Ятимнәрне кимсетмәгез, яки ни өчен ятимә үзенә тиеш булган фатирны ала алмый? | intertat.tatar

Ятимнәрне кимсетмәгез, яки ни өчен ятимә үзенә тиеш булган фатирны ала алмый?

Опека органнары, балалар йортларының ваемсызлыгы аркасында закон буенча үзләренә тиеш фатир турында белмичә үсүче ятимнәр буа буарлык бездә. Яшел Үзәннән Татьяна Сергеева суд юлын яттан белсә дә, фатирлы була алмый. Болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган ятимнәр шундый мөгаләмәгә лаекмы?

Ятимнәрне рәнҗетү — дөньядагы иң зур гөнаһтыр. Балалар йортлары яныннан узганда, хәтта аларны телевизордан гына күреп калганда да каз тәннәре чыга. Гаиләгә тәрбиягә алынган балаларның самими карашлары, һәр ризыкның кадерен белеп кенә ашаулары, куркып кына эндәшүләре искә төшә. Аллам сакласын, Аллам сакласын, дип кабатлый-кабатлый ятимнәрнең язмышын уйлыйсың. Ничек шул сабыйларны тормыш упкынына ташлап була ул?

Дәүләт яклаучысыз калганнарга гарантияләр бирергә бурычлы. Ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар — ятимнәр дә яклаучысыз гражданнар керә.

1996 елгы 159нчы федераль закон нигезендә, Россиядә ятим балаларга фатир бирелергә тиеш. Яшәр урыны юк икән, дәүләт аларга фатир бирүне гарантияли. Әмма бер нечкәлек бар. Ул тиеш фатирны алу өчен 23 яшькә кадәр гариза язып, чиратка басарга кирәк. Аннары чиратта торасы, ничә яшьтә фатирлы буласыңны бер Алла гына белә. Чөнки ятимнәргә фатир бирү бездә иң проблемалы өлкәләрнең берсе булып санала.

Әмма законда язылганнарның барысы да минуты-секунды белән үтәлеп барса, әллә кайчан алга киткән илләр исемлеген җитәкләр идек инде без…

Гариза язып, чиратка басу дигәне бик күп проблема тудыра да инде. Балалар йортларында, интернатларда тәрбияләнгән балалар күп очракта үзләренең хокукларын белмичә үсә. Гариза язарга, чиратка басарга кирәклеге турында әйтеп тә торасы юк. Кызганыч, тик интернат ишегеннән атлап чыгып еллар үткәч кенә аларның дөньяга күзләре ачыла. Алдау юлы белән җитәкчеләрнең дә ятимнәргә тиеш булган фатирга хуҗа булган очраклары җитәрлек.

Ятимнәр яклаучысыз да, саклаучысыз да калган дигән сүзме бу? Күрәсең, әйе. Дәүләт үзенең социаль гарантияләр бирергә тиешлеген оныткан дигән сүз бу.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәп ятучы Татьяна Сергеева да шушы хәл белән йөзгә-йөз очрашкан ятим. Яшел Үзән районы Айшә авылында күпбалалы гаиләдә туган кыз 1994 елда Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә барып керә. 1994 елны дүрт кыз, ике ир бала үскән өйгә кара кайгы килә — әниләре Валентина үлеп китә, ә әтиләре… Әтиләре, исерткечләр белән мавыгу сәбәпле, балаларын карамый, аны бераздан ата булу хокукыннан мәхрүм итәләр.

Бер итәк баланы опека органнары төрле җиргә чәчкәли. Кайберләрен Яшел Үзән балалар йортына, кайберләрен — Чистайга, ә Татьянаны берүзен Яңа Кенәргә җибәрәләр. Бертуганнарны аерырга ярамый, ә аларны аералар. Бер кочак баланың язмышын гамьсез рәвештә хәл итеп тә куялар. Яшен суккан кебек була — берничә минут эчендә якыннарыңнан аерылып, читкә китеп кара әле син!

17 яшенә хәтле Татьяна интернатта тәрбияләнә, ә алда — зур тормыш. Аны районның опека бүлеге Яшел Үзәндәге училищега укырга кертә. Ике елдан соң Татьяна тегүче һөнәрен үзләштереп, заводка эшкә керә.

Хәзер аңа 35 яшь. Тормыш авырлыгы җилкәсенә баткан, күрәсең, тегүчелектән ирләр эшли торган авыр җиргә урнаша — «Кристалл-Холод» заводында металл коючы булып эшли. Ирләр эше бу, ә анда да хезмәт хакын өеп бирәләр дип әйтеп булмый.

Ә иң мөһиме: аның закон тарафыннан тиеш булган фатиры юк. Ул, ятим бала була торып, унбер меңгә, ягъни ярты хезмәт хакына фатир яллап тора. Бу урында социаль гарантияләр турында тагын бер кат әйтеп тору кирәкме?

«Судтан елап чыктым, мине яклаучы булмады»

Ятим буларак үзенә фатир бирелергә тиешлеген Татьяна белмәгән дә. Бу хакта ятимнәр йортында да, опека органнары да әйтмәгән. Берүзе кагылуда-сугылуда яшәгән кыз үзенә фатир тиешлеге хакында 2013 елда гына ишетә. Шунда аңа: «Элегрәк, 23 тулганчы әйтергә кирәк иде…» — дип җавап кайтаралар.

Шул еллардан бирле Татьяна үзенә тиеш булган фатир артыннан йөри. 2013 елдан алып хәзерге көнгә кадәр җыелган бер кочак кәгазь күтәреп, судка да бара. 22 сентябрь утырышын 12 октябрьгә, 12 октябрьнекен 28 октябрьгә күчерә Казанның Вахитов суды хакиме.

— Безне интернатта вакытта ук чиратка бастырырга тиеш булганнар. Безгә гариза, фатир, чират турында бернәрсә дә әйтмәделәр бит. Үзебезнең торак булмагач, алар безне кая да булса урнаштырырга, кайда яшәгәнебезне белешергә дә тиешләр иде. Училищега кергәч, мин тулай торакта яшәмәдем. Туганнарым белән өч бүлмәле фатир «снимать» итеп тордык. Паспортның срогы чыккан. Яңа паспорт алыр өчен прописка кирәк, беркем дә пропискага кертми. Ипотека да, кредит та ала алмыйм, — дип сөйләп китте чарасызлыктан нишләргә дә белмәгән Татьяна.

(Бу мәкалә дөнья күргәннән соң интернаттан алган белешмә барлыгын ачыкладык. Белешмәдә ул вакытта ятим балаларны фатир алырга чиратка кую белән белем бирү оешмалары шөгыльләнмәгән дип язылган булуы ачыкланды - ИТ).

Бөтен җирдә дә «Сиңа 23 яшь тулган инде», — дип җавап биргәч, Татьяна төрле урыннарга хатлар яза. Андагы хатларның саныннан башлар әйләнерлек инде… Эшне Вахитов районы судына тапшыралар.

— Документлар җыйдым, Мәгариф министрлыгына бардым. Алар да: «Син инде соңга калгансың, 23 яшең тулган», — дип кире кактылар. 2013тән 2021 елга хәтле булган бөтен документ та кулымда бар. Минтимер Шәймиевка да хатлар яздым. Шуннан соң прокуратура минем эшемә алынды дип җавап килде. Прокуратурага чакырттылар, гаризалар яздык. Аннары гаризаны Казанның Вахитов судына тапшырганнар.

Ә 22 сентябрь көнне беренче судка андагы прокурор килмәде. Судья мине: «Сезгә тиеш түгел», «Нигә сез чиратка басарга тиеш?», «Нинди дәллиләрегез бар?» — дип батыра башлады. Нишләп прокурор булмады дигәч, ул килә алмады диделәр. Судны күчереп тә була бит инде. Һәм шулай итеп судны 12 октябрьга күчерделәр. Хәзер инде 28енә.

Интернатта бергә үскән кыз белән аралашып торабыз. «Миңа шундый яхшы прокурор эләкте. Бик әйбәт итеп яклады», — дип сөйләде. Ул менә фатир алырга йөри. Судта минем алдан бер кыз шул ук эш буенча керде. «Бу минем беренче суд һәм мин җиңдем», — дип чыкты. Ә мине якларга прокурор да юк иде. Мәгариф һәм фән министрлыгы да мине яклар дип уйлаган идем. Министрлыктан беркем дә булмады. Судтан елап чыктым, мине яклаучы табылмады, — дип сөйләде ул.

Фатир алырга чиратка басу өчен 23 яшькә кадәр үк бу мәсьәлә буенча бер инстанциядән икенче инстанциягә йөргәнне исбат итүче белешмә сорыйлар аннан. Тик районның опека бүлеге аның бу үтенечен кире кага. Чөнки Татьяна бүлеккә телдән генә мөрәҗәгать иткән. Документаль яктан теркәлмәгән факт булып кала бу хәл.

— Судта 23 яшькә кадәр дә мөрәҗәгать итүне исбатлый торган документларны җыегыз, диделәр. Апа белән интернатка барып, безне алар чиратка бастырырга тиеш булган дигән белешмә алдык. Интернаттан чыкканнан соң мин опека бүлегенә дә бардым, тегендә дә, монда да йөгердем. Тик 23 яшькә хәтле үк йөргән дигән бер документ та юк. Ә опека бүлегендә ул чордагы кешеләр эшләми, шуңа күрә исбат итеп тә булмый, белешмәне дә бирмиләр, — ди нишләргә белмәгән Татьяна. 

28е көнге судта да Татьянаның эше уңай хәл ителмәгән. «Башта барлык уңайлыклары булган фатир бирергә диделәр, ә аннары канәгатьләндермәскә дигән карар чыгарды. Шикаятьне Югары судка бирәчәкмен», — диде яңа гына судтан чыккан Татьяна. Аның хәзер бердәнбер өмете — Югары суд.

Опека бүлеге җитәкчесе: «Мин белмим»

Без Яшел Үзән районының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Анна Шустрова белән элемтәгә чыктык. Ул: «Суд эшенең детальләре миңа таныш түгел» — дип җавап бирде. Эше турыдан-туры ятимнәргә бәйле булган бүлек тормыш авырлыгы алдында калган ятимгә ярдәмгә килергә ашыкмый булып чыкты.

— Татьяна безгә: «Якынча бер атнадан суд утырышы була, миңа белешмә бирегез», — дип, язма рәвештә мөрәҗәгать итте. Төгәл көнен хәтерләмим. Мин аның 2007-2008 елларда, ул үзе дә конкрет дата хәтерләми, опека һәм попечительлек бүлегенә телдән мөрәҗәгать иткәнен расларга тиеш булып чыгам. Мин дә аңа язмача рәвештә җавап бирдем.

Миндә аның 23 яшькә кадәр опека бүлегенә мөрәҗәгать итүе турында мәгълүмат юк. Чөнки опекада 2017 елдан гына эшлим. 2007-2008 елларда эшләгән белгечләр хәзер монда эшләми. Һәм ул телдән мөрәҗәгать иткән. Ягъни, аның сүзләренә дәлил булып баручы бер генә документ та юк. Мин аның сүзләреннән чыгып кына рәсми документ бирә алмыйм. Белешмә бирүдән баш тартмадым, бары тик аңа җавап кына бирдем.

Судның нинди этапта баруын мин әйтә алмыйм. Катнашучы буларак та, шаһит, өченче зат буларак та без суд эшендә катнашмыйбыз. Судның аннан нәрсә таләп итүен белмим. Дөресен әйткәндә, нәрсәгә нигезләнеп, аны чиратка бастырмауларын да белмим. Бәлки аның нинди дә булса милке булгандыр. Мин хәтерләмим. Ул инде күптән балигъ булган кеше. 23 яше тулганчы фатир алу өчен чиратка басмаган ятимнәр ул чиратка бары тик суд карары белән генә баса ала. Хәзерге көндә ул эш судта. Эшнең детальләре миңа таныш түгел, — дип җавап бирде бүлек башлыгы.

Опека бүлеге — ятимнәрнең тормышын кайгырту, аларның вәкаләтләрен яклау белән шөгыльләнергә тиеш орган. Ятимнәрнең чиратка басмый калуларында да аларның гаебе бар. Моны җитәкчелек алмашынуына гына сылтап калдырырга ярамый торгандыр. Нинди вазифа биләгәнегезне белмисезме әллә сез, апа-абыйлар? Балалар язмышы белән уйнау хәерлегә булырмы? Кызганыч, тик «белмим»нең башы авыртмый шул.

Закондагы сүзләрне махсус кара шрифт белән язасым килә. «Опека һәм попечительлек органнары ятим балаларның законлы вәкилләре тарафыннан аларны мондый реестрга кертү турында гаризаларның үз вакытында тапшырылуын контрольдә тотарга тиеш, гариза булмаган очракта, алар тиешле чаралар күрергә, шулай ук ятимнәрне үзләре дә исемлеккә кертергә тиеш булачак».

Министрлык та баш тарта

Ятимнәр эшләре белән шөгыльләнүче учреждениеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлегенә карый. Татьянаның гаризасына министрның элеккеге урынбасары Лариса Сулима болай дип җавап бирә: «ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Сергеева Татьяна Анатолий кызының гаризасын һәм башка беркетелгән документларны карап, 23 яше тулуга бәйле рәвештә исемлеккә кертүдән баш тарту карарын кабул итте». 

Безнең язган рәсми хатка да министрлык шушы сүзләр белән җавап бирде.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү оешмасын тәмамлаган 1986 елгы гражданка торак сертификаты алу өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исемлегендә тормаган. 23 яшь аңа 2009 елда тула. Гражданка 2016 елда (ул вакытта аңа 30 яшь була) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм торак белән тәэмин ителергә тиешле балалар исемлегенә кертү турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Гариза ведомствоара торак комиссиясе каравына тапшырылды, әлеге исемлеккә кертүдән баш тарту турында карар чыгарылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гражданга ведомствоара комиссия карары тәкъдим ителде һәм аңлатылды, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде», — дигән җавап хаты юлладылар. 

«Ятимнәрнең чиратка басмый калуларында опека органнарының гаебе зур»

Тормыш давылларына каршы ташланган ятимнәргә дәүләт структуралары ярдәм итәргә ашыкмый булып чыкты. Казандагы «Ата йорты» дигән төбәк иҗтимагый оешмасы тәрбиягә бала алган гаиләләрнең, опекуннарның, ятим балаларның һәм балалар йортларында тәрбияләнеп чыгучыларның, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларның һәм гаиләләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау белән шөгыльләнә.

«Ата йорты» оешмасы җитәкчесе Наталья Лефанина Татьянаның, гомумән, күп кенә ятимнәрнең үзләренә фатир тиешлеген дә белмичә үсүләрендә балалар йортлары һәм опека органнарының гаебе зур дип әйтте. «Беренчедән, ни өчен бертуганнарны төрле учреждениеләргә бүлгәннәр — бу опека һәм попечительлек органнарының бик зур хатасы. Ул заманда ук бертуганнарны аермаска дигән карар чыккан иде», — дип сөйләп китте ул.

— Ятимнәрнең 23 яшькә кадәр фатирга чиратка басмауларында мәктәп-интернат дирекциясенең, балалар йортларының, социаль эшчеләрнең, опека һәм попечительлек органнарының гаебе зур. Көллият, училище, лицей кебек бөтен уку йортларында да укучы ятимнәрнең яшәү урыны булуы-булмавын тикшереп тора торган социаль педагог эшли. Бу очракта да социаль педагог опека органнарына хәбәр итәргә тиеш иде. Тик, ни кызганыч, ул звено бөтенләй югалып бара. Һәм балалар да проблемалары белән йөзгә йөз калалар. Аларга нинди инстанцияләргә барырга, гаризаны ничек дөрес тутырырга кирәк икәнлеген өйрәтмиләр.

Бу проблема һәрвакыт актуаль, чөнки ятимнәр саны кимеми. Бу өлкә белгечләре аз. Дәүләт структуралары, әлбәттә, бар һәм алар күп. Тик алар күп очракта «отписка» бирәләр. Бала белән инстанциядән инстанциягә йөреп, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлату юк. Ә аларны җитәкләп диярлек йөртергә кирәк. Бу проблеманы бары тик берләшеп, сөйләшеп кенә хәл итеп була. Мәгариф һәм фән министрлыгы да, торак бүлекчәсе дә, опека һәм попечительлек органнары да бергәләп эш итәргә тиеш, — дип сөйләде ул.

Наталья Лефанина фикеренчә, законда әйтелгән һаман да шул 23 яшькә ятимнәр зур тормышка әзер кеше булып формалашып бетә алмый. Ничә генә яшь булса да, ятим ятим булып кала бит. «30-35 яшьтә генә алар уйлана башлыйлар шул», — диде ул. 

— Закон буенча чиратка 23 яшькә кадәр басарга кирәк. Тик 23 яшькә кадәр алар йә укыйлар, йә мәхәббәтләре барлыкка килә. 30-35 яшьләрдә генә алар ятим буларак файдалана ала торган мөмкинлекләрнең бөтенләй дә кулланмаганнарын аңлыйлар. Тулы гаиләдә үскән балалар да 23 яшьтә үзләрен зур кеше дип хис итмиләр. Ә ятимнәр йортларыннан чыккан балалар инфантиль булалар. 18 яшькә кадәр алар дәүләт карамагында яшиләр, ә аннары зур тормышка аяк басуларын аңламыйлар да, балалар йортыннан аңа әзер булып чыкмыйлар.

Зур тормышта син үзең нәрсә дә булса эшләргә тиеш икәнен, синең өчен дәүләт хәл итмәячәген аңларга да тиешләр. Алар белән эшләве бик авыр. Безнең оешмада психологлар да эшли. Алар яңа гына балалар йортыннан чыккан ятимнәргә тормышка яраклашырга, кулланучылар җәмгыятенең беткәнен аңларга ярдәм итә, — дип сөйләде ул.

Ятимнәрнең хокуклары бозылмыймы?

«Мине элеккеге эшемдә дә һаман хәтерлиләр әле. „Таня, син һаман фатир артыннан йөрисеңмени?“ — дип сорыйлар. Әллә кайчаннан бирле йөрим, нәтиҗәсе генә юк. Үз-үземә ышанычым да югалып бара», — ди чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белмәгән, кемгә мөрәҗәгать итәргә аптыраган Татьяна. Кемгә мөрәҗәгать итсәң дә — юк, чөнки турыдан-туры ярдәм итәргә тиеш булган органнар тарафыннан битарафлык бөркелеп тора.

Балалар йортларында мондый битарафлык һәм чын проблемага әйләнгән фатирга чиратка басу мәсьәләсе берәр кайчан бетәр микән? Фатирга чиратка басуны ятимнең законлы вәкиле үз кулына алырга тиеш. Балалар йортларында ул учреждениеның директоры булса, гаиләгә алынганганнарның — тәрбиягә алган әти-әни. Әгәр дә алар да законның нәрсә икәнен белми икән, бу эшкә опека һәм попечительлек органы алынырга тиеш. Алар, дәүләт структурасы буларак, ятимнәрнең бу хокукын яттан белергә һәм аларны тиешенчә якларга тиеш. Тиеш тә тиеш инде. Тиеш икәннәрен алар да белсә, бу дөнья гел гөл-чәчәктә генә утырыр иде.

2021 ел башында Россиядә ятим балалар саны 406 мең дип хәбәр иткәннәр иде. Дөньядагы иң эчкерсез, ихлас һәм яклаучысыз җир — ятимнәр йортыдыр ул. Ятим 6да да, 60та да ятим булып кала. Аның хокуклары Конституция тарафыннан гына түгел, кешелек дөньясындагы мораль принциплар буенча да якланырга тиеш. Хәтта Коръәндә дә: «Ятимне тәрбия, ихсан кылу — ул Кыямәт көнедә газаптан имин калудыр», — диелә бит.