Алия Исрафилова мунчада җен күргән, Искәндәр Сираҗи каршы чыкты, Гәрәй Рәхим вафат | intertat.tatar

Алия Исрафилова мунчада җен күргән, Искәндәр Сираҗи каршы чыкты, Гәрәй Рәхим вафат

Бу атнада чыккан иң шәп, иң укылышлы язмаларга күзәтү.

Җырчы Алия Исрафилова мунчада җен күргән

Җырчы Алия Исрафилова үзе белән булган коточкыч хәл турында сөйләде.

«Ун еллар элек без бер төркем артистлар белән Башкортстан якларына концерт куярга чыгып киттек. Концерттан соң төн кунарга бер бәләкәй генә авылга кайттык. Без кайтканда бик соң иде инде.

Мунча ягылган булса да, төнлә кереп тормассыз инде, иртәгә иртә белән керерсез, дип әйтеп карадылар. Уты да бер кабына, бер сүнә, фонарь белән генә җайсыз булыр, дип тә әйттеләр. Ләкин бер җырчы кыз (исемен үзгәртеп Раилә дип атыйм): «Хәзер керәсем килә, әйдә инде миңа иптәшкә», — дип мине үгетли башлады. Мин төнлә мунча керергә шомлансам да, аңа каршы килергә уңайсызландым. Без Раилә белән икәүләшеп мунчага кереп киттек.

Шулай, икебез дә чәч юган вакытта, Раилә кинәт: «Алия, җитте инде сиңа аркамны ышкырга!» — дип җибәрмәсенме! Ә мин бөтенләй икенче якта утыра идем, арабыз аңа ялгыш кына да тиеп китәрлек түгел. Артист булса да, шаярганга охшамаган иде. Шулай да сер бирмәскә тырышып, куркуымны сиздермичә генә, тиз-тиз генә коендым да, Раиләне дә ашыктыра-ашыктыра мунчадан чыгу ягын карадым.

Чыкканда, йорт хуҗасы безне каршы алырга чыккан кебек күренеп китте: «Чыктыгызмы, кызлар, әйдәгез-әйдә», — дип кул болгады. Без шул тавышка таба тиз-тиз атлап киттек. Раилә алдан атлады. Урамда дөм караңгы иде. Өебез мунчадан бик ерак та түгел, туры сукмактан гына барасы. Тик без нигәдер бара-бара әллә нинди куаклыкка кереп киттек...” – дип сөйли җырчы.

Алия Исрафилова җеннең аларны адаштырып йөртүе, кычкырып дога уку аркасында гына котыла алулары турында шаккаткыч әйберләр сөйли. Регина Габдрахманованың әлеге язмасының тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.

Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә Камал театры артистлары, Татарстан Язучы берлеге әгъзалары, министрлык вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Гәрәй абыйны соңгы юлга зурлап — Камал театры яныннан озаттылар. Зур гына келәм җәйделәр, Камал театры урындыкларын тезделәр. Аппаратураны чыгардылар. Соңгы вакыйгаларны, күптән түгел вафат булган шәхесләрне искә алып, «Бөтен татар зыялыларына да шундый хөрмәт булса иде!» — дигән фикерләр ишетелде кеше арасында.

Гәрәй абый белән утыз елдан артык бергә гомер иткән Диләрә ханымның күзләре сагыш белән мөлдерәмә тулы иде:

— Тормышта ул чын ир-ат иде. Арабыз 24 яшь. Әмма мин аны яшьтәшем кебек хис иттем. Аңа берничек тә үз яшен биреп булмый. «Болай авырып ятарга бер дә килешми, Диләрәкәем. Тыныч кына, тәмле ашап, бер-беребезне саклап яшик әле», — дигән иде.

Гәрәйнең башында да шеш булган. Яман шешнең соңгы стадиясе иде. Бөтен гәүдәсендә метастазалар. Күз алдыгызга китерегез, шушы халәттә ул берүзе генә ике ай элек Мәскәүгә барып кайтты. Бакчасында да эшләп йөрде. Ул өч атна элек чабып йөреп, соңгы китабын эшләде. Өйгә бер төркем язучылар килгәч: «Әле Сөембикә турындагы китапны эшлисе бар», — дигән иде.

Табибларга үзен ышанып тапшырды ул. Ай ярым элек кенә Чехов хастаханәсендә диагностика үтте. «Авыруларыгыз "йоклый", яңалары юк. Космонавт кебек чабып йөри аласыз», — диделәр. Бавырында бишәр сантиметрлы метастаза булган. УЗИда барысы да күрсәтә, диләр. Ләкин карамаганнар. Реанимациядәге бер хатын: «Аның бит йөрәге телгәләнеп беткән, ничек яшәде ул?» — дип аптырап сорады.

Табибларның ваемсызлыгыдыр инде ул. Гаепләп әйтәсем дә килми, — диде Диләрә ханым.

Гәрәй Рәхим турындагы истәлекләрне Зилә Мөбәрәкшина барлады.

Финанс пирамидалары һәм челтәрле бизнес белән шөгыльләнү гөнаһлымы?

Шәригать буенча финанс пирамидаларында катнашырга, челтәрле бизнеста эшләргә ярыймы? Ни өчен челтәрле бизнеста сатыла торган товарны алмау хәерлерәк? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән Гадел Әхмәтҗанов шул турыда сөйләште.

— Финанс пирамидалары һәм челтәрле бизнеска килгәндә, аларның икесен дә бер дәрәҗәгә куеп булмый. Финанс пирамидасы алдауга нигезләнгән. Кешедән акча җыясың да, шул җыйган акчаның күпмедер өлешен кешегә кире таратасың. Калганы үзеңә кала. Шуңа пирамида дип атала да инде ул. Өстәгеләр акча эшли, аска әзрәк төшә, ә менә соңыннан килүчеләр бернәрсә дә алмый.

Монда бернинди сәүдә дә, хезмәт күрсәтү дә юк. Бер кешедән акча алып, икенчесенә биреп утырасың. Бу — тулысынча хәрам, тыелган, гөнаһлы юл. Мондый пирамидаларның бервакытта да озак эшләгәннәре юк. Гадәттә, мондый хәрам система бетә. Әйтик, сәүдә бертуктамый эшли, бара. Товар кайта — сатасың, кайта — сатасың. Ул товар әзрәк яки күбрәк сатылырга мөмкин. Ләкин бу процесс өзелми. Хезмәт күрсәтү дә шулай. Яхшы хезмәт күрсәткән кешегә ихтыяҗ була.

Ә финанс пирамидалары гел җимерелеп тора. Күзәтсәгез, банклар да гел җимерелеп, таралып торалар. «Ниндидер банкның лицензиясен алганнар», — дигән хәбәрләрне гел ишетеп торабыз. Чөнки риба үз-үзен юкка чыгара. Хәрам система эшләгән кешегә дә, бу системага акча керткән кешегә дә бернинди файда китерми.

— Ә челтәрле бизнес?

— Челтәрле сату бераз икенче төрле төзелгән. Монда кеше ниндидер товарны сата. Ләкин бу товарны ул үзе сатып алмаган, ул аны кешегә тәкъдим итә. Кеше ризалашканнан соң, ул аны кайдандыр табып, алып килеп бирә. Бер караганда, бу системада гөнаһ юк кебек. Шуңа күрә кайбер галимнәр аны рөхсәт итә. Әмма бу — гадәти сәүдә дә түгел. Бу очракта сатучы башта үзе товарны сатып алып, каядыр куеп, аны кешегә күрсәтеп сатмый. Ул башта кеше эзли. Бу товар сатуга түгел, ә халыкны җәлеп итү системасына охшаган. Кеше табылганнан соң, билгеле бер килешүләр белән исемнәрен язып, әле үзенә дә яздырып куя.

Классик сәүдәгә охшамаган бу. Шуңа күрә бу система аңлашылып бетми. Син кем бу очракта? Товарны алып сатучы сәүдәгәрме яки шушы фирмага эшләүче хезмәткәрме? Менә шулар аңлашылмаганга күрә, ким дигәндә, бу система шикле. Әмма күп галимнәр челтәрле бизнесны хәрам, гөнаһлы, диләр. Чөнки монда безгә аңлашылган сәүдә принциплары юк. Кемгә уңайлы бу? Товар җитештерүчеләргә.

Кайбер системаларда, мәсәлән, товарны аена күпмедер күләмдә алып барырга кирәк. Шушы системада калыр өчен кирәкмәгән әйберләр алырга мәҗбүр итәләр хәтта. Минем мондый кешеләрнең өйләрендә кирәкмәгән әйберләрнең тулып ятуын күргәнем бар. Алар аны кулланмый да, сата да алмый. Менә шушы кирәк булмаган шартлар өчен бу системаны гөнаһлы, хәрам дип әйтә алабыз.

Әгәр дә товарны сатарга кирәк икән, классик юл белән эшләү хәерлерәк. Ачасың кибет, рекламасын бирәсең һәм сатасың. Ләкин монда ниндидер рисклар була. Бизнесың барамы-юкмы… Шуңа күрә челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләр бу эшкә рисксыз табыш алыр өчен керә.

Камал театры бинасын Яшьләр форумы алмакчы, журналист Искәндәр Сираҗи каршы

Камал театрына яңа бина салынгач, аның Татарстан урамындагы «җилкәнле» бинасын нишләтерләр? Рузилә Мөхәммәтова әлеге бина тирәсендәге вазгыятьне барлый.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары, «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов Камал театры бинасын яшьләрнең мәдәни ихтыяҗлары өчен бирүне сорады: «Әгәр Камал театры үз бинасын алыштыра икән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан урамында урнашкан бинада татар яшьләре һәм җәмәгатьчелеге өчен мәйданчык булдыру тәкъдиме белән чыга», — диде ул.

Журналист Искәндәр Сираҗи аларга каршы чыкты: «Татар яшьләре форумы моңарчы Татар конгрессындагы кечкенә генә өч бүлмәгә сыя иде. Өч-дүрт елга бер җыела торган форумга аның кадәр зур бина нәрсәгә хаҗәт икән дигән уйлар туа башлады. Яшьләр форумы — аның хәтле зур чаралар үткәрми торган оешма, ул бинаны сорарга да тиеш түгел дип уйлыйм.

Мин бинаны файдалануның бер генә юлын күрәм — Кариев театрына бирергә кирәк! Кариев театры — үсмерләрне олы театрларга әзерләп бирүче иң мөһим театрларның берсе. Ә аның хәзерге бинасы Офицерлар йортыннан ясалган, аңарчы ул кинотеатр гына иде. Безнең татар баласы сипләп бирелгән шушы бинага гына лаекмы? Камал театры бинасы — чын театр бинасы, монда бөтен уңайлыклар бар һәм татар баласының кабат театрга килү теләге дә туачак. Чөнки биредә Ренат Әюповка яки башка режиссерга иҗат итү өчен сәхнәнең техник мөмкинлекләре дә зуррак.

Кариев театры бинасы әрәм ятмасын өчен кечкенә генә Музыкаль театр ачып куярга кирәк. Музыкаль театр өчен хәтта әзер оркестрыбыз да бар — Тинчурин театрында Ильяс Камал төзеп куйган бер дигән коллектив! Мондый театрның булуы композиторларга да үсеш өчен этәргеч булыр иде.

Кариев театрына Камал театры бинасы кирәклеген Президентка җиткерсеннәр иде. Моны Гүзәл Сәгыйтова да эшли ала дип уйлыйм — Казан шәһәре башкарма комитетында эшләгәч, аның мөмкинлекләре зуррак.

Камал театры аны музей итеп калдырса, ничек тутырып бетерә? Бу бик зур исраф һәм зур оятсызлык булыр иде дип саныйм. «А не жирно ли будет?» — дигән сорауларым туа. Бу соравым форумга карата да бар».

“Язма авторы буларак, үз карашымны кыстырып куярга да рөхсәт итегез. Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеевныңфикере ошый миңа. Камал театры бөтен театрларны үз канаты астына җыеп торган театр буларак, Татарстан урамындагы сәхнәсеннән кунак сәхнәсе ясасын иде. Ә Кариев театры өр-яңа бинага лаек”, - дип үз фикерен дә җиткерә автор.

Районнарда бала табу йортлары ник ябыла?

Берничә ел элек Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарындагы бала тудыру бүлекләре ябылган иде. Бу исемлеккә елына 150 баладан да ким туган районнар кергән. Шушы көннәрдә генә Фейсбукта язучы, журналист Нәзифә Кәримова Мамадышта бала табу йорты ябылу турында борчылып язды.

Бер яктан, әлеге үзгәрешләр бала табучы хатын-кызларга югары квалификацияле тиешле медицина ярдәме алырга ярдәм итсә, икенче яктан, 40-50 чакрым ераклыкта урнашкан бала табу йортына бару, кайту кем өчендер кыенлык та тудырырга мөмкин бит.

Апас районыннан Айгөл ике баласын да Казанда тапкан. «Консультацияләргә мин үзебезнең районда йөрдем. Бала табу йорты булмау куркытмады алай. Безнең райондагыларны башта Буага җибәрәләр. Алар анда йөклелек чорының ничек узуына карап, катлаулы очрак ачыклаганнан соң, башка җиргә дә җибәрә ала.

Мин башта Буага бардым. Анда мине бала тудыру йортында ятарга дип алып калдылар. Күпмедер ятканнан соң, ашыгыч ярдәм машинасы белән Яшел Үзәнгә илттеләр. Бала үләргә мөмкин дип куркытып бетерделәр. Бу — март ае иде. Өс киемнәрем юк, ниндидер запас киемнәр табып, киендереп җибәрделәр инде. Яшел Үзән бала табу йортына килгәч тә, мине берничә көн анда тоттылар. Табаммы, тапмыйммы — бер сүз әйтмиләр. Үзләре барысы да яхшы дип торалар.

Аннан мин өч көннән соң үзем гариза язып чыктым. Үзем табиб табып, аның белән сөйләшеп, баламны Казанда таптым. Мартның 16сы бала табу йортына эләктем, районнарны әйләнеп йөри-йөри, 31 мартта беренче тапкыр әни булдым.

Икенче баламны тапканда да шушы ук табибка бардым», — дип сөйләде Айгөл.

Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев белән Мамадыштагы бала тудыру йорты ябылу турында сөйләштек.

«Бала табу йорты ябылмады, аның эшләү тәртибе генә үзгәрде. Бала табучылар саны бик нык кимеде бит. Бала тудыру йорты үз урынында, бала табу заллары да, гинекологиясе дә, хатын-кызлар консультациясе дә бар. Бүген маршрутизация генә үзгәреш кичерде. Риск төркеменә керүче хатын-кызларны, мәсәлән, кесарев кисеме кирәк булган, яисә баласын соң табучылар — берсе дә бездә кала алмый. Без аларны Чаллы яисә Казан перинаталь үзәкләренә җибәрәбез. Мондый хәл безнең районда гына түгел, бөтен республика буенча шулай.

Бала табучылар юк бит. Статистика буенча, районыбызда 41 мең кеше исәпләнә. Бүгенге көнгә ярты елга районыбызда 75 бала дөньяга килде, шуның 15е бездә. Бу — ай саен 2 бала дигән сүз, зур бер бала тудыру йорты өчен бу бик аз. 1950нче елларда колхоз бала табу йортлары да булган. Ул вакытта бер участокта 800 бала дөньяга килгән, ә монда районга елына 150 бала туу турында сүз бара”, - дип сөйләде ул хәбәрчебез Ләйсән Рәхмәтуллинага.