Атналык күзәтү: Шамкайның тыйнак күмелүе, Әфганстан хәлләре, акыллы башларның китүе | intertat.tatar

Атналык күзәтү: Шамкайның тыйнак күмелүе, Әфганстан хәлләре, акыллы башларның китүе

Рәшит Шамкай белән Нур Әхмәдиевне соңгы юлга озату, Әфганстандагы ыгы-зыгы, акыллы башларның чит якларга китү проблемасы – бу атнадагы язмаларга күзәтү.  

Шамкайның тыйнак күмелүе шау-шу тудырды

Узган якшәмбе күңелсез хәбәрдән башланды. Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат.

— Әтине соңгы вакытта чиратлашып, Айдар (Рәшит Шамкайның улы — авт.) белән карадык. Әтинең ашарына пешереп, өен җыештырып китә идем. Айдар якында гына тора — көн дә янына кереп чыга. Кунарга ялгызы гына кала иде әти. Күрәсең, бәдрәфкә барырга дип, төнлә караватыннан торган һәм егылып төшкән. Айдар әти янына иртән килгәндә ул инде җан биргән.

Әтинең кәефе яхшы иде. Һаман театр турында уйлады. «Кайчан театрга барабыз?» — дип сораша иде. Әни ике ел ярым элек арабыздан китте. Шуннан соң әти сүлпәнәйде, борчыла башлады. Үз акылында иде, ләкин онытып җибәрә торган гадәте булды. Суфия, Суфия дип, эзләп йөри иде әнине. Әтигә башта инфаркт, аннары аритмия булды», — дип сөйләде кызы Гөлнара артист белән хушлашу мәрасимендә.

— Суфия апа үлеп, берәр ай вакыт узгач, Рәшит абыйга шалтыраттым. «Болай ук авыр булыр дип уйламаган идем», — диде. Бик авыр кичерде. Сулып калды. Әмма соңгы интервьюсында: «Яшисе килә әле», — диде. Рәшит абый соңгы ярты елда өй телефонын алмады. Ничектер аның белән сөйләшәсе килде, ә өлгереп булмады. Үлем һәрвакыт үкенечле… — дип истәлекләре белән бүлеште журналист Нәзилә Хуҗина.

Рәшит Шамкайны көнендә тиз-тиз генә үз йортыннан озатып җибәрү, хатыны Суфия апаның авылына — Арча районы Түбән Орыга җирләгәндә дә авылдашларыннан башка кеше булмау халык арасында шау-шу тудырды.

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров бу уңайдан редакциягә менә ниләр сөйләде:

— Рәшит Шамкай — татар халкының зур артисты. Ул сәхнәгә чыгуга ук халык ямьләнеп китә, елмая иде. Кая гына барса да, татар халкы аны кул чабып каршы алды. Ул популяр кеше иде. Рәшит Шамкай булганга күрә, «Биш татар» проектының уңышы зур булды.

Рәшит абыйны 23 августта гына күмәләр дигәч, авылыма кайтып киткән идем. Бара алмыйча калдым… Минем кебек белмичә калучылар бихисап икән.

Үземчә уйлыйм: шундый зур артистны Камал театры зурлап җирләгәндер, хушлашуны Камал театрында үткәргәннәрдер, халык аның янына килеп саубуллашкандыр, дидем. Баксаң, аның гәүдәсен Камал театрының ишек бусагасыннан да кертмәгәннәр, хәтта театр кырыена — урамга да куймаганнар икән.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ул 33 ел күренекле артист булып эшләде.

Заманалар бик нык үзгәрде, кеше кадере бетте. Рәшит Шамкай белән хушлашуны Камал театрында үткәреп, хушлашу турында халыкка алдан тв-радиодан хәбәр итеп, зурлап, матур итеп күмәргә дә була иде бит. Әмма, кызганыч, моны эшләмәгәннәр. Нәрсә, анда урындык кызганганнармы?

Кеше кадере бетү Илһам Шакиров заманыннан ук башланды. Ул исән вакытта ук Илһам абыйның кадерен белмәделәр. Бүген өч тиенлек җырчыларны көне-төне твдан әйләндерәләр, ә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова — юк.

Барысы да җитәкчеләрдән тора. Камал театры директоры, мәдәният министры бар. Алар зур артистларга төкергәннәр. Миңа милләт алдында шулкадәр оят. Шамкай булып Шамкайларны адәм мәсхәрәсе итеп күмәргә ярыймы? Ул бит милләтнең яраткан артисты иде, ул гомерен татар театры, татар сәхнәсенә багышлады. Камал театрын мәдәниятнең учагына саныйбыз без. Үзен милләткә багышлаган кешене бу дәрәҗәдә мыскыллап озатырга мөмкин идеме?

Шамкайларны шулай күмгәч, безнең кебекләргә рәт юк та юк инде хәзер. Без киткәндә бернинди кадер-хөрмәт тә булмас…

Рәшит Сабиров белән сөйләшкәннән соң, күмәргә килмәүләренең сәбәбен сорап, театр җитәкчелегенә дә, Татарстанның Мәдәният министрлыгына да шалтыраттык. «Килергә өлгермәдек», «киңәшмәдә идек», «якыннары шулай хәл итте» дигән җаваплар алдык алардан. Ә «Интертат”ның инстаграмында халык шау-гөр килде, халык артистын болай озатмыйлар дип ачынып яздылар…

«Талиблар* ышаныч уятмый»

Россиядә тыелган һәм террорчылар рәтенә кертелгән «Талибан» хәрәкәте 15 августта Әфганстанны тулы контрольгә алуы турында игълан итте. Ил президенты Әшраф Гани чит илгә качты. Әфганстанда барган хәлләр турында белгечләр нинди фикердә?

Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин белән сөйләштек.

— Мин Әфганстаннан 18 августта гына кайттым. Анда беркайчан да тыныч булганы юк бит инде. Хәзер, яңа хакимият урнашкач, вәзгыять бигрәк тә кискенләште. Халык тоткынлыкка эләккән кебек тоела. Үзләре талибларны* хуплаган да кебек. Аларга буйсынмыйча кая барсыннар инде?!

Хәзер кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр урамга чыгарга ярамый. Безнең бер хезмәткәр комендант сәгатендә чыккан да яраланып кайткан. Төнлә мылтыктан кемнәр атканын анда аңлап та булмый.

Хакимияткә талиблар* килгәч, илдә гуманитар ярдәм күрсәтә торган бердәнбер безнең оешма калды. Көнбатыш хәйриячеләрен куып чыгардылар. Безнеке мөселманнар фонды булгач, талиблар* безнең эшчәнлекне хуплады.

Әфганстанда ришвәтчелек бик нык чәчәк аткан. Талиблар*: «Илдә тәртип урнаштырабыз, караклыкка юл куймыйбыз», — диләр инде, ләкин алар бит радикаллар. Радикаллар оештырган тәртип нинди булыр икән соң? Андый режимның уңай яклары әз бит.

Талиблар* өч еллар чамасы элек кызлар мәдрәсәсен агуладылар. Андый әйбер барыбер онытылмый. Алар кеше хокуклары якланачак, икътисад алга китәчәк, дип халыкны ышандырырга тырыша. Өстәгеләре яхшы тормышка омтылса да, Пакыстан мәдрәсәләрендә укыган гади солдатларның белем, культура дәрәҗәсе түбән икәнен онытмаска кирәк. Күпме еллар буе җимерүне генә белгән пехота ничек яхшы тормыш төзергә җыена икән? «Талибан»* җитәкчелегенә сугышчылар белән уртак тел табу авыр булачак, — диде Рөстәм Хәбибуллин.

Әфганстандагы хәлләр, аларның Россиягә йогынтысы турында тулырак сылтама буенча кереп укырга була.

«Тормышта пар күгәрченнәр кебек кенә яшәп булмый»

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка 27 августта 80 яшь тулды. Ә йөзендәге җыерчыкларына карап, 80не биреп булмый үзенә. Моның сәбәпләрнең берсе — авызын зур итеп ачып җырламавы, җыр башкаруда аның үз методикасы булуы.

— Миңгол абый, җырлый белмәгән кеше сезгә килсә, шул «ңә-ңә»не җырлатасызмы?

— Башта сөйләшәм, танышам, чөнки мине белмәүчеләр дә бар бит, күпләр: «Синең тавышың юк, әнә, Миңгол абыйга барып кара», — дип, аны өйрәтүдән баш тарткан булалар. Сөйләшәбез, 5-10 минут эчендә без аның белән бер-беребезне аңлый башлыйбыз. Мин җырлыйм, син карап тор, дим дә, әнинең мөнәҗәтеннән башлыйм. 

Безнең җырлау — ул көйле сөйләү, бер тирбәлеш, артык вибрация кирәкми. Елмайдың да, авызыңны ачма, тел генә артка китә, нинди сузык аваз кирәк, шул булып ишетелә ул. «Дөрес өйрәтми ул, авызны ачтырмый, кысып җырлата», — диләр мине. Башта мускулатураны ныгытырга кирәк, минемчә. Кысып куеп көйлисең башта, аннары менә дигән тавыш чыга. Операча һәрбер хәрефне, а, о, у, и дип төгәл әйт дип, артикуляция белән шөгыльләнәләр, гадәттә. 15-16 яшьлекләрнең битләрен җыерчыкландырып картайталар. Болар ун елдан соң җыерчыкланып бетә бит, дим.

— Балаларыгызның җырлавын теләдегезме?

— Теләдем. Улым 50 яшьтән узды, 1970 елгы, ул җырламый. Ә 1973 елда кызым Роза туды, тавышы матур иде, минем эшемне дәвам итәрдәй тавышы бар иде аның. Мин аны алай әйдәләмәдем инде, гәрчә консерваториягә кереп укый ала иде, «Ягымлы яз» фестивалендә лауреат та булды ул. Педагогика юлыннан китеп, география белгечлегендә укыса да, музыка кафедрасында да махсус курсны үтте.

Гомере генә кыска булды, 37 яше тулганда онкологиядән вафат булды. Назар исемле улы, Настя исемле кызы калды. Настя технология һәм дизайн училищесының беренче курсын тәмамлады. Роза үлгәч, ул безгә юаныч та, таяныч та булды. Назар электр элемтәсе техникумын бетерде, хәзер армиягә әзерләнә.

— Ялгыз калудан куркасызмы?

— Ялгыз калу — куркыныч әйбер. Үзем генә калуны күз алдына китерә алмыйм. Яныңда хатының булу, хатын янында ир булу «телохранитель» дә кебек бит әле ул. Бакчада үзем генә калсам, йоклый да алмыйм. Шулай да, күгәрченнәр кебек яшиләр, диләр бит — алай булмый тормышта. Иманым камил. Хатын ирне, ир хатынны гына түгел, үзеңне күрә алмаган чаклар була. Ничек кенә булса да, юрган бер булсын дигән сүз бар — анысы дөрес. 

— Үрнәк хатын-кыз нинди булырга тиеш?

— Үрнәк хатын-кыз ире өчен яши торган хатын-кыз булырга тиеш. Тормышта шулай бит инде: хатын-кыз ире өчен яши икән, ул үзе өчен яши, чөнки ире өчен яшәгән хатын-кыз өчен ире яши. «Слабый пол» дип хатын-кызны әйтәләр бит, мин килешмим, ирләр йомшак, дим. Хатын-кыз пыр туза башласа, ир нәрсә генә эшләп бетерми, рәткә китереп булмый. 

Яшьләр, өлкәннәр арасында тавыш чыкса да, гел яшьләр гаепле дисәләр дә, барыбер өлкәннәр гаепле. Гаиләдә дә шулай, гаилә өчен ата җавап бирә. Илдә нәрсә генә булмасын, ил җитәкчесе җавап бирә. Ул табигый әйбер. 

Ничек кенә булмасын, ирдә булу әйбәт ул, хатынга акча кирәк икән, акча сорый ала. Үзеңдә булмаса, кешедән булса да табарга, гаиләне алыр барырга, хатыныңа акча бирергә тиеш син. Син хуҗа — син гаепле. Безнең гаиләдә акчаны тиененә кадәр чутлау булмады, бары — бергә, югы — уртак.

Безнең акыллы башлар нишләп читкә укырга китә?

Татарстан мәктәпләрен югары баллар белән тәмамлаган акыллы егет-кызларыбыз еш кына Мәскәү, Питер, чит ил вузларын сайлый. Алар ни өчен китә? Казанда яхшы белем бирердәй вузларыбыз юкмы? Белем алгач, кире әйләнеп кайталармы? Шушы сорауларны, укучыларга, ата-аналарга, мәгариф өлкәсендәге белгечләргә бирдек.

Әлеге тема буенча әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова фикере белән кызыксындык.

— Мин олимпиадаларда катнашкан балаларны күзәтеп барам: алар, чыннан да, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка китәләр. ВШЭ (Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе), МФТИ (Мәскәүнең Физика-техник институты), ИТМО (Санкт-Петербург механика һәм оптика институты) кебек илнең иң абруйлы югары уку йортлары баланы киләчәктә яхшы эшле итү өчен бик зур мөмкинлекләр бирә. Казанда, бер яктан, мәктәп балалары белән вузлар эшләми, икенче яктан, студентларның эш бирүчеләргә кирәге юк. Яшьләргә акчалы эш кирәк.

Мин моны шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Улым Русаковның математика түгәрәгендә тәрбияләнде. Анда йөргән 12 яшьтәшеннән Казанда укырга бер бала калды, чөнки Казан университеты аңа олимпиадаларда җиңүләре өчен стипендия вәгъдә итте.

Мәскәү, Петербург вузларының хезмәткәрләре безнең балалар һәм ата-аналар белән ике ел буе тыгыз элемтәдә булдылар. Мәскәү илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләрнең барысына 60 меңлек стипендия һәм эш белән тыгыз бәйләнешле яхшы перспектива бирде. Безгә биргән вәгъдәләрне вуз үтәде.

Мәскәү вузының сәнәгать белән бәйләнеше бик тыгыз, яшьләрне җитди, яхшы эш хакы белән кызыксындыралар. Казанда укыган булса, аңа нинди эш тәкъдим итәрләр иде? Минем моны ишеткәнем юк. Татарстанның алтын капиталы читкә чыгып китә, ә килмешәкләрне дөнья буйлап эзлибез.

Мин моңа бернинди аңлатма бирә алмыйм. Килмешәк белгечләр безнең ил язмышын хәл итәләр. Без балаларга Казанда калсыннар дип, фатирлар да алдык, ләкин җитди хезмәт хакы булган эш урыннары Мәскәүдә. Шуның өчен Казан балалары Мәскәүгә китә, — диде Миләүшә Хәбетдинова.

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина:

— Булачак абитуриентларын әзерләү, интеллектуалларны үзләренә тарту өчен вузлар тырышырга, кызыксыну чаралары оештырырга тиеш. 10-11 сыйныфта яхшы укыган укучының югары күрсәткечләр бирәсе билгеле була бит инде. Шул ук республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләргә вузлар тарафыннан игътибар җитми. Андый балалар: «Кайда керик икән?» — дип уйлап та йөрергә тиеш түгел.

Укучы республика олимпиадасында җиңгән икән, гади генә бала булмый. Ул республиканың интеллектуаль базасын тулыландыра торган кеше була. Аларны үзебездә калдырыр өчен без бөтен көчне куярга тиеш. Әгәр иң алдынгы укучыларны үзебезнең республикада калдыра алмыйбыз икән, бик үкенечле була инде.

Яхшы укучыларга яхшы уку шартлары тәкъдим итәргә, үзе белән дә, ата-анасы белән дә тыгыз эшләргә, булган перспективаларны күрсәтергә кирәк. Шул ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, чит илләрдә стажировкалар үтүне оештырырга мөмкин.

Сүз бит республиканың интеллектуаль көчләре базасы турында бара. Татарстанны алга алып бару өчен ул көчне тупларга, республиканың үзендә саклау чаралары күрергә һәм үстерергә кирәк, - диде.

Нур Әхмәдиев вафат: «Сөт эчкән арада бәхилләшеп китеп барды»

Озакка сузылган авырудан соң шагыйрь, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Әхмәдиев якты дөньяны ташлап китте. Исән булса, 14 декабрьдә аңа 75 яшь туласы иде. Нур Әхмәдиев безгә «Бәхет төне», «Каенлы юл», «Карлы чыршылар», «Кунак егет», «Каз үләне», «Яз да димә, көз дә димә» кебек популяр җырлар авторы, талантлы шагыйрь һәм прозаик буларак таныш.

Ул моннан егерме ел элек зур бәхетсезлеккә юлыга — юл һәлакәтенә эләгеп, башына зур зыян килә. Шуннан соң Нур абый паркинсонизм дигән авыру белән чирли. Ул яңадан йөрергә өйрәнә, хәрәкәтләнә алыр өчен һәрдаим физик күнекмәләр ясый. Ә аның янында яраткан кешеләре — хатыны Венера ханым, кызы Ләйлә һәм улы Равил була.

Хушлашу мәрасимендә аның авылдашлары, райондашлары, классташлары, хезмәттәшләре — Нур абыйны хөрмәт иткән барлык кеше дә килгән.

Әлмәт шәһәренең Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев шагыйрь гомеренең соңгы минутлары турында сөйләде:

Нур абый егерме еллап авырды. Хатыны Венера апа, кызы Ләйлә — табиблар. Алар аның гомерен озайтты, Нур абыйны карап тордылар. Хәзерге заманда кешене каравы бик авыр. Венера апа Нур абыйны бала караган кебек карады. Ул аны фитнес-залларга да йөртте, шуннан соң Нур абый яхшы гына йөри башлады.

«Өч тапкыр аякка бастырдым, бу юлы да аякка бастырырга тырыштым», — дигән Венера апа. Аңа кичә төшке аш вакытында сөт биргән. Нур абый бераз эчкән дә, стаканны кире куйган. «Эчеп бетер инде», — дип әйткәч: «Бәхил бул, мин китәм», — дип әйткән һәм җан биргән. «Тукта, үләсеңме син, үләсеңме?» — дип әйтәм», — ди Венера апа. Ул арада Нур абый китеп тә барган.