Әфганстанның яңа хакимиятеннән ни көтәргә: «Дин, ислам» дип әйткәннәре ышандырмый...» | intertat.tatar

Әфганстанның яңа хакимиятеннән ни көтәргә: «Дин, ислам» дип әйткәннәре ышандырмый...»

Россиядә тыелган һәм террорчылылар рәтенә кертелгән «Талибан» хәрәкәте 15 августта Әфганстанны тулы контрольгә алуы турында игълан итте. Ил президенты Әшраф Гани чит илгә качты. Әфганстанда барган хәлләргә «Интертат» күзәтү ясый.

2021 елның 1 маеннан АКШ президенты Джо Байден Әфганстаннан Америка гаскәрләрен чыгара башлады. Талиблар* (Россиядә тыелган оешма вәкилләре) тиз арада илдәге хакимиятне үз кулына төшерде. Хөкүмәт гаскәрләре каршылык күрсәтә алмады. Алай гына да түгел, гаскәрләрнең бер өлеше тулы бүлекчәләре белән талиблар ягына күчкән. Ил президенты Әшраф Гани чит илгә чыгып качты.

Американың C-17 Globemaster хәрби-транспорт самолеты Кабул аэропортыннан 640 әфганлыны Катарга чыгарды. Качаклар белән тулган авиалайнер салонында төшерелгән фотография, социаль челтәрләрдә таралып, бөтен дөньяны шаккатырды.

«Талибан» 1996-2001 елларда илдә хакимиятне үз кулында тоткан иде. Илдә ислам дәүләте төзибез дигән шигарь астында кешеләрне җәзалаулар бөтен дөньяны шаккаттырды. Шулай ул террорчылык хәрәкәтләренә үз илләрендә яшәргә мөмкинлек биреп тә алар үзләренең позициясен күрсәтте. Нәкъ менә шул сәбәпле АКШ Әфганстанга үз гаскәрләрен кертте дә инде.

«Әфганстанда халык тоткынлыкка эләккән кебек тоела»

Әфганстандагы вәзгыятьне аңлар өчен без ул илгә еш йөрүче кеше — Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин белән сөйләштек.

— Мин Әфганстаннан 18 августта гына кайттым. Анда беркайчан да тыныч булганы юк бит инде. Хәзер, яңа хакимият урнашкач, вәзгыять бигрәк тә кискенләште. Халык тоткынлыкка эләккән кебек тоела. Үзләре талибларны* хуплаган да кебек. Аларга буйсынмыйча кая барсыннар инде?!

Хәзер кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр урамга чыгарга ярамый. Безнең бер хезмәткәр комендант сәгатендә чыккан да, яраланып кайткан. Төнлә мылтыктан кемнәр атканын анда аңлап та булмый.

Хакимияткә талиблар* килгәч, илдә гуманитар ярдәм күрсәтә торган бердәнбер безнең оешма калды. Көнбатыш хәйриячеләрен куып чыгардылар. Безнеке мөселманнар фонды булгач, талиблар* безнең эшчәнлекне хуплады.

Әфганстанда ришвәтчелек бик нык чәчәк аткан. Талиблар*: «Илдә тәртип урнаштырабыз, караклыкка юл куймыйбыз», — диләр инде, ләкин алар бит радикаллар. Радикаллар оештырган тәртип нинди булыр икән соң? Андый режимның уңай яклары әз бит.

Талиблар* өч еллар чамасы элек кызлар мәдрәсәсен агуладылар. Андый әйбер барыбер онытылмый. Алар кеше хокуклары якланачак, икътисад алга китәчәк, дип халыкны ышандырырга тырыша. Өстәгеләре яхшы тормышка омтылса да, Пакыстан мәдрәсәләрендә укыган гади солдатларның белем, культура дәрәҗәсе түбән икәнен онытмаска кирәк. Күпме еллар буе җимерүне генә белгән пехота ничек яхшы тормыш төзергә җыена икән? «Талибан»* җитәкчелегенә сугышчылар белән уртак тел табу авыр булачак, — дип сөйләде Рөстәм Хәбибуллин.

«Буласы сугышлар алда әле»

Әфганстанның киләчәге турында «Изге Коръән вә хак сөннәтне өйрәнү» үзәге җитәкчесе Фәрит хәзрәт Сәлмәннән сорадык.

— Әфганстанда талиблар* хакимият урнаштырдык дип әйтүләренә карамастан, Әхмәд Шах Масудның улы таулар арасында талибларга* каршы сугышырга гаскәр җыеп ята. Ул вице-президент вазыйфасындагы Амрелла Салех белән берләште, ә Амрулла, конституция нигезендә әлеге вәзгыятьтә үзен президент итеп игълан итте (Президент хакимияттән ваз кичкәч, вице-президент хакимлекне үз кулына алырга хокуклы). Шуңа күрә бүгенге көндә Әфганстанда бердәнбер җитәкчелек урнашты дип әйтеп булмый.

Әфганстанда соңгы ярты гасырда бер сугыш икенчесе белән алышына. «Талибан»* Кабулны алды да тынычлык урнашты дигән сүз юк. Кызганыч, буласы сугышлар алда әле. Дөньядагы иң эре дәүләтләрнең дә бу вәзгыятькә үз карашы бар. Шуңа күрә бүгенге вакыйгалар башлангыч этап кына. Фаразлау дөрес түгел, ләкин вәзгыятьне анализлап караганда, киләчәк билгесез. Киләчәкне бер Аллаһ кына белә.

Хакимияткә талиблар* килгән очракта да, нәрсә буласын әйтеп булмый, чөнки алар бертөрле генә түгел. Аларның кайсылары өскә калкып чыгуга карап кына илнең кая барасын чамалап булачак, — диде Фәрит хәзрәт Сәлмән.

Әфган татары: «Алар ышандырмый»

Әфган татарлары борчуда. Алар илдә ни буласын белми. Әфганстаннан берничә ел элек чыгып киткән әфган татары исемен әйтергә курыкты, чөнки аның туганнары шунда яши. Ул «Талибан»* килүдән бернинди яхшылык көтмәвен әйтте.

Әлбәттә, андагы хәл безне борчый. «Талибан»* безнең илне басып алды. Берни дә эшләп булмый, кешеләр өйдән чыга алмый икән, моның нәрсәсе яхшы? Аларның «дин, ислам» дип әйткәннәре ышандырмый, алар бернәрсә әйтә, икенчене эшли. Без беркемне дә үтермибез диделәр, ә менә мин белгәнчә, Кабулда уналты кешене үтергәннәр. Бер ай элек минем якын дустымны үтерделәр. Ул хәрби кеше, сугышта иде, аңа 28 яшь. Аны гына түгел, күп кешеләрне үтерделәр. Минем яшәгән урында гына да талиблар* унбишләп кешене үтерде, — дип сөйләде ул.

«Әфганстанның барлык радикаль исламчыларны тарту ноктасына әверелү куркынычы бар»

Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Белоглазов Әфганстан белән бәйле халыкара сәясәтне аңлатты.

— АКШ төп геосәяси дошманнарына — Россия, Кытай һәм Иранга басым ясау өчен Әфганстанга триллионнан артык доллар тыкты. Хәзер Әфганстан бу илләр өчен проблемага әверелдерергә мөмкин.

20 ел эчендә «Талибан»* Америкага каршы сугышкан шартларда зур тәҗрибә туплады. АКШ аны легитимлаштырды. Ә чыгып киткәндә бик күп корал калдырды.

Россияне Әфганстандагы вәзгыять бик нык борчый. Әфганстанның барлык радикаль исламчыларны җыю урынына әверелү куркынычы бар. Радикаллар төньякка — Таҗикстанга, Үзбәкстанга, Төрекмәнстанга, алар аша башка илләргә барачак. Мондый шартларда чик буе дәүләтләренең армиясен ныгытырга һәм Россия гаскәрләре белән гамәлләрен координацияләүне булдырырга кирәк. Шуңа күрә 2021 елның 5-12 августында таҗик-әфган чигеннән ерак түгел полигонда Россия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан гаскәрләре өйрәнүләре узды.

Кытай үзен бик сак тота — кискен хәрәкәтләр һәм көчле белдерүләр ясамый. Әфган территориясе «Бер пояс, бер юл» стратегиясен гамәлгә ашыру планнарына кертелгән. 2016 елда Кытайдан Әфганстан чиге буендагы Хайратан шәһәренә кадәр йөк тимер юл төзелде, шулай ук Кабул-Урумчи авиалиниясе ачылды. Ә 2017 елда Әфганстан рәсми рәвештә Кытайның «Пояслар һәм юллар» инициативасына кушылды. Моннан тыш, Кытай Әфганстанның җир асты байлыкларын чыгаруда позицияләрен саклап калырга өметләнә. 2007 елда ук ул иң эре бакыр ятмасы Айнакны эшкәртү өчен 30 елга йөкләмә алды. 2008 елда Таҗикстаннан Әфганстан аша Пакистанга тимер юл, шулай ук тау комбинаты һәм җылылык электр станциясе төзү турындагы контракт төзеде. 2011 елда Кытай Әфганстан төньягында 25 елга нефть ятмаларын эшкәртүгә тендер откан иде. Талиблар* белән килешүләр өчен Кытай Пакыстанны файдалана.

Әлеге илләрнең берсе дә Әфганстанда хәрби көч кулланмаячак.

Алга таба илдәге вәзгыять «Талибан»ның* кайсы канаты өстенлек алуына бәйле булачак — тыныч яшәүгә сәләтле урта канатмы яки радикаль канатмы? Әмма, һәрхәлдә, радикаль исламчылар даими рәвештә Үзәк Азиягә үтеп керәчәк. Димәк, Әфганстан күршеләре белән хәрби-техник хезмәттәшлекне генә түгел, махсус хезмәтләрнең багланышларын да көчәйтергә кирәк. Шулай ук Үзәк Азия белән икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерәсе иде. Хәерчелек, эшсезлек һәм начар белем радикаль исламизм өчен мохит тудыра, — диде Альберт Белоглазов.

«Мәскәү проблеманы хәрби юл белән хәл итеп булмавын аңлый»

Әфганстандагы кискен үзгәрешләрнең Россиягә йогынтысы турында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Көнчыгыш илләр белгече Азат Ахунов аңлатма бирде.

— Инде яздан ук, Америка солдатларының Әфганстаннан чыгуы, «Талибан»ның* активлашуы башлангач, хөкүмәтнең үз позицияләрен тотып кала алмаячагы билгеле иде. Россия алар белән сөйләшүләрне алданрак алып бара башлады. Һәрхәлдә, 2019 елда бу эш ачык эшләнде.

Әфганстан халкының күпчелеге дәшмичә генә яңа «Талибан»* режимын таныды, югыйсә алар алай тиз өскә менмәсләр иде. Хәзерге вакытта без төньяктагы таҗик һәм үзбәкләр генә талибларга* каршы чыкканын күрәбез. Әмма тулаем алганда, халык яңа хакимиятне яклый. Беренчедән, яңа хакимият үзен күп гасырлык ислам традицияләрендә төзелгән системаны яклаучы сыйфатында күрсәтә. Икенчедән, ул Көнбатышка каршы көрәшүче буларак күрсәтә, ә бу идеяләр Көнчыгышта һәм Африкада бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмый.

Мәскәү Әфганстан проблемасын 1979 елдагы кебек хәрби юл белән хәл итеп булмавын аңлый. Бу зур финанс чыгымнары таләп итәчәк. Илдә финанс проблемалары, санкцияләр режимы, башка проблемалар шартларында сугыш башлау мөмкин түгел. Россия исә, СССР варисы буларак, һәрвакыт Көнчыгыш халыклары хокукларын яклаучы буларак кабул ителде. Бу хакта заманында хәтта СССРга каршы сугышкан командир Әхмәт Шах Масуд та сөйләде. Ул СССРны дөньяда иң гадел дәүләт буларак күрде. СССР ярлы дәүләтләргә финанс һәм хәрби ярдәм күрсәтте. Бу стереотип саклана. Ул Мәскәүнең талиблар* белән сөйләшү процессында ярдәм итәчәк.

«Талибан»* 1996-2001 еллардагы кебек түгел, башка сәясәт алып барачакбыз, дип әйтә. Икътисадны торгызу һәм үстерү өчен алар көнбатыш белгечләрен дә чакырырга ниятли. Шунысы мөһим, алар халык алдында наркотиклар җитештерү һәм наркотрафик белән көрәшәчәкләрен белдерде. Элеккеге түрәләргә гомуми амнистия игълан иттеләр. Бу белдерүләр әлегә оптимистик рәвештә яңгырый.

Бу очракта Россия өчен яңа базарлар ачылырга мөмкин: газ һәм нефтьтән алып, көндәлек продуктларга кадәр. Әфганстан — ул Көнчыгышта юллар чатында торган ил. Грамоталы логистика төзегән очракта, бу ил аша Россия үз продукциясен башка илләргә җибәрә ала. Моннан тыш, Россиягә сәяси яктан үз чикләре янында көнбатышка каршы торган союздаш булуы отышлы, — диде Азат Ахунов.