Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ай тулганда имгәнү куркынычы бар дип кисәттеләр» - җырчы Руслан Хәсәнов авыр хәлдә

Халыкара «Татар моңы» фестивале, «Болгар» Милли музыка премиясе лауреаты Руслан Хәсәновның гаиләсе, якыннары бүген ут эчендә: газизләренең исән-сау тернәкләнүен ялварып телиләр.

news_top_970_100
«Ай тулганда имгәнү куркынычы бар дип кисәттеләр» - җырчы Руслан Хәсәнов авыр хәлдә
Руслан Хәсәновның Инстаграмдагы сәхифәсеннән

20 октябрь көнне кайгылы хәбәр килеп ирешә. Руслан иптәшләре белән йорт түбәсен ябу белән мәшгуль була. Инде эш тәмамланып килә дигәндә, түбәдән егылып төшә ул. Сакланмаганын сакламаган дибез, ә монда «страховка» белән эшләп тә шундый фаҗига килеп чыга. Күрәчәк дими, ни дисең…

«Бу төштер, мондый коточкыч хәлләр минем белән булмыйдыр дип йөрдем»

Бүген Руслан Республика клиник хастаханәсендә. Җырчының башына ясалган ике катлаулы операция турында тормыш иптәше Лилия сөйләде.

— Иптәш малае белән түбә ябалар иде. Инде эш беткән, тиз генә төшеп, нәрсәдер алырга гына теләгән, дип сөйләделәр. «Страховка» белән эшләде, төшеп менәр өчен генә ычкындырган булган. Яңгыр сибәләп киткәч, калай юешләнгәч, күрәсең, аягы шуып киткән дә килеп төшкән.

Операцияләр Кукмарада булды, нейрохирурглар үзләре Кукмарага килде, чөнки аны урыныннан күчерергә ярамый иде. Бер тәүлек эчендә ике нейрохирург килде. Берсе операцияне төнге 12дән иртәнге 5кә кадәр ясады. Айныгач, яңадан компьютер томографиясе ясадылар да, гематомалар барлыкка килгәнен күрделәр. Икенче нейрохирург килеп, 6дан 10нчы яртыга кадәр операция ясады. Операциядән айныганда янәшәсендә идем. Мин шунда тәүлекләр буе утырдым. Коточкыч халәттә идем, төштер бу, минем белән түгелдер бу хәл дип йөрдем, — дип борчулы хатирәләре белән уртаклашты Лилия.

Операциядән соң Руслан бер тәүлек Кукмарада яткан, чөнки әле кузгатырга ярамаган. Шимбә, ягъни 23 октябрь көнне төшкә кадәр вертолет белән Республика клиник хастаханәсенә реанимациягә алып киткәннәр. Кичә Русланны палатага чыгарганнар.

— Хәле тотрыклы, ләкин әле «плюс-минус» диде врач, иң мөһиме — кире реанимациягә генә эләкмәсен иде. Ул аңында, бик әкрен генә сөйләшеп алдык. Мине, балаларны хәтерли. Янына кертмиләр әле, шуңа йөрәгем өзелә. Табибларны да аңлап була инде, ковид булгач, куркалар, минем ПЦР да, вакцинация дә бар, ләкин антитәнчекләр турында да белешмә кирәк, диделәр, ә аның нәтиҗәсен өч көн көтәсе. Мин хәзер читлектәге кош кебек, чөнки аның янына эләгә алмыйм. Табиб карауга мохтаҗ түгел дип юата, ләкин аягына басмаган кешегә барыбер тәрбия кирәк дип уйлыйм. Әле башын да күтәрә алмый бит ул. Ничә палатага бер санитарка гына җитешә алмас.

Табиб бүтән операция кирәкми диде, шуңа сөенәм. Дәвалау бара. Ялкынсынуга каршы дарулар, антибиотиклар, магнезия бирәләр. Әле тәгаен белеп тә бетермим, телефоннан гына исемдә дә калмый. Кайсы якка карарга белмим, — дип өзгәләнә Лилия Хәсәнова.

Аның сүзләренчә, Русланның йорт түбәсендә эшләү тәҗрибәсе булган. «Үзебез дә өй салабыз бит, түбәдә эшләгәне бар, абыйсында да эшләделәр», — диде ул.

Лилия сөйли тора, ирексездән күңелне 1992 елгы вакыйга сызып үтте: бабам да Кукмарада 60 яшьлек чагында йорт түбәсе япканда егылып, бик каты башын имгәткән иде. Ул вакытта башы ярылып, миенә шулкадәр зур зыян килгән иде ки, табиблар аның исән калачагына өметләндермәгән дә иде. Шөкер, Ходай гомерен бирде: бабама иртәгә 89 яшь тула.

«Ай тулган көн имгәнүләр ягыннан куркыныч, дип кисәткәннәр иде»

Лилия әйтүенчә, шушы фаҗига алдыннан искәртүче билгеләр дә булган.

— Интернетта ай тулган көн дип карадым, анда ниндидер «коридорное затмение» дип укыдым, бу көннәр имгәнүләр ягыннан куркыныч көннәр, сак булыгыз дип кисәттеләр.

Руслан мине эшкә судка илтеп куйды да, үз эшенә китте. Мин: «Сак бул, шулай дип әйттеләр әле», - дип, укыганымны әйтимме икән дип бер уйлап куйган идем. Аннары «Ярар, әйтмим әле, башына салып куяр тагын», - дип кире уйладым. Юш килеп куяр тагын дип курыктым. Хәзер үземне бераз гаепле дә саныйм. Әйтәсе калган икән, бәлки, саграк булыр иде, дип уйлыйм. Аллаһым сакласын дип эчтән генә теләгән идем…

Һәм ышанасызмы, өч сәгатьтән кызым: «Әти белән нәрсәдер булган», - дип шалтырата. Шуннан шушы коточкыч галәмәтләр башланды. Баш миенә нык зур зыян килгән. Безнең бит әле иң башта төп сорау - исән калу иде. Табиблар беренче өч көндә ничек тә исән калдыру өчен тырышабыз диделәр, алга таба инде дәвалау һәм тернәкләндерү этабы. Ул реабилитация ничек булыр — әле бу хакта уйламадык, белмибез. Иң мөһиме - хәзер аның янына эләгәсе иде. Мин аңлыйм инде, хастаханәдә бер Руслан гына түгел, табибларның эше муеннан ашкандыр. Үз күзләрем белән күрсәм, тынычланып китәр идем.

Табиб та кичә бер минут вакыт бирде. «Руслан, мин монда, янәшәдә, минем белән бар да яхшы, балалар әйбәт, укыйлар, әбисе белән бабасында калдылар», - дидем. Ул шушы сүзләремнән соң тынычлангандыр. Әле кичәге көнгә кадәр ул бит безнең турыда берни белми иде. Аңа борчылырга ярамый, тынычлык кирәк, тынычлык булсын өчен мин янәшәсендә юатырга тиеш. Мин инде хәтта Русланны гына түгел, палатадагы башка авыруларны да карашырга, көне-төне шунда булырга әзер. Кертсеннәр генә! — дип тели Лилия.

Русланны өйдә 7 һәм 3 классларда укучы ике кызы зарыгып көтә.

— Балалар бик борчыла, бөтен Татарстан кайгыра монда. Бар кеше дә Аллаһтан Руслан тернәкләнеп, аягына баса алсын иде дип дога кылсын иде, дип ялварам инде. Ул сынау нәрсәгәдер бирелә инде безгә. Мин үзем гел «Руслан исән һәм сәламәт» дип кабатлап йөрим, — диде Лилия.

Лилия Хәсәнова әйтүенчә, табиблар Русланның баш мие бик каты имгәнгәнен, баш миендә гематома барлыкка килгәнен, баш чүмече сөяге сынганын әйткән. Шулай ук баш миендә җилсенүне ачыклаганнар, пневмоцефалия диагнозы куелган.

Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте белән дә элемтәгә чыктык. Анда исә Руслан Хәсәновның хәле бик авыр дәрәҗәдән уртача авырлыктагы дәрәҗәгә күчкәнлектән, реанимациядән палатага күчерергә карар кылуларын әйттеләр.

«Ул аңында. Хәзер хәлен нормага китерергә кирәк. Реабилитация башлангач та, Россия гражданины булгач, аңа тернәкләндерү бушлай булачак», — дип хәбәр иттеләр.

«Русланга ярдәм кулы сузыйк»

Инстаграмда берничә җырчы үз сәхифәсендә Русланга ярдәм кирәклеге турында пост урнаштырдылар.

«Аллаһ сакласын, тизрәк терелсен Руслан. Киң күңелле, ачык, ярдәмчел, гади, искиткеч чиста күңелле кеше. Ярдәм итәргә теләүчеләр күп булыр дип өметләнәм.

Ай Алла, күзләр тигәндер, үзе матур һәм дә бик матур жырлый. Исән-сау була күрсен инде, ярабби…

Үзе ярдәмгә мохтаҗлар яныннан беркайчан да тыныч кына үтеп китмәүче, hәрдаим хәйрия концертларын оештырып, катнашып, ярдәм кулы сузучы Русланыбыз буген үзе дә ярдәмгә мохтаж. Алда бик зур hәм авыр реабилитация чоры көтә аны. Русланның якыннарына күркәм сабырлыклар бирсен», — дип теләп язганнар.

Мондый катлаулы операцияләрдән соң тернәкләнеп аякка басу шактый вакыт һәм чыгымнар сораганы көн кебек ачык. Гаиләгә матди ярдәм итәр өчен без дә реквизитларны күрсәтәбез.

2200 5301 8329 2085 Ак барс

4279 6200 3643 1873 Сбербанк (Хәсәнова Лилия Азатовна)

63900262 9013776405 Сбербанк (Баһавиева Чулпан Рамилевна — Русланның бертуган апасы)

(Комментарийда берни дә язарга кирәкми, картаны блокка кую куркынычы бар)

Русланның операцияләре уңышлы булып, өзлегүләрсез, тиз арада савыгуын һәм моңлы җырлары белән сөендерүен көтеп калабыз!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100