Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Илсөя Бәдретдинова белән генә разведкага барып була»

Күптән түгел Фирдүс Тямаев Германиядә аягына операция ясатып кайтты, Республика көнендә ул гармунчылар парадын җитәкләде. Операциядән соң да, гармун күтәреп, Камал театры яныннан Спас манарасына кадәр җәяү бару өчен кеше ни дәрәҗәдә милләтпәрвәр булырга тиеш?! Тормышында булган хәлләрдән җырчы нинди дәрес алган?

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Илсөя Бәдретдинова белән генә разведкага барып була»
Рамил Гали

Бала чакта алынган җәрәхәт нәтиҗәсендә җырчы әздән генә аяксыз калмый. Табиблар вакытында ачыклый алмаганга шундый хәл килеп чыга. Фирдүс Тямаев, бала белән берәр хәл булуга, беренче чиратта, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Бәрелү-сугылу, егылу булса, шунда ук тикшертергә кирәк. Без бит килеп терәлгәч кенә барабыз. Гомумән, бер яки ярты ел саен тулысы белән тикшеренергә кирәк. Коронавирус белән дә чирләп алдык, аннан соң да рәхәт түгел. Җырлаганда әле дә сизелә: сулыш алганда тамакны кычыттыра. «Бүләкләре» калды, — ди ул.

Операция турында: «Элеккеге „зверь“, юләр Фирдүс кайтты»

Фирдүс Тямаев операциядән соң булган хис-кичерешләре турында сөйләгән иде. Соңгы тапкыр дүртенче сыйныфта укыганда хастаханәдә яткан һәм гел энергиясе ташып торган кеше өчен операцияне кичерү эмоциональ яктан авыр булган. Аның өстенә, социаль челтәрләрдә: «Баюы җиткән, Германиягә киткән, патриот булгач, нигә Татарстанда ясатмыйсың?» - дип гаепләүчеләр дә булган.

Минем андый комментарийларга исем китми, язсыннар. Начар җавап язган да юк, — ди җырчы.

«Элегрәк язгалый идең», - дигәч, «Ул минем яктан — юләрлек», - дип җавап бирде.

Алар бит махсус провокация ясый. Бер фото гына куйсаң да, начар комментарий язучылар була. Ул да кирәк. Алар булмаса, мин алга бара алмыйм бит.

Операция алдыннан җырчының күз алдында мәрхүм әтисе, бабасы, абыйлары булган.

Болар мине алырга киләме икән, дигән уйлар булды. Әллә ниләр башка килә… Операция буласы көнне иртән табиб ак халат кидерде, аягымдагы йонны кыра башлады. Бәтәч, операция бот өлешенә генә бит, аякны кисәләрме икән дим. Үзем берәр дустым белән иптәшкә барган булсам, аның шундый хәлдә булуын күрсәм, нәрсә үлеп ятасың дип колак төбенә генә бирә идем… Ә шулай да барыбер эчтәгесен күрсәтмәдем, — ди җырчы.

Операциядән соң күп еллар дәвамында өелеп килгән төер дә бер мизгелдә юкка чыккан. «Песи» тарихы — Гүзәл Уразова белән килеп чыккан гауга, Башкортстанда булган хәлләр — барысы да җыелып «буып» торган аны.

Хәзер бернигә дә исем китми. Минем алда — гаилә, группа, тамашачы, яңа җырлар, яңа энергия. Элеккеге «зверь», юләр Фирдүс кайтты. Юләрләнәсе, шаярасы, акыллы сүзләр сөйлисе, җырлыйсы, биисе, яшисе килә. Күзне ачуга тормышның матур, рәхәт булуына тагын бер тапкыр инандым. Исәнлектән дә кадерле әйбер юк, — ди ул.

Операциядән соң өйгә кайтып, гаиләсе белән очрашкач, Фирдүс күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Хатыны Резеда белән кочаклашып елаганнар. Өйдән чыгып киткәндә балалары белән саубуллашу авыр булган. Кечкенә баласы, «куянының»: «Әти, син кая барасың?» — дигән соравына, «эшкә генә» дип җавап биргән. Германиягә очарга дип Мәскәү аэропортында утырганда хатыны улының рәсемен төшереп җибәргән.

Менә килеп төелде, күздән яшьләр атылып чыкты, ашый-эчә алмыйм. Кулны йодрыклап тоттым. Германиягә кадәр шулай бардым. Һич акылга килә алмадым. Күз яше белән акырып елаган булсам, бәлки, тынычланган булыр идем.

Елаганың бармы соң?

Мин үзем генә калып, рәхәтләнеп, бер-ике сәгать елый алам. Үземнең җырларны кабызып куям. Кеше алдында елый алмыйм. Кайвакыт сәхнәдә концертта күз яшьләре чыга, әти, әни темасы күңелгә тиядер. «Ялгыз торна» бәгырьне телә, — дип сөйләде җырчы.

Шамкай үлеме турында: «Исән вакытында кешенең кадерен белеп булмый»

Операциядән кайткач, ул төркеменең үзенә ни дәрәҗәдә тугры булуын да аңлаган. Алар озатып җибәргән, каршы алган. Әнисенә дә авыр булган, гел көчле, актив кешене хастаханәдә күрү һәрвакыт авыр. Өйгә кайткач, Фирдүс Тямаев йорттагы һәр бүрәнәнең кадерле булуын аңлаган. Бөтен әйбергә карата кадер барлыкка килгән. Җырчы сүзләренчә, бүгенге көн проблемасы — кадер булмау.

Рәшит Шамкайның үлемен искә алганнан соң да кадерсезлек темасы күтәрелде. Фирдүс Тямаевның бу темага карата фикерен сорадык.

Шамкай абый утыз өч ел Камал театрында эшләгән, күпме көч куйган, татар милләтендә күренекле кеше бит. Аны шулай озату минем өчен бик мәзәк булды. Театр минем өчен — үрнәк. Аларның шундый адымын аңламыйм. Геройларны шулай күмү матур түгел инде. Дин ягыннан, әйе, тыныч һәм тиз генә күмәргә кирәк. Зур шәхесләрнең берсен алай, берсен болай күмәләр. Чыннан да сорау туа: ник алай? Бәлки, күрә алмау бардыр, мәсәлән, кеше эштән талашып чыгып китә, ди. Ләкин халык бар бит әле.

Исән вакытында кешенең кадерен белеп булмый. Чирләгәндә, дуслар, коллегалар килеп хәлне белсә, рәхәт була, сүз дә юк. Менә эстрададан төшеп калсам, мине дә искә алучы булмас. Теләгем шул: мине теге «музейга» тыгып куймасыннар. Миңа һәйкәл, рәсем — берни кирәкми. Аның өчен җавап бирергә кирәк. Минем туган җирем, әтием, бабам кабере бар… Балаларга әйтеп калдырырмын. Ул «музейны» күргәч шаккаттым, минем өчен бик авыр булды. Кемнең акчасы күбрәк, һәйкәл шулкадәр зуррак. Дин буенча алай ярамый бит. Мин андый әйбергә риза түгел, — ди ул.

Башкортстанда мишәрләрне аерым халык итеп күрсәтү турында: «Көчсезләнә башлагач, кеше читкә ябыша башлый»

Башкортстанның Балтач районында мишәр үзәге ачылды. Ул инде беренче генә түгел. Ул мишәрләрне аерым халык итеп теркәү максатыннан оештырылган. Җырчы сүзләренчә, мондый күренеш — көчсезлек билгесе.

Көчсезләнә башлагач, кеше читкә ябыша башлый. Мәсәлән, гаилә белән идарә итә алмый башлагач, ул чит гаиләгә ябыша. Әйтерсең, безнең башка проблема юк. Мин ул әйберне аңлап бетермим.

Типтәрне дә алайса аерым милләт дип күрсәтик, бүленеп бетик тә инде… Әстерханда нугай татарлары белән проблема бар икән. Безнең милләтне бүлгәләргә телиләр. Татар белән башкорт милләте кушылса, көчле булабыз бит. Аны нигә беркем дә аңламый икән? Аңлашыла: провокация бар. Ул кем өчендер кулай, ә безгә начар.

Башта мине «мишәрләр, алга» дип кычкырып йөрүдә гаепләделәр. Минем ничек кычкырып йөрүдә ни эшегез бар?! Сүз дә юк, без мишәрләр, әмма ул аерым милләт түгел. Мин бүген дә «мишәрстаннан сәлам» дип әйтәм, ул безнең телгә кергән сүз. Аның бит тарихы да бар, мещера татарлары исбатланган әйбер бит ул. Галимнәр исбатлаган бит: без — сакчылар, сугышчылар», — дип сөйләде Фирдүс.

Юк әйберне бар итү, дөреслекне белә торып та ялган юл белән бару үзләренә рәхәтме икән, ди ул. Аның сүзләренчә, ни генә дисәк тә — без туганнар, күршеләр, ә пычрак атып яшәү котыртучылар өчен генә бәйрәм. Ул ике эткә бер сөяк ташлау кебек, ә кемдер көлеп карап тора. «Ике кеше сугышканда өченчесе җиңә. Без шуны аңламыйбыз», — ди ул.

Артист фикеренчә, озак вакытлар бу темага пропаганда алып бару бер дәрес булып калыр. Нәтиҗәдә татарлар телне тыяр, мишәр башыңны тишәр, кильки балык түгел — мишәр кеше түгел дип үртәү, акценттан көлү булмас.

Без бит беләбез. Нурлатта татар булып укыдык, ә монда килгәч, безне мишәр диләр. Шуңа дәрес булсын: шул яктан шаяру булмасын. Менә мин дә песи белән бер шаярдым, ул бөтен Россиягә таралды. Димәк, миңа уйлап шаярырга кирәк. Киләчәктә без авызларын ябарга тиеш. Мишәр диләр икән, әйе, мин мишәр һәм мин татар. Мәзәклек безнең эчтә бар ул, читтән килгәч, акценттан көлү дә бар. Башта кызык булса да, проблемалар туа башлагач, бер дә «мишәрләр, алга» дип кычкырасы килми, — ди ул.

Фирдүс Тямаев «Татарлар» җырының бик вакытлы язылуын ассызыклады. Җырны башкарыр алдыннан ул тамашачыга: «Ничек кенә гаепләсәләр дә, без татар булып калабыз, без бирешергә тиеш түгел», — дип мөрәҗәгать итүен әйтте. 

Ул аеру бездән килә, үзебез аерабыз. Шуны кемдер эләктереп ала да, милләт итеп куя. Безнең бер милләт икәнне барысы да белә бит. Минем өчен бу — юләрлек, эш булмау яки татар милләтен бетерү. Иван Грозный да беренче читекләрне, канализацияне бездә күргән. Татар милләте — акыллы милләт. Аның менталитеты уңганлык белән дә, акыл ягыннан да аерыла. Безнең тирә-юньдә дошманнар бик күп, хәтта республика эчендә дә дошманнар күп. Элек шаяру булган әйбердән сәясәт ясадык. Шамкай бабай мишәр татарның каймагы дип шаяра иде, ә хәзер ул — сәясәт. Шуның өчен дус, тату булыйк, бүлгәләнеп, юләрләнеп йөрмик. Хәзер бөтен милләткә авыр, беребезнең дә теле юк. Безнең Президент, Аллага шөкер, төрле программалар алып бара. Тирә-юньнәр безне кыйнаган саен, без нык булырга тиеш, — ди җырчы.

Башкортстанда булачак концертлар турында: «Маршрутный лист бирәбез диделәр»

Март аенда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында Фирдүс Тямаев концерт куя алмаган иде. Шул очрактан соң аның юристлары Кыргыз-Миякә район мәдәният йортын китерелгән зыян өчен судка биргән. Аның өстенә әле Радик Юльякшинны да судка биргәннәр. Ул эшләр белән адвокатлар шөгыльләнә.

Миякә миңа акча түләсә, миңа аның бер тиене дә кирәкми. Мин аны Миякә балалар йортына биреп калдырырмын, — ди җырчы. Ә Элвин Грейга карата ул бернинди үпкә сакламый.

Биектауда узган концертында Элвин Грей «Мине Татарстан күтәрде, минем йортым монда», — дип әйткән. Бу сүзләргә карата Фирдүс Тямаев түбәндәге фикерен әйтте

Башкортстанның бөтен җырчысын Татарстан күтәрде. Әнвәр Нургалиевтан кала, барысы да монда яши. Әнвәр Нургалиев та монда килеп күтәрелде, ничә ел Башкортстанда күтәрелә алмады. Салават абый, Айдар абый, мәрхүм Хәния, Хәмдүнә апалар… Алай әйткәч, үзе беләдер инде. Шулай дип әйткән икән — Татарстанга хөрмәт.

Радикның «Барс Медиа»га килгәне исемдә: читтә генә басып тора, бер диск алып килгән иде. Продюсер Радик Ивановичны көтеп тора иде. Ул анда әле танылмаган, ә без гөрләтеп концертлар куеп йөри идек. Монда килгәч тә, без аны матур итеп каршы алдык. Хәзер аңа исем китми инде. Иң мөһиме — тормышта туры яшәргә кирәк. Минем ике улым бар, соңыннан аларга әтиең шундый иде дип әйтмәсеннәр. Горурланып әйтә алам: минем халыкны алдаганым юк, — ди ул.

Фирдүс Тямаев Башкортстанның мәдәният министры белән очрашкан. Ноябрь аенда Башкортстанда концертлары булыр дип ышанып тора җырчы.

Әле Әминә ханым белән сөйләшеп алдык. Бик гади ханым булып чыкты. Бик зур рәхмәт, аңлаштык, Аллага шөкер. Мин инде сөйләшү башкача булыр дип көткән идем, бик матур, гади булды. Төрле вакытлар була, сорауны хәл итәрбез, диде.

Без Миякәдәге хәлгә төпченмәдек. Кемнедер гаепле калдырып, гомер буе дошманлашып яшәп булмый. Иң мөһиме — уртак тел табу. Ахыры хәерле булсын. Ноябрьдән Башкортстанга керергә исәп бар. «Маршрутный лист”ларны да бирәбез, диделәр. Барысы да тәртиптә. Беренче концертны Кыргыз-Миякәдә куясы иде. Бәлки, рәхмәт йөзеннән мәйданда бушка концерт ясап булыр. Булмаса, гади форматта узар. Анда минем концертны күрә алмаган тамашачы бар. Анда яраткан әбиләрем бар, алар коймаклар алып килә иде, шул коймакны да ашый алмадык. Башкортстанда булган хәлләрдән соң иң мөһиме — мин үзем булып калдым, ялагай булмадым. Үз сүземдә тордым, — ди Фирдүс Тямаев.

Татар эстрадасы турында: «Разведкага Илсөя Бәдретдинова белән генә барып була»

Фирдүс Тямаев үзе белән соңгы вакытта булган хәлләрнең уңай ягын атады: ул кемнең кем икәнен ачыклаган. «Сүз дә юк, барысы белән дә елмаеп исәнләшәм, әмма киләчәктә абынмас өчен нәтиҗә ясадым», — ди ул. Аның сүзләренчә, разведкага барырлык бер генә кеше бар — Илсөя Бәдретдинова.

Шулай да халыкның авылдагы проблема, гаделсезлекләр турында җырчылардан әйттерәсе килә кебек.

«Без үзебезчә геройланабыз, кайдадыр нәрсәдер әйтәбез дә. Ул бит бөтенләй журналист эше. Бүгенге көндә артистның Инстаграмында язылучылар күп, журналистка караганда көче күбрәк, шуңа күрә безгә чыгалар. Әмма без бит сәясәтче түгел. Ярар, мин чыгарырмын, әмма минем дә бит яшисе бар. Элек аерым журналистлар бар иде. Искәндәр Сираҗи да бик чыгармый, ахры. Бүгенге көндә журналистлар да үзен кайгырта. Аларны да аңлыйм.

Элек халыкның телевидениегә өмете бар иде, журналистны көтә иде, хәзер артистны көтә, әмма артист ул политик түгел. Безнең сәясәткә кысыласы килми, бик авыр безгә. Марий Элда урманнар яна — миңа язалар. Аны күтәреп чыксам, мине анда кертмәскә мөмкиннәр. Бер-ике тапкыр шулай башка биреп алалар да, халык күтәреп чыкмаса, ахырдан берүзең каласың бит», — ди ул.

Артист фикеренчә, бүгенге көндә район башлыкларына да авыр, чөнки проблемалар бик күп. «Нәрсә генә дисәләр дә, безнең республика бик матур. Глобаль сораулар бар дип әйтә алмыйм. Матур яшибез бит, җәмәгать! Теләсә кайсы районда юллар бар. Илебез тыныч булсын. Су басу, янгыннар булды. Аллаһы Тәгаләдән бездә шундый хәлләр булмасын дип сорыйм инде. Әфганда сугышлар, мәсәлән. Чагыштырып карасаң, без бит «от жира бесимся». Уңган кешегә эшләргә дә була, — ди ул.

 Челтәрле бизнес турында: «Үгез түгел, базардан алган тавыкны үстереп кара әле»

Соңгы арада челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче артистлар күбәеп китте. Халык арасында алардан гаеп табучылар саны да арта бара. Тямаевлар гаиләсе дә бу өлкәдән читтә түгел.

Без дә шөгыльләнәбез. Ник гаеплиләр? Без гаилә белән акча эшләгәнгәме? Сәүдә эше бит инде ул. Нишләп гаепли — белмим. Әни кебек тугыз үгез асрап карасыннар. Аны рәхәт дисезме әллә? Мал асрарга бик авыр. Печәне, бодае кирәк… Үгез түгел, базардан алган тавыкны үстереп кара әле. Хәзер бит кырга чыгып, иркенләп печән дә чабып булмый, күп кырлар, буа, елга синеке түгел. Монда утырырга, печән чабарга, учак ягарга, ял итәргә ярамый.

Шуның өчен кем ничек булдыра, шулай эшли инде: кем өй сала, кем NL сата, кем такта сата. Кем урлый, ул да зур талант. Мәсәлән, мин урлый белмим. Мин район мәдәният йортында эшләгән кеше, һәр тиен өчен калтырап тора идем, аның өчен бит җавап бирәсе бар. Бәлки, эштән дә шуның өчен чыкканмындыр (көлә).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100