Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шартлауда һәлак булган Аделина Заһриеваның әнисе: «Фәрештәмнең урыны оҗмахта булсын…»

Чаллының 48/20 йортындагы көчле шартлау вакытында 5 кеше зыян күрде. Кызганыч, корбаннарсыз да булмады. Фаҗигадә  вакытсыз һәм бик аянычлы рәвештә 22 яшьлек Аделина Заһриеваның гомере өзелде.

news_top_970_100
Шартлауда һәлак булган Аделина Заһриеваның әнисе: «Фәрештәмнең урыны оҗмахта булсын…»
https://vk.com/1klubnika

«Ярдәм сорап, ярты сәгать тирәсе кычкырды»

Үлем үкенечсез булмый, диләр. Аделинаны хәрабәләр астыннан озак эзләделәр шул, бик озак… Мин вакыйга булган урынга килеп җиткәндә сәгать телләре 18.45 минутны күрсәтә иде. Коткару эшләре тулы көченә алып барылса да, аны 19.50 минут тирәсендә генә бетон стеналар астыннан чыгарып, аска алып төштеләр. Шартлауның алтынчы яртылар тирәсендә булуын исәпкә алганда, бичара кыз бала таш астында 2 сәгатьтән артык яткан дигән сүз…

Шаһитлар сөйләвенчә, Аделинаның якыннары коткаручылардан тизрәк ярдәм итүләрен сорап ялварган. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре эшенә исә йорт кырыенда үсеп утырган биек агачлар комачау иткән, операцияне шактый тоткарлаган. Коткару хезмәткәрләре бензопычкы белән агачны берничә өлешкә бүлеп кискәнче дә 20 минутлап вакыт үткән.

Шартлаудан соң ук фаҗига булган урынга килеп җиткән журналист Сергей Афанасьев, Аделинаны коткарып кала алмауларын ишеткәннән соң, Чаллы журналистларының уртак чатында үзенең күргәннәре белән бүлеште.

«Мин ахырга кадәр халык арасында булдым. Ярдәм сорап кычкырган баланы коткарганчы, халык таралышырга теләмәде. Хәрабәләр астыннан ярдәм сорап кычкырган тавышны кешеләр бала тавышына охшатты. Ә миңа, киресенчә, яшүсмер кызлар тавышы ишетелде. Ул 30 минутлап кычкыргандыр әле. Сирәк кенә, «мин монда» дигән кебек. Аннан кинәт кенә суытып җибәрде. Һава температурасы -1-2 градуска кадәр төшкәндер. Янәшәмдәге ир-ат зыян күрүченең туңып үлү ихтималы да булуы турындагы фикер әйткән иде. Ул ялгышмаган, ахры. Ахыргы ярты сәгать эчендә Аделина инде кычкырмады. Ә каһәр суккан агачны кистеләр дә кистеләр…. 

Уйлап карасаң, чыннан да бала инде. 21-22 яшь, әле яши генә башлаган», — дип сөйләде ул хезмәттәшләренә. 

Аделинаны хәрабәләр астыннан чыгару да гадиләрдән булмый. Моның өчен коткаручыларга зур көч куярга һәм махсус гидравлик кораллар кулланырга туры килә.

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары Аделинаның гомере өчен ахыргача көрәшә. Әмма клиник үлем кичергән кызны коткарып кала алмыйлар — ул операция өстәлендә вафат була. Аделинаны алырга юлга чыккан санавиация самолеты, кире борылып, Казанга кайтып китә. 

«Фәрештәмнең урыны оҗмахта булсын…»

Әлеге фаҗига бөтен шәһәрне тетрәндерде. Аделинаны бетон калдыклары астыннан чыгарганны карап торган халык, ахыргача, кыз исән калыр дип өметләнде. Тик, ни кызганыч, ышанычыбыз акланмады…

Тырыш, гадел, ярдәмчел, акыллы иде дип искә ала аны якыннан белгән кешеләр. Социаль челтәрләрдәге чит кешеләр дә Аделинаның бик авыр һәм үкенечле үлемгә дучар булуы турында язып, Заһриевларның тирән кайгысын уртаклаша.

22 яшьлек Аделина «АвтоЗапчастьКАМАЗа» җаваплылыгы чикле җәмгыятендә өч ел комплектлаучы булып эшләгән. Әле сентябрь аенда гына ул күзәтүче-контролер итеп, яңа вазифага билгеләнгән. Бар яклап булган кыз яңа гына Мәскәүдәге Эчке эшләр министрлыгы идарәсе академиясенә читтән торып укырга да кергән булган.

Аделинаның әнисе Галина Заһриева кызының үлеме турында ВКонтакте сәхифәсендә хәбәр итә. Аделинаның фото-видеоларын урнаштырып: «Кичә минем кызым һәлак булды. Аделина искиткеч кыз иде… Бу минем өчен күтәрә алмаслык кайгы. Мин аны бик нык яратам. Фәрештәмнең урыны оҗмахта булсын. Ул минем йөрәгемдә мәңге сакланыр», — дип яза ул.

Социаль челтәрдәге мәгълүматларга караганда, Аделинаның әнисе белән үги әтисе Россия курортларындагы йортларны арендага бирү белән шөгыльләнгән.

«Телефоннан сөйләшә идек, элемтә өзелде...»

Шулай ук социаль челтәрләрдә үзен Аделинаның егете дип таныштырган, Мәскәүдә яшәүче Ринат Баһаветдинов исемле егетне табып булды. «Интертат» хәбәрчесенә сөйләве буенча, Аделина үзенең соңгы минутларында нәкъ менә аның белән элемтәдә булган. 

«Без Аделина белән кичке сәгать бишләр тирәсендә дискорд аша аралаштык. Аннан ул музыка тыңлыйсы килүе турында әйтте. Икебез дә бер үк вакытта, бер үк җырны кабыздык. Аз гына вакыт узуга, элемтә өзелде. Мин нәрсә булганын аңламадым. Утны өзеп куйдылармы соң дип аптырашта калдым. Аңа бертуктамый шалтырата, смслар яза башладым, тик ул җавап кайтармады. Ә күпмедер вакыт узуга, Чаллыда шартлау булуы турында укыдым», — дип сөйли ул. 

Ринат Аделина белән видеоуен вакытында танышкан. «Башта мин аңа дуслык тәкъдим иттем. Аннары якыннанрак аралаша башладык. Онлайн гына аралашасак та, ул миңа бик ачык, мәрхәмәтле, ярата белә торган кыз булып күренде», — дип сөйли егет. 

Ринат сүзләреннән аңлашылганча, ул кичтә Аделина фатирда үзе генә булган. «Әти-әнисе өйдә түгел иде. Аның бертуган апасы да бар әле. Әмма ул якындагы йортта, алардан аерым яши.

Аделина соңгы арада авырып йөрде, шуңа күрә эштә түгел иде. Чәршәмбе көнне, табибка күренеп, больничныен яптырырга җыенды. Әгәр авырмаса, эштә булып, исән калыр иде. Әгәр минем белән аралашамаса, бәлки, башка бүлмәгә чыгып китәр һәм аңа зыян азрак килер иде», — дип үкенә егет.

Ринат әйтүенчә, бишләр тирәсендә Аделинага иптәш кызының кечкенә кызы шалтыратып, аны үзләренә кунакка чакырган булган. «Кунакка чыгып китсә дә, ул исән булыр иде… Без бер-беребезгә бик нык ияләшкән идек. Миңа әлеге чынбарлыкны кабул итү бик кыен», — дип сөйли ул.

Социаль челтәрләрдә исә Ринатка төрле начар сүзләр ишетергә туры килгән. Кайбер интернет кулланучылар аны әкиятче дип атый һәм башкаларны бөтен кешенең сүзенә дә ышанмаска, кешенең кайгылы вакытыннан файдаланып, үзенә акча эшләп калырга теләүче мошенниклар күп булуы турында кисәтәләр.

Ринат үзе мәрхүмә белән җитди мөнәсәбәтләр турында хыялланган. «Киләчәктә ул Мәскәүгә яки мин Чаллыга күченү турында сүз алып бардык. Бу Яңа елны бергә каршы алырга тиеш идек», — ди егет.

Апасы күз яшьләренә буылып гафу үтенде

Аделинаның бертуган апасы Диана Заһриева белән дә элемтәгә кердек. Кызганыч, Диана сөйләшә алырлык халәттә түгел иде. Күз яшьләренә буылып, гафу үтенде һәм соңрак шалтыратуыбызны сорады ул.

Аделина Заһриеваның җәсәден иртәгә җир куенына иңдерәчәкләр. Җирләү эшләре буенча бар җаваплылыкны шәһәр хакимияте үз өстенә алган.

Аделина Заһриеваның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә күркәм сабырлыклар бирсен, кызыгызның урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100