Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гәрәй Рәхим белән хушлашу: «Аның бит йөрәге телгәләнеп беткән, ничек яшәгән ул?»

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә Камал театры артистлары, Татарстан Язучы берлеге әгъзалары, министрлык вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.

news_top_970_100
Гәрәй Рәхим белән хушлашу: «Аның бит йөрәге телгәләнеп беткән, ничек яшәгән ул?»
Татарстан Язучылар берлеге, Рамил Гали

«Табигать тә елады»

Гәрәй абыйны соңгы юлга зурлап — Камал театры яныннан озаттылар. Зур гына келәм җәйделәр, Камал театры урындыкларын тезделәр. Аппаратураны чыгардылар. Соңгы вакыйгаларны, күптән түгел вафат булган шәхесләрне искә алып, «Бөтен татар зыялыларына да шундый хөрмәт булса иде!» — дигән фикерләр ишетелде кеше арасында.

Гәрәй Рәхим үзе дә кояшлы, нурлы кеше булган - бар да шул фикердә. Һава торышы да Гәрәй абый кебек җылы иде: ялтырап кояш чыкты, көн исең китәрлек матур булды!

Мәрасим башланып, Гәрәй абый — Григорий Родионов белән халыкның соңгы хушлашу мизгеле килеп җиткәч, күктә болытлар куерды, озакламый яңгыр ява башлады. Әйтерсең, Гәрәй абыйны соңгы юлга озатканда табигать тә елый иде…

Гәрәй абыйны соңгы тапкыр Татар матбугаты йортында татар һәм якут шигърияте антологияләрен тәкъдим итү кичәсендә күрдем. Сөйләшеп торган арада ул кара пакетыннан үзе мөхәррирлегендә чыккан кап-калын авыр ике томлы антологияләрне чыгарып өстәлгә салды. Өлкән яшьтәге кеше, шундый авыр томлыклар күтәреп йөри дип уйлап куйган идем.

Кичәдә Гәрәй абыйга да сүз бирелгән иде. «1992 елдагы антология минем мөхәррирлектә ике том булып эшләнелде. Шөкер, татарлар арасында да яшь талантлы шагыйрьләр күп. Безгә дә яңа — өченче антологияне чыгарырга вакыт җитте, кырык ел диярлек үтте», — дигән фикерен әйткән иде ул.

«Аның бит йөрәге телгәләнеп беткән, ничек яшәгән ул?»

Гәрәй абый белән утыз елдан артык бергә гомер иткән Диләрә ханымның күзләре сагыш белән мөлдерәмә тулы иде:

— Тормышта ул чын ир-ат иде. Арабыз 24 яшь. Әмма мин аны яшьтәшем кебек хис иттем. Аңа берничек тә үз яшен биреп булмый. «Болай авырып ятарга бер дә килешми, Диләрәкәем. Тыныч кына, тәмле ашап, бер-беребезне саклап яшик әле», — дигән иде.

Гәрәйнең башында да шеш булган. Яман шешнең соңгы стадиясе иде. Бөтен гәүдәсендә метастазалар. Күз алдыгызга китерегез, шушы халәттә ул берүзе генә ике ай элек Мәскәүгә барып кайтты. Бакчасында да эшләп йөрде. Ул өч атна элек чабып йөреп, соңгы китабын эшләде. Өйгә бер төркем язучылар килгәч: «Әле Сөембикә турындагы китапны эшлисе бар», — дигән иде.

Табибларга үзен ышанып тапшырды ул. Ай ярым элек кенә Чехов хастаханәсендә диагностика үтте. «Авыруларыгыз "йоклый", яңалары юк. Космонавт кебек чабып йөри аласыз», — диделәр. Бавырында бишәр сантиметрлы метастаза булган. УЗИда барысы да күрсәтә, диләр. Ләкин карамаганнар. Реанимациядәге бер хатын: «Аның бит йөрәге телгәләнеп беткән, ничек яшәде ул?» — дип аптырап сорады.

Табибларның ваемсызлыгыдыр инде ул. Гаепләп әйтәсем дә килми, — диде Диләрә ханым.

Гәрәй Рәхимнең улы Давыт Родионов барлык кешегә рәхмәтен белдерде:

— Безнең гаиләгә әтинең якыннары зур ярдәм күрсәтте. Ул гомере буе татар әдәбияты, милләт өчен эшләде. Чирләгән вакытта да гел эш дип чабып йөрде. Бөтен кешегә ярдәм итте. Үзен зур кеше итеп санамады. Юбилеена багышланган тапшырулар чыккач, карале, мине халык белә, мине зурлыйлар икән, мин шулай дип уйламаган идем, дип сөенгән иде.

Рәхмәт, әти. Безгә бик яхшы әти булдың. Кинәт китеп баруың бик кызганыч, — диде Давыт.

«Гәрәй Рәхим халкыбызның ихлас мәхәббәтен яулады»

Мәрасимне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды:

— Безне авыр кайгы берләштерде. Арабыздан олы шәхес, күренекле әдип, халыкчан каләм остасы китте. Күбебез аңа, яратып, Гәрәй абый, дип дәшә иде. Ул ихлас һәм күңелле кеше иде, дөньяга позитив карашы белән кешеләргә рухи көч өстәде. Аның турында бары тик җылы истәлекләр генә калыр. Безнең күңелләрдә миһербанлы кеше булып истә калачак.

Илле елдан артык иҗат итеп, Гәрәй Рәхим халкыбызның ихлас мәхәббәтен яулады. Аның иҗаты бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Гәрәй Рәхимнең тормыш һәм иҗат юлы милләтебезгә, үз халкына тугрылык билгесе булды, — диде мәдәният министры.

«Аның һәрбер иҗат җимеше йөрәктән-йөрәккә барып җитә иде»

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар исеменнән Гәрәй Рәхимнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

— Безнең бу хушлашулар күпкә китте бит әле… Йөзек кашыбыздай шәхесләребез китеп бара. Кем белән генә сөйләшмә, Гәрәй абый турында саф күңелле, эчкерсез, җор сүзле кеше иде дип искә алалар. Аның һәрбер иҗат җимеше йөрәктән-йөрәккә барып җитә иде. Җаны-тәне белән милләткә бирелде.

Мостай Кәримнең Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Рәдиф Гаташ, Рөстәм Мингалимне искә алып, «йолдыздай атылып кергән» дигән сүзләре бар. Мостай Кәрим аның талантын аның беренче язмаларыннан ук күреп, әйтә белгән. Гәрәй Рәхим яшьли үк: «Йөрәкләр турында язасы бар әле», — дип әйтә торган булган.

Гәрәй Рәхим ТР Дәүләт Советында 17 ел хезмәт куйды. Анда кабул ителгән бик күп законнар да аның кулы аша узды. Ул төзегән Татар поэзиясенең антологиясе — әдәбиятыбызның ерак тарихын, нәфислеген раслый торган мисалларның берсе, — дип сөйләде ул.

«Гәрәй Рәхим дигән тәхәллүсне аңа Хәсән Туфан биргән»

Татарстан Язучы берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

— Бу инде быел беренче югалту гына түгел. Әмма без андый кайгылы хәбәрләргә һич тә күнегә алмыйбыз. Гәрәй Рәхим исә яшьтән үк татар шигъриятенә яшен кебек атылып кергән кешеләрнең берсе. Аның 1967 елда чыккан «Вәгъдә» дигән шигырьләр китабын студент чакта рәхәтләнеп укыган идек.

Мөдәррис Әгъләмнең аңа эпиграммасы да бар: «Рәхимсез Гәрәй Рәхим бу, чын исеме — Гөргөри. Өч тиенлек китабы бар, и, пычагым кергери». Бу шаярту катыш язылган.

Гәрәй абый — татар керәшеннәренең бер вәкиле, гомере буе үзенең карендәшләренә тугры булып, гореф-гадәтләрне белеп яшәде. Соңгы әсәрен дә, ни өчендер, рус телендә язды. «Крещенские демеки» дип атала.

Гәрәй Рәхим дигән тәхәллүсне аңа Хәсән Туфан биргән. Ул, чыннан да, үзенең каләмдәшләренә, халкына, шигъриятенә рәхимле булды. Әдәбиятның бөтен жанрын иңләде: прозаик, шагыйрь, драматург буларак та танылды. «Кәҗә белән сарык» әсәре курчак театрында озак еллар куелды. СССР театрларында да куелган күренекле драматург та иде ул.

Гәрәй Рәхимне без әдәбиятыбызның аксакалы дип олылый идек. Татар халкы яшәгән вакытта, Гәрәй абый исеме халык күңелендә булыр, — диде рәис.

«Җиңел гомер кичерде дип әйтеп булмый»

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүзләренчә, Гәрәй Рәхим беркайчан да керәшеннәрне татарлардан аерып карамаган.

— Гәрәй Рәхимнең арабыздан китүе — үзе бер зур югалту. Ул чын мәгънәсендә күпкырлы талантка ия шәхес иде. Нинди генә авырлыклар булса да, җиңел гомер кичерде дип әйтеп булмый. Кешеләр арасында кайгысын да йотып, шат-күңелле булып эшләргә, яшәү дәрте өсти торган кеше иде.

Без аның белән замандашлар — 1960 елларда әдәбиятка килгән буын вәкилләре. Иҗат белән дөньяны үзгәртәбез дип килгән буын без. Кызганыч, сирәгәябез.

Керәшен татары иде ул, Григорий Васильевич дип тә әйтә идек. Керәшеннәр бар яктан да талантлы халык, бу тормышта дөньяны алып барган төрле өлкәдә зур шәхесләре бар. Тукай заманында Яков Емельянов булган. Ә бүгенге көндә Гәрәй Рәхим исемен әйтеп үтәр идем.

Ул керәшеннәрне татарлар белән бербөтен дип таныды һәм шуңа көрәште дә. Шул ук вакытта, керәшен гореф-гадәтләренең үсүен, югалмавын теләде. Ул куелган эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Булдыклы, кешелекле һәм тормышны ярата торган кеше иде, — диде чыгышында Равил Фәйзуллин.

«Халык аның бик күп эшләрен белеп бетерми»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Гәрәй Рәхимнең вафатына дүрт көн кала янына баруын сөйләде:

— Гөргөри дустыбызның якты дөньядан китүе бөтен татар халкы, керәшеннәр өчен зур югалту. Халык аның бик күп эшләрен белеп бетерми. Шуңа күрә безгә аның турында язарга, күп сөйләргә кирәк булачак.

Вафатына берничә көн кала аның өенә баргач, янына утыргач, ул көчкә-көчкә башын күтәреп, авызын ачып, телен кыймылдатып: «Разил, без бит Сөембикә-ханбикә турында китап әзерли башладык, шуны гына эшләп бетерергә иде бит, шуны эшләп бетерерлек гомер бирсен иде Ходай Тәгалә», — дип, өзгәләнеп калды.

Бакыйлыкка күчәр алдыннан да үзе, авыруы һәм дөнья мәшәкатьләре турында түгел, иҗат, үзенең эшлисе эшләре турында азапланып сөйләде. Аның белән күрешкәч, бөтен кайгыларың онытыла, ул сиңа яшәү дәрте бирә иде. Киләчәктә без аның турында язарбыз, искә төшерербез.

Соңгы 20-30 елда «Җыен» фонды белән берлектә Миркасыйм Госманов башлап җибәргән «Шәхесләребез» сериясендә татар халкының бөек шәхесләренә багышланган китапларны әзерләүдә Гәрәй Рәхим иң зур өлеш керткән кешеләрнең берсе иде. Без анда алтмыштан артык татар халкының бөек шәхесләренә атап китап чыгардык, шуларның күбесенең редакторы да, төзүчесе дә Гәрәй Рәхим булды, — диде ул.

«Ул бит бер үпкәле кеше!»

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Гәрәй Рәхимнең нинди авырлыклар кичерүен искә алды:

— Туганнарыбызны, дусларыбызны, әдипләребезне зурлап озату — милләтне күтәрү, милләтнең кем икәнен исбат итү һәм башка халыкларга күрсәтү. Әгәр дә халкыбызның чын талантларын зурлап, хөрмәт итеп озатмыйбыз икән, бу милләтнең киләчәге юк.

Миңа Гәрәй Рәхим белән шактый очрашырга туры килде. Ул бит бер үпкәле кеше! Соңгы елларда нинди зур фаҗига кичерде (2015 елда Гәрәй Рәхимнең улы Кубрат фаҗигале вафат була — авт.). Аны күргән саен, күңелемә: «Ничек бу үзен тота икән?» — дигән уй килә иде. Табигате шундый кешеләргә яхшылык эшләү, якты күңелле итү, якын итү шулкадәр көчле иде. Кабатлап әйтәм, ул кешеләргә яхшылык эшләргә тырышты. Менә мондый адәмнәр бик сирәк була.

Кеше үзенең табигате белән башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора? Әлбәттә, күңел байлыгының киңлеге һәм йөрәгендә җылылык булганы белән. Гәрәй Рәхим дә нәкъ шундый иде.

«Әгәр үлем килсә, үлемне дә кызык итәрбез. Аңа түгел, җиргә китәрбез»

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ иҗатташы белән студент елларыннан ук таныш булуын әйтте:

— Каләмдәшләре, моңдашларының, үзенең иң кадерле дусларын ташлап, милләт кайгысы булып, арабыздан китте. Әле кайчан гына дисәм… 1962 ел иде. Дустың Рөстәм Мингалим белән Казан дәүләт университетына укырга килеп кердең. «Әллүки» түгәрәгенә бергә йөри башладык. Аннан соң, газета-журналларда бергә эшләдек.

Әдәбиятка юл бирүчеләр арасында Хәсән Туфан, Сибгат Хәким дә булган. Алар Гәрәйне гомере буе яратып, үзләренең иң яхшы дәвамчысы, талантлы шәкерте итеп санады. Гәрәй дустымның соңгы минутларында янында була алмадым.

Халык Гәрәй эшләгән эшләрен, чыгарган антологияләрен онытмаячак. Барысы белән дә халык күңелендә сакланыр. Яшь чакларда язган шигырьләрендә ул туган туфрак, туган ягы турында иҗат итте. Без һәрвакыт җирне яраттык: «Әгәр үлем килсә, үлемне дә кызык итәрбез. Аңа түгел, җиргә китәрбез», — дип язган иде.

Гәрәй Рәхим белән хушлашырга аның туган ягы — Лениногорск районы Федотовка авылыннан да авылдашлары килгән иде:

— Һәр авыл гүзәл табигате, матур өйләре белән генә түгел, ә анда туып үскән, авыл дип, янып-көеп яшәгән уллары-кызлары белән данлы. Григорий Васильевич та безнең сөекле улыбыз. Ул Лениногорск районында бердәнбер керәшен авылы — Федотовканы үзенең үткен каләме, иҗаты, хезмәте белән күпләргә танытты», — диде авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова.

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, үзенең васыяте буенча, Лаеш районы Габишево авылы зиратында улы Кубрат янында җирләнде.

Тыныч йокла, Гәрәй абый…



Галерея: Халык язучысы Гәрәй Рәхим белән хушлашу мәрасименнән фоторепортаж

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1980 елда аңа — «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 6 сентябрь Казанда яман шештән вафат булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100