Җырчы Алия Исрафилова мунчада җен күргән: «Яттан дога белмәсәм, харап буласы идек» | intertat.tatar

Җырчы Алия Исрафилова мунчада җен күргән: «Яттан дога белмәсәм, харап буласы идек»

Без бәләкәй чакларда әби-бабайлар җен-пәриләр турында имеш-мимешләр сөйләп куркыта иде. Җен-пәри кебек күренешне тормышта очратучылар да бар икән. Җырчы Алия Исрафилова мунча җене белән күзгә-күз очрашуы турында «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

Әби-бабайлар кичләрен караңгыда абзар, мунча тирәсенә якын да бармаска куша иде. Төнге уникедән соң мунчага аяк атласаң, харап буласың, дип ышандыралар, шом кертәләр иде күңелгә. Ул чын сүз булгандырмы, әкияттерме, кем белгән. Шулай да, җен-пәри кебек күренешне тормышта очратучылар бар икән.

Җырчы Алия Исрафилова белән дә шундый коточкыч хәл булган.

«Дустымның аркасын җен ышкырга тотынды»

«Ун еллар элек без бер төркем артистлар белән Башкортстан якларына концерт куярга чыгып киттек. Концерттан соң төн кунарга бер бәләкәй генә авылга кайттык. Без кайтканда бик соң иде инде. Кызлар бер йортка, егетләр икенче йортка керде. Безнең йорт хуҗалары, бер ир белән хатын, безне бик зурлап, мул табыннар җәеп каршылады.

Мунча ягылган булса да, төнлә кереп тормассыз инде, иртәгә иртә белән керерсез, дип әйтеп карадылар. Уты да бер кабына, бер сүнә, фонарь белән генә җайсыз булыр, дип тә әйттеләр. Ләкин бер җырчы кыз (исемен үзгәртеп Раилә дип атыйм): «Хәзер керәсем килә, әйдә инде миңа иптәшкә», — дип мине үгетли башлады. Мин төнлә мунча керергә шомлансам да, аңа каршы килергә уңайсызландым. Без Раилә белән икәүләшеп мунчага кереп киттек.

Шулай, икебез дә чәч юган вакытта, Раилә кинәт: «Алия, җитте инде сиңа аркамны ышкырга!» — дип җибәрмәсенме! Ә мин бөтенләй икенче якта утыра идем, арабыз аңа ялгыш кына да тиеп китәрлек түгел. Артист булса да, шаярганга охшамаган иде. Шулай да сер бирмәскә тырышып, куркуымны сиздермичә генә, тиз-тиз генә коендым да, Раиләне дә ашыктыра-ашыктыра мунчадан чыгу ягын карадым.

Чыкканда, йорт хуҗасы безне каршы алырга чыккан кебек күренеп китте: «Чыктыгызмы, кызлар, әйдәгез-әйдә», — дип кул болгады. Без шул тавышка таба тиз-тиз атлап киттек. Раилә алдан атлады. Урамда дөм караңгы иде. Өебез мунчадан бик ерак та түгел, туры сукмактан гына барасы. Тик без нигәдер бара-бара әллә нинди куаклыкка кереп киттек.

«Дога белүем генә коткарды»

«Тукта, Раилә, дөрес бармыйбыз!» — дип кычкырам. Ә ул күзен акайткан, бара да бара. Күпме кычкырсам да, исендә дә юк, зомби кебек сөрә генә. Нишләргә белмичә, мин туктадым да, ничарадан бичара дигәндәй, бар тавышыма кычкырып, «Аятел көрси»не укырга тотындым. Шул вакытта Раилә җиргә егылып, үкерә-үкерә тәгәри башлады. Мин кулдагы бар сөлгеләремне ташлап, аның янына йөгереп килдем дә, бөтен белгән догаларны укый-укый, битләренә бәрә-бәрә аңына китерергә тырыштым.

Әллә нинди куркыныч тавышлар чыгарып үкерә иде ул. Үзем дә акылдан язмасам ярый, дип куркудан бөтен тәнем калтырый. Күпме азапланганбыздыр, белмим, Раилә ничек кинәт үкерә башласа, шулай кинәт туктады.

Әбиләрдән җеннәр белән сүгенеп сөйләшергә кирәк дигән сүзне ишеткән бар иде. «Ничек адаштырсагыз, шулай алып кайтыгыз, анагызны с…м!» — дип кычкырдым да, догаларны укый-укый тәрәзә утына ошаган бер утка таба киттек. Шөкер, безнең өебез булып чыкты.

«Хәзер мылтык терәсәләр дә төнлә мунча кермим»

Йорттагылар безнең кыяфәтне күреп, шаклар катты. Мунчадан чыккан кешеләр кыяфәтендә түгел идек, бигрәк тә Раилә. Бөтен өстебез балчыкка буялган, кием-чәчтә тигәнәк, үзебез дә шок хәлендә идек. Хуҗалар исә артык аптырадылар димәс идем.

Хуҗаның хатыны: «Авылыбызда буш йортлар күп, буш йортка җен ияләшә, шуңа күрә нормаль кеше төнлә мунча керми бездә, дип кисәттек бит», — дип чиләктә су җылытырга куйды.

Шул өйдә генә балчыкларны юып төшердек тә караватка менеп яттык. Раилә кайтканнан бирле телен йоткан кебек, берсүзсез генә юынды да, ятуга, аңын җуйган кебек йоклап та китте. Төне буе күз дә какмыйча, сулый микән, дип аны саклап чыктым. Икенче көнгә Раилә төнге маҗаралар турында берни хәтерләми иде. Төне буе төшемдә атларга атланып йөрдем, бөтен тәнем авырта, диде. Өне белән төше буталган иде. Тәне нишләп шулай сыдырылып беткәненә дә бик аптырады.

Төнлә югалткан сөлгеләрне мунчадан 500 метр ераклыктагы тыкрыктан эзләп таптык. Иң кызыгы, анда эләгер өчен, койма аша чыгарга кирәк булыр иде. Ә без коймадан чыкмадык… Ул төнне уйлаган саен, тәндәге йоннарым селкенә башлый.

Хәзер мылтык терәсәләр дә, төнлә мунча кермим. Ярый яттан догалар белә идем, харап буласы идек, дип уйлыйм. Раилә догалар белми иде. Мин белмәсәм, минем дә башым китәр иде, таңга кадәр шулай адашып йөрер идек, тәүбә, әстәгъфирулла. Җен башка, пәри башка дисәләр дә, берсе белән дә очрашасы килми. Әкият түгел, чын икән ул».

«Җеннәрнең оча, безелди, шуыша торганнары була»

Безнең халык чистарынуга, юынуга элек-электән бик җитди караган. Мунча да «югары көчләр» яшәгән урын булып саналган. Мунча иясе изге, яхшы ияләрдән санала. Юыну урыны аеруча чиста булырга тиеш. Шулай булмаганда, ул зыян сала башлый, имеш.

Шунысы кызык: бүген инде барлык күренешләрне дә фән аңлата алса да, төрле имеш-мимешләргә һаман ышанабыз. Безне якларда, ышанулар буенча, мунчада кычкырырга, сүгенергә ярамый. Кергәндә тамак кырырга кирәк, уеңда изгелек булырга тиеш.

Ышану буенча, мунчада шулай ук рәхмәт әйтү тиешле түгел дип санала. Имеш, мунча иясе, үзен яраттылар дип уйлап, кеше белән контактка керү юлларын эзли башлый икән. Аның белән элемтәгә керү хупланмый, чөнки ул очракта мунча иясе мунчаны яки башка юыну урынын саклауны ташлый дип ышаналар. Шул ук вакытта, мунчада догалар уку да ярамый, дигән ышану та бар.

Шулай булгач, мунчада «кара көчләр» яшиме? Әллә ул изге урын булып саналамы? Җен кем һәм шайтан кем? Гомумән, алар мифик образлар гынамы, әллә инде безнең белән параллель тормыш алып баручы җан ияләреме? «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бу сорауларга ачыклык кертте.

«Аллаһы Тәгалә — галәмнәрнең Раббысы. Галәмнәр дип күплек санда әйтелгәч, димәк, без яши торган җирдән тыш, планеталар, йолдызлар һәм башка галәмнәр дә бар. Параллель дөнья дигән төшенчә турында да ишетеп беләбез. Монысы без күрмәгән галәм була.

Андагы тереклек безнең белән бер үк вакытта безнең янәшәбездә яши, ләкин күренмиләр. Алар үзара хәтта сөйләшә дә, адәм балалары моны ишетми генә. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә: «Без Адәм галәйһиссәламне кибеп беткән, шыгырдап торган балчыктан халык кылдык. Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык», — дип әйтә. Димәк, ислам динендә җен-шайтаннарның булуы инкарь ителми.

Җеннәр күп төрле: оча, безелди, шуыша, суда, тауларда яши торганнары да бар. Җен ул — гомуми төшенчә. Ә шайтан дигәне җеннәрнең бер төркеме булып тора.

Җен без белмәгән, күрмәгән параллель дөньядагы теләсә кайсы тереклек булырга мөмкин. Алар бик күп төрле: оча, безелди, шуыша, суда, тауларда яши торганнары да бар. Җен ул — гомуми төшенчә. Ә шайтан дигәне җеннәрнең бер төркеме булып тора.

Шайтан — Аллаһы Тәгаләгә ышанмаган, Иблискә хезмәт иткән зат, алар кешегә белә торып зыян китерә. Шуңа да шайтан дип бөтен җенне дә әйтеп булмый, әмма җен дигәндә, бөтен шайтанны әйтергә була. Йорт, абзар, капка ияләре дә шул ук җеннәр, алар шайтан булмаска да мөмкин. Җеннәр арасында мөселман динендәгеләре дә, баласы булганнар да, олы яшьтәгеләре дә бар. Без аларның барлыгына шикләнмибез.

Мунчага җен ияләшә ала. Мунчада Коръән һәм намаз укылмый, шуңа күрә анда җен ияләшергә мөмкин. Аларның оялаган урыны да булырга мөмкин, ләкин һәр мунчада да җен бар дигән сүз түгел бу», — диде Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.