Тимур Мохтаров: «Башкортстанда „башкортлаштыру“ сәясәте узачак» | intertat.tatar

Тимур Мохтаров: «Башкортстанда „башкортлаштыру“ сәясәте узачак»

Социологик фәннәр кандидаты, Башкортстан туган телләрен үстерү буенча иҗтимагый Координация советы рәисе Тимур Мохтаров «Интертат»ка интервьюсында башкортларда татарларга карата ныклы идеология формалашуын, башкортлаштыру сәясәте ни өчен алып барылганын һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген сөйләде.

«Башкорт идеологлары булган, бу сер түгел»

 Татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләргә анализ ясасак, социаль челтәрләрдә билгеле бер идеология күзгә ташлана. Социаль челтәрләрдә башкорт вәкилләренең бер өлеше татарлар турында язганда билгеле бер штамплар белән язалар. Мәсәлән, татарларны Мәрҗани генә уйлап чыгарган, татарлар чынлыкта ясак чувашлары, татар дигән халык булмаган, яки татарлар алар бөтенләй юктан уйлап чыгарылган халык, сезнең ыруыгыз да юк, нәселегез дә юк… Бу каян килеп чыга һәм ул ничек массаларга үтеп керә?

 Бу — нарративлар. Алар 90нчы еллардан, 2000нче еллар башыннан килә. Безнең башкорт милли идеологиясенең бер өлеше бар татарларга кагыла. Башкорт милли идеологиясе иң башта татарлар буенча сорауга җавап бирә — без татар түгел. Башкорт идеологиясе буенча, татар халкы башкортларга карата дөрес мөнәсәбәттә түгел, димәк, без андый мөнәсәбәткә каршы торырга тиеш.

Кайбер татарлар башкортлар — татарның бер өлеше генә, татар бөек милләт дип аңлата. Димәк, без бу нәрсәләрне фаш итәргә һәм бүген ул бөеклек юк дип әйтергә тиеш. Моның өчен иң гади ысул — башкортлар бар, ә татарлар булмаган. Шундый тезис үзеннән-үзе барлыкка килә.

Сез беләсез инде, авылда «килмешәк» дигән төшенчә бар. Җирле кешенең хокукы бар, килмешәкнеке юк. Мәсәлән, авылда печән дә аңа әзрәк бирелә, бирелгәндә дә иң начар урыннан. Әгәр башкорт җирле икән, димәк, татарның килмешәк роле килеп чыга инде, шундый дискурс барлыкка килгән.

 Ә бу идеологиянең соңгы елларда көчәеп китүе ни белән бәйле? 2-3 ел элек кенә бу пропаганда ул дәрәҗәдә яңгырамый иде.

 Яңа төркем башкорт интеллигенциясе тарихчылары эшчәнлеге зур күләмдә алып барыла башлагач, төрле бәхәсләр чыга башлады. Мәсәлән, Фейсбукта «Башкирика» дигән төркем бар. Шунда татар идеологияләрен фаш итә торган публикацияләр чыга. Шул төркем 5 ел элек барлыкка килгән һәм шундыйрак төркемнәр эшчәнлеген дәвам итә, алар күбәя. Шуннан килә ул.

 Социаль челтәрләрдәге бу конфликтларны махсус акча түләп яздыралар, котыртучылар бар, диләр. Сез ничек уйлыйсыз, бу кешеләргә түләнәме, әллә халыкның эченнән күтәрелеп чыккан фикерләрме бу идеология, шушылай штамплар белән язып утыру?

Минемчә, түләү юк, булса, мин ишетер идем. Безнең Уфа каласы бәләкәй, анда кырын эшләрне яшереп булмый.

Чынлап та татарча укыту системасы эшләгән совет заманында аның тамырлары бик әйбәт булган. Анда укыган кешеләр хәзер чынлап та татар әдәби телендә сөйләшә, диалект аермалары җуелган.

Бу — минем төньяк-көнбатыш диалекты буенча фикерем. Элек чынлап та диалектлар булган. Ләкин күп вакыт үткән, хәзер диалектологик экспедицияне анда җибәрсәң, анда диалектның сүзләрен тапмабыз. 

 Сез башкортларны «реконкистлар» дип әйттегез (Реконкиста — испан һәм португалларның Пиреней ярымутавыннан мөселман гарәпләрне куып чыгарып, христианлыкны кире кайтару процессы — ИТ). Ни сәбәпле шулай килеп чыкты? Яки бу кайчан да булса булырга тиешле ниндидер котылгысыз процесс идеме? Нишләп 90нчы елларда шушындый каршылыклар булмады?

Бу бит милли үзаң белән бәйле. Ул үсә һәм халык милләткә әйләнгәч, шундый хәрәкәтләр барлыкка килә, болар шундый мәдәни реконкиста инде.

Минемчә, бу процессны туктату чынлап та кыен. Аны ничектер йомшартып булырга мөмкин, ләкин минем әйткәнем бар — халыкка ниндидер максат куелгач, аңа каршы торып булмый. Әлбәттә, ниндидер сәяси чикләр, республикалар аерым булгач, бу процессның нигезләре дә бар. Бу процесслар шуңа таяна.

Башкортстанның көнбатышында кемнәр яши?

Ә Башкортстанның көнбатышында яшәүчеләр кемнәр? Аларны башкорт диалектында сөйләшүчеләр дип әйтү каян килеп чыкты? Монысы да бер идеологияме?

Мин - шәҗәрә төзи торган бер оешманың директоры. Безгә күп заказлар килә. Көнбатыш районнардан да киләләр, шәҗәрәләр эшләгәнем бар. Үзем өчен шундый хакыйкать ачыкланды — бик күп мишәр авыллары бар анда. Чын башкорт авыллары бар. Архив документлары буенча алар чыннан да башкорт, башка бернәрсә дә язылмаган. Һәм катнаш авыллар бар, башка милләтләрнең авыллары бар.

Әлеге вакытта анда тел буенча аларны берләштерергә буладыр. Мәсәлән, татар телле башкортлар бар, татар телле мишәр (яки татар), яки типтәр — мин аларны «татар теллеләр» дип атыйм.

Берәр кешегә шәҗәрә төзегән чагында ачыклана — ревизия документларында 19 гасырда авыл «башкорт» дип язылган, димәк, мин ул кешенең нәселен башкорт саныйм. Әгәр мишәр дип язылган булса, мин аның нәселен, шәҗәрәсен татар шәҗәрәсе дип саныйм. Әгәр типтәр булса, мин: "Үзегезне кем дип саныйсыз?" - дип сорыйм. Җаваплар төрле була. Башкорт дип әйтүчеләр, без татарча укыдык, без татар диючеләр бар. Бердәм җавап юк.

 Элек, Башкортстан республикасы барлыкка килгәндә татарларны төрле дәрәҗәле урыннарга билгеләү дә үзенең ролен уйнадымы? Мәсәлән, Башкортстан республикасы барлыкка килгәндә театр директоры итеп татар кешесе билгеләнә.

Башкорт драма театрының берничә директоры җитәкчесе татар булган. Алар кебек җитәкчеләр безнең милләтне ике телле итеп күргәннәр. Аларның татар әдәби теленә мөнәсәбәте яхшырак булган, чөнки алар үзләре дә шуны өйрәнеп, әдәбият укыган.

Соңыннан аларның роле нык кимегән. Алар «элитадан» читләштерелә. Шуннан бирле икенче процесс башланды. Бу — Рәхимов заманы. Анда татар телле җитәкчеләр ул тиклем йогынты ясый алмады, башкорт телле элита йогынты ясады.

Хәзерге вакытта безнең шундый вазгыять тагын үзгәрде. Аңа бәя бирү әлегә кыен. Бер яктан татар телле башкортларны һәм хәтта татар телле татарларны да кире республиканың төп милләтенә кертергә телиләр. Моның өчен шушы «төньяк-көнбатыш» концепциясен кулланалар. Ләкин ул ниндидер каршылык тудыра.

 «Төньяк-көнбатыш»ларны «безнекеләр» дип кабул итәчәкме соң чын башкортлар?

Хәзер концепция үзгәрде. Чын башкортлар арасында катехизис сыман бер текст йөри. Нарратив — төньяк-көнбатыш башкортлары һәм аларның телен чын башкорт дип танырга кирәк һәм ул телдә сөйләшүчеләрдән читләшмәскә. Шундый идеология йөри. Ул идеология 30 ел элек булмаган иде, ә хәзер барлыкка килде. Димәк, бу халык әзрәк үзгәрә һәм төньяк-көнбатышларны милләт составына кабул итү юлларын эзли дигәнне аңлата.

Татарлар — «үзебезнекеләр», башкортлар — «безнекеләр»

Башкортстанда «безнекеләр», «читләр» дигән әйбер көчле дип әйткән идең. Бу милли азчылыклар күп булган кайбер башка республикаларда, мәсәлән, Дагыстанда көчле — кешенең лезгинмы, авармы икәнен шундук беләләр. Башкортстанда да шулай укмы? Кешенең «ысын башкорт» икәнен тиз ачыклыйлармы? Ничек ачыклана ул?

Иң башта теле буенча — чөнки башкорт телендә язышу, сөйләшү кыенрак. Башкортларга хәтта үзләренә дә башкортча сөйләшү кыен, ләкин үз телендә иркен сөйләшкән кешеләргә мөнәсәбәт яхшырак һәм аларны башкорт дип таныйлар. Шуның өчен Башкортстан җитәкчеләре башкортча ритуаль фразалар әйтергә тырыша. Шул ук Хәбиров, Хәмитов үзебезнеке дип танысыннар дип башкортча фразалар әйтә.

Бу — 70нче елларда башланган конкуренция нәтиҗәсе. 80, 90нчы елларда моңа кагылышлы аерым эпитетлар барлыкка килгән. Мәсәлән, башкорт «үзебезнекеләр» дип әйтсә, бу татарлар турында сүз барганын аңлата. Башкорт турында башҡортлар башкача әйтәләр — «беҙҙекеләр». Бу милләтне атамас өчен әйтелә торган эпитет. Татар телле элита үзе дә 70-80нче елларда шундый «үзебезнекеләр» кебек эпитетлар кулланган, татар теллеме, әллә татар телле түгелме икәнен билгеләр өчен бер-берсенә сигнал биргән.

Кешенең кайсы милләт вәкиле икәнен ачыклау бик тиз эшләнә. Ниндидер бер яңа кеше килеп чыга икән, аның кайсы төбәктән, кайсы ырудан икәне бик тиз ачыклана, сүз тиз тарала.

Ә «үзебезнекеләр»дән булса, аларга калҗа әзрәк эләгәме?

90нче елларда шулай булган. Кадрлар сәясәте шундый — бу «үзебезнең» кешеме, «безнеңме»? Кайсы районнан? Әгәр «беҙҙең» районнан түгел икән, димәк, «үзебезнеке». Әйе, алар «үзебезнекеләр», алайса ул кандидатураны карамыйбыз, безнең вазифаларыбызда «үзебезнекеләр» тулган, хәзер «беҙҙекеләрҙе» куябыз.

Ә ничек аны билгеләргә? Мәсәлән, Чишмә районы, Келәш авылы, анда Сәйфи Кудаш та туган, Мостай Кәрим дә. Ул «үзебезнекеләрме», «безнекеләрме»? Ничек билгелиләр аны?

Алар «үзебезнекеләр» булган. Аларның инде югары вазифалары биек булган, Мостай Кәримнең дә, башкаларның да. Алар ул вазифадан картаепмы, башкачамы киткәч, алар урынына «үзебезнекеләрне» башка куймадылар.

Хәзер бу гыйбарәләрне республиканың яңа элитасы бик кулланмый, чөнки алар рус телле.

Мин сезгә иллюстрация сыман сурәтләп кенә күрсәттем. Бер мем югалгач, аның урынына икенчесе килә. Хәзер бу «теге милләтме», әллә «Урал аръягыныкылармы» кулланыла. Хәзерге элитаның Урал аръягындагыларга да мөнәсәбәте яхшы түгел.

Көнчыгыш районнардагы халыккамы?

Баймакларга, башкаларга. Алардан читләшү, аларга ышанмау бар, чөнки алар төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдә актив катнаша, шуңа элитаның җирле халыкка мөнәсәбәте үзгәргән.

«Үзебезнекеләргә» мөнәсәбәт: үзен башкорт дип таныса, глава итеп куялар

Көнбатышларга мөнәсәбәте ничек яңа элитаның?

Әгәр ул үзен «башкорт» дип таныса, глава итеп куялар.

Үзен башкорт дип таныса гына глава итеп куела, барыбер шундый мөнәсәбәт калган булып чыга, әйеме?

Татар телле булса, ул инде татар телен башкорт диалекты дип танырга тиеш. Мин татар телендә сөйләшәм, минем туган телем татар теле дип әйтмәсә, ә мин диалектта сөйләшәм дип әйтсә, аңа дәгъва юк.

Тимур, хәзерге заманда шушындый күренеш булу дөрес әйбер дип уйлыйсыңмы? Яхшы белгеч икән, ул бит рус телле татар да, татар телле татар да, рус телле башкорт та булырга мөмкин.

Әйе, сез хаклы. Татар булса — татар булсын, татар телле булса, татар телле булсын. Кешене: «әгәр дә мин үземнең телемне башкорт диалекты дип атамасам, мине югары үрләтмиләр, алайса карьерам да булмый» дигән сайлау алдына куярга ярамый.

 Социаль челтәрләрдәге кайнарлануны туктату өчен Казан яңа стратегия башларга тиеш

Ничек уйлыйсың, социаль челтәрләрдәге кайнарлануны, бер-береңне гаепләүне, талашны туктатырга кирәкме һәм моны кем эшләргә тиеш?

Казан тарафыннан башкортларга, Башкортстанга карата ниндидер яңа, ләкин уңай стратегия уйлап чыгарырга кирәк.

Казанга?

Әйе, Казанга. Күп кенә аңлашылмаучанлыклар шул искергән мөнәсәбәттән килә.

Казанда башкортларга карата «туганнар» дип әйтәләр. Безнең Уфада күптән инде туганнар дип түгел, ә күршеләр дип әйтәләр. Шуны аңларга кирәк. Эмоцияләргә бирелмичә, яңа, прагматик стратегия уйлап чыгарырга кирәк.

Казанда башкортларга карата «туганнар» дип әйтәләр. Безнең Уфада күптән инде туганнар дип түгел, ә күршеләр дип әйтәләр.

Күршедән качып, аңа кул селтәп булмый, аның өе янса, димәк, синең өең дә яна башлаячак.

Мин үзем прагматик. Татарларга ниндидер кайнар хисем юк, аларны чынлап та минем кан кардәшләрем дип хис итмим. Ләкин мин прагматик, мин алардан үз халкыма файда күрәм. Шундый ук прагматик карашны Казаннан да көтәм һәм башкортларда да татарга шундый прагматик караш тудырырга чакырам.

Әгәр бу стратегия булмаса, шулай ук дәвам итсә, социаль челтәрләрдәге кайнарлану, бер-береңне гаепләү нәрсәгә китерергә мөмкин?

Бу ниндидер инцидентларга китерергә мөмкин. Матч вакытында башкорт гимны вакытында татар фанатларының шаулаганын башкорт фанатлары дөрес аңламаган иде. Дөрес аңламагач, сугыш та чыгарга мөмкин. Бу вазгыять кабатланырга мөмкин, кайдадыр бу скандал чын кул сугышына әйләнүе ихтимал. Моңа юл куярга ярамый.

Социаль челтәрләрне бит инде алай контрольдә тотып булмый, хакимият нишләргә тиеш?

 Күбрәк аңлату эшләре алып барырга.

Ике республика арасындагы конфликт Төньяк Кавказ сценариенә китерергә мөмкин

 Татарстан белән Башкортстан арасында конфликт чыгуы Мәскәүдәге аерым көчләргә файдалы, ахыр чиктә ике арада конфликт чыга икән, идарә хәрбиләргә күчәргә мөмкин дигән идегез бит.

Күптән инде «ингушетизация» турында сөйлиләр. Ниндидер конфликт чыгу нәтиҗәсендә безнең сәяси власть көчсезләнеп, хәрбиләр яки башка махсус структуралар «контртеррористик операция» башлау сылтавы белән үз кешеләрен куюы бар. Комендант сәгатеме, хәрби режим сыман әйбер кертә алалар. Бу чакта инде кешеләргә көн калмый, көч куллану нык үсәчәк. Бу үз чиратында радикальләшүнең тагын да артуына, аннары хәрбиләрнең монда булуына өстәмә плюслар китерә. Хәрбиләргә — тагын да күбрәк вәкаләтләр, погоннарга яңа йолдызлар. Андый сценарий булуы ихтималын сәясәтчеләр кире какмый.

Мондый әйбер нинди очракта кертелергә мөмкин?

Теракт, провокация, яки озак вакыт дәвамында дәвам иткән каршылык. Димәк, башта ЧС кертелә, аннан хәрбиләр кертелә. Рецепты әзер.

Һәм тагын бер әйбер сорыйсы идем. Бу татар-башкорт мөнәсәбәтләренә Мәскәүнең мөнәсәбәте нинди, ызгыш булганга, ниндидер конфликт чыкканга алар куанышып кына торалармы Мәскәүдә?

Дугин кебек идеологлар аны шулай игълан иткән иде — Башкортстан белән Татарстан арасында якынлык булмасын, ул якынлыкны булдырмас өчен һәрвакыт ызгыш кирәк. Дугин кебек идеологларның сүзенә хакимият колак сала.

 Ә хакимият нишләргә тиеш, ничек тынычландырып була соң халыкны?

Бер яктан караганда, Башкортстан җитәкчелегендәгеләр шушы эшләргә катнаштырмасыннар өчен каршы торырга тырыша. Әмма икенче яктан, бу каршылыкның нәрсәгә китерәсен аңлап бетермичә, мондый нәрсәләрне хуплау белән шөгыльләнә. Күрәсең, хакимият үзен нәрсә көтәсен аңламаган әле.

Мондый хәл булмасын өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

Монда халык дипломатиясе, уртак эшчәнлек, мәсәлән, ниндидер икътисади проектлар булырга тиеш. Һәм болар бер як өчен артык «табышлы» булмасын өчен шартлар тудырырга кирәк. Шартлы итеп әйткәндә, балаларын Европада укыткан элита Россиянең ябык ил булуын теләми, алар һәр ялларда гаиләләре янына кайтып йөрергә тели. Шуңа күрә алар Европа белән араларны бозарга теләми.

Монда да нәкъ шулай. Идарәдәге башкорт элитасы Казан белән кызыксынырга тиеш. Ниндидер икътисади, гуманитар проектлар, төрле юнәлешләр буенча уртак эшләр. Мәсәлән, мәгариф. Ул очракта Казанны сүгү начар гадәт саналачак. Әйтик, синең Казанда фатирың, бизнесың бар икән, нигә сүгәсең, нәрсәсе ошамый?

Үз вакытында Шәймиев «Башнефть» һәм «Татнефть» тагын да ныграк хезмәттәшлек итсен өчен нефть эшкәртү буенча берләшмә оештыру тәкъдим иткән, Мортаза Рәхимов баш тарткан дип ишеткән идем. Мин моны безнең яктан бик зур кимчелек булды дип саныйм. Бездә консорциум булмаганына кемдер бик сөенде инде.

Әйтик, колониаль Британ империясе колонияләре икътисади мәнфәгатьләрен хуплаган, яклаган, беркем алдында ишекне шапылдатып япмаган. Һәм Британия дуслыгы берләшмәсе бердәм сәяси структурасы барыбер яшәп калган һәм колонияләрдә британнарга карата ниндидер нәфрәтле караш юк.

Шуңа күрә безгә каршылыклардан торган китап битен ябарга кирәк, ул позицияләр өчен көрәш үткәндә калды.

Мондый ызгыш булмасын өчен үзара мәнфәгатьләр булырга тиеш дигән идең — Татарстанның Башкортстанда, Башкортстанның Татарстанда.

Чынлап та, безнең үзара икътисади бәйләнеш булырга тиеш. Экономик база булырга тиеш, ә аның өстендә инде рухи як. База булмаса, рухи бердәмлек тә таркала. 

Башкортстанда башкортларның күбрәк булуы яхшырак

Башкортстанда татар күбрәкме, башкортмы? Җанисәп буенча кайсы халык күбрәк булып чыгар?

Башкортлар күбрәк булса, Башкортстанда яхшырак булыр иде. Татарлар артыграк булып чыкса, бу каршылыкның тагын да артуына сәбәп булачак. Әгәр ике халык та тигез, яки башкортлар бераз артыграк булса, бу эскалацияне үстермәячәк.

Аппетит ашаганда килә дигән кебек, аннары акрынлап бөтен татарны да «списать» итеп бетермәсләрме соң әз-әзләп?

Анысы икенче чик инде. Анысы ярамый, минемчә. Җанисәп нәтиҗәләре 2010 елдагы җанисәптән бик аерылмаска тиеш. 2010 елда ничектер тигезрәк булган, минемчә, шулай сакланырга тиеш. Әгәр дә алай булмаса, димәк, бу ахмаклык, минемчә.

Кайсы булса ахмаклык — татар артсамы, башкорт артсамы?

Икесенә дә.

Тимур, үзегезнең күзәтүләрдән чыгып нәрсә дип әйтә аласыз, реаль ситуация ничек соң чынлыкта, кем күбрәк, кем әзрәк? Әйтеп булмыймы? «Җанисәп нәтиҗәләрендә кемнәр күбрәк» дип сөйләшү ул бит гомумән дөрес түгел, ул кешеләр бит җансыз түгел, аларның үз фикерләре бар. Чыны ничек соң?

Минемчә, хәзер республикада тигез.

Татарлар һәм башкортлар бер санда?

Әйе, тигез. Башкорт саны демографик яктан үсүе ихтимал. Катнаш никахлар күп өлешне тәшкил итә. Алар башкортка тартыла. Ул хәтта телне дә белми, ләкин этноним республика атамасы белән туры килә, җәмгыятьтә башкорт теле күренә, шуңа алар башкорт дип саный башлый. Бу — психологик закон, ассимиляция инде.

Башкортстанда «башкортлаштыру» узачак

Һәм син «Башкортстанда башкортлаштыру узачак» дип әйткән идең. Ничек булачак ул?

Бу без телгә алган шул ук юл белән барачак. Чөнки башкорт концепциясе Башкортстанның башкорт җире булганын исбат итә. Ул шушы концепциягә таянып дәвам итәчәк.

Тагын бер фактор бар. Мәгариф системасында туган телләр кими. Димәк, бик күп балаларның милләте белән бәйләнеше ышанычлы түгел. Без белмибез — алар чыннан да башкортмы, әллә юкмы. Шуңа күрә алар да башкортка тартылачак.

Алга таба каршылык дәвам итәчәкме яки бер каты итеп дуслашачакбызмы? Бу бит күрше булганга гына түгел, мәсәлән, күрше мари, чуваш, удмуртлар белән бит бернинди дәгъвалар юк.

Ул туктамаячак, чөнки без бер яланда утырабыз, бер кырда уйныйбыз. Барыбер юрганны кемдер үзенә ныграк тарта. Шушы тәңгәллек соравы беткәнче, шушы дәгъвалар юкка чыкканчы — шулар беткәнче дәвам итәчәк әле ул.

Мин, мәсәлән, беләм - Татарстан татарларының республикаларына лояльлеге бар. Ә бездә Башкортстан татарлары тарафыннан республикабызга лояльлек булмады кебек. Хәзер әйбәтләнде ул, ләкин сәяси милли активистлар республикага лояльлек күрсәтмәде.

Мәдәни мирасны бүлешү бара бит инде. Татарстанда, Казанда бу процесс бара, «иске төрки» ул татар теле дип кабул ителә. Ә башкортларда моңа һәр вакыт кире реакция, «иске төрки» — ул безнең башкорт белән татарныкы, уртак. Татарлар моны аңламый, димәк, аларга ышанырга ярамый дип кабул итәләр. Шулай.

Казан милли университетны тормышка ашырырга тиеш

Казан, татарлар нәрсәне дөрес эшләми? Бу конфликтны киметер өчен нәрсә эшләргә тиеш, әллә киресенчә эшләмәскә тиешме? Сез әйттегез идеологиясе булырга тиеш дип, ә нинди булырга тиеш ул идеология, без туганнар дип әйтүдән туктарга тиешме Казан? Ул дәгъваны киметәме? Безнең "тугандаш халык" дип әйтүебез башкортның ачуын чыгарамыни?

Беренчедән, Казанга нәрсә эшләргә мөмкин. Милли университет идеясе бар бит инде. Шушы милли университет булдырып, анда башкорт факторын да исәпкә алырга кирәк. Анда нәкъ менә башкорт урыны булырга тиеш, алар үз урынын табарга тиеш. Башкортлар шул университетка укырга килсә, аларга «сез бит татар» дигән сүз булмаска тиеш.

Ә шундый әйбер бармыни?

Бар. Рафаэль Хәкимов әйткән бит 2001 елдамы, 2002дәме.

Безнең уртак мирас бар. Без аны татар мирасы дип әйтмибез, өйрәнәбез. Альфред Бустанов аны мөселман мирасы дип әйткән. Шушы бинар концепцияләрдән читләшеп булса, шәп булыр иде. Ул бик зур проект, хәзерге вакытта аны булдыру утопия булып күренә. Мин галим буларак, күбрәк шушы ситуацияне өйрәнергә киңәш итәм. 30 ел моңа юньләп игътибар булмады, Башкортстан турында татар бик кызыксынмады, ә хәзер Башкортстан турында фикер туплый башлады, элекке гади схемалар, төрле стереотиплардан баш тартыла шикелле. Миңа шулай сизелә.

Яңа концепцияләр уйлыйлар сыман, Бустанов сыман кешеләр, башкалар. Минемчә, ниндидер хәрәкәт башланды. Шуны өйрәнергә кирәк һәм башкортларга, Башкортстанга карата уңай караш табып, милли университет һәм башка уртак тел мохите, татар-башкорт теле мохитен тормышка ашырырга.

Татар теле башкорт теленең диалекты дип игълан ителә, татарны башкорт дип яздыру бара дип кабул итә бит татар кешесе, шундый караш булганда уңай фикер тудырып буламы? Монда бит киресенчә мөнәсәбәтләр кискенләшә генә бара.

Журналистларның көче бар моны «яндырып» җибәрүдә. Алар шуңа акцент бирсә, ызгыш бара. Мисал өчен, 2005 елда Уфада Рамил Бигнов дигән бер бик бай кеше үзенә офис төзегән. Мэрия белән конфликт чыккач, аның офисын сүттерергә дигән карар кабул ителә. Ә теге Бигнов бик хәйләкәр адымга барган, бу офис түгел, мин гимназия төзим ди. Суд булган да, офисны җимерә башлаганнар. Бигнов Казанга мәгълүмат бирә, татар гимназиясен җимерәләр дип. Мин үзем радиодан ишеттем, анда нинди хәл китте, Уфада татар гимназияләрен җимерәләр, диләр. Татарстанда шулай таралган бу хәбәр. Бу дезинформация.

Үз вакытында Башкортстанның көнбатыш районнарында аерылып чыгарга дигән фикерләр дә булган. Ул ничек сүрелде? Мортаза Гобәйдуллович тырыштымы?

Ул үзеннән-үзе бетте. Актив татарлары сәясәттән китеп, бу идея утопия булып тоела башлады. Минемчә, табигый рәвештә бетте ул лозунг.