Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңгол Галиев: «Җырламаган кешене дә бер елда җырларга өйрәтә алам»

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка быел 27 августта 80 яшь тула. Ә йөзендәге җыерчыкларына карап, 80не биреп булмый үзенә. Моның сәбәпләрнең берсе - авызын зур итеп ачып җырламавы, җыр башкаруда аның үз методикасы. Әңгәмә аралаш «ня, ня, ня, ңә, ңә, ңә» дип тавыш ярыларын ныгытып, күнегүләр дә ясап алдык бергә…

news_top_970_100
Миңгол Галиев: «Җырламаган кешене дә бер елда җырларга өйрәтә алам»
Рамил Гали

«Теләсә кем килсен, миңа ышанып килә икән, минем яшькә җиткәч, мин бүген җырлаганча җырлый алачак», — ди Миңгол абый. Ул музыкаль театр булдырып, кадрлар әзерләү турында хыяллана. Балачак-яшьлек хатирәләре, тормыш турында гәпләшеп утырдык.

«Челән тәре» дигән кушаматтан арынасым килә иде»

— Мин сугыш башланган елны урак өстендә бишенче төпчек бала булып туганмын, ләкин теләп алган ук бала булмаганмындыр дип уйлыйм. Тууым да кеше төсле булмаган — 7 айдан туганмын, күрәсең, урак өстендә таңнан төнгә кадәр эшләүләр әнигә авырлык китергәндер. Беркем ышанмаган минем исән калачагыма. Әни әйтә иде: «И балакаем, мин сине караватка салып, уракка китә идем, исәнме икән дип кайта идем». Шулай яшәп исән калган бала мин. Әтинең сеңлесе Зәйтүнә апаның, мин үсә төшкәч тә, «И балакай, син дә кеше булдың бит, без сине исән калыр дип уйламаган идек, син кешегә дә охшамаган идең бит», — дип әйткәне хәтеремдә.

Кечкенә вакыттан мин күләгәдә үскәнмен инде. Үземне белгәннән бирле кеше арасына керәсем, кеше булып яшисем килде. Кайда булсам да, «челән тәре» дигән кушаматтан арынасы килә иде. Ябык кешегә «челән» диләр бит инде.

Безнең авылдан ул вакытларда сугыш алдыннан шахта җирләренә алып киткәннәр. Әти дә туганнары белән Мәскәүдән ерак түгел Тула өлкәсендәге Болохово шәһәренә киткән булган. Минем туганны белеп, ул посылка гына салган. Немецлар Мәскәүгә якынлашкач, шул тирәдәге бөтен кешене Мәскәүне сакларга дип алганнардыр. Әти кайтмады, соңрак югалганлыгы мәгълүм булды. Узган елда тикшертә торгач, 1941 елның ноябрь ахырында һәлак булганлыгы ачыкланды.

Ялгыз ана шушы биш бала белән кала. Беренче балага тугыз яшь тә тулмаган була. Әни безне тәрбияләп үстергән, «И, Миңсылу апа сыер җигеп йөрде бит инде ул», — дияләр иде. Ул вакытта атларның күбесен сугышка җибәргәннәр, шуңа күрә сыер җиккәннәр. Урак өсте булса, иртән 4тә чыгып киткәннәр. 

Ике апамның берсе кечкенә чагында чәчәк авыруыннан үлгән, Бибинур апа 4нче класста дуслары белән күрше авылга Сабан туена барганда, бер авыл аша узганда, эссе каккандырмы, шуннан өй алдына алып кайтып салганнар аны. Ат белән алып кайтканнарын, мин бәләкәй бала өй алдында үзем генә елап торганымны хәтерлим. Кызгану булгандырмы инде ул, нәрсә булгандыр…

Шатлыклы хатирәләр әллә ни юк та диярлек. Күршеләрдә күлмәк тегүче бар иде. Өр-яңа күлмәк теккәч, куанычымнан бакча ягындагы капкадан йөгерә-йөгерә урамга чыгып киткәнемне хәтерлим.

Бәхетемә, исән калган бер очрак хәтеремдә. Авылда җиденче сыйныфтан соң, Мамадыштан — 8, бездән 12 чакрым булган Түбән Ошма дигән авылда торып укыдым. Башта көн саен диярлек йөгереп кайта идем авылны сагынып, аннары сирәгәйде. Бер гадәтем бар: нәрсә уйласам да, шул уйга таба барам. Ул бик каты юләрлек, куркыныч гадәт ул. 

Кыш көне өчләр тирәсендә кайтырга чыктым, караңгы төшә. Җитмәсә, бер бияләемне югалткан идем, сыңар бияләй белән кайтып булмый бит инде, кулларны берсе эченә икенчесен җиңгә тыктым да барам. Берзаман юл күренми башлады. Шул төнге салкында башка юлдан китәргә кирәк бит! Урман эчендә бәләкәй генә пилорам, шунда ук ипи кибете бар иде. Бәхеткә, бу маяклы юл шул кибеткә китереп чыгарды. Ә анда ат белән ипигә менгән Габделхәй абый очрады. Аның белән кайтабыз шулай, берзаман кинәт кенә күз ачкысыз буран башланмасанмы?! Без көчкә кайтып кердек. Әгәр шул вакытта ярдәм килеп чыкмаса, юк була идем инде мин.

Бүтән бара алмадым мәктәпкә, авырдым, Әлифба китабын караганда да башым әйләнә иде. Белмим, нәрсә булгандыр, өзлегүме… Кышлар узды, җәйләр җитте. Әни, «И, син быел нишләрсең инде?» — дигәч, «Әни, мин укырга барам», — дидем. Унынчы сыйныфны Мамадышта тәмамладым. Тугызда вакытта безнең класка бер кыз килеп керде. Украина акценты белән генә сөйләшә, Фәния иде бу. Кечкенәдән театрга күңел салган идем мин, «Асылъяр» спектаклен өйрәнә башладык. Мине — Шәрәф, Фәнияне Ләлә итеп куйдылар. Әле ул бик җырламый да иде, мин аны җырларга өйрәтәм, елый-елый өйрәнгәнен хәтерлим.

Әнинең: «Әнә кеше балалары, безнекеләрдән юк инде», — диюе этәргеч бирде»

Шулай берсендә Казанга экскурсиягә алып бардылар. Ирек мәйданыннан Тукай мәйданына төшкәндә, химия укытучысы Диләрә Юнысовна консерватория бинасын күрсәтә. «Миңгол, күрәсеңме, җырчыларны җырларга шунда өйрәтәләр инде», — ди. «Нигә мине авыл баласын шаярта инде бу, нәрсә өйрәтсеннәр, бөтен кеше җырлый белә бит инде», — дим. Психология шулай булган, табигый дип уйланган. Мине кем өйрәткән инде?! Мин бит әле сигезне бетергәч, 1957 елда республика җыр фестивалендә лауреат та булган идем. Сәләт әнидән күчкәндер, ул бик матур тавышлы иде, гарәпчә Коръән дә, латинча да, кириллицаны да укый белә иде, мөнәҗәтләрен мич башында сәндрәдә тыңлап ята идем.

Тагын бер кызык нәрсә: берсендә өченче сыйныфта аналар җыелышында җырлаттылар мине, гармунсыз-фәләнсез: «Ачуланмады микән, үпкәләмәдеме икән, уйнап әйткән сүзләремә Зәйтүнәкәй, Зәйтүнәкәй, акчарлагым, хәтере калмадымы икән…» Мин җырлыйм, әниләрнең күзеннән яшь тама. Ә мин гомерем буе мәхәббәт җыры яклы булдым. Алайса мәктәпләрдә мәхәббәт җыры өйрәтәләр балаларга дип әйтәләр бит. Ә мин гомерем буе мәхәббәт җырларыннан балаларны аерырга кирәкми дип яшәдем. Бала мәхәббәттән туа бит, мәхәббәт хисе белән яши. Мин үзем дә 6 яшьтә бер кызга гашыйк булганымны хәтерлим, әкәмәт бит инде, и күрәсе килә шуны, шуның белән янәшә басып торасы килә…

Кеше арасына керәм дип йөреп, 8-9 классларда бер машинага йөк ташучы булып, таң тишегеннән мин кемнән ким дип эшләп йөрдем, капчыклар ташшыдым.

Ә кичләрен төнгә ат көтәргә йөри идем. Алар бөтен җиргә тарала, таң атканда, эшкә барасы бар бит дигән кебек җыелалар.

Кечкенәдән өйдә әни янында гел булышчы булдым. Әни уборкага 4тә китә, әни кайтуга төшке ашлар пешереп, чәчәкләргә су сибеп, хуҗалык эшләрен карадым.

Җырларга өйрәтүгә гаҗәпләнгәнсез, ә үзегез ничек килеп кердегез консерваториягә?

Унны тәмамлаганда берзаман әни: «И, кеше балалары… безнекеләрдән юк инде», — дип әйтеп куйды. Менә шушы сүз арттан эткән кебек этеп җибәрде. Тиз генә документларымны җыйдым да, Казанга киттем, теге юлы күргән консерваторияне таптым. 1959 ел иде бу. Документларымны карап, бер апа, без 18 яшьтән алабыз бит, ди. Аннары, ярар инде, алабыз, ди. Минем нинди хәлдә икәнне аңлады инде, чөнки 27 августта 18 тула иде. Документларымны алды, консультациягә кәгазь бирделәр, имтиханга керттеләр, Фәхри абыйга «Өй артымда шомыртым бар…» дип җырлап җибәрдем… «Басыйр җыры»н («Тормыш» җыры) да җырлап күрсәттем. Шунда беренче тапкыр Сара апаны (Сара Садыйкова — Т.И.) күрдем. Имтиханда фортепианода уйнады ул миңа. 

Берсендә шулай класста утырам, бер егет килеп керде, җырлатып карады да, «син дә моңлы икәнсең» диде. Бу Илһам Шакиров булып чыкты. Ул 5 курста иде, беренче очрашу шунда булды.

Әзерлек төркеменә уздым, музыка белеме булмаганнарга ике еллык курс ул. Фәхри абый күнегүләр бирде миңа, ул канәгать, беренче зачетта беренче кертим әле дип кертеп җибәрде. Кердем, җырладым, берзаман Фәхри абый чыкты, күңеле төшкән, «эх, инәсен» дигән сүзен хәтерлим шуның. Анда мине бетереп ташлаганнар икән. Минем күңелем төште, барыбер шөгыльләнәбез. Яңа елдан соң Фәхри абый китте, мәрхүмкәем… 

Икенче укытучы килде, чуваш егете. Аның тавышы бик көр иде. Миңа тыныңны тотып, авызыңны ач, башыңда яңгырасын дип, башкача җырларга кушты. Гел шулай эшлим инде, тырышам, язга кадәр шулай булды. Икенче әзерлеккә килдем, ни аларча, ни үземчә җырлый алмыйм. Авылга кайтсам, хурлык бит! 8 класста лауреат булган бала бит мин. 

Авылга кайттым да, ватан алдында бурычымны үтәргә телим дип гариза яздым. Армиягә китәргә вакыт җитте, кичтән «Бүре малае» дигән спектакльдә уйнадым әле, чәчне алдырмый торырга рөхсәт алдым. Армиягә киттем, авиамеханиклыкка укыдым, «бишле»гә тәмамладым. Хезмәт җиңел булмады ул вакытта, мин генә киттем үзем теләп, 1-2 айдан соң указ чыкты, институтлардан да ала башладылар, чөнки 1941 елда сугыш вакытында туган балалар аз, армиягә кеше кирәк.

Кайттым, консерваториядә икенче әзерлек төркемен укып бетердем, тагын имтихан, диделәр. Берзаман Илһам Шакировның укытучысы төшеп килә. Борчылма, син әйбәт җырлыйсың, ди.

«Кызымның минем эшемне дәвам итәрдәй тавышы бар иде»

Моңлы кешеләр бәхетсез була дигән сүз белән килешәсезме, Миңгол абый?

Беләсезме, бик моңлы кешеләр я бәхетле, я бәхетсез була. Моң дигән әйбер ул — йөрәк авазы, шатлыгың булсынмы, кайгыңмы, шушыны чагылдыра торган йөрәк авазы ул. Моңсыз батырлык та була алмый. Хәтерлисез бит, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып…» — дигән Җәлил. Моң — мескенлек түгел, кеше бәхетсез була дигән сүз түгел. Әни дә мөнәҗәт, бәетләр әйтеп, моң белән яшәде. Дөрес, моңлы кеше кичерешле, хискә бирелүчән була. Ә хискә бирелүчәнлек тормышта авырлыклар китерергә мөмкин.

Сезгә дә авырлык китердеме?

Алай дип әйтә алмыйм, безнең класстта 1-2 баланың гына әтисе бар иде. Без бөтенебез ятимнәр идек, шуңа ятимлекне белми идек, әни әти дә булган безгә. Матчада чыбык тора иде, «әнә» дип кенә күрсәтә иде әни.

Балаларыгызның җырлавын теләдегезме?

Теләдем. Улым 50 яшьтән узды, 1970 елгы, ул җырламый. Ә 1973 елда кызым Роза туды, тавышы матур иде, минем эшемне дәвам итәрдәй тавышы бар иде аның. Мин аны алай әйдәләмәдем инде, гәрчә консерваториягә кереп укый ала иде, «Ягымлы яз» фестивалендә лауреат та булды ул. Педагогика юлыннан китеп, география белгечлегендә укыса да, музыка кафедрасында да махсус курсны үтте.

Гомере генә кыска булды, 37 яше тулганда онкологиядән вафат булды. Назар исемле улы, Настя исемле кызы калды. Настя технология һәм дизайн училищесының беренче курсын тәмамлады. Роза үлгәч, ул безгә юаныч та, таяныч та булды. Назар электр элемтәсе техникумын бетерде, хәзер армиягә әзерләнә.

Кызыгызны югалту иң зур сынау булды дип әйтә аласызмы?

Ходай Тәгалә балалар кайгысы күрергә язмасын дигән сүз бар бит… Дөресе шул. Кызым ахыргача шулкадәр тырышты, чыдам булып сиздермәде. Ире безгә: «Мин аның ничек тилмерүенә карый алмыйм», — дип шалтыратты. «Улым, тизрәк алып кайт», — дидем. Апрельдә алып кайтты, соңгы көнгә кадәр үзебездә тәрбияләнде. Туган көненә ике көн кала (туган көне 22 август) үлде, 20 августта туган авылыма әни янына алып кайтып җирләдем.

Бик җылы иде безнең мөнәсәбәтләр, шулкадәр матур җырлый иде ул. 2-3 җыры калды язылып, юбилейда җырлады ул минем. Гаҗәеп кешелекле иде. Без аларга баргач, кодагыйларга да керәбез, гадәттә. «Әни, безгә дигәнне аларга алып барыгыз», — дип әйтә ди. Кодагый белән Роза үзара бик якын булдылар.

«Җырламаган кешене дә бер елда җырларга өйрәтә алам»

Миңгол абый, бүген нинди хыял белән яшисез?

Минем хыялым — музыкаль театр. Үзем исән вакытта музыкаль театрга кадрлар әзерли алмасам, үкенечле була. Мин эшләмәсәм, бүтән кеше эшли алмый аны. Мин булырга тиеш тавыш көйләү буенча. Бүтән кеше, минемчә эшләсә дә, мин була алмый ул. Психологик ягы, аурасы миннән булырга тиеш. Минем белән сөйләшкәннән соң тынычланып кала күп кеше.

12 ел элек Президентка хат яза башладым, музыкаль театр булдыруны көн тәртибенә куйдыгыз, кадрлар әзерләүне үз өстемә алам, җавап бирәм, дидем. Индус Таһиров, Фәндәс абыйлар да хуплап: «Без белгән, хөрмәт иткән педагог Миңгол абыйга ышанып тапшырабыз» — дип яздылар. Президентка барып җитмәде бугай.

Минем хыялым — татар милләтен, телен саклау. Музыкаль театр булдыру өчен елга 42 млн сум акча кирәк дип исәпләнде. Беренче «Үзгәреш җиле»н үткәрү өчен 72 млн сум акча киткән икән… Музыкаль театр, сөйләмчә җырлау белән чыксак, дөнья шаккатачак. Театрны булдыруда читтән генә күзәтүче була алмыйм, бер елда җырламаган кешене өйрәтә алам, ләкин аның өчен миңа ышану кирәк. 

Бөтенләй җырлый белмим дип уйлаган кеше дә җырлый башлый аламы?

Әйе, җыр сәнгате борынгы заманнардан бирле килә. Кеше авазы сихри көчкә ия. Тукай фикеренчә, авызны зур ачмыйча да тавыш көчле чыга ала дигәнгә иманым камил.

Әле Япониядә зур залда чыгыш ясаган идек — Рәшит Кәлимуллин, Рәшит Мостафин һәм мин. Ике зур концерт булды. Миңа җырлаган вакытта, залдан русчага тәрҗемә итеп, сорау бирделәр: ничек алай була ул, сез авызыгызны да ачмыйсыз кебек, ә яңгыравык тавышыгыз алга таба очып чыга, диләр. Шунда Тукайның сүзләрен русчалатып әйттем: «Безнең халыкның традициясе шундый: хисләреңне ихлас белгертү өчен авызны киң ачу мөһим түгел». 

Тукай: «Бер кичәдә шәкерт шундый матур итеп, авызын кәгазь калынлыгында ачып җырлады. Әгәр мин ишетмәгән булып, татарның җырлаганын карап торсам, мин аны кызу-кызу сөйләшә дип уйлар идем. Әгәр урысына карап торсам, авызы зур ачылуына карап, бу җырлый икән дип уйлар идем», — ди. Шушы татар халкының электән сөйләм кебек җырлавы мөмкинме икән дип уйладым мин һәм шулай дип таптым да. Безнеке ягымлы матур тавыш чыгаруга юнәлтелгән булырга тиеш. Шушыны эшләп, үземнең методикам барлыкка килде. Ул методика үзен аклап, бүтән милләтләрнең дә ихтирамын казанды. Сөйләм позициясендә җырлау дигән төшенчәгә кадәр барып җиттем мин. Сет Риггсның «Пойте как звезды» дигән китабының беренче абзацын гына укып карадым, мин дөрес юлда икән, дидем. Күпме кешенең тавышы авызы ачып бозыла дигән сүзләр язылган анда, җырлаганда, хискә нигезләнеп җырларга кирәк, ди. 

Апрельдә халыкара конференциягә чакырдылар, шунда мин «Габдулла Тукай күзаллавына нигезләнгән татар халык вокалының шәхесне тәрбияләүдә роле» темасына чыгыш ясадым. «Туган тел» җыры белән башладым да, бөтенесенең игътибары миңа күчте.

Болгариядә джаз оркестры белән чыгыш ясадык. Җырлаганнан соң бер ир белән хатын килеп: Сез җырлагач, безнең баланың сезне күрәсе килде», - диләр. Бу мине күрәсе килеп түгел, оркестрга кушылып җырлаган татар моңын ишетергә теләгән бала ул, дидем. Димәк, татар моңының сабый балага тәэсире бар. Өлкәннәргә ошаган бөтен нәрсә балаларга ошамый, ә балаларга ошаганы өлкәннәрнең һәрберсенә ошый, чөнки һәр кешенең күңелендә сабый бала ята.

Чынлап та, кызык әйбер бит. Бала туганда, Ходай Тәгалә баланы компьютер кебек ясап бирә. Беренче авазын салуга, тавышы куелган була. Аналардан: "Балаларыгыз ничек елады, исегезгә төшерегез әле", - дим. «Үә, үә, үә» диләр, ничек «үә»не белсен, «ңә, ңә, ңә» дип әйтә ул, дим. Ходай Тәгалә тамактан шулай йөрәк авазын биргән.

Җырлый белмәгән кеше сезгә килсә, шул «ңә-ңә»не җырлатасызмы?

Башта килгәч сөйләшәм, танышам, чөнки мине белмәүчеләр дә бар бит, күпләр «Синең тавышың юк, әнә, Миңгол абыйга барып кара», - дип, аны өйрәтүдән баш тарткан булалар. Сөйләшәбез, 5-10 минут эчендә без аның белән бер-беребезне аңлый башлыйбыз. Мин җырлыйм, син карап тор, дим дә, әнинең мөнәҗәтеннән башлыйм. 

Безнең җырлау - ул көйле сөйләү, бер тирбәлеш, артык вибрация кирәкми. Елмайдың да, авызыңны ачма, тел генә артка китә, нинди сузык аваз кирәк, шул булып ишетелә ул. "Дөрес өйрәтми ул, авызны ачтырмый, кысып җырлата", - диләр мине. Башта мускулатураны ныгытырга кирәк, минемчә. Кысып куеп көйлисең башта, аннары менә дигән тавыш чыга. Операча һәрбер хәрефне, а, о, у, и дип төгәл әйт дип, артикуляция белән шөгыльләнәләр, гадәттә. 15-16 яшьлекләрнең битләрен җыерчыкландырып картайталар. Болар ун елдан соң җыерчыкланып бетә бит, дим.

1-2 ай элек Сәгыйть Хәбибуллин миңа, итальян педагоглары телнең торышына игътибар итә икән, ди. Шуңа килеп җиткәннәрмени, мин 30 ел шуның белән эшлим бит инде дип җавап бирдем. Музыкаль театрда да сөйләмчә җырлау кирәк. Күпме депутатлар бар, яхшы сөйлиләр, болай, тегеләй кирәк диләр, ә практиканы мин генә эшли алам. Әгәр миңа ярдәм итеп, мине санласалар, иманым камил, бер ел эчендә дөньяга күрсәтә алырлык тавыш көйли алам. Җаным-тәнем белән әйтә моны, чөнки сыналган. Өч студентым диплом эшләрен Миңгол Галиевның халык методикасы дигән темага яклап чыктылар.

«Ялгыз калу — куркыныч әйбер»

Миңгол абый, иҗат, эш бер хәл инде ул, ә тормышта тагын нинди эшләрне яратып башкарасыз?

Бакчачылыкны яратам. Гөмбәләр, үләннәр, даруларны үзем ясап киптерәм. Иван чәй, бака яфрагы, канлы үлән кулланам, елан көпшәсен (болиголов) онкологиядән тамчылап, курслап эчкәнем бар. Простатадан канлы үлән дә әйбәт. Согын да алам, чәен дә ясыйм. Әрем белән катыкның да файдасы зур икән. Аяк шешсә, бер савытка әрем чәчәген тутырасың да, шуңа катык саласың, 10 көн тотасың, аякка сылап, чүпрәк белән урап куясың.

Әле бер-ике атна элек тавышым бетеп китте. Бу дөньяда кирәгем калмады минем дип хафаландым, чөнки тавышың булмаса, өйрәтеп булмый. Лорга бардым, пышылдап сөйләшмәскә кушты, һава күп чыга, тавыш ярыларына басым зур була икән. Гомумән алганда, тавыш картаймый ул. Ризыктан да тора, нинди тормыш белән яшисең, аракы, тәмәкенең зыяны да бар.

Тормышта нәрсәне кичерә алмас идегез?

Икейөзлелекне. Тормышта төрле кешеләр була. Балаларга, яшьләргә чын мәхәббәт белән карыйм. Ягымлы булсаң, ул гомергә сине якын итә. Балалар бакчасына керәм, минем белән аралаша башлыйлар. Өлкәннәргә хөрмәт белән карыйм. Шушы яшькә җиткәндә, шундый хөрмәткә лаек булсаң иде дип карыйм.

Ялгыз калудан куркасызмы?

Ялгыз калу - куркыныч әйбер. Үзем генә калуны күз алдына китерә алмыйм. Яныңда хатының булу, хатын янында ир булу «телохранитель» дә кебек бит әле ул. Бакчада үзем генә калсам, йоклый да алмыйм. Шулай да, күгәрченнәр кебек яшиләр, диләр бит — алай булмый тормышта. Иманым камил. Хатын ирне, ир хатынны гына түгел, үзеңне күрә алмаган чаклар була. Ничек кенә булса да, юрган бер булсын дигән сүз бар — анысы дөрес. 

Ашарга пешерергә яратасызмы?

Ашарга пешерергә яратам, мин бит 14 яшьтән өйдән чыгып киткән кеше. Торакта кешедә кемдә генә торсам да, балалары кебек яшәдем. Кунакка туганнарга барсам, әзер табынга барып утырырга түгел, гөрләшеп бергә әзерләргә яратам. Шәкертләр җыелышып килә дә миңа, бергәләшеп ашарга әзерлибез, алай тагын да якынрак буласың бер-береңә. 

Ризык мәсьәләсендә табигыйлык кирәк, диләр. Аяк астындагы бөтен үләннәрне кулланырга була. Каты чирәм дибез, ә организмның никадәр ташларын эретә ала икән. Тузганакның әчкелтеме матдәләр алмашуга яхшы тәэсир итә. Яз көне үги ана, бака яфракларын, тузганакны бөтенесен бергә кушасың да, шул килеш май салып ашыйсың, шушы ук салатка помидор, кишер, кыяр салырга да була. Каядыр барсам, гастрольдә дә бакчаларга чыгып китәм.

Аннары үләннәрдән мендәр дә ясыйм әле. Каен, усак имән, чия, карлыган яракларын җыеп киптерәсең дә, ак чыршыны уып салсаң, мәтрүшкә кушсаң, хуш исле мендәр ясап, шуны иснәп ятасың.

Үрнәк хатын-кыз нинди булырга тиеш?

Үрнәк хатын-кыз ире өчен яши торган хатын-кыз булырга тиеш. Тормышта шулай бит инде: хатын-кыз ире өчен яши икән, ул үзе өчен яши, чөнки ире өчен яшәгән хатын-кыз өчен ире яши. «Слабый пол» дип хатын-кызны әйтәләр бит, мин килешмим, ирләр йомшак, дим. Хатын-кыз пыр туза башласа, ир нәрсә генә эшләп бетерми, рәткә китереп булмый. 

Яшьләр, өлкәннәр арасында тавыш чыкса да, гел яшьләр гаепле дисәләр дә, барыбер өлкәннәр гаепле. Гаиләдә дә шулай, гаилә өчен ата җавап бирә. Илдә нәрсә генә булмасын, ил җитәкчесе җавап бирә. Ул табигый әйбер. 

Ничек кенә булмасын, ирдә булу әйбәт ул, хатынга акча кирәк икән, акча сорый ала. Үзеңдә булмаса, кешедән булса да табарга, гаиләне алыр барырга, хатыныңа акча бирергә тиеш син. Син хуҗа - син гаепле. Безнең гаиләдә акчаны тиененә кадәр чутлау булмады, бары — бергә, югы — уртак.

Хыянәтне кичерә алыр идегезме?

Хыянәт бит төрлечә булырга мөмкин. Безнең дин буенча дүрт хатынга кадәр алырга ярый. Тормышта хатыннар ирсез булмасын өчен дип карыйм мин моңа. Әгәр хатыннарың дус булса, ир бәхетле. Җенси ягын гына карасаң, яшәү түгел ул.

Хыянәтне мин күз алдына китермим, гомер буе бер кешене яраттым. Бөтен кеше бер инде ул, бөтен кешенең организмы бертөсле. Хатын алгансың икән, син аңа назны жәлләмә инде. Әгәр хатының читкә китә икән, тукта, ник китте әле бу, ул биргән назны бирә алмыйммыни дип уйланырга кирәк.

Юбилей елында нинди планнар белән яшисез?

Татарстанда үземнең методикам буенча очрашулар оештырасым килә. Юбилей елын исәпкә алып, районнарда җырлашып, концертлар уздыру хыялы бар. Район җитәкчелеге, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары ярдәм итсә, миңа теләктәшлек белдерсәләр, бик яхшы булыр иде. Үземнең эшемне дәвам итүче, бөтен дөньяга үрнәк булырдай, Тукай теләгән татар җыр мәктәбен, халыкчан вокалны дөньяга тарату буенча эшне башласак, татар халкын таныту да шуннан булачак. Дөньяның киләчәге өчен татар халкы кирәк. Кайчандыр Орфей салган аваз безнең авазда ишетелсен. Орфей авазы ишетелерлек итеп эшләргә тиеш без.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100