендә ята. Гайфулла абыйның төп яшәү чыганагы — шушы пирамидалар китергән процентлар.
«Акчаларым берсендә яна, икенчесендә арта тора. Шушы арада «Антарес“та 2 миллион сум калдырдым. Югалтуларсыз гына булмый, әлбәттә. Ул бит банк түгел, акчаларны үзең теләгән вакытта чыгарып булмый», — ди ул.
Гайфулла Абзалов әлеге өлкәдә уенчылар гына азмы-күпме уңышка ирешә ала, ә гади халык алдана дип саный.
«Мин шахматчы, уенчы. Минем аналитика көчле, башым яхшы эшли. Кеше соңгы акчасын корбан итеп керә бу пирамидаларга. Ә бит анда «булса була, булмаса юк» дип, акчаңны югалтуга рухи яктан әзер булып керергә кирәк. Әкият сөйләүчеләргә ышанмаска, нәфесеңне тыеп, аздан башларга. Акылыңны эшкә җигеп, стратегия буенча эш итәргә кирәк.
Пирамидада теләсә кайсы мизгелдә миллионнарыңны югалта аласың. Берсе җимерелә, икенчеләре ачыла тора. Яңа проектлар ачылыр алдыннан, оештыручылары безнең кебек даими уенчыларга алдан хәбәр сала, шартлары белән таныштыралар. Ягъни, безнең ишеләргә мәгълүмат башкаларга караганда алданрак килеп җитә.
Кешеләргә киңәшем шул — кермәсеннәр пирамидаларга, эшләсеннәр гади эштә. Чөнки кертемчеләрнең 15-20 проценты гына әлеге темада йөзә. Калганнары берни дә аңламыйча, бушка өметләнеп керә һәм алдана. Мин үзем кемнәр белән бәйләнгәнемне төгәл беләм, ләкин уйнавымны дәвам итәм», — ди Гайфулла Абзалов.
Чаллыда сатучы булып эшләүче Рузилә Хөснетдинова да «Антарес» пирамидасына 50 мең сум акча салган булган. «4 ай буе башкаларның акча эшләгәнен кызыгып карап утырдым да, үзем дә тәвәккәлләргә булдым. Платформа җимерелгәнче шул 50 меңемне чыгарып калырга җитештем. Табыш ала алмадым. Таныш егетем бик зур күләмдәге акчаларын югалтты. Аңа шалтыратырга да куркам, ул бик авыр хәлдә калды», — ди Рузилә.
«Пирамида җимерелгәч, кайнатам йөрәк өянәге белән үлде»
Алабуга шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Алсу Ганиеваның да финанс пирамидалары белән бәйле авыр тәҗрибәсе бар. Ике тапкыр кармакка кабып, көчкә котылганнан соң, хәзер инде ул гадәти юл белән акча эшләүне кулайрак күрә. Миллионнарга кызыгып, хәләл акчаларын юкка сарыф итми.
«2017 елда Questra World дигән инвестицияләр компаниясенә кердем. Кайнатабыз бездән бер ел алдан акча эшли башлады. Дусларыбыз да бик үгетләде инде. Ходай үзе саклап калырга теләгәндер, безгә шул вакытта банк 50 мең генә акча бирде. Төрле-төрле пакетлардан минималь күләмдәге акча белән керә торганын сайлап, эшли башладык. Шул 50 мең компания счетында ятканда безгә атна саен 1300дән башлап 2300 сумга кадәр процентлар килеп барды. Бу саннар доллар курсына карап үзгәреп торды.
Кеше керткән өчен дә бонуслар өстәлә иде. Ләкин мин кешеләрне үгетли белмәдемме, кертә алмадым. Апам гына минем аша теркәлде. Ике ай чамасы эшләде ул пирамида. Без салган 50 меңнең 12 меңен чыгара алдык. Башта компаниянең җимерелүен аңламадык. Исеме алышына дип ялганлап килделәр. Бер ел көткәч кенә, калган акчаларның янып күккә очуы барып җитте.
Полициягә мөрәҗәгать итмәдек. Чөнки бары тик үзебез генә гаепле идек.
Безнең югалткан акчаыбыз алай артык куркыныч түгел. Бу лохотронның ахыры кайнатам һәм кайнанам өчен бик аянычлы булды. Кайнатабыз банктан кредитлар алып, компаниягә шактый зур акчалар керткән иде. Пирамида җимерелеп аз гына вакыт узуга, ул йөрәк өянәге белән үлеп китте. Йөрәк белән үлгәч, кредитларының иминият акчалары түләнми икән. Кайнанама өч ел буе иренең кредитларын түләп барырга туры килде», — дип сөйләде ул.
«Илдә кризис, пирамидалар алга таба чәчәк атачак әле»
Финанс пирамидасы икәнлеген белеп, югалса да борчылмаслык суммалар салып кына өстәмә керем алучы танышларым да бар. Шуларның берсе - балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Дания Исрафилова. Ул бүгенге көндә шулай ук бик актив рекламаланучы компания «Френдекс»ка кертем ясаган.
«Мине монда керергә ярты ел үгетләделәр. Тулы мәгълүмат җыймыйча, анализ ясамыйча гына андый эшкә тотынмыйм. Ниһаять, мин дә тәвәккәлләп карарга уйладым.
Хәзерге вакытта бер дә курыкмыйм, салган сумманы күптән кире кайтардым, ике ай табышка эшлим инде.
Кеше үгетләмим, һәр кешенең үз башы бар. Кызыксынсалар, аңлатам, танышларыма берәр тапкыр сөйләп алдым алай да.
Һәрбер пирамиданың ахыры була. «Френдекс» әле чәчәк атып кына килә, «Финико”да халык инде ничә ел уңыш җыйды. Әле дә озак яшәде инде ул, гадәттә, пирамидаларның гомере 3 елдан артмый. Монда да акча яну куркынычы бар. Кергәнсең икән — вакытында чыга белү дә кирәк. Андый эшкә тотынганда кешедә чама хисе, аек акыл булырга тиеш. Керткән акчаны чыгаргансың икән, кире салма, туктый бел. Компания сүнгәнче килгәне дә җитә. Җиңел табыш өчен язмышыңа рәхмәтле була белергә кирәк.
Хәзер тәҗрибәм бар, монысы ябылса, икенчесенә керермен дип уйлыйм», — ди Дания.
«Финико» корбаннары турында бәян иткән Ләйсән Яруллина үзе дә «Френдекс» платформасына акчалар керткән.
«Бер танышым шушы проект аша баеп бетте. Мин дә аның аша теркәлдем. Акча эшләү теләге белән дә түгел, ә бу проектның эш рәвешен аңлыйсым килеп, кызыксынып кердем.
20 майда 50 мең салдым, ул 680 доллар булып кереп утырды. Наставнигым: «Югалта калсаң, икенче көнне исеңә дә алмаслык сумма белән генә кер», — дип киңәш бирде. 50 мең акчам янса, мин ах та итмим. Бүгенге көндә мин 21 мең сум акчамны кире чыгардым инде. Счетымда тагын 25 мең ята. Сентябрьдән табыш ала башлаячакмын.
Мин бер кешенә дә монда теркәлергә кыстамыйм. Акчалары яныр да, халык мине гаепләр дип куркам. Тиенләп җыйган акчаларын салырга туганнары, күршеләре, әбиләрен үгетләүче кешеләрне мин аңламыйм. Чөнки шул ук 50 мең кайбер кешеләр өчен бик зур акча.
Биредә бик бай кеше кассада тик яткан акчасы белән керсә, акча эшли ала. Ләкин булмаган акчалары белән, фатирларын, машиналарын сатып, кредитлар алып керүчеләрне аңламыйм. Бу хәтта көлке.
Наставнигым әлеге пирамидалар белән 4 ел элек шөгыльләнә башлаган. Ул пирамидаларның бик хәтәр нәрсә икәнен яшерми. Аларның топ-лидерлары үзләренең шәп тормышта, бер кайгы белмичә яшәүләрен күрсәтергә яраталар. Баксаң, күбесе ул шәп фатирларны, кыйммәтле машиналарны арендага алып тора икән. Шуңа күрә инстаграм һәм башка социаль челтәрләрдә наставниклар матур тормыш турында күрсәтәләр икән, бу әле аларга ышанырга кирәк дигән сүз түгел.
Акчаларны югалткач, полициягә мөрәҗәгать итү дә юләрлек. Чөнки без компаниягә акча салган вакытта бернинди килешү дә тутырмадык. Онлайн килешү бар инде анысы. Ләкин анда ачыктан-ачык моның онлайн-уен икәнлеге язылган. Дөньядагы бернинди полиция дә очына чыга алмаслык, җинаять эше ача алмаслык итеп ясалган килешү ул.
Компаниягә бернинди гарантиясез үз акчаларыңны илтеп биргән кебек була. Яки 50 меңгә уен валютасы, һава сатып аласың. Компаниянең юридик адресы да әллә кайдагы, кеше аягы барып җитмәслек утрауда итеп күрсәтелә.
Минем фикеремчә, бу пирамидалар алга таба тагын да ныграк чәчәк атачак. Чөнки илдә бик нык кризис. Башка пирамидаларда акчаларын югалткан танышларым Tores Coin дигән яңа проектка кертем ясый башлады. 1990 елларда халык «МММ» проектына агылып кергән иде бит. Хәзер дә кеше нәрсәгә тотынырга белми. 30-40 мең хезмәт хакы аласың да, аны инфляция ашап бетерә. Ә кешенең акча эшлисе һәм матур яшисе килә. Бу проектлар эшләячәк, нинди генә законнар чыкса да, кризис халыкны шушы проектларга керергә мәҗбүр итәчәк әле», — дип сөйләде безгә Ләйсән.
«Финанс пирамидалары — хәрәм бизнес»
Финанс пирамидаларны ничек танырга? Акчаларын югалтып, авыр хәлдә калган кешеләргә нишләргә? Моннан берәр чыгу юлы бармы? Бу сораулар белән «Юристлар» компаниясе директоры, юрист Илдар Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.
Илдар Хәсәнов финанс пирамидаларының төп билгеләрен атады:
«Һәр легаль бизнесның брокерлык лицензиясе булырга тиеш. Финанс пирамидаларының берсенең дә Россия Үзәк банкы лицензиясе юк. Син керергә теләгән компаниянең лицензиясе булу-булмауны Үзәк банкның сайтында карарга кирәк. Эшчәнлеген лицензия алып башлап җибәргән бердәнбер пирамида дип «Кубитеч”ны беләм. Ләкин эшли башлап озак та үтмәде, компания турында халыктан шикаятьләр килә башлады һәм банк аларның лицензиясен тартып алды.
Финанс пирамидалары халыкка күз күрмәгән, колак ишетмәгән югары табышлар вәгъдә итә. Кайбер компанияләр көненә 1 яки 2 процент, аена 35 процент табыш алачаксыз дип әйтә. Бу бик зур саннар. Легаль бизнеста андый финанс уңышларына ирешеп булмый. Урлап саткан әйберләр, наркотик, контрабандалар гына кешегә шундый зур керем китерергә мөмкин. Финанс пирамидаларын да шулар белән чагыштырыгыз.
Алар агрессив реклама белән эш итәләр. Халыкка кыйммәтле автомобильләрдә йөрүче, иң шәп курортларда ял итүче уңышка ирешкән кешеләрне күрсәтәләр. Җиңел табыш хисабына матур яшәп булганны дәлилләргә тырышалар.
Эш аноним диярлек алып барыла. Платформалар барысы да чит илдә теркәлгән. Россиядә аларның юридик адреслары юк. Компаниягә нигез салучы, аны оештыручы кеше турында мәгълүмат аз. Булса да, халык аңламаслык, буталчык итеп язылган.
Аларның халыкка тәэсир итү көче зур. Компаниягә керергә үгетләүчеләр финанс яктан белемле, модалы сүзләр кулланып, кешенең башын бутап эш итәләр», — диде ул.
Ислам финанслары буенча югары белеме булган Илдар Хәсәнов, финанс пирамидаларының хәрәм бизнес икәнлеген билгеләп үтте. «Чөнки кеше үзе салган акчаларның нәрсәгә тотылганын белми. Бәлки бу акчалар наркотиклар, табак, исерткеч эчемлекләр белән бәйле бизнесны үстерүгә яки азартлы уеннар өчен сарыф ителәдер. Икеләнүләр булган очракта, бизнес хәләл була алмый. Шулай ук акча эшләү максаты белән бу шикле бизнеска туганнарын, якыннарын китергән кеше, пирамидалар җимерелгәч, аларның гаиләсенә күпме хәсрәт, күз яшен төшәчәген дә уйларга тиеш".
«Финико» компаниясе юкка чыккач, хокукларын дауларга ярдәм итүләрен сорап юристларга берничә кеше мөрәҗәгать иткән. «Финанс пирамидалары белән бәйле эшләрнең иң зур проблемасы — кертемчеләрнең компания белән килешүләре булмау. Булган очракта да ул шулай төзелгән ки, әгәр уен валютасының курсы төшеп, кеше акчасыз калган очракта, платформаның оештыручылары бернинди җаваплылык та тотмый.
Мәсәлән, «Финико” пирамидасының килешүендә халык керткән акчага уен валютасы сатып алына. Акча акцияләр, машиналар һәм күчемсез милек сатып алу белән имитацияләнә. Шушы сүзгә игътибар итегез әле. Имитация! Компьютер уеннарында кеше чын акчага уен валютасы сатып ала да, уен танкына сарыф итә бит, монда да шуның кебек.
Сүз дә юк, мондый хәлдә калганда полициягә гариза язарга кирәк. Әгәр оештыручыларының эзенә төшеп, аларның халыктан җыелган акчаларын нигезсез баю дип табалар икән, җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Тик аларны табу һәм чыннан да законсыз эш белән шөгыльләнүләрен ачыклау бик кыен. Пирамидаларны оештыручылар кеше полициягә бармасын өчен компаниянең исемен үзгәрткән булып, күпмедер вакыт эчендә акчаларыгызны кире кайтарабыз дип ышандырып, вакыт сузарга да яраталар.
Халыкка киңәш шул — мондый шикле компанияләр белән бәйләнгәнче, аларның лицензияләре барлыгын карарга, килешүне өйрәнергә, үзегез аңламаган очракта, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәрхәлдә — төшенкелеккә бирелмәскә, чөнки чишелмәслек проблемалар юк. Законлы ысуллар белән эш итеп, тормышны яңадан җайга кертеп җибәрергә була», - ди юрист.