Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Гөлзада Сафиуллина мәхәббәте, Чаллыда йорт шартлау, «башкортлаштыру»

Бу атнада чыккан иң укылышлы, иң эчтәлекле язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Гөлзада Сафиуллина мәхәббәте, Чаллыда йорт шартлау, «башкортлаштыру»

Үлем үкенечсез булмый…

25 октябрьдә кичке бишләр тирәсендә Чаллының Татарстан урамындагы биш катлы йортта газ шартлый. Фаҗига урынына журналистыбыз Гөлназ Хәбибуллина барды.

«Шартлау булган 48/21 йорт янына килү белән, башымнан яшен тизлеге белән, бу фатирлардагы кешеләр исән калдымы икән дигән уй йөгереп үтте. Чөнки күз алдыма коточкыч күренеш килеп басты. 11 нче подъездның дүртенче һәм бишенче катлары бөтенләй юк дәрәҗәсенә килгән», — дип язды ул.

Бераздан ачыкланганча, көчле шартлау вакытында 5 кеше зыян күрә. Кызганыч, корбаннарсыз да булмый. Фаҗигадә вакытсыз һәм бик аянычлы рәвештә 22 яшьлек Аделина Заһриеваның гомере өзелә.

Үлем үкенечсез булмый, диләр. Аделинаны хәрабәләр астыннан озак эзләделәр шул, бик озак… Мин вакыйга булган урынга килеп җиткәндә сәгать телләре 18.45 минутны күрсәтә иде. Коткару эшләре тулы көченә алып барылса да, аны 19.50 минут тирәсендә генә бетон стеналар астыннан чыгарып, аска алып төштеләр. Шартлауның алтынчы яртылар тирәсендә булуын исәпкә алганда, бичара кыз бала таш астында 2 сәгатьтән артык яткан дигән сүз…

Шаһитлар сөйләвенчә, Аделинаның якыннары коткаручылардан тизрәк ярдәм итүләрен сорап ялварган. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре эшенә исә йорт кырыенда үсеп утырган биек агачлар комачау иткән, операцияне шактый тоткарлаган. Коткару хезмәткәрләре бензопычкы белән агачны берничә өлешкә бүлеп кискәнче дә 20 минутлап вакыт үткән.

Шартлаудан соң ук фаҗига булган урынга килеп җиткән журналист Сергей Афанасьев, Аделинаны коткарып кала алмауларын ишеткәннән соң, Чаллы журналистларының уртак чатында үзенең күргәннәре белән бүлеште.

«Мин ахырга кадәр халык арасында булдым. Ярдәм сорап кычкырган баланы коткарганчы, халык таралышырга теләмәде. Хәрабәләр астыннан ярдәм сорап кычкырган тавышны кешеләр бала тавышына охшатты. Ә миңа, киресенчә, яшүсмер кызлар тавышы ишетелде. Ул 30 минутлап кычкыргандыр әле. Сирәк кенә, «мин монда» дигән кебек. Аннан кинәт кенә суытып җибәрде. Һава температурасы -1-2 градуска кадәр төшкәндер. Янәшәмдәге ир-ат зыян күрүченең туңып үлү ихтималы да булуы турындагы фикер әйткән иде. Ул ялгышмаган, ахры. Ахыргы ярты сәгать эчендә Аделина инде кычкырмады. Ә каһәр суккан агачны кистеләр дә кистеләр…. 

Уйлап карасаң, чыннан да бала инде. 21-22 яшь, әле яши генә башлаган», — дип сөйләде ул хезмәттәшләренә. 

Аделинаны хәрабәләр астыннан чыгару да гадиләрдән булмый. Моның өчен коткаручыларга зур көч куярга һәм махсус гидравлик кораллар кулланырга туры килә.

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары Аделинаның гомере өчен ахыргача көрәшә. Әмма клиник үлем кичергән кызны коткарып кала алмыйлар — ул операция өстәлендә вафат була. Аделинаны алырга юлга чыккан санавиация самолеты, кире борылып, Казанга кайтып китә.

Әлеге фаҗига бөтен шәһәрне тетрәндерде. Аделинаны бетон калдыклары астыннан чыгарганны карап торган халык, ахыргача, кыз исән калыр дип өметләнде. Тик, ни кызганыч, ышанычыбыз акланмады…

Аделинаның әнисе Галина Заһриева кызының үлеме турында ВКонтакте сәхифәсендә хәбәр итә. Аделинаның фото-видеоларын урнаштырып: «Кичә минем кызым һәлак булды. Аделина искиткеч кыз иде… Бу минем өчен күтәрә алмаслык кайгы. Мин аны бик нык яратам. Фәрештәмнең урыны оҗмахта булсын. Ул минем йөрәгемдә мәңге сакланыр», — дип яза ул.

Башкортстанда «Китап» радиосын автомат тоткан Росгвардия хезмәткәре каршы алды

«Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автойөрешен Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә кулына автомат тоткан Росгвардия хезмәткәре каршы алды.

Росгвардия машинасы «Китап» радиосы логотибы белән бизәлгән автобусның туктаганын көтеп торды. Дүртөйлегә радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова һәм «MINGAZOV» кавер төркеме автомарафон кысаларында чыгыш ясарга туктаган иде.

Коллектив автобустан төшүгә, Росгвардия хезмәткәре: «Сез монда концерт куярга килгәнсез икән? Ничә кеше чыгыш ясыйсыз? Аппаратурагыз ничәү?» — дип сораштыра башлады. «Китап» радиосының концерт түгел, ә бер-ике җыр башкарып, шигырь сөйләгәнен, төркемдә нибары 7 генә кеше булганын, аппаратураның да күп булмаганын белгәч, «Ярар-ярар, без белеп торырга тиеш инде», — дип машинасына барып утырды.

Әлеге машина янына соңрак тагын бер машина килеп туктады. Икенчесе Росгвардия машинасына охшамаган иде, махсус тамгалары юк иде аның. Ләкин анда да хокук сакчылары булып чыкты — руль артында формадан ир-ат утыра иде.

Дүртөйледә чыгыш ясаганнан соң, «Китап» командасы Үрге Яркәй авылына юл тотты. Автобусның кузгалганын күреп, теге икенче килеп туктаган кара машина безнең арттан китте. Росгвардия хезмәткәрләре утырган бу кап-кара машина автобусны юл буе озата барды.

«Китап» автобусы ягулык салырга туктагач та, теге кара машина читтәрәк туктап, көтеп торды. Без кузгалгач, ул да кузгалды.

«Курку булмады, шаккаттым… Көлке хәтта. Безне җинаятьчеләрне саклаган кебек сагалап йөрделәр», — диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.

Соңрак җырчыларның берсенә Илеш районы башлыгы урынбасары Рамил Назыймович шалтыратып, «Сезнең концерт рәсмиләштерелмәгән. Шалтыратып кисәтергә, документлар алып килергә иде», — диде.

Аның бу сүзләренә мин автойөрешнең максаты татар һәм башкорт халыклары арасында дуслыкны ныгыту икәнен әйттем. Шулай ук Россия Конституциясенең 27 маддәсе нигезендә, һәр Россия гражданины ил буенча ирекле йөрергә хокуклы икәнен, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы» федераль закон нигезендә, журналистлар үз эшләрен шулай ук ирекле башкарырга хаклы булуларын аңлаттым.

Соңрак автобусны полиция хезмәткәрләре туктатып, һәр тузанга кадәр җентекләп тикшерә, безне алга таба җибәрмәс өчен төрле сәбәпләр уйлап чыгара башлады. Сәбәп булмагач, «Әйдәгез минем өчен җырлагыз да, шуның белән эшегез тәмам, бүтән районнарда туктап тормассыз», — диде. Әлбәттә, без моның белән килешмәдек, шаяртып: «Полиция хезмәткәрләре көнне аерым килеп чыгыш ясарбыз, абзый. Ә хәзер без башкорт һәм татар халкы өчен дип килгән идек», — дидек.

Үрге Яркәйдә безне алда әйтелгән Рамил Назыймович һәм районның мәдәният бүлеге җитәкчесе каршы алды. Алар тагын шул сүзләрен кабатлап: «Алдан кисәтмәгәч, рәсми кәгазьләр булмагач, сез чыгыш ясый алмыйсыз», — диде. Югыйсә, урамда ике җыр җырлар өчен бернинди рөхсәт тә, килешүләр дә кирәкми. Зур залларда меңәрләгән кеше җыймыйбыз бит без. Нәтиҗәдә, Үрге Яркәйдә «Китап» радиосының чыгышы булмады.

Алга — Чакмагышка киттек. Анда барып җиткәнче бераз ял итәргә туктаган идек… Арттан теге Үрге Яркәйдәге абыйлар барган икән бит. Без туктагач, алар да төште. Гафу үтенергә килгәннәр… Үтенделәр, ләкин моннан ни файда… «Әйдәгез, чәй эчәбез», — дип юл читендәге бер кафега төртеп күрсәттеләр. Бу чәй эчәргә чакыру түгел, ә янау кебек яңгырады. Алай булмагандыр да ул, ләкин мондый тикшеренүләрдән, мылтыклы кешеләрдән соң, бераз куркытты… Кермәдек.

Хәзер без Чакмагышка юлны дәвам итәбез. Аллага тапшырган… Тугандаш Башкортстанда гомеребезгә куркыныч янар дип кем уйлаган… 

Гөлзада Сафиуллина: «Кияүгә чыктым чыгуын, әмма аның кебекне бүтән тапмадым»

Алинә Айдарованың Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина белән интервьюсының бер өлеше.

Хатын-кыз буларак бәхетлеме сез?

Яраткан ирем булды. Алты ел бәхетле булдым. Миңа шул гомерлеккә җитте… Аның белән үткәргән тормышта шуның кадәр күп вакыйгалар, авыр сынаулар булды. Барысын да бергә җиңеп чыктык. Ачлыгын да күрдек. Резидәбезне ун яшенә кадәр үзем укыттым. Ул безнең белән гастрольләрдә йөрде, шуңа күрә мәктәпкә йөртә алмадым аны. Безне Татарстанга, Башкортстанга кертми иделәр, чөнки Риф Казан филармониясе җитәкчелеге белән талашып киткән иде.

Аның мишәр акцентына бәйләнделәр. Риф Чиләбедән иде. Заманында Хәйдәр Бигичевның да ул акцентын ошатмаганнар иде. Риф радиога җыр яздыра, әмма аның җырларын үткәрмиләр иде. Куйбышев филармониясенә эшкә керде ул. Россия буенча гастрольләргә чыктык. Бер татар авылы калмагандыр дип уйлыйм. Ә ул вакытны план тутырсаң гына хезмәт хакы бирәләр иде. Эшләгәндә, мин билет сатучы да, концерт алып баручы да, җырчы да идем. Резидә кызыбыз бии иде.

Билетлар сатыла идеме соң?

Әлбәттә, без бит бер татар концерты булмаган авылларда йөри идек. Андагылар хәтта кул чабуның да нәрсә икәнен белми иде. Себер авылларында бөтенләй башка мохит яши иде. Салкын иде… Без исән калдык.

Риф абый үлде…

Бүтән андый кешене тапмадым. Кияүгә чыктым чыгуын, әмма аның кебек бүтән юк. Мин бәхетле булдым. Ир тәрбияләдем, бала үстердем, яратуның нәрсә икәнен белдем. Ул үлгәндә мин аның янында идем. Ул без күргән авырлыкларга түзә алмады, йөрәге күтәрмәде. Ә мин яшьлегем белән түздем. Безне куалар иде… Биш минут эчендә кайнап утырган ашымны банкага салып, эленгән керләрне җыеп, киемнәрне караштырып, җыенып киткән чаклар бар иде.

Кая бара идегез соң?

Үзебез дә кая барганны белми идек. Безнең афишаларны башка җырчылар Мәдәният министрлыгына илтеп биргән, шикаять язган.

Риф абый ничек үлде?

Куйбышевта коммуналь фатирда яши идек. Яңа ел каршы алдык. Бер кичен мунчага бардык. Мин Резидә белән юындым, Риф аерым душ кабинасына керде. Без юынып чыктык, ә Риф чыкмый да чыкмый. «Риф, нигә чыкмыйсың?» — дим. Хәзер чыгам, ди. Көтәм, көтәм… Ап-ак булып чыкты. Инфаркт икәнен аңладым, мал табибы булсам да, барыбер табиб бит мин. Ашыгыч ярдәмне чакырттык. Юлда көрт очрады, машина бармый. Ә инфаркт кичергән кешене селкетергә ярамый. Шулай да машинаны этмичә булмады. Шуннан… Уколлар да кададылар, әмма аны коткарып булмады. Риф миңа балдагын салып бирде дә китеп барды. Әәәй, кычкырдым!.. Табиблар: «Булды», — ди. «Ничек үлде? Операция ясагыз», — дип кычкырдым тегеләргә. Акырып, бөтен хастаханәне күтәрдем. Аякларын да удым, әллә ниләр эшләр идем… «Китегез», — диләр. «Үзем белән алып китәм», — дидем.

Резидә?

Мин кайткач, Резидә аның кайда булуын сорады. Әйттем — ул акырып елый башлады. Еладык…

Тимур Мохтаров: «Башкортстанда „башкортлаштыру“ сәясәте узачак»

Социологик фәннәр кандидаты, Башкортстан туган телләрен үстерү буенча иҗтимагый Координация советы рәисе Тимур Мохтаров «Интертат»ка интервьюсында башкортларда татарларга карата ныклы идеология формалашуын, башкортлаштыру сәясәте ни өчен алып барылганын һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген сөйләде.

Башкортстанда «безнекеләр», «читләр» дигән әйбер көчле дип әйткән идең. Бу милли азчылыклар күп булган кайбер башка республикаларда, мәсәлән, Дагыстанда көчле — кешенең лезгинмы, авармы икәнен шундук беләләр. Башкортстанда да шулай укмы? Кешенең «ысын башкорт» икәнен тиз ачыклыйлармы? Ничек ачыклана ул?

Иң башта теле буенча — чөнки башкорт телендә язышу, сөйләшү кыенрак. Башкортларга хәтта үзләренә дә башкортча сөйләшү кыен, ләкин үз телендә иркен сөйләшкән кешеләргә мөнәсәбәт яхшырак һәм аларны башкорт дип таныйлар. Шуның өчен Башкортстан җитәкчеләре башкортча ритуаль фразалар әйтергә тырыша. Шул ук Хәбиров, Хәмитов үзебезнеке дип танысыннар дип башкортча фразалар әйтә.

Бу — 70нче елларда башланган конкуренция нәтиҗәсе. 80, 90нчы елларда моңа кагылышлы аерым эпитетлар барлыкка килгән. Мәсәлән, башкорт «үзебезнекеләр» дип әйтсә, бу татарлар турында сүз барганын аңлата. Башкорт турында башҡортлар башкача әйтәләр — «беҙҙекеләр». Бу милләтне атамас өчен әйтелә торган эпитет. Татар телле элита үзе дә 70-80нче елларда шундый «үзебезнекеләр» кебек эпитетлар кулланган, татар теллеме, әллә татар телле түгелме икәнен билгеләр өчен бер-берсенә сигнал биргән.

Кешенең кайсы милләт вәкиле икәнен ачыклау бик тиз эшләнә. Ниндидер бер яңа кеше килеп чыга икән, аның кайсы төбәктән, кайсы ырудан икәне бик тиз ачыклана, сүз тиз тарала.

Ә «үзебезнекеләр»дән булса, аларга калҗа әзрәк эләгәме?

90нче елларда шулай булган. Кадрлар сәясәте шундый — бу «үзебезнең» кешеме, «безнеңме»? Кайсы районнан? Әгәр «беҙҙең» районнан түгел икән, димәк, «үзебезнеке». Әйе, алар «үзебезнекеләр», алайса ул кандидатураны карамыйбыз, безнең вазифаларыбызда «үзебезнекеләр» тулган, хәзер «беҙҙекеләрҙе» куябыз.

Ә ничек аны билгеләргә? Мәсәлән, Чишмә районы, Келәш авылы, анда Сәйфи Кудаш та туган, Мостай Кәрим дә. Ул «үзебезнекеләрме», «безнекеләрме»? Ничек билгелиләр аны?

Алар «үзебезнекеләр» булган. Аларның инде югары вазифалары биек булган, Мостай Кәримнең дә, башкаларның да. Алар ул вазифадан картаепмы, башкачамы киткәч, алар урынына «үзебезнекеләрне» башка куймадылар.

Хәзер бу гыйбарәләрне республиканың яңа элитасы бик кулланмый, чөнки алар рус телле.

Мин сезгә иллюстрация сыман сурәтләп кенә күрсәттем. Бер мем югалгач, аның урынына икенчесе килә. Хәзер бу «теге милләтме», әллә «Урал аръягыныкылармы» кулланыла. Хәзерге элитаның Урал аръягындагыларга да мөнәсәбәте яхшы түгел.

Көнчыгыш районнардагы халыккамы?

Баймакларга, башкаларга. Алардан читләшү, аларга ышанмау бар, чөнки алар төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдә актив катнаша, шуңа элитаның җирле халыкка мөнәсәбәте үзгәргән.

Рәмис Латыйповның Тимур Мохтаровбелән интервьюсының тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.

Ятимнәрне кимсетмәгез, яки ятимәгә нигә фатир бирмиләр?

Опека органнары, балалар йортларының ваемсызлыгы аркасында закон буенча үзләренә тиеш фатир турында белмичә үсүче ятимнәр буа буарлык бездә. Яшел Үзәннән Татьяна Сергеева суд юлын яттан белсә дә, фатирлы була алмый. Болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган ятимнәр шундый мөгаләмәгә лаекмы?

Ятим буларак үзенә фатир бирелергә тиешлеген Татьяна белмәгән дә. Бу хакта ятимнәр йортында да, опека органнары да әйтмәгәннәр. Берүзе кагылуда-сугылуда яшәгән кыз үзенә фатир тиешлеге хакында 2013 елда гына ишетә. Шунда аңа: «Элегрәк, 23 тулганчы әйтергә кирәк иде…» — дип җавап кайтаралар.

Шул еллардан бирле Татьяна үзенә тиеш булган фатир артыннан йөри. 2013 елдан алып хәзерге көнгә кадәр җыелган бер кочак кәгазь күтәреп, судка да бара. 22 сентябрь утырышын 12 октябрьгә, 12 октябрьнекен 28 октябрьгә күчерә Казанның Вахитов суды хакиме.

— Безне интернатта вакытта ук чиратка бастырырга тиеш булганнар. Безгә гариза, фатир, чират турында бернәрсә дә әйтмәделәр бит. Үзебезнең торак булмагач, алар безне кая да булса урнаштырырга, кайда яшәгәнебезне белешергә дә тиешләр иде. Училищега кергәч, мин тулай торакта яшәмәдем. Туганнарым белән өч бүлмәле фатир «снимать» итеп тордык, — дип сөйләп китте чарасызлыктан нишләргә дә белмәгән Татьяна.

«Ата йорты» иҗтимагый оешма җитәкчесе Наталья Лефанина Татьянаның, гомумән, күп кенә ятимнәрнең үзләренә фатир тиешлеген дә белмичә үсүләрендә балалар йортлары һәм опека органнарының гаебе зур дип әйтте. «Беренчедән, ни өчен бертуганнарны төрле учреждениеләргә бүлгәннәр — бу опека һәм попечительлек органнарының бик зур хатасы. Ул заманда ук бертуганнарны аермаска дигән карар чыккан иде», — дип тә өстәде ул.

«Балалар йортларында мондый битарафлык һәм чын проблемага әйләнгән фатирга чиратка басу мәсьәләсе берәр кайчан бетәр микән? Фатирга чиратка басуны ятимнең законлы вәкиле үз кулына алырга тиеш. Балалар йортларында ул учреждениеның директоры булса, гаиләгә алынганганнарның — тәрбиягә алган әти-әни. Әгәр дә алар да законның нәрсә икәнен белми икән, бу эшкә опека һәм попечительлек органы алынырга тиеш. Алар, дәүләт структурасы буларак, ятимнәрнең бу хокукын яттан белергә һәм аларны тиешенчә якларга тиеш. Тиеш тә тиеш инде. Тиеш икәннәрен алар да белсә, бу дөнья гел гөл-чәчәктә генә утырыр иде.

2021 ел башында Россиядә ятим балалар саны 406 мең дип хәбәр иткәннәр иде. Дөньядагы иң эчкерсез, ихлас һәм яклаучысыз җир — ятимнәр йортыдыр ул. Ятим 6да да, 60та да ятим булып кала. Аның хокуклары Конституция тарафыннан гына түгел, кешелек дөньясындагы мораль принциплар буенча да якланырга тиеш. Хәтта Коръәндә дә: «Ятимне тәрбия, ихсан кылу — ул Кыямәт көнедә газаптан имин калудыр», — диелә бит», — дип фикерен белдерә язма авторы Энҗе Габдуллина. 

Җырчы Руслан Хәсәнов авыр хәлдә

Җырчы Руслан Хәсәновның гаиләсе, якыннары бүген ут эчендә: газизләренең исән-сау тернәкләнүен ялварып телиләр. 20 октябрь көнне аларга кайгылы хәбәр килеп ирешә. Руслан иптәшләре белән йорт түбәсен ябу белән мәшгуль була. Инде эш тәмамланып килә дигәндә, түбәдән егылып төшә ул.

Хатыны Лилия әйтүенчә, шушы фаҗига алдыннан искәртүче билгеләр дә булган.

— Интернетта ай тулган көн дип карадым, анда ниндидер «коридорное затмение» дип укыдым, бу көннәр имгәнүләр ягыннан куркыныч көннәр, сак булыгыз дип кисәттеләр.

Руслан мине эшкә судка илтеп куйды да, үз эшенә китте. Мин: «Сак бул, шулай дип әйттеләр әле», — дип, укыганымны әйтимме икән дип бер уйлап куйган идем. Аннары «Ярар, әйтмим әле, башына салып куяр тагын», — дип кире уйладым. Юш килеп куяр тагын дип курыктым. Хәзер үземне бераз гаепле дә саныйм. Әйтәсе калган икән, бәлки, саграк булыр иде, дип уйлыйм. Аллаһым сакласын дип эчтән генә теләгән идем…

Һәм ышанасызмы, өч сәгатьтән кызым: «Әти белән нәрсәдер булган», — дип шалтырата. Шуннан шушы коточкыч галәмәтләр башланды. Русланның баш миенә нык зур зыян килгән. Безнең бит әле иң башта төп сорау — исән калу иде. Табиблар беренче өч көндә ничек тә исән калдыру өчен тырышабыз диделәр, алга таба инде дәвалау һәм тернәкләндерү этабы, — диде Лилия.

Инстаграмда: «Үзе ярдәмгә мохтаҗлар яныннан беркайчан да тыныч кына үтеп китмәүче, hәрдаим хәйрия концертларын оештырып, катнашып, ярдәм кулы сузучы Русланыбыз буген үзе дә ярдәмгә мохтаж. Алда бик зур hәм авыр реабилитация чоры көтә аны. Русланның якыннарына күркәм сабырлыклар бирсен», — дип теләп язганнар.

Мондый катлаулы операцияләрдән соң тернәкләнеп аякка басу шактый вакыт һәм чыгымнар сораганы көн кебек ачык. Гаиләгә матди ярдәм итәр өчен без дә реквизитларны күрсәтәбез.

2200 5301 8329 2085 Ак барс

4279 6200 3643 1873 Сбербанк (Хәсәнова Лилия Азатовна)

63900262 9013776405 Сбербанк (Баһавиева Чулпан Рамилевна — Русланның бертуган апасы)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100