«Безнең балалар читтә эш эзләргә мәҗбүр» - Ни өчен акыллы башлар Мәскәүгә китә? | intertat.tatar

«Безнең балалар читтә эш эзләргә мәҗбүр» - Ни өчен акыллы башлар Мәскәүгә китә?

Татарстан мәктәпләрен югары баллар белән тәмамлаган акыллы егет-кызларыбыз еш кына Мәскәү, Питер, чит ил вузларын сайлый. Алар ни өчен китә? Казанда яхшы белем бирердәй вузларыбыз юкмы? Белем алгач, кире әйләнеп кайталармы?

«Туганнарым Мәскәүгә китәргә үгетләде»

Быел Татарстанда имтиханнарны 256 укучы иң югары — 100 баллга тапшырган. Унбер укучы ике фәнне 100 баллга биргән. Узган ел 100 баллга тапшыручылар 239 булган, димәк, алга китеш бар.

Йөз балл җыючыларны иң күп әзерләүчеләр — Казан мәктәпләре. Чаллыдан — 34, Әлмәт районыннан — 13, Түбән Кама районыннан 10 бала имтиханны 100 баллга тапшырган.

Шундый яхшы уңышларга ирешүче егетләр белән аралашып алдык.

Казанның 35нче лицеен тәмамлап, өч фәннән 294 балл (химия — 100, биология — 100, рус теле — 94) җыйган Алмаз Вәкилов июль аенда «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан медицина университетына укырга керергә теләвен әйткән иде.

— Казан медицина университетына укырга керергә җыенам, стоматолог-ортодонт буласым килә. Сигезенче класста укыганда мин Америка табиблары кебек оста белгеч булырга, Америкага барып эшләп карарга, чит илдә стажировка үтәргә хыялландым. Тырышып укысам, хыялны тормышка ашырып булачагын шул вакытта аңладым, — дип сөйләгән иде Алмаз Вәкилов.

Әмма күпмедер вакыттан соң аның Мәскәүнең Медико-стоматология университетына керүе ачыкланды. Ни өчен егетнең фикере үзгәрде икән? Бу турыда ул үзе җавап бирде.

— Казан медицина университетында мин сайлаган юнәлеш буенча бюджет урыннары аз булу сәбәпле, үземнең үтәчәгемә ышаныч җитмәде, ә Мәскәүнең Медико-стоматология университетына керә алуым төгәл билгеле иде. Дуслар, танышлар, туганнар Мәскәүгә китәргә үгетләде. Стоматолог булып эшләүче әнинең туганнан туган абыйсы да Мәскәүдә укуның яхшырак булачагын әйтте. Казаннан Мәскәүгә китү авыр, ә кайтуы күпкә җиңелрәк, дигән фикер белән килешмичә булдыра алмадым, — диде Алмаз.

КФУның IT-лицеен тәмамлап, өч фәннән 284 (рус теле — 100, информатика — 100, математика — 84) балл җыйган Әмир Гарифуллин да Мәскәүнең Бауман исемендәге техник университетына китә. Аңа да дуслары, туганнары киләчәк юлын сайларга ярдәм иткән, Мәскәүдә укырга киңәш биргән. Әмир журналистларга үзенең Казанга әйләнеп кайтачагын әйтте.

«Яхшы укучылар Мәскәү белән генә тукталмый»

Ни өчен яхшы укучыларыбыз Мәскәүне сайлый? Шушы сорау белән балаларын укырга Мәскәүгә озаткан танышларыма мөрәҗәгать иттем. Алсуның улы 2018 елда IT-лицейны тәмамлаган һәм документларын бары бер вузга — Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетына тапшырган булган.

— Имтихан нәтиҗәләре билгеле булуга, шактый зур баллар җыйган улым самолетка билет алды да, шундук документларының оригиналын Мәскәүдәге Бауманкага илтеп тапшырды. Ул Мәскәүгә китәсен 9 сыйныфта ук хәл итеп, һөнәрен сайлап куйган иде инде. Медицина, физика, математика һәм информатиканы берләштерә торган һөнәр кирәк булды аңа. Улым теләгән белгечлек Бауман исемендәге техник университетта гына табылды.

Ул балларын нәкъ менә шушы уку йортына керер өчен җыйды. Мәктәптә укыганда ук университет олимпиадаларында катнаша башлады. Минемчә, балларны җыюның максаты булырга тиеш. «Балл җыям да аннары хәл итәм», — дип баш бәрә-бәрә укып, аттестат алгач, аптырап йөрерлек булмасын.

Улым башка бер җиргә дә документ биреп тормады. Шулай да, мин аның документларын Казандагы бер вузга үзем илттердем. Ишектән кергәндә үк балларны сорадылар, нәтиҗәләрне күргәч үк, галимнәр безнең янга җыелды. Алар барысы улымны кызыктырырга тырышты, төрле проектлар турында сөйләделәр. Фәнни проектларда катнашу, башка мөмкинлекләр дә бар иде. Казанда кызыктырып карамадылар дип әйтә алмыйм, теләсә, улым монда да кала ала иде. Казан вузына аны биш куллап алган булырлар иде, зур стипендия дә вәгъдә иттеләр. Тик улым: «Бүген шул стипендиягә ышанып калып, аннары зуррак сумма эшли алмаячакмын», — дип үз сүзендә нык торды.

Улымның Казандагы сыйныфташлары да күбесе Мәскәүгә китте. Алар барысы да зур үрләр яуларга омтылып үсте. Яхшы укучылар арасында шундый хәл күзәттем: БДИда бер фәннән 99 балл җыйган укучы сөенми, 100 булмауга көенә. Әлбәттә, мондый укучылар өйдә генә кала алмый, алар гел зур үрләргә омтыла.

Аларның максаты Мәскәүдә генә калу да түгел. Мәскәүдән соң тагын да ераккарак, чит илләргә китәргә, зур акчалар эшләргә хыялланалар, — диде Алсу.

«Ни өчен әйбәт укыган балалар республикага кирәк түгел?»

Әлеге тема буенча әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова фикере белән кызыксындым.

— Мин олимпиадаларда катнашкан балаларны күзәтеп барам: алар, чыннан да, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка китәләр. ВШЭ (Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе), МФТИ (Мәскәүнең Физика-техник институты), ИТМО (Санкт-Петербург механика һәм оптика институты) кебек илнең иң абруйлы югары уку йортлары баланы киләчәктә яхшы эшле итү өчен бик зур мөмкинлекләр бирә. Казанда, бер яктан, мәктәп балалары белән вузлар эшләми, икенче яктан, студентларның эш бирүчеләргә кирәге юк. Яшьләргә акчалы эш кирәк.

Казанда, бер яктан, мәктәп балалары белән вузлар эшләми, икенче яктан, студентларның эш бирүчеләргә кирәге юк. Яшьләргә акчалы эш кирәк.

Мин моны шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Минем улым Русаковның математика түгәрәгендә тәрбияләнде. Анда йөргән 12 яшьтәшеннән Казанда укырга бер бала калды, чөнки Казан университеты аңа олимпиадаларда җиңүләре өчен стипендия вәгъдә итте.

Мәскәү, Петербург вузларының хезмәткәрләре безнең балалар һәм ата-аналар белән ике ел буе тыгыз элемтәдә булдылар. Мәскәү илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләрнең барысына 60 меңлек стипендия һәм эш белән тыгыз бәйләнешле яхшы перспектива бирде. Тулай торакның бәясе — аена 900 сум. Кергәндә безгә шарт куйдылар: өченче курска хәтле эшкә урнашмаска, укырга, белем тупларга. Дүртенче курста вуз балаларны перспективалы эшкә урнаштырырга гарантия бирде. Безгә биргән вәгъдәләрне вуз үтәде.

Мин кайгырып, Мәскәүгә улым янына чыгып киткәч, тулай торакны күреп шаккаттым: тулы бер кат татар балалары яши иде анда. Казанда математика бик көчле бирелгәч, безнең балалар МФТИга рәхәтләнеп керә икән. Мине борчыган проблема: ни өчен бу потенциал республикага кирәк түгел. Бу сәләтле балалар читтән эш эзлиләр, республика аларга бернинди тәкъдим ясамый. Читтән килгән белгечләргә, республика акча таба, эш хакын мул бирә, белгечләр юк дип зарлана. Улым белән бергә укыган Казан егете Рамазан Рәхмәтуллин Россия җыелма командасына эләгеп, былтыр Япониядә узган олимпиададан алтын медаль алып кайтты. Без аңа эш урыны әзерләдекме?

Читтән килгән килмешәк белгеч өчен Татарстан — акча эшли торган урын гына, ә безнең җирлектә тәрбияләнгән балалар өчен Татарстан — туган җир. Безнең балалар читтә эшләргә мәҗбүр. Бу турыда дәүләт кайгыртамы икән?

Казан балалары янына җитәкчеләрдән берәрсе барып, Татарстанга кайтырга тәкъдим ясадымы? Улым өченче курсны тәмамлагач, эшкә урнашты.

Мәскәү вузының сәнәгать белән бәйләнеше бик тыгыз, яшьләрне җитди, яхшы эш хакы белән кызыксындыралар. Казанда укыган булса, аңа нинди эш тәкъдим итәрләр иде? Минем моны ишеткәнем юк. Татарстанның алтын капиталы читкә чыгып китә, ә килмешәкләрне дөнья буйлап эзлибез.

Татарстанның алтын капиталы читкә чыгып китә, ә килмешәкләрне дөнья буйлап эзлибез.

Мин моңа бернинди аңлатма бирә алмыйм. Килмешәк белгечләр безнең ил язмышын хәл итәләр. Без балаларга Казанда калсыннар дип, фатирлар да алдык, ләкин җитди хезмәт хакы булган эш урыннары Мәскәүдә. Шуның өчен Казан балалары Мәскәүгә китә, — диде Миләүшә Хәбетдинова.

«Булачак абитуриентларын әзерләү өчен вузлар тырышырга тиеш»

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык укытучысы, озак еллар Казанның №2 татар гимназиясендә директор булып эшләгән Камәрия Хәмидуллина фикерен дә тыңладым.

— Кешенең сайлау хокукы бар. Адәм баласының табигате дә үзенең хокукларын тормышка ашырырга омтылу белән бәйле. Монда психологик дәрәҗәдә шушындый фактор үз ролен уйный дип уйлыйм.

Безнең республикада бер фәннән 100, ике фәннән 200 балл җыя торган балалар, олимпиадаларда җиңүчеләр белән профориентация эше җитеп бетми.

Булачак абитуриентларын әзерләү, интеллектуалларны үзләренә тарту өчен вузлар тырышырга, кызыксыну чаралары оештырырга тиеш. 10-11 сыйныфта яхшы укыган укучының югары күрсәткечләр бирәсе билгеле була бит инде. Шул ук республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләргә вузлар тарафыннан игътибар җитми. Андый балалар: «Кайда керик икән?» — дип уйлап та йөрергә тиеш түгел.

Укучы республика олимпиадасында җиңгән икән, гади генә бала булмый. Ул республиканың интеллектуаль базасын тулыландыра торган кеше була. Аларны үзебездә калдырыр өчен без бөтен көчне куярга тиеш.

Имтиханны 100 баллга бирүче бала да бик тырыш, сәләтле, мәктәптә бик зур программа үзләштергән була. Без мәктәптә балаларга яхшы белем, тәрбия бирергә бөтен көчебезне түгәбез. Әгәр иң алдынгы укучыларны үзебезнең республикада калдыра алмыйбыз икән, бик үкенечле була инде.

Яхшы укучыларга яхшы уку шартлары тәкъдим итәргә, үзе белән дә, ата-анасы белән дә тыгыз эшләргә, булган перспективаларны күрсәтергә кирәк. Шул ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, чит илләрдә стажировкалар үтүне оештырырга мөмкин.

Сүз бит республиканың интеллектуаль көчләре базасы турында бара. Татарстанны алга алып бару өчен ул көчне тупларга, республиканың үзендә саклау чаралары күрергә һәм үстерергә кирәк, — диде Камәрия Хәмидуллина.

«Читтә укып, монда кайтуыгыз барыбызны да баетачак»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова заманында Мәскәүдә югары белем алып, КФУның IT-лицеенда эшләүче укытучы Наил Мирсәетовны искә алды. Наил Мирсәетов Россиянең «Ел укытучысы» бәйгесендә призер булып, Татарстанның данын яклаган иде. Бүгенге көндә ул илкүләм олимпиадаларда катнашучылар әзерли. Аның шулай ук бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүче укучылары бар.

Наил Мирсәетов Мәскәүдә белем алып, Казанда эшләве белән бәхетле. Башкала белеме белән ул үзенең туган төбәгендә иҗат итә ала. Мин Әмирнең дә, Алмазның да Татарстанга кайтуларын һәм киләчәктә республиканың иминлеге, чәчәк атуы өчен хезмәт итүләрен телим, — диде Татьяна Ларионова.

Татарстаның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин да югарыда телгә алган, ике фәннән йөзәр балл җыйган укучыларның киләчәктә Татарстанга кайтачагына өметен белдерде.

— Беренчедән, егетләр туган телдә сөйләшүләре белән сокландыралар. Икенчедән, милләтебезнең гореф-гадәтләрен үстереп, Мәскәүдә укып, республикага кайтырга теләвегез безнең өчен бик мөһим. Кайда яшәгәнегезне, кайда, кем кулы астында үскәнегезне оныта күрмәгез. Читтә укып монда кайтуыгыз бөтенебезне дә баетачак, — диде аларга министр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең Актанышта узган август киңәшмәсендә бердәм дәүләт имтиханнарында ике фәннән ике йөзәр балл җыйган укучылар белән очрашты. Президент фикеренчә, БДИда югары баллар — укучыларның, аларның педагогларының, туганнарының зур хезмәте һәм тырышлыгы нәтиҗәсе.

— Без сезнең белән бик горурланабыз. Сезне Олимпия чемпионнары белән чагыштырырга мөмкин. Сез — яшьләр өчен чын үрнәк, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, югары баллы чыгарылыш укучыларының перспективалары зур, чөнки Россиянең һәр югары уку йорты мондый абитуриентларны җәлеп итәргә тырыша.

— Сез Татарстан вузын да, Россиянең башка шәһәрләрендә урнашкан уку йортларын да сайлый аласыз. Без, үз чиратыбызда, киләчәктә сезнең белән элемтәне сакларга телибез. Әгәр киләчәктә Татарстанга кайтырга карар кылсагыз, без моңа шат кына булыр идек, — диде Рөстәм Миңнеханов.