Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей тыелганнан соң Биектауда беренче концертын куйды:«Мине татарлар кеше итте»

Җырчы 25 август көнне Биектауда концерт куйган. «Чакырылган» булса да, «махсус кунак» — Фирдүс Тямаев бу концертка килмәгән.

news_top_970_100
Элвин Грей тыелганнан соң Биектауда беренче концертын куйды:«Мине татарлар кеше итте»
Рамил Гали

Җырчы, Башкортстан башлыгы ярдәмчесе, Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин, Биектауда узган концертыннан соң үзен татар халкы күтәрүе һәм танытуы турында әйткән. Башкаручы сүзләренчә, ул Татарстанда теркәлгән һәм әнисе дә биредә яши.

«Мин татар халкын бик хөрмәт итәм, чөнки мине татар халкы күтәрде. Бу сүздән оялмыйча әйтә алам, чын мәгънәсендә күтәрде. Минем йортым монда, әнием биредә яши. Татар халкын бик яратам һәм хөрмәт итәм. Мин аларга бик рәхмәтле», — дигән ул.

«Татарлар кабул иткәч, мине бөтен җирдә дә кабул итәчәкләр. Әгәр артист Татарстанда үз урынын тапкан, халык мәхәббәт яулаган икән, бу күп нәрсә турында сөйли. Бу һәр артист өчен дәрәҗә», — дип тә өстәгән җырчы.

Февраль аенда артист үзенең Татарстанда планлаштырылган концертларының булмаячагы турында хәбәр иткән иде. Ләкин Элвин Грей кире уйлады һәм 25 август көнне Татарстанның Биектау районында үзенең бу елда бердәнбер концертын күрсәтте.

Элвин Грей концертта Фирдүс Тямаев булачак дип белдерсә дә, «махсус кунак» бәйрәмгә килмәгән. Ике җырчы арасындагы киеренке мөнәсәбәтләрнең суд юлына кадәр барып җитүе турында «Интертат» язган иде.

Җырчы концерт мизгелләре белән инстаграм сәхифәсендә бүлешкән. «Республика көнен шәп бәйрәм иттек. Бу көн онытылмаслык булды. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт», — дигән ул.

«Татарстан күтәрде дисең. Ә Гафури каласы белән Красноусольск турында тиз оныткансың», — дип язганнар аңа каршы.

Кайберәүләрнең Башкортстанда янгыннар котырганда җырчының Татарстанда концерт бирүенә ачулары килгән.

«Радик хөрмәтенә шундый салют ясадылар. Концерт өчен миллионнар суга салынгандыр. Ә Башкортстан халкы, волонтерлар янгын сүндерә…Бумеранг законы бар ул. Амин», — дип язганнар.

Радикның концертында булучылар тавышның бик начар булуы, җырларның сүзләре аңлашылмавы турында комментарийлар калдырган. «Радик, микрофонның тавышын ачып булмадымы ул азрак?», «Начар ишетелде, башланганчы сине бик озак көтәргә туры килде», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100