Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүнең гөнаһы күпме? — Нурулла хәзрәт белән әңгәмә | intertat.tatar

Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүнең гөнаһы күпме? — Нурулла хәзрәт белән әңгәмә

Шәригать буенча финанс пирамидаларында катнашырга, челтәрле бизнеста эшләргә ярыймы? Ни өчен челтәрле бизнеста сатыла торган товарны алмау хәерлерәк? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул турыда сөйләштек.

Интернетта сатып ятучылар артты бу арада. Сизәсезме? Сүз интернеттагы кибетләр турында түгел, ә теге җыен БАДлар, нервы чыгып, җен сыман котырганда, бер йотып куя торган «тылсымлы» порошоклар турында бара. Ул челтәрле бизнеста нинди генә дарулар юк бит хәзер: эчең киткәндә эчә торганы да, коронавирустан «дәвалый» торганы да, табиблардан өстен чыгып, рактан «терелтә» торганы да… Ә халык шуңа ышана… Ышанмый ни… Артистлар тәкъдим итеп ята бит шушы нәрсәләрне. Аласың инде, ник алмаска? Яраткан җырчың мактый бит. Сатып алулары — бер, әле кайберләре үзләре пешеп бетмәгән бизнесменга әйләнә.

«Интертат»ның инстаграмында бу хакта сораштыру үткәргән идек. Шул сораштыру астында йөзләгән комментарий җыелды. Ышанмаучылар да бар икән. Иң кызыкларын монда да язып үтәм әле.

«Ул сатучыларның берсендә дә табиб белеме юк. Алар тегене-моны дәвалаганны кайдан белә? Алар — безнең кебек гади кешеләр. Чын табиблар шикелле реклама ясап утыралар. Алар түгел, табиблар да бөтенесен белми», — дигән бер укучыбыз.

Тагын бер ханым: «Бизнес бу. Минем әби-бабайлар биодрон, коктейльләр, витаминнар эчеп тормаган әле. 97 яшькә кадәр яшәгәннәр. Чирләгәнен дә хәтерләмим. Витаминнар безнең аяк астында ул. Ә шул химиядән ясалган нәрсәләр чирдән коткара, имеш», — дип язган.

«Әнә шуларны эчеп, агуланып беттеләр инде… Үзләре шуны эчә дип беләсезме?» — дигән фикер дә бар.

«Аллаһы Тәгалә күрә», — дигәннәр. Дин турында сүз башлангач, хәзрәткә мөрәҗәгать итми булмас. Челтәрле бизнес белән шөгыльләнергә ярыймы? Ә финанс пирамидаларына карата мөнәсәбәт нинди? Бу турыда «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.

«Финанс пирамидалары һәм челтәрле бизнесны бер дәрәҗәгә куеп булмый»

Нурулла хәзрәт, шәригать буенча мөселман кешесенә бары тик хәләл эш белән шөгыльләнергә, шушы эштән хәләл керем алырга ярый. Финанс пирамидалары һәм челтәрле бизнес хәләл саналамы?

Кешегә бу дөньяда яшәргә ризык, шул ризыкны алыр өчен акча кирәк. Акча табуның төрле ысуллары бар. Бу ысулларның иң җайлысы — җирдән хәзинә табып, шуны казып аласың да, гомер буе рәхәтләнеп яшисең, эшлисе юк. Ләкин тормышта алай булмый. Без акчаны ниндидер юл белән эшләп табарга тиеш.

Коръәни Кәримдә дә: «Бер-берегезнең малларыгызны гөнаһлы юл белән ашамагыз», — диелә. Ни өчен шулай әйтелгән? Чөнки без акчаны бер-беребездән алабыз. Ниндидер хезмәт күрсәтәбез, йә нәрсә дә булса сатабыз. Шуңа җавап итеп, акча бирәләр. Шунлыктан хезмәт күрсәтү яки нәрсәне дә булса сату хәләл юл белән булырга тиеш.

Монда кагыйдәләр бик гади. Кешегә азрак акча биреп, күбрәк итеп алырга ярамый. Биргән акчадан күбрәк алу риба дип атала. Бу ысул белән шөгыльләнгән кеше акчаны хәрам юл белән эшли. Аның гөнаһы шул кешенең үзенә була. Кызганыч, банк системасы шушы юлда корылган.

Хезмәт күрсәтүгә килгәндә, монда да хәләл һәм хәрам юллар бар. Әйбер сатканда да хәләл, хәрам нәрсәләр сатарга һәм рөхсәт ителгән, ителмәгән юллар белән сатарга була. Мәсәлән, кеше үзе хуҗа булмаган әйберне сатарга мөмкин. Нәрсә сата ул? Бернәрсә дә сата алмый. Чөнки сатыла торган әйбер аныкы түгел. Бу очракта сатучы сата, ә алучы ала алмый. Сатучы саткан товарның хуҗасы булырга тиеш.

Финанс пирамидалары һәм челтәрле бизнеска килгәндә, аларның икесен дә бер дәрәҗәгә куеп булмый. Финанс пирамидасы алдауга нигезләнгән. Кешедән акча җыясың да, шул җыйган акчаның күпмедер өлешен кешегә кире таратасың. Калганы үзеңә кала. Шуңа пирамида дип атала да инде ул. Өстәгеләр акча эшли, аска әзрәк төшә, ә менә соңыннан килүчеләр бернәрсә дә алмый.

Монда бернинди сәүдә дә, хезмәт күрсәтү дә юк. Бер кешедән акча алып, икенчесенә биреп утырасың. Бу — тулысынча хәрам, тыелган, гөнаһлы юл. Мондый пирамидаларның бервакытта да озак эшләгәннәре юк. Гадәттә, мондый хәрам система бетә. Әйтик, сәүдә бертуктамый эшли, бара. Товар кайта — сатасың, кайта — сатасың. Ул товар әзрәк яки күбрәк сатылырга мөмкин. Ләкин бу процесс өзелми. Хезмәт күрсәтү дә шулай. Яхшы хезмәт күрсәткән кешегә ихтыяҗ була.

Ә финанс пирамидалары гел җимерелеп тора. Күзәтсәгез, банклар да гел җимерелеп, таралып торалар. «Ниндидер банкның лицензиясен алганнар», — дигән хәбәрләрне гел ишетеп торабыз. Чөнки риба үз-үзен юкка чыгара. Хәрам система эшләгән кешегә дә, бу системага акча керткән кешегә дә бернинди файда китерми.

«Челтәрле бизнес шикле, чөнки анда кирәк булмаган шартлар бар»

Ә челтәрле бизнес?

Челтәрле сату бераз икенче төрле төзелгән. Монда кеше ниндидер товарны сата. Ләкин бу товарны ул үзе сатып алмаган, ул аны кешегә тәкъдим итә. Кеше ризалашканнан соң, ул аны кайдандыр табып, алып килеп бирә. Бер караганда, бу системада гөнаһ юк кебек. Шуңа күрә кайбер галимнәр аны рөхсәт итә. Әмма бу — гадәти сәүдә дә түгел. Бу очракта сатучы башта үзе товарны сатып алып, каядыр куеп, аны кешегә күрсәтеп сатмый. Ул башта кеше эзли. Бу товар сатуга түгел, ә халыкны җәлеп итү системасына охшаган. Кеше табылганнан соң, билгеле бер килешүләр белән исемнәрен язып, әле үзенә дә яздырып куя.

Классик сәүдәгә охшамаган бу. Кибеткә килгәннән соң синнән бит документ сорамыйлар. Кибеттә килешүләр дә төземиләр. Ә челтәрле бизнеста кешеләрнең даими сатып алучылары барлыкка килә. Шулар алып торганда, сатучыга файда килә. Гәрчә ул үзе бернәрсә дә сатмый. Акчаны ул клиентлар тапкан өчен ала.

Шуңа күрә бу система аңлашылып бетми. Син кем бу очракта? Товарны алып сатучы сәүдәгәрме яки шушы фирмага эшләүче хезмәткәрме? Менә шулар аңлашылмаганга күрә, ким дигәндә, бу система шикле. Әмма күп галимнәр челтәрле бизнесны хәрам, гөнаһлы, диләр. Чөнки монда безгә аңлашылган сәүдә принциплары юк. Кемгә уңайлы бу? Товар җитештерүчеләргә. Алар тотрыклы рәвештә үзләренең товарларын реализациягә куя. Чөнки килешүләр төзегән, документлаштырылган билгеле бер кешеләр бар. Алар керемнәре кимемәсен өчен, кирәк булмаган әйберләрне дә алырга мөмкин.

Кайбер системаларда, мәсәлән, товарны аена күпмедер күләмдә алып барырга кирәк. Шушы системада калыр өчен кирәкмәгән әйберләр алырга мәҗбүр итәләр хәтта. Минем мондый кешеләрнең өйләрендә кирәкмәгән әйберләрнең тулып ятуын күргәнем бар. Алар аны кулланмый да, сата да алмый. Менә шушы кирәк булмаган шартлар өчен бу системаны гөнаһлы, хәрам дип әйтә алабыз.

Әгәр дә товарны сатарга кирәк икән, классик юл белән эшләү хәерлерәк. Ачасың кибет, рекламасын бирәсең һәм сатасың. Ләкин монда ниндидер рисклар була. Бизнесың барамы-юкмы… Шуңа күрә челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләр бу эшкә рисксыз табыш алыр өчен керә.

Нурулла хәзрәттән киңәш: челтәрле бизнеста эшләмәскә һәм аннан товар алмаска

Керем генә түгел, хезмәт үзе дә хәләл булырга тиеш. Ә боларның эше хәләлме икән? Гомумән, эш дип атап буламы моны?

Ниндидер хәрәкәт — барыбер эш инде ул. Алар эшләмиләр дип бәйләнә алмыйбыз. Тик утырып, интернет аша сатса да, барыбер эш инде ул. Монда бу кешенең җаваплылыгы турында да әйтергә кирәк. Шәригать буенча, алган товарны кире кайтарып бирергә хакыбыз бар. Мәсәлән, өч көннән аны болай гына, бернинди сәбәпсез кайтарырга мөмкинсең. Билгеле бер вакытта товар бозылган булса, кайтарырга була. Ә челтәрле бизнеста бу шартлар үтәлми. Монда кешенең җаваплылыгы билгесез. Җаваплы кешеләрне табып та булмый кайчагында. Шуңа күрә бу система хәләлгә бик үк туры килми.

Мөселманнарга шәхсән үземнән киңәш бирәм: челтәрле бизнеста катнашмаска, аннан әйбер алмаска, шул ук вакытта, үзең дә моның белән шөгыльләнмәскә. Классик бизнес белән шөгыльләнү хәерлерәк. Бу сиңа да кулайрак. Чөнки сата алмаган очракта да, яныңда товар кала. Монда югалтулар әзрәк.

Челтәрле бизнес системасына кереп, бик күп акчаларын югалткан кешеләрне дә беләм. Анда күтәрелү системасы бара бит. Бриллиант, алмаз, якут… Күбрәк сатучыларны алдый-алдый сатарга мәҗбүр итәләр. Саткан саен машина, сәяхәткә юллама бирергә вәгъдә итәләр. Кешеләр шушы әйбергә алданып, кирәкмәгән әйберләр алып, кешеләргә тәкъдим итеп сатып йөри.

Бу бизнесның тагын бер начар ягы бар. Гадәттә, бу эш белән дәрәҗәле, популяр кешеләр, артистлар шөгыльләнә. Үз товарларын тәкъдим иткәндә, алар популярлыкларыннан файдалана. Кешегә товар кирәкми, ләкин аларның популярлыгына кызыгып алалар.

Мәсәлән, минем яныма берәр артист килсә, без аның эше, сәнгать, минем хезмәт турында сөйләшә башлыйбыз. Берзаман ул миңа: «Кара әле, мин бит шуның белән шөгыльләнәм. Косметика, ислемайлар, тегесе-монысы бар», — дип тәкъдим итә башлый. Минем инде бу кешедән күңелем кайта, әлбәттә. Бу кешеләр һәркемдә потенциаль клиентны күрә башлый. Дус, хезмәткәр, партнер күрмиләр… Беренче чиратта, акча эшләү максаты гына тора. Шуңа күрә бу кешеләрнең авторитеты да төшеп китәргә мөмкин. Гадәти сатуда килдең, карадың, ошаса — алдың, ошамаса — юк. Үгетләп утырырга, кәгазьләр тутырырга кирәкми.

Бизнесларына дусларын кертеп, дусларсыз калган «сәүдәгәрләр» дә бар әле…

Әгәр алар бер-берсенең партнеры булса, начар түгел. Ләкин дуслар дус булып калырга тиеш. Арага акча керсә, дуслык югалырга мөмкин. Әйтәм бит, монда тәкъдим итүчегә генә файда бар. Үзеңә дә файдасы булсын дисәң, командаңа кешеләр табарга кирәк. Бу бизнестагыларның фикерләре дә үзгә, алар гел акча табу, товарларын тәкъдим итүне генә эзләп йөри. Үземнең бер әйбер күргәнем бар. Челтәрле системада эшләүче кеше, таксида барганда да, машина йөртүчегә товарларын тәкдим итә. Ә бәлки… Бәлки таксист алыр… Һәр кешедән потенциаль клиент эзләү рухи яктан да зыянлы дип уйлыйм.

Мондый товарларны алмаска киңәш иттегез. Гөнаһлымы әллә бу?

Товарны алып килеп сатсалар, алырга мөмкин. Ләкин әгәр дә ниндидер килешүләр төзеп, куллар куярга дисәләр, алырга киңәш итмим. Болар — өстәмә шартлар. Сату-алу кебек түгел бит. Шуңа күрә «Бу дөресме икән?» — дигән шик туа. Кирәк булган товарны бу кешеләрсез дә алырга була. Бардың — алдың, кемгәдер махсус шалтыратырга кирәк түгелдер дип уйлыйм.

«Бизнесмен» артистлар турында

Артистлар турында бер искә алган идек. Эстрадада кайнаган җырчылар кайчакта үзләре артыннан меңләгән кешене ияртеп финанс пирамидаларына, челтәрле бизнескамы алып кереп китә. Фанатлар йортларын, машиналарын сатып, соңгы тиеннәренә хәтле шушы пирамидага кертә. Финанс пирамидасы җимерелеп, бу кешеләр «ыштансыз» калырга мөмкин. Монда халыкка алтын таулар вәгъдә итеп, нәтиҗәдә төп башына утырткан артистка гөнаһы күбрәк буламы? Кеше рәнҗеше кемгә төшә?

Әлбәттә, гөнаһы бу очракта күбрәк. Ләкин монда күп әйбер нияттән дә тора. Чөнки финанс пирамидалары үзләре әллә нәрсәләр вәгъдә итәргә, артист шуңа ышанырга, үзе дә алданырга мөмкин. Бу очракта гөнаһ юк. Ләкин белеп эшләсә, бар. Гөнаһ пирамидага керүчегә дә, кертүчегә дә була.

Тагын бер әйбер шик тудырырга тиеш. Кайбер пирамидаларда акча алганда, бернинди килешү төзелми, анда бернинди җаваплылык язылмаган.

Кайчакта бу артистлар халыкка тәкъдим иткән товарны кулланмый да. Ә үзләре: «Менә шуны эчтем әле, файдасы тия», — дип алдый.

Саткан әйбереңне куллану мәҗбүри түгел. Әгәр дә файдасы бар дип алдаса, гөнаһы үзенә.

Күптән түгел танылган алып баручы үзенең Инстаграмында бер ханым белән туры эфир үткәрә. Берсе: «Әх, бу ковид дигәннәре… Бөтен нерваларны бетерә икән ул», — ди. Икенчесе: «Әйе, психикага бик нык тәэсир итә ул коронавирус. Әле ярый бездә нерв системасын ныгыта торган дару бар», — дип үз товарын мактарга тотынды.

Бу ике кеше — партнерлар. Аларның бу туры эфиры реклама өчен генә эшләнгән иде инде. Хәзер нәрсә килеп чыга соң? Халык стресстан, ковидтан сакланам дип, болардан шушы препаратны барып ала, йә болар үзләре китереп бирә. Безнең халык ышана бит ул. Тикшереп тормый. Нәтиҗәдә, бу даруның бер файдасы да тимәскә мөмкин. Яман шештән терелтә дип алдап сатучылар да бар. Медицина ягыннан дәлилләнмәгән товар сату дөресме? Дәлилләнгән булса, бу ханымнар сатып утырмас иде аны, аның өчен даруханәләр бар. Беркем дә Инстаграмда парацетамол сатып утырмый бит.

Биологик актив өстәмәләр бар, аларның да күбесе медицина ягыннан дәлилләнмәгән. Бу әйберләр дөрес булмаса, гөнаһны алар үз өсләренә ала. Кешегә файда китерер өчен түгел, ә акча эшләү өчен икән — дөрес әйбер түгел бу. Әлеге даруларның файдасы галимнәр, медиклар тарафыннан дәлилләнгән булырга тиеш. Дин буенча да дәлилләнгән булырга мөмкин. Чөнки без, дини кешеләр дә: «Хөрмә ашагыз, кара әнис мае эчегез, файдасы була», — дибез. Галимнәр бу турыда әйтми. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм: «Кара әнис бөтен авырудан дәвалый», — ди. Дини дәлил бар бу очракта.

Әгәр бу сыйфатсыз товар булып чыкса, шуларны алып, алданган кешеләрнең нәфрәте кемгә төшә?

Белеп саткан икән, саткан кешегә төшә, әлбәттә. Белми сатса, гөнаһы булмый. Монда белгәнме-белмәгәнме, шуннан тора. Сатып алучыларың фикерен ишетә белергә кирәк. Аларга файдасы күбрәк булганмы, зыянымы? Шуңа игътибар итәргә тиешләр.

«Инстаграмда байлыкларын күрсәтүчеләрдән косасым килә»

Әлеге бизнеста кайнаган җырчылар, гадәттә, үз тормышларын бик матур итеп күрсәтә. Кыйбатлы машиналар, йортларын социаль челтәрләргә чыгарып куя. Бу командага яңа кешеләр җәлеп итү өчен эшләнә. Булган байлыгыңны халыкка «чыгарып салу» дөресме?

Финанс пирамидаларының да, челтәрле бизнесның да максаты бер — кешене байлыкка, уңышка чакыру. Бу динебезнең принципларына каршы килә. Динебез принцибы баю түгел, ә үзеңә һәм кешеләргә файдалы булу. Баю-баемау — икенче мәсьәлә.

Байлыкны, уңышны бәхет итеп күрсәтәләр. Бу дини һәм дөньяви яктан да дөрес түгел. Чөнки бай кешене бәхетле дип әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә алар кешегә ялган бәхет тәкъдим итә. Аларга бушлай «Мерседес»лар бирәләр, йортлар бүләк итәләр, каядыр сәяхәтләргә алып баралар. Уңышлы тормыш иллюзиясен күрсәтәләр. Монда кешене ялган кыйммәтләр белән алдау бара. Шундый матур тормыш күрсәтеп, кешене нәрсәгә этәрергә тели ул? Мактанумы бу, шушы әйберләрдә бәхет бар икәнен күрсәтүме? Аңлашылмый.

Минем бер әйткән сүзем бар. Инстаграмда үзең турында сөйләү — ахмаклык. Чөнки үзеңнең начарлык эшләгәнеңне күрсәтсәң, бу начарлык белән мактану, гөнаһ. Әгәр дә яхшылык эшләгәнеңне күрсәтсәң, монысы инде яхшылык белән мактану, шушы яхшылыкны юкка чыгару.

Ләкин әгәр дә син берәр хезмәт күрсәтсәң, йә берәр файдалы киңәшләр бирсәң, йә дәресләр алып барсаң — бүтән нәрсә. Тик күп очракта кеше үз тормышын күрсәтә. «Мерседес», байлык, йорт фонында төшкән фотолардан косасым килә. Нәрсә әйтергә тели бу кеше? Бернинди файдасы юк моның. Кемдер карый да күз тия. Аннары күз тиде дип зарланалар.

Аннан соң шуның аркасында күп кешеләр: «Без бай түгел, уңышка ирешмәдек», — дип үзен бәхетсез итеп хис итә. Бөтен кеше бай була алмый. Әле уңышка ирешкән очракта да, бәхетле буласың дигән сүз түгел. «Ничек миллионер булырга?» — дигән тренинглар үткәрәләр. Әле кайчан шунда килүчеләрнең миллионер булганы бар? Бер кеше була анда миллионер. Шушы тренингны үткәрүче.

«Өстәлдәге боткаңны төшерергә айфон кирәкми инде аңа…»

Булган байлыгыңны күрсәтү — бер әйбер, ә бернәрсәң дә булмыйча, бай булып кылану — бөтенләй икенче…

Бу вакытта син кешеләрне генә түгел, үзеңне дә алдыйсың. Байлар тормышында өлешең бар икәнен күрсәтергә тырышасың. Ул кредитка алынган айфоннар, машиналар, кеше машинасы янында фотога төшүләр… Бу үзеңне алдау, үзеңнең примитив икәнеңне күрсәтү. Нәрсәгә кирәк ул? Синеке түгел бит ул машина, мәсәлән. Ярар, моны кеше күрде, алдадың, ди. Аннары син барыбер шул «общага»ңа кайтып ятасың бит инде. Кемне алдыйсың син? Кеше шуңа ышаныр, алданыр дисеңме? Әйтәм бит, аңламыйм мин моны.

Айфон дигәннән, кемдә генә юк бит ул хәзер. Мәсәлән, мин үзем машинасын сатып, айфон алган кешене беләм. Хәзер метрода йөри ул рәхәтләнеп. Менә шушы матди кыйммәтләр, соңгы айфоннар артыннан куу дөресме?

Әгәр дә бу соңгы айфон эш өчен, акча эшләү өчен кирәк булса, аны алу акланган. Ләкин күбесе бу әйберне алып, аның бөтен функцияләрен кулланмый да. Өстәлдәге боткаңны төшерергә айфон кирәкми. Шуңа күрә кешеләр әлеге дә баягы уңышлы тормыш иллюзиясенә иярә. Уңыш бәхеткә китерергә тиеш. Ә бәхет нәрсә ул? Ә бәхет ул ризалыкта, канәгатьлектә. Булганына риза булсаң, син бәхетле. Айфон белән дә, айфонсыз да бәхетле булырга мөмкин. 

Ә бәхет нәрсә ул? Ә бәхет ул ризалыкта, канәгатьлектә. Булганына риза булсаң, син бәхетле. Айфон белән дә, айфонсыз да бәхетле булырга мөмкин.

Динебез буенча кирәкмәгән әйбергә бурычка акча алу ахмаклык булып санала. Ә кирәк әйбергә нәрсә керә? Үлгән кешене күмәргә акча, дәваланырга дару, торырга урын, ашарга ризык — менә болар кирәк. Мондый кешеләргә акчаны болай да бирергә, гафу итәргә була. Чөнки ул — мохтаҗ. Ә кешеләр йөргән машиналарын сатып, тагын да зуррак, кыйбатрак машина алырга килә. Кирәкми аларга акча бирергә! Шуңа күрә сорап килү — бер әйбер, ләкин биргән вакытта да кемгә һәм нәрсә өчен биргәнеңне карарга кирәк.

Мөселман илләрендә ничегрәк?

Мөселман илләрендә челтәрле бизнес, финанс пирамидалары бармы икән? Бәлки анда башкача формададыр алар?

Челтәрле бизнес булырга мөмкин. Бездәге кебек финанс пирамидалары юк. Булса да, алар бездәгечә ирекле, рекламалар биреп эшләми. Ләкин мөселман илләрендә процентка акча алу-салулар, бирүләр бар. Система шундыйрак.

Анда җаваплылык нинди?

Тәгаен гына әйтә алмыйм. Һәр илнең үз кагыйдәләре. Анда бик күп кешеләрне алдаган булсаң, хөкемдар үлем җәзасына кадәр бирергә мөмкин.

Әйтик, кеше пирамидада яки челтәрле бизнеста эшләнгән акчага мәчет салып куйса, яисә мохтаҗларга ярдәм итсә, аның гөнаһлары кичереләме?

Беренчедән, гөнаһ кичерелми. Икенчедән, бу изге эшләрнең савабы булмый. Ягъни хәрам акчага мәчет салып куйсаң, аның сиңа савабы булмый.

Ә бу мәчеткә йөрергә ярыймы?

Ярый. Мәчетнең проблемасы юк. Шәригать буенча, хәрам акчага мәчет төзергә ярамый. Ләкин бизнесмен мәчеткә акча тотып килсә, без аңа карап: «Син бу акчаны ничек эшләдең?» — дип сорый алмыйбыз. Шуңа күрә дә кешегә дөрес, хәләл акчалар эшләгез дип гыйлем бирергә тырышабыз. Изгелекне эшләгән кешегә савап кирәк булса, ул акчаның хәләл булырга тиешлеген белеп торырга тиеш. Хәрам акча булса, эшләгән эшеңнең дә, изгелегеңнең дә савабы булмый.