Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Лавров: «Россия Украина белән сөйләшүдән баш тартмый»

news_top_970_100
Сергей Лавров: «Россия Украина белән сөйләшүдән баш тартмый»
kremlin.ru

Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров Россиянең Украина белән сөйләшүләрдән баш тартмавын әйткән. Бу турыда РИА Новости хәбәрчесе Индонезиядән яза.  

«Без күп тапкыр, президент сүзләре белән раслаганча, сөйләшүләрдән баш тартмыйбыз. Кемдер баш тарта икән – ул Украина. Ул баш тартуын озаграк дәвам иткән саен, килешү кыенрак булачак», – дигән Лавров журналистларга.

Моңа кадәр Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков, Россия башлангыч шартларсыз гына Украина буенча диалогка ачык, дип белдерде.

Камбоджа башкаласында очрашуда Сергей Лавров «Америка Кушма Штатлары һәм кайбер Көнбатыш илләре Украина тирәсендәге вазгыятькә дөрес бәя бирмичә, Көнчыгыш Азия саммитында нәтиҗә ясарга этәрде. Бу исә катнашучыларга уртак карарлар кабул итәргә комачаулады», – дип белдергән.

Украина Президенты Владимир Зеленский G20 саммитына видеоконференциядә «бөтен кешене – бөтен кешегә» формуласы буенча Россия белән әсирләрне алмашырга тәкъдим итте.

Украина Президенты Владимир Зеленский Херсонга килде. Сәфәре вакытында ул Украина ягының тынычлыкка әзер булуын белдерде, дип яздык.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100