Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев операциядән соң: «Ярты елдан аяксыз калачаксың дигәннәр иде»

Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев Германиядән кайткан. Ул анда аягына операция ясаткан иде. Чит илдән кайткан уңайга, җырчы «Интертат» хәбәрчесенә интервью бирде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев операциядән соң: «Ярты елдан аяксыз калачаксың дигәннәр иде»
Салават Камалетдинов

Фирдүс, аягыңа нәрсә булган иде?

Балачакта аякны каты гына бәргән идем. Мотоциклдан егылганым булды. Бервакыт ат дулап китеп, арбасы аякны таптап киткән иде. Ул вакытта табибларга күренү дигән нәрсә юк. Әти-әнидән качып, бераз аксаклап йөрисең дә, аннары җайлана инде ул. Шуларның кайсыннандыр яра калган, кайсыннан икәнен төгәл белмим дә.

Авырттымы?

Шушы сөяк чатнап калган. Аның белән мин үскәнмен. Ул сөяк бераздан ныклыгын югалткан һәм анда киста үскән. Мин аны биш ел элек Чаллыда күрсәткән идем. «Бу синең табигый тишек, анда сыеклык җыелган. Әгәр ул сине борчымаса, тимә», — дип аңлаттылар. Мин шул килеш яшәдем. Шул гомер эчендә ул зурайган, анда вакуум хасил булган. Мин бит биш ел буе әрнү белән биеп-җырлап концерт куеп йөрдем. Соңгы концертларымда — Оренбург якларында авыртуга чыдый алмадым, уколлар кадый башладым.

Тикшертеп тордыңмы?

Казанга барып, компьютер томографиясе ясаттым. Шунда аның табигый тишек түгеллеге, киста булуы ачыкланды. Болай гына бетми, операция кирәк, диделәр. Шуннан Республика клиник хастаханәсенә барып кайттым. Анда тишеген чистартып, эченә нәрсәдер тутырып кую мөмкинлеге барлыгын аңлаттылар.

Ни өчен операцияне Германиядә ясатырга булдың?

Бер танышым Германиядә тезенә операция ясаткан иде. Ул шунда мөрәҗәгать итеп карарга киңәш итте. Бөтен документларыбызны анда җибәрдек. Алар безне кичекмәстән операциягә чакырдылар. Тагын ярты елдан соң аяксыз калырга мөмкин икәнемне әйттеләр. Тишекне бары үз сөягем белән күчереп утыртып кына дәвалап булуын аңлаттылар. Минем бил сөягеннән сөякне ватып алып, тишекне чистартып, шунда күчереп куябыз, диләр. Бары үз сөягең белән генә ялгана икән. Онкологияме, юкмы икәнен тикшерәсе бар дип тә куркытып бетерделәр.

Казандагы шәхси бер клиникада да шушы ук сүзләрне кабатладылар.

Казанда мондый операция ясаучы юкмы?

Казанда да бер көчле хирург бар икән, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка бар дип тәкъдим итүчеләр булды. Тик күңелем Германия клиникасына ныграк ятты. Сабантуйлар бетүгә анда китәргә тиеш идем, ләкин коронавирус аркасында бара алмый калдым. Бер айдан соң чикләр ачылгач, визалар ясатып, Германиягә киттем.

Операциягә ничек әзерләделәр?

Операция Дюссельдорфтан ерак түгел Мюльхайм шәһәрендәге травматология хастаханәсендә булды. Анда беренче көнне үк коронавируска тикшерделәр. Дүртенче класста укыганда бүсергә операция ясаганнар иде, шуннан бирле хастаханә юлларында йөргәнем булмады. Операцияне килүемнең икенче көнне ясадылар.

Курыктыңмы?

Иртәгә операция дигән көнне күземә йокы кермәде. Куркытты инде, сүз дә юк. Күз алдымнан бөтен тормышым үтте. Бертуган энекәшкә: «Андый-мондый берәр нәрсә булса, гаиләмне ташлама», — дип смс язасым килде хәтта. Шул вакытта башка әллә нинди уйлар килә, Аллаһ сакласын. Сөягемне ваттырырга риза дигән кәгазьләргә кул куйдырдылар. Бик авыр булды ул минутлар…

Операция көне турында да сөйлә әле.

Халатны кигезеп алып кереп киттеләр. Шушы халатны кигәч, машина да, байлык та кирәкми башлый. Иң мөһиме — гаилә иминлеге, сәламәтлеге. Мин болай да гел ул якка тарта идем инде. Ә монда бөтенләй уйландырды. Наркоздан айныгач: «Мин исән!» — дип кычкырдым. Башта аякка караганда бил ныграк авыртты. Операция ике сәгать булган. Шул ук вакытта билдән сөякне дә алганнар, аякка күчереп тә куйганнар.

Карадылар, тикшерделәр, онкология юк, анысы бик шатландырды.

Бу «ботинкаңны» күпме киясе хәзер?

Ай ярымга кадәр кияргә дип махсус «ботинка» бирделәр. Ул аякны селкетмичә тотып тора. Әлегә култык таяклары белән хәрәкәтләнәм. Аякка көч килмәсен өчен шулар белән йөреп торам.

Инстаграмда кәефең әйбәт кебек иде...

Рухи яктан бик авыр булды. Операциягә үзем генә бардым. Минем кайгырганны бер кешегә дә - әнигә, хатыныма да күрсәтәсем килмәде. Инстаграмга елмаеп чыктым, ә эчемдә кайнаганны берәүгә дә сиздермәскә, сер бирмәскә тырыштым.

Германия хастаханәсе нинди тәэсирләр калдырды?

Германиядә бер атна булып кайттым. Анда килеп кергәч, кемнең башы ярык, кем авариядән соң... Аларга карап, Аллага шөкер, минеке аның хәтле түгел әле дип тә шатланып куйган идем. Операциядән соң, таякка баскач, алар белән беррәттән булдым.

Ничек аңлаштыгыз?

Анда тәрҗемәчеләр бар иде, русча аңлаттылар. Күп кеше: «Анда яхшымы, мондамы?» — дип сорый. Алай чагыштырып әйтә алмыйм. Мәсәлән, әнигә онкологиядән операцияне үзебездә ясадылар, Аллага шөкер, уңышлы үтте. Коронавирустан барыбыз да терелеп чыктык. Кешенең гомереннән торадыр инде ул. Монда танышымның килгәне булгач, сөйләштек тә, шушы клиниканы сайладык.

Өйдәгеләр сагынгандыр?

Аэропортта мине төркемем каршы алды. Машиналарында минем җырларны кабызып куйганнар, бөтен аэропортка яңгыраттылар, үзләре шарлар тотып килгәннәр. Өйдә Резидә балалар белән бәлеш пешереп, өстәлләр әзерләп тора иде. Бүген әниләр килә.

Мин бит гел актив. Гаиләдә дә, төркемдә дә әйдәп баручы, «живчик» малай булгач, аларга мине мондый халәттә күрү гадәти нәрсә түгел. Минем беркайчан да алар каршында йөрәк януымны күрсәткәнем юк. Нинди генә авыр вакыт булса да, гел елмайдым. Елап шалтыраталар иде, бигрәк тә әни инде. Алар бит борчылып торалар, күзләреннән мөлдерәп яшьләре ага башлый. Мин, киресенчә, елмаеп, аларны гел тынычландырам.

Хәзер аяк ничек соң?

Аллага шөкер, барысы да әйбәт. Әле җепләре салдырылмаган, берәр атнадан аны алырлар инде. Бераздан моннан компьютер томографиясе төшерәм дә, Германия табиблары сөякнең ничек ялгануын шуннан гына карап әйтәчәкләр.

Операциянең финанс якларын да җиңеп чыктым. Ярдәм итәргә дусларым, ышанычлы кешеләрем бар. Аллага шөкер, зарланырлык түгел.

Концертка яңа көчләр белән тотынасың инде алайса?

Шушы бер атна минем өчен уйлану вакыты да булды. Концертларга әзерләнеп яттым. Бүген Марат Мухин янына студиягә барам, аннан Гаделгә китәм, 2-3 җыр яздырасы бар. Хастаханәдә ятканда да алар белән аранжировкалар язып, мәш килдек. Төркем белән дә онлайн репетицияләр ясап тордык.

Эчемдә биш ел йөрткән ташым төште. Соңгы елларда җырлауның мәгънәсен күрми башлаган идем. Концертка чыккач, күңелемдә тынычлык юк иде, эчтә гел ниндидер агрессия барды. Аллага шөкер, операциядән соң шул йөктән бушап, җиңеләеп калдым.

Халык, тамашачың синең өчен бик борчылды, Фирдүс...

Бөтен халыкка зур рәхмәт. Бик каты ярдәм иттеләр, интернеттан яздылар. Комментарийларда да, шәхсән үземә дә: «Сез безгә кирәк, сез безнең энергетикабыз», — дип язылган хатларны укыгач, күңел йомшара. Үзем генә ятуым әйбәт тә булды, беркем бернәрсәне дә күрмәде.

Миңа булышып, ярдәм итеп, көч биреп торган гаиләмә, әти-әниләремә, туганнарыма, төркемемә һәм иҗатымны яраткан тамашачыма бик зур рәхмәт. Тиздән, Алла теләсә, аякка басарбыз һәм кайнар, тыныч күңел белән көчле энергетикалы концертлар куярбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100