Камал театрының яңа бинасы «суперзаманча шартлар тудырылган иҗтимагый киңлек» булачак
Камал театрының яңа бинасы Кабан күленең аръягында, Һади Такташ урамы янындагы бушлыкта төзелә. Яңа бина концепциясенә халыкара конкурс игълан ителде. Иске бина урынында нәрсә булачагы әлегә билгеле түгел. Әлеге чарага багышланган матбугат очрашуы - хәбәрчебез күзлегеннән.
Барысы да гаять җитди — Камал театрында узган матбугат конференциясенә килгән журналистларны Матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов түгел, кайчандыр Камал театрында эшләгән, хәзер театрның чит илләр белән бәйләнешен тәэмин иткән һәм Лондонда яши дип саналган Айгөл Дәүләтшина каршы алды. Матбугат чарасын да халыкара конкурслар уздыру буенча махсуслашкан территорияләрне комплекслы үзләштерү буенча белгеч Сергей Георгиевский алып барды.
Камал театрының яңа бинасының архитектура концепциясен (эскиз проектын) әзерләү өчен халыкара ачык конкурсы игълан итүгә багышланган матбугат конференциясендә ТР Президенты киңәшчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты.
Наталья Фишман-Бикмамбетованың чулпылары гаҗәеп матур, ул милли чәч толымын алга чыгарып куйган иде.
Җыелуның максаты — халыкара конкурсны игълан итү һәм борчылучыларны тынычландыру.
Исегезгә төшерәбез: Камал театрының яңа бинасы Һади Такташ урамы белән Кабан күле арасындагы буш мәйданда төзеләчәк. Бу урын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән экскурсия вакытында сайлап алынды.
Яңа бина безнең татар колоритын саклый торган бина булачак
Ирада Әюпова: «Бу безнең өчен бик кадерле урын һәм традициябезнең бер кисәгенә әверелгән иде. Бүген алга театр процессын уңайлырак итү мәсьәләсе килеп басты. Камал театрының йөзен саклап калган килеш аны ничек заманчарак итү турында уйландык. Безгә бөтен амбицияләребезне тормышка ашыру өчен монда урын күп түгел.
Бездә күпме яңа төзелешләр бара. Яңа гына храм, Чаллыда яңа театр бинасы ачтык, Түбән Кама театрын төзекләндердек, Милли китапханә яңа бинага күчте, «Мастеровые» өчен яңа театр бинасы төзелә. Рөстәм Нургалиевич без театрга максималь уңайлы шартлар тудырабыз, диде. Бүгенге старт аның йөкләмәсен тулы күләмдә үтәргә мөмкинлек бирә.
Кабан күле — шәһәрнең визит карточкасы. Театр өчен сайланган урын моннан ерак түгел. Такташ урамы белән Түбән Кабан арасы. Театрны озак вакытка сәхнәсез калдырып булмый. Проблемаларның берсе шул иде — ремонт барганда театр кайда уйнарга тиеш? Яңа урында бина төзү бөтен проблемаларны хәл итә. Төзелеш барганда уйный торырга аларның биналары була. Икенчедән, яңа урында без бөтен заманча таләпләргә туры килгән бина төзи алабыз. Ул безнең татар колоритын саклый торган бина булачак».
Театрның планнары бик зур һәм аларны бу бинада гына тормышка ашыру мөмкин түгел
Фәрит Бикчәнтәев: «Безне бүген җыйган вакыйга ул XXI гасыр вакыйгасы. Чөнки театр бирегә кергән 1986 елда ук театрга тулы канлы эш алып барырлык шартлар тудыру өчен ниндидер чишелеш кирәклеге күренә иде. Бинаны Камал театрының 90 еллыгына ачтылар. Аңарчы төзелеш билгесез срокка туктатылган иде. 90 еллыкка ачабыз дигәч, ул вакыттагы баш режиссер Марсель Сәлимҗанов каршы килде. Әмма алда юбилей торгач, аңа килешергә туры килде.
Хәзер парковка булган урын буш иде. Ул урын бинаны төзеп бетерү өчен каралган. Төзелми калган өлешендә театрга кирәкле бүлмәләр төзелергә тиеш иде. Тамашачы аны күрми. Ул тамаша залын һәм фойены гына күрә. Аның өчен репетициясе бармы-юкмы — барыбер. Хәзерге вакытта бер репетиция залы бар — ул да булса элеккеге баш режиссер Марсель Сәлимҗановның эш бүлмәсе. 2002 елда бу вазифаны алганда мин кабинетны репетицияләр залына бирдем. Элек кече залда репетицияләр барган. Хәзер ике зал да актив эшли башлагач, репетиция өчен башка урын юк иде.
Хәзер Камал театрының мескен артистларына грим бүлмәләре җитми икән, шуңа күчәләр икән дип теманы болгаталар. Чынлыкта да шулай — хәзер дүрт актер, аның икесе халык артисты, бер грим бүлмәсендә утыра. Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровка бирелгән грим бүлмәсендә Россиянең өч халык артисты утыра. Без грим бүлмәләрен баш редакторга, парикмахер цехы өчен бүлеп бирергә мәҗбүр булдык.
2000 елдан бирле театр бинасын киңәйтүнең ике проекты булды. Ул проектлар узмады. Президентыбыз уңайлы бинабыз булуын бик тели иде. Вертолетта карап очканда менә монда ясыйк, монда урын күбрәк дип әйтә иде. Әмма хәзер сәбәпләрен әйтеп тору озакка китә, ул барып чыкмый иде, әйе, Кремльнең сак зонасына да туры килә иде.
Без өскә бер кат кына күтәрелә алабыз. Аска таба төшү коточкыч авыр һәм чыгымлы. Миңа калса, Президент тарафыннан искиткеч карар кабул ителде — яңа бина төзү. Бу бик күп проблемаларны хәл итә. Проблемаларның берсе һәм Президент аңа бик борчылды — реконструкция сузылса, театр ике елга туктап калырга мөмкин. Татар театры туктарга тиеш түгел — бу аның сүзләре.
Хәзер театрның планнары бик зур һәм аларны бу бинада гына тормышка ашыру мөмкин түгел. Без хәзерге вакытта шушы ике сәхнәнең тоткыннары».
Бина паркта торачак һәм бөтен коммуникацияләр, парковкалар җир астында була
Наталья Фишман: «Яшермибез — Рөстәм Нургалиевичның бу карары бөтенебезне дә гаҗәпләндерде. Башта бер капремонт дип планлаштырган идек. Аннары Рөстәм Нургалиевичка Мәскәүдә заманча театрларның прогрессив үрнәкләрен күрсәттек. Инде менә архитекторлар өчен яңа театр бинасын булдыру концепциясенә техник функциональ бирем проекты барлыкка килде. Бу җитди документ. Без театрның тышкы кыяфәтен генә түгел, ә бөтен функционаллары булган эчен дә сайлыйбыз.
Электротеатрның алты репетиция залы бар. Ә Камал театрының баш режиссеры кабинетын репетиция өчен биреп, үзе ниндидер каморкада утыра.
Театр атнага биш көн кич кенә эшләмәсен, ул тулы канлы иҗтимагый киңлек булырга тиеш. Без моны Камал театрының хәзерге бинасы тирәсендә ясый алмыйбыз. Театр алдындагы мәйданда төзи алмыйбыз. Без яңа сәхнә кирәк дигән карарга килдек. Президент татар театрын 30-40 ел иң актуаль техника белән тәэмин итә алган суперзаманча шартлар булдырылган бина төзергә кирәк дигән карарга килде.
Бина паркта торачак һәм бөтен коммуникацияләр, парковкалар җир астында була. Бу — конкурс техзаданиесе таләбе. Парк дип күзалланган территориядә парк булачак, театр бинасы белән бергә. Без алдан килештек: татар милли театры төшенчәсе һәм Камал театры эшчәнлегенең нигез принциплары турында, театрның тарихы һәм шәҗәрәсе буенча һәм Кабан күле һәм Иске татар бистәсе турында, татар халкының театраль формалары турында белешмәләр әзерлибез. Шулай ук татар халкының һәм татар театрының визуаль кодлары турында мәгълүмат әзерләнә. Без бөтен база мәгълүматы белән тәэмин итәчәкбез».
Бу бик символик — Такташ урамында, Иске татар бистәсе почмагында, борынгы тарихи Кабан күле ярында яңа бина барлыкка киләчәк
Илсур Метшин: «Президент шундый карар кабул итте. Ниндидер карарларын көтәсең, ә шәхеснең масштабы син күзаллаган кысаларга сыймый — күп тапкырлар шулай булды. Бу шул очрак. Яңа театр төзү карары безнең тормыштагы зур вакыйга һәм без аңа рәхмәтле.
Театрга ничә грим бүлмәсе кирәклеген әйтергә кирәкми. Сәхнә арты серлелеген калдырыгыз. Иң мөһиме, без бу дәрәҗәгә үсеп җиттек — Президент җитәкчелеге астында без яңа театр төзиячәгебез турында хәбәр итәбез. Бу безнең потенциалыбыз, мөмкинлекләребез һәм мәдәниятебез турында сөйли.
Акча юк, теләк бар, театрга мәхәббәт бар, шуңа күрә башкарып чыгарбыз, Алла бирса. Универсиада алдыннан да бассейн төзегәнче балалар бакчасы төзергә кирәк диделәр. Шул вакыттан башлап 130 балалар бакчасы төзедек, поликлиникалар төзекләндерелде, «Безнең ишегалды» программасы бара, мәдәният йортлары ремонтланды, Алиш балалар иҗат йорты гына төзекләндереләсе калды. Безнең мәдәният йортларыбыз театрларга тиң. Без собор төзүгә килеп җиттек — тарихи гаделлек кайтты. Без хәзер театр төзибез һәм ул Президентыбыз масштабы турында сөйли. Җомга көндә хәерле сәгатьтә булсын!
Безнең бөек татар шагыйре, татар шигъриятенең новаторы булган Һади Такташ эшен татар театрында суфлер булудан башлаган. Бу бик символик — Такташ урамында, Иске татар бистәсе почмагында, борынгы тарихи Кабан күле ярында яңа бина барлыкка киләчәк. Ни кызганыч, халыкта бу урын «Хадишка» дип атала. Интернетта да Һади Такташ дигәч, иң элек бөек шагыйрь түгел, ОПГ чыгачак. Шуның өчен безнең бөек шагыйребез исемен йөрткән тагын бер тарихи урыныбызны үзгәртәбез һәм җитди проектка алынабыз.
Карарны Президент кабул итте, ә театрның нинди булачагын без конкурс комиссиясендә киңәшләшәбез. Мин барыгызны да диалогка чакырам. Параллель рәвештә без бу бинада нәрсә булачагын да фикерләшә алабыз. Без театр яңа бинасына күчкәч битараф булмаган шәһәр халкы, мәдәният әһелләре, театр артистлары, дөнья буйлап сибелгән татарлар белән әлеге бина язмышы буенча киңәшер идек».
Татар җәмәгатьчелеген иң кызыксындырган сорау — бина кемгә кала?
«Бу бинаны Камал театрыннан беркем дә алмый. Без бу турыда сөйләшәбез — биредә театр музее булачакмы, Музыкаль театрмы», — дип җавап бирде Илсур Метшин.
«Театрга икенче сәхнә төзергә тәкъдим иткәч, Фәрит Рәфкатович һәм Илфир Илшатович каршы төште. „Ике тапкыр күбрәк административ персонал кирәк булачак. Декорацияне ничек ташырбыз“, диделәр. Беркем дә театрны кысмый. Бер урында эшләү — алар теләге иде», диде ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова.
Конкурс графигы:
- Конкурс эшләре 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Жюри Казан командалары булуын хуплый. 27 сентябрьгә жюри эссе һәм портфолио аша җиде команданы сайлап ала. Октябрьдә алар Казанга чакырыла. 13 январьга кадәр алар эшләрен тапшырырга тиешләр. 26 январьда эксперт советы җыела. 27 январьда Илсур Метшин җитәкчелегендәге жюри үз карарын чыгара.
- Илсур Метшин күзаллаулары буенча театр бинасы төзелеп бетү срогы — 2025 ел.
- Транспорт мәсьәләсенә килгәндә, Туфан Миңнуллин урамы Һади Такташ урамы белән тоташтырылачак, күпернең киңәйтелүе карала.
Җыелдык та сөйләштек, әмма бер сорау ачык калды — бу бинада 2025 елга, яки тагын да озаграк вакыт театр ничек эшләр? Бина бит, чыннан да, тузган. Алга таба ул бинага барыбер ремонт кирәк булачак. Ә монысы инде әлеге бинаны эләктереп кала алучылар проблемасы булачак.