Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Миндә Радик Юльякшинга үпкә юк»

Радик Юльякшин чын ирләрчә кулын кысып, гафу үтенсә, Тямаев аны гафу итәргә әзер.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Миндә Радик Юльякшинга үпкә юк»
Рамил Гали

Фирдүс Тямаев Элвин Грей үзенә яла ягуда гаепләп судка биргән иде. Шул ук вакытта ул аңа карата үзендә бернинди үпкә сакламавын әйтте.

«Минем Радик Юльякшинга үпкәм юк. Мин бит хатын-кыз түгел, үпкәләп йөрергә. Минем бары тик кәефем төште. Без дус булдык, бер-беребезгә кунакка йөрдек. Башкортстанга кертмәүдән дә ул кадәр „обидно“ булмады, бер кертерләр. Ул бөтен Инстаграмга минем шәхесемне түбәнсетте, ришвәт ялган, фәлән дип гаепләде... Шуңа гына әзрәк кәеф кырылды», — дип сөйләде артист «Интертат» журналистына.

Фирдүс Тямаев бер артист белән дә пиар ясаганы булмавын әйтте.

Җырчы сүзләрне чамалап әйтергә кирәклеген искәртә, шаяртып сөйләшкәндә дә уйларга кирәклеген әйтә. Ул Рифат Зарипов белән килеп чыккан хәлне искә алды.

«Бервакыт Рифат Зарипов белән кафега кердек тә, бер-беребезне төрткәли башладык, шаярттык һәм шунда авыр сүзләр әйттек. Кайттым да, уйлап ятам: юктан шаяра башлаган идек һәм шуннан китте… Икенче көнне телефонны алдым да, артыгы булды дип гафу үтендем. Мин ялгышымны аңлыйм икән — гафу үтенәм. Без пиар оештырмадык һәм мин ир-ат булып калдым», — дип искә алды җырчы.

Тямаев сүзләренчә, бу низаг алдан сөйләшенгән пиар адым түгел.

«Радикның Салават абый, Гүзәл, Гүзәлия белән талашулары, бәлки, сөйләшеп уйланылгандыр. Тик безнеке бит сөйләшеп уйланган пиар-адым түгел. Бу минем нәселемне, милләтемне түбәнсеткән кебек булды. Мин бит Татарстан баласы. Мин аның концертта нишләве, нинди хәлдә булуыннан көлеп йөрмәдем, ул миңа кирәк түгел. Ничек җырлый, нинди сүзләр әйтә, сүгенәме-юкмы — минем анда эшем юк. Ничек үзенә рәхәт, шулай чыгыш ясасын, ул аның иҗаты һәм дөньясы», — ди Фирдүс Тямаев.

Радик Юльякшин чын ирләрчә кулын кысып, гафу үтенсә, Тямаев аны гафу итәргә әзер. «Минем аның белән дошманлашырга исәбем юк. Гафу үтенми икән — үзенең намусында кала. Сөйләшәсе килсә, телефон бар, адрес язылган, ә бала-чага кебек болай итү минем стиль түгел. Монда бит әле ир-ат исеме бар. Аңа шулай кызык икән, ничек сөйлисе килә, шулай сөйләсен, әмма һәрвакытта да җавап бирәсе була», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100