Камал театры бинасын Яшьләр форумы алмакчы, журналист Искәндәр Сираҗи каршы | intertat.tatar

Камал театры бинасын Яшьләр форумы алмакчы, журналист Искәндәр Сираҗи каршы

Камал театрына яңа бина салынгач, аның Татарстан урамындагы «җилкәнле» бинасын нишләтерләр? Хәбәрчебез әлеге бина тирәсендәге вазгыятьне барлый.

Камал театрына яңа бина салыначагы билгеле булып, әлеге бина проектына конкурс игълан ителгәннән соң, Татарстан урамында урнашкан бинаның кемгә булачагы турында шактый гына мулдан фикер алышканнан соң, бу тема бераз тынып торган кебек иде.

Теманы Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңартты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары, «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов Камал театры бинасын яшьләрнең мәдәни ихтыяҗлары өчен бирүне сорады: «Әгәр Камал театры үз бинасын алыштыра икән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан урамында урнашкан бинада татар яшьләре һәм җәмәгатьчелеге өчен мәйданчык булдыру тәкъдиме белән чыга», — диде ул.

Рашат Якупов: «Казанда татар яшьләренә җыелырга, бергәләп төрле проектлар башкарырга, чаралар уздырырга аерым урын юк. Кайда урын бирәләр — чараларны шунда уздырабыз. Концептуаль яктан бу шактый катлаулы мәсьәлә. Көн саен Милли китапханәгә ике меңгә якын кеше килә. Аларның күбесе китап укырга гына түгел, ә чараларга, татар юнәлешендәге ниндидер хәрәкәткә кушылу теләге белән килүчеләр.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы яшьләр өчен заманча мәдәни киңлек сорый. Безгә бер урында җыелу мөмкинлеге кирәк. Шунда замана таләпләренә туры килгән хәрәкәтләр, төрле спектакльләр, концертлар, перформанслар үткәрү мөмкинлеге булырга тиеш. Алар даими рәвештә алып барылып, татар җәмәгатьчелеген үзенә җәлеп итәрләр иде. Яшьләргә аерым бина бирелгән очракта, аны белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен, төрле лекторийлар, конференцияләр үткәрү өчен кулланырга мөмкин булыр иде. Әлеге киңлекнең концепциясе Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан булдырылган. Ул әзер. Мәдәни чаралар үз-үзләрен акча белән тәэмин итәчәк».

«Бинаны Кариев театрына бирергә!»

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи бу мәсьәләгә карата канәгатьсезлеген җиткерде. Камал театры яңа бинага лаек — Искәндәр моны хуплый, ләкин…

Искәндәр Сираҗи: «Татар яшьләре форумы моңарчы Татар конгрессындагы кечкенә генә өч бүлмәгә сыя иде. Өч-дүрт елга бер җыела торган форумга аның кадәр зур бина нәрсәгә хаҗәт икән дигән уйлар туа башлады. Яшьләр форумы — аның хәтле зур чаралар үткәрми торган оешма, ул бинаны сорарга да тиеш түгел дип уйлыйм.

Мин бинаны файдалануның бер генә юлын күрәм — Кариев театрына бирергә кирәк! Кариев театры — үсмерләрне олы театрларга әзерләп бирүче иң мөһим театрларның берсе. Ә аның хәзерге бинасы Офицерлар йортыннан ясалган, аңарчы ул кинотеатр гына иде. Безнең татар баласы сипләп бирелгән шушы бинага гына лаекмы? Камал театры бинасы — чын театр бинасы, монда бөтен уңайлыклар бар һәм татар баласының кабат театрга килү теләге дә туачак. Чөнки биредә Ренат Әюповка яки башка режиссерга иҗат итү өчен сәхнәнең техник мөмкинлекләре дә зуррак.

Кариев театры бинасы әрәм ятмасын өчен кечкенә генә Музыкаль театр ачып куярга кирәк. Музыкаль театр өчен хәтта әзер оркестрыбыз да бар — Тинчурин театрында Ильяс Камал төзеп куйган бер дигән коллектив! Мондый театрның булуы композиторларга да үсеш өчен этәргеч булыр иде.

Кариев театрына Камал театры бинасы кирәклеген Президентка җиткерсеннәр иде. Моны Гүзәл Сәгыйтова да эшли ала дип уйлыйм — Казан шәһәре башкарма комитетында эшләгәч, аның мөмкинлекләре зуррак.

Камал театры аны музей итеп калдырса, ничек тутырып бетерә? Бу бик зур исраф һәм зур оятсызлык булыр иде дип саныйм. «А не жирно ли будет?» — дигән сорауларым туа. Бу соравым форумга карата да бар».

«Безгә зур мәйданчык кирәк»

Чираттагы әңгәмәдәшләрем — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим һәм әлеге форумның «аксакалы», хәзер ТР Милли китапханә директоры урынбасары, иҗтимагый киңлекләр буенча белгеч Тәбрис Яруллин.

Ленария Мөслим: «Безгә зур мәйданчык кирәк. Безнең зур аудитория студентлар бар, Мәгариф министрлыгы белән берлектә ватандашларны кайтару программасы да эшләп килә. Казанга кайтучы һәм районнардан килүче татарлар күп. Аларны 20 квадрат метрлы офиска җыеп, кайнатып торуы авыррак. «Печән базары» проекты тирәсендә татар дизайнерлары берләште — аларның да урыннары юк. Безнең «Ачык университет» уңышлы эшләп килә. Без аны йә китап йортында, йә китапханәдә, йә конгрессның конференц-залында төшерәбез. Бу бераз эшне туктата.

Мәйданчык алу өчен «Адонис» һәм башка урыннарда да концепциябезне тәкъдим итеп арадык, ала алмадык бит инде. Безгә Мәдәният министрлыгы Мәскәү, Киров районнарында урыннар тәкъдим итә. Анда кеше барып җитә алмый, инфраструктура да кертелмәгән.

Камал театры бинасына килгәндә, «Яңа елга кадәр тәкъдимнәр җыябыз», дигәннәр иде. Шуңа күрә без үз концепциябезне тәкъдим иттек. Ул яшерен документ түгел.

Үзәктә урнашкан бинада татар дөньясы калса, матуррак булыр иде. Без аны мәдәни, мәгариф лабораторияләр үзәге итәр идек. Бары тик татар проектлары гына булыр иде. Сәхнә дә була, әлбәттә, ләкин ул беренчел булмый». 

Тәбрис Яруллин: «Минем форум өчен җавап бирәсем килми, мин анда эшләмим. Ләкин концепциясе чынлап та бар. Мин китапханәдә бер ел «яшәгән» кеше буларак әйтә алам — ачык һәм төрле берләшмәләр өчен уңайлы урын, чынлап та, җитми. Моны китапханәнең популярлыгы да дәлилли. Казанда мәдәният учреждениеләре арасында кеше күбрәк йөри торган тагын башка бер урын бармы икән?! Юктыр, дип уйлыйм. Биш ай һәм ун көн эчендә безгә 300 мең кеше килгән.

Камал театры бинасын чаралар белән тутыручы оешма Форум буламы, башка оешмамы — аның ачык мәйданчык булуы мөһим. Татар яшьләре форумына килгәндә, аларда татар мәдәниятенең зур контенты бар дип саныйм. Алар аны шушы бинада тормышка ашырып, үзләренә дә үсеп китәргә нигез булыр иде. Мин яраткан «Ачык университет» онлайн эшли, аның оффлайн программасы да бар. Бер урыны, инфраструктурасы булса, ул нык үсеп китәр иде.

Китапханә һәм татар контенты булдыру күзлегеннән карасак, андый урын, һичшиксез, кирәк.

Пространствоны программалаштыручы кешеләр бар. Мин китапханәдә шул эш белән шөгыльләнәм. Мәдәният тә программалаштырыла. Әйе, бу бина театр белән ассоциацияләнә. Яшьләр форумы да бинаны программалаштырганда моны уйлаячак. Хәзер бит театрның формалары бихисап. Форумда театрлар күп дип саныйлар икән, карыйлар инде. Әфсен-төфсен, театр булсын дип кенә эшләнми бит. Минемчә, бер генә форматка бәйләнергә кирәкми. Ул күп функцияле бина булырга тиеш, ул күпкә популяррак. Без концепция язганда театр белән генә чикләнмәдек.  

Димәк, театр бинасына дәгъва итүчеләрнең берсе — Бөтендөнья татар яшьләре форумы бу бинада беренчел буларак, театр күрми, ул күпфункцияле үзәк, ә бәлки, бөтенләй «офис үзәге» булырга да мөмкин булып чыга түгелме?

«Камал театры бинасын алу — зур сынау да булачак»

Икенче бер дәгъва итүче команда — Кариев театры коллективы. Аларга сүз бирик.

Кариев театры директоры, шагыйрә Луиза Янсуар: «Камал театры бинасының язмышы — республикакүләм масштабта хәл ителә торган мәсьәлә, һәм, әйтергә кирәк, бик җитди мәсьәлә. Чөнки ул турыдан-туры милләтнең дәрәҗәсе, бүгенге мәдәни контекстта тоткан урыны, тарихи хәтере белән бәйле урын. Үзенә күрә татарның милли дөнья моделендәге бер бик тә әһәмиятле пазл, кендек җебе.

Кариев театрының бүгенге көндә үзәктә үз бинасы, тамашачы инде эз салып килгән урыны, аңа алып килгән тарихи сукмагы бар. Яңа бина — ул һәрчак яңа тормыш, яңа максатлар, яңа планка дигән сүз. Миңа кадәр театрны җитәкләгән Гүзәл Сәгыйтованың театрның нәкъ менә заманча һәм алдынгы булуына йөз тотуы турында кат-кат әйткәне бар, ул моны үзе эшләгән дәвердә максат итеп тә куйды.

Яшьләр театры, чыннан да, авангардта булырга, шул үк вакытта үзенең традицияләрен сакларга һәм аларны яңа форматта үсеп килүче буынга тапшырырга тиеш. Театр дөньясын ярата, аңлый, анализлый ала торган, эстетикасы булган яңа тамашачы үстерүгә йөз тотарга бурычлы.

Бу яктан караганда, яшьләр театры өчен киңрәк, колачлырак, техник яктан алдынгы, заманча бөтен мөмкинлекләре исәптә тотылган мәйданның булуы, аңлашыла, бик зарури. Чөнки, театр үз алдына җитдирәк максатлар куйган саен, катлаулырак һәм кызыклырак спектакльләр иҗат ителә, цехлар өчен зуррак территория һәм масштаб, шартлар таләп ителә.

Безнең, мисал өчен, бүгенге көндә декорацияләр саклар өчен мөмкинлекләребез чикле, акустик яктан проблемалар бар, чөнки бина баштан ук театр өчен күзалланмаган, күз уңында тоткан проектлар өчен урын җитешеп бетми. Мәсәлән, балалар студиясе, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен техник һәм интерактив яктан бик яхшы итеп җиһазланган заманча остаханәләр, сәхнә өчен югары дәрәҗәдә декорацияләр, эффектлар әзерли ала торган цехлар, заманча актуаль булган стрим җиһазлары… Бу җәһәттән, мин башкала театрлары белән чагыштырып, сокланып кайтам.

Әйтик, Мариин театрының балалар белән эшләү өчен мөмкинлекләренә, интерактив технологияләренә… Чакырып китергән режиссерлар һәм иҗади состав еш кына катлаулы декорацияләрне Питердан, Мәскәүдән кайтарырга мәҗбүр була. Ә бу — өстәмә финанслар дигән сүз. Яшьләр театрында технологияләр бик тә заманча һәм балаларны таң калдыра торган булырга тиеш, югыйсә аларда, бүгенге тел белән әйтсәк, «вау-эффект» барлыкка килмәячәк. Без Президент белән очрашуда каршыдагы бинаны төзекләндерүне үтенгәндә, аның өчен техзадание язганда да, күбрәк әнә шуларны күздә тоттык. 

Камал театры бинасын безгә бирерләрме, юкмы икән дип хыялланып утырабыз дию бик үк дөрес булмастыр. Театр, мөмкинлекләрен исәптә тотып, яңа сезонны ачарга җыена, федераль грант буенча өч эре премьера әзерли, фестивальләргә барырга хәстәрләнә, дәүләт тарафыннан финансланган проектлары буенча эш алып бара. Әлбәттә, Казандагы бердәнбер Татар яшь тамашачылар театрына ышанып һәм зурлап Камал бинасын бирергә ниятләсәләр, безнең өчен зур җаваплылык та, горурлык та булыр иде.

Димәк, яшь тамашачыларны тәрбияләү һәм үстерүне, нәкъ менә бу өлкәне ныгытуны хөкүмәт приоритет итеп куя, киләчәккә йөз тотып стратегия кора, дигән сүз булыр иде ул. Әлбәттә, бу, үз чиратында, зур сынау да — залларны тутыру, куелган планны үтәү ягыннан. Ул очракта инде, җиң сызганып, команданы ныгытып, яңа колачта эшләргә кирәк булачак».

Сүз дә юк, шагыйрәнә җавап.

«Кариев театрына Камал кадәр үк зур булмаган, ләкин яңа бина кирәк»

Кариев театрының элеккеге директоры, хәзер Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага сүз бирәбез.

Гүзәл Сәгыйтова: «Кариев театрына (үсештә булган очракта) иртәме-соңмы яңа бина кирәк булачагы минем өчен көн кебек ачык иде. Ашаган белми, тураган белә бит. Ике ел ярым эшләү дәверендә шактый авырлыклар белән очрашырга туры килде: грим бүлмәләре җитмәү (14 кызга бер гримерка!), костюмнар өчен бүлмәләр булмау (яңа спектакль чыккан саен алар арта бара), декорацияләрнең төрле театр складларында саклануы, сәхнә кесәләре юклыгы, массив декорацияләрне кертү өчен арткы ишек булмаганлыктан аларны төп ишектән ташу, люк булмау — болар барысы да театр эшен катлауландыра, күп очракта аяк та чала иде.

Үз вакытында заманча технологияләр кулланып, колач җәеп эшләргә мөмкинлек юклыгын аңлагач, берничә билгеле режиссер бездә спектакль куюдан баш тартты, килгән режиссерларның да күбесе төрле алымнарын читкә куярга мәҗбүр иде.

Ренат Әюпов та «Питер Пэн» спектаклен куйганда, төп герой очар дип планлаштырган идек. Шул ук сәбәпләр аркасында планны тормышка ашыра алмадык, Динар Низамиевка очуны бию аша гына күрсәтергә туры килде. Бу турыда ни өчен аерым тукталам, чөнки бүгенге конкурент заманда балалар, яшүсмерләр өчен бар яклап та кызыклы, «эффектлы» спектакльләр чыгару кирәк. Татар спектакленә бер башка югары да булу зарур әле. Балаларны без әнә шуның белән кызыктыра алсак, аларның тел, сәнгать, әдәбиятка да мөнәсәбәтләре үзгәрер иде кебек. Интернет заманында яшибез. Театр интернетка да конкурент була алырдай сәнгать тудыра алырга тиеш.

Кыскасы, Кариев театрына заманча, театр мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә алырлык бина кирәклеге факт. Камал бинасы Кариевларга бирелсә, бу проблема тизрәк хәл ителәчәк. Әмма Казанда яшьләр театрының җисеменә туры килерлек, тамаша залы ул кадәр зур булмаган, ләкин яңа, үзенчәлекле, уникаль архитектура проект барлыкка килсә — бу инде идеаль вариант булыр иде!

Камал театры бинасы — культ дәрәҗәсендәге корылма, ул һичшиксез татар мәдәниятенә хезмәт итәргә тиеш. Аның масштабы һәм идеясе киңрәк булу, бәлки, дөресрәк тәдер. Мәсәлән, милли китапханә кебек киңкырлы эшчәнлек алып баручы татар мәдәнияте үзәге булу. Ә музыкаль театрга килгәндә… Аны чын-чынлап югары дәрәҗәдә эшләсәң, Камал бинасының гына мөмкинлекләре җитмәячәк. Репетиция, бию заллары алар өчен дә бик мөһим, ә бу инде аерым тарих…»

«Әлеге бина Камал театры карамагында калырга тиеш дип уйлыйм»

Камал театры бинасы мәсьәләсендә әлеге дә баягы Музыкаль театр темасы өскә калыкты. Искәндәр Сираҗи да шуны әйтә. Бу мәсьәләгә килгәндә, авторитетлы фикер буларак Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор, музыка белгече Вадим Дулат-Алеевның интервьюсында яңгыраган фикерен кабатлыйсым килә.

Вадим Дулат-Алеев: «Без нинди музыкаль театр турында сөйлибез? Һәм тагын практик сорау: бу театрның сезоны нинди репертуардан җыела? Әйдәгез, күзаллап карыйк. Бинага «Музыкаль театр» дип язып куелды, ди. Шуннан? Афишада нәрсә булачак? «Зәңгәр шәл», «Башмагым», «Наемщик”ны искә төшердек. Кыскасы, репертуарның нәрсәдән торачагы минем өчен зур сорау. Шуңа күрә драма театрының алга таба да музыка белән баруы дөрестер. Булган әсәрләрне шул ук Камал театры да, Тинчурин театры да бик матур итеп куя ала бит. Аларның бит хәзер зур оркестрлары да бар. Бары тик артистларының вокал ягын камилләштерсеннәр. Яки труппага драма артистларын гына түгел, музыкаль артистларны да алсыннар. Бу юл минем өчен практик яктан дөресрәк булып тоела.

Бинага килгәндә, күп вариантлар бардыр һәм һәркем үз чишелешен күздә тотадыр. Ә инде шәхсән минем карашымча, бу бик символик урын. Мин аны Камал театры карамагында калырга тиеш дип саныйм. Бу ул Камал театрының икенче сәхнәсе була дигән сүз түгел. Театрның төп сәхнәсе яңа бинада булсын, ә биредә ниндидер яңа формат күрәсем килә. Әйтик, Камал театры карамагындагы кунак сәхнәсе була ала. Ә бит ул сәхнәне «Сәйяр» сәхнәсе дип атарга мөмкин — татар театры бит «Сәйяр» труппасыннан башланган.

Бу сәхнәдә без сезон дәвамында үзебезнең Яшьләр музыкаль театрының өч-дүрт татар спектаклен күрсәтә алабыз. Безнең «Башмагым», «Хуҗа Насретдин», «Түләк» музыкаль спектакльләре бар. Бирегә Буа, Минзәлә, Чаллы, Әлмәт һәм башка театрлар килә ала. Камал театры, иң өлкән театр буларак, барысын да кабул итә. Монда Камал театры оркестры концертлары белән үзе дә чыгыш ясый ала. Ул мосафир театрлар өчен Камал театры карамагындагы «Сәйяр» сәхнәсе булса, минемчә, кызыклы булыр иде.

Безнең Камал театрында бик иҗади команда тупланган. Театрда Фәрит Бикчәнтәев кебек фигурабыз булуы үзе генә дә ни тора! Андый дәрәҗәдәге шәхесләр һәр милли театрда да юк. Театр директоры Илфир Якупов та бик креатив җитәкче. Өлкән театр буларак, алар шундый мәйданчык ясый алырлар иде.

Бәлки, мин беренче булып музыкаль театр кирәклеге турында сөйли башлаячак кеше кебек күренгәнмендер. Ләкин башка чишелеш күрәм.

Татар театры беркайчан да бинадан башланмаган. Труппа җыелган да сәяхәткә чыгып киткән. Эчтәлек булса, иртәме-соңмы бина табыла. Татар халкының музыкаль театры бар, ул төрле театрларда, төрле биналарда, бөтен республика буенча яши — шулай дип аңларга кирәк. Бу музыкаль театр «Сәйяр» труппасыннан ук башланган. Сәйдәш яңа типтагы музыкаль театр төзегән.

Җыеп кына әйткәндә, хәзер музыкаль театрга караганда, татар драма театры көчлерәк дип саныйм. Безгә мюзикллар һәм оперетталар театры кирәкми. Чөнки алар бездә юк. Безнең драма театрына музыкаль осталыгын гына ныгытырга кирәк. Камал театры бу сәхнәсен бирергә тиеш түгел. Алар җанлы музыка белән үз спектакльләрен куйсын».

«Иң мөһиме - бина татарныкы булып калсын»

Сүз әдәбият белгече, милли мәдәниятне яклаучы җәмәгать эшлеклесе Миләүшә Хабетдиновага.

Миләүшә Хабетдинова: «Безнең милли рухны ныгыта торган нинди мәйданчыкларыбыз бар? Мин Казанда татарга хезмәт итә торган бина күрмим. Без соңгы елларда биналарга «революция ясап» яттык, әмма татарга хезмәт итә торган бина төзедекме? Туксанынчы елларда формалашкан «учакларны» берсе артыннан берсен сүндерә барабыз. Аннары кая китте татар дип елыйбыз. Язучылар союзында Тукай клубы элеккечә эшләми, анда халыкка килергә шартлар да юк. Тукай клубы Бауман урамында булганда легендар чараларның ничек узганын Аяз Гыйләҗев, Нәкый Исәнбәт архивын укып беләм. Бу учакны да сүндергәнбез. Язучылар хәзер бүгенге тамашачы таләпләренә туры килми торган залда тырыша-тырыша чаралар уздырып азаплана.

Камал театры мәйданы су өстендә булгач, корылмалар төзергә ярамасын да ди, ләкин бит без анда татар театры белән таныштыра торган мәйдан булдыра алабыз. Сәнгать белгече Рауза Солтанова Камал театры алдындагы мәйданны миллиләштерү идеясе белән ничә тапкыр чыкты инде. Бу фонтаннарны самокатчыларга һәм туристлар шатерларына калдырабызмы?!

Бу мәдәни квартал татар театрыныкы булып калырга, Шәрыкъ клубы театры янында татар театрының йөрәге булырга тиеш. Бинаның проекты уңышсыз, диләр. Ләкин телибезме-теләмибезме, гади кешенең аңында бу җилкәнле бина — татар театры. Инде формалашкан символларыбызны да юкка чыгарабызмыни? Мондый әйбер белән уйнарга кирәк түгел. Заманында артистларыбыз бер тиенсез үз көчләре белән театр тарихын яздылар. Заманында бинасыз да йөзләрчә татар театры труппалары булган. Без хәзер комфорт артыннан куып, мәдәниятебезне юкка чыгарабыз, нигезен какшатабыз.

Хәзер без үзебезне зур халык дип горурланабыз, булдырабыз дибез, ә үзебез театрыбызны шәһәр үзәгендә саклый алмыйбыз, «кызыл фонарьләр» урамына озатабыз. Башта бу квартал тарихын тасвирлаган китап чыгардык (сүз Казан фахешханәләрен фәнни яктан өйрәнгән профессор Светлана Малышева китабы турында бара. Авт), шулай итеп мәгълүматны халыкка сеңдердек, хәзер шунда артистны җибәрәбез. Җәмгыятьтә «сатлыкҗан — артист» мәгънә формалаша. Бу лингвистик кодлаштыру законы. Без бит артистларыбызга хөрмәт белән карарга тиеш. Мин әдәбият белгече буларак моңа каршы чыгам. Камал театры бинасы — ул мемориаль бина, щепкинчыларга, татар драматургларына, режиссерларына һәйкәл.

Минем Президентка әйтү мөмкинлегем булса, бер генә әйберне әйтер идем: «Сез авылда тәрбияләнгәнсез. Сезнең чүплек өстенә, юл өстенә йорт салганны ишеткәнегез бармы?» Яшьләр урынның энергетикасын фэншуй диләр инде. Камал театрының хәзерге бинасы үз урынында, Шәрыкъ клубы янында.

Мин мәдәни ландшафт буенча эш алып барган Наталья Фишманның эшчәнлеген хөрмәт итәм. Ләкин ул читтән килгән кеше һәм безнең мәдәниятнең асылын өйрәнмәгән, тамырларын белми. Татарлар арасында: «Җаным, син нәрсә эшлисең?» — дип моны туктатырга безнең бер ир кеше дә юк. Бөтенесе курка. Янәсе, ул Президентка кереп аңлаткан. Безнең башка татар ир-егетләребез юкмыни кереп аңлатырга?!

Камал театры калдырган бинаны Яшьләр форумына да, Кариев театрына да бирмәсләр: дәүләт ул кадәр бинаны үз өстендә тотарга әзер түгел. Бу бина турында сүз барганда Президент аны кем тотуын сораячак. Яшьләр оешмалары һәм театрлар да дәүләт казнасын «имә», ә боларга бизнес структуралар кирәк.

Әнә, «Моң» театры да Милли китапханә эчендә «мәдәниятне үстерә», ә коммуналкаларын китапханә түли.

Мин Камал театры бинасында Кабан күленә чыга торган ресторан ачылачак дип уйлыйм. Эксперименталь музыкаль коллективлары да керәчәк. Д. Соколовның «Сфорцандо» оркестры, Свияжскида елга бер җыела торган чаралар — А. Маноцков опералары… Ә татар турында кем кайгыртыр? Чигенә-чигенә театрны изеп ташлыйбыз. Артистларны да хезмәт хакы түләмибез дип куркытып бетергәннәр, картлары да дәшми.

Бу бина Камал театры бинасы булып калырга тиеш. Камал театры кебек халык арасында агарту эше алып барган нинди коллективны беләсез? Әле монда Шамил Закировтан калган традицияләр исән. Бу татар өчен милли учак булырга тиеш, залны элек «Казан» милли-мәдәни үзәге залы урынында тотарга кирәк дип саныйм. Ләкин хуҗасы булып Камал театры калсын. Төп бина теге «кызыл фонарьләр урамына» күчсә дә, бу бина татарныкы булып калырга тиеш. Монда башка көчләр кермәсен!

Хәзер Камал театры сәхнәсенә Ксения Шачневаның спектакль куя башлавы сагайтты. Димәк, һөҗүм башланды, бу аның прожекторы. Ксениянең татар рухлы әсәр куйганын күргәнем булмады. Югыйсә, «Театр горожан» кебек проектлар кирәк икән, безнең Әминә Миндияровалар да эшли ала. Ә теге команда Милли китапханә бюджетын әмәлләп утыра икән, шунда гына утырсыннар! Татар театры ишеген аларга бер ачсаң, ябып булмаячак».

ххх

Безнең хөрмәтле экспертларыбыз бу бинаны Камал театрына калдыруны якласа да, Камал театрының бу бинадан баш тартканы истә — аларның теләген Камал театры бинасы проектына конкурс игълан итүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова җиткергән иде.

«Театрга икенче сәхнә төзергә тәкъдим иткәч, Фәрит Рәфкатович һәм Илфир Илшатович каршы төште. „Ике тапкыр күбрәк административ персонал кирәк булачак. Декорацияне ничек ташырбыз“, - диделәр. Беркем дә театрны кысмый. Бер урында эшләү — алар теләге иде», диде ул.

ххх

Кыскасы, Камал театры бинасының киләчәк язмышы хәл ителмәгән. Дәгъва итүчеләрнең тагын булуына шикләнмим. Саный китсәң, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасыз һәм сәхнәсез. Үзләрен татар мәдәниятен кайгыртучы буларак күрсәткән дәүләти булмаган оешмалар да юк түгел. Музыка яздыру студиясе дә кирәк — бу хакта татар зыялыларының Татарстан Президенты белән очрашуы вакытында да сүз булган иде. Татар музыкасы музее, архивы да кирәк.

Музыкаль театр темасы да көн тәртибеннән төшмәгән. Әмма ул музыкаль театр Камал театрының яңа оркестры нигезендә күзаллана икән, бу чишелеш булыр идеме? Чөнки Камал театрының бүгенге оркестры кичәге оркестр түгел — яңартылган оркестрның сәнгать җитәкчесе Данияр Соколовка милли моңны сеңдерү өчен шактый тырышырга кирәк, әгәр аны тырышып кына сеңдереп булса… Ул Ильяс Камал да, Эльмир Низамов та түгел…

Казан үзәгендәге бөтен затлы биналарны үз карамагына алырга омтылган Казан федераль университеты һәм аның ректоры Илшат Гафуров та бар бит әле. Аның исеменнән Камал театры бинасын куллану концепциясе килеп төшсә, бер дә гаҗәпләнмим.

Язма авторы буларак, үз карашымны кыстырып куярга да рөхсәт итегез. Вадим Робертович фикере ошый миңа. Камал театры бөтен театрларны үз канаты астына җыеп торган театр буларак, Татарстан урамындагы сәхнәсеннән кунак сәхнәсе ясасын иде. Ә Кариев театры өр-яңа бинага лаек.