news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рябков белдерүе: Россия Украина белән сөйләшүгә ачык

news_top
Рябков белдерүе: Россия Украина белән сөйләшүгә ачык
Салават Камалетдинов фотосы

Россия башлангыч шартларсыз гына Украина буенча диалогка ачык, дип белдерде тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков. Бу хакта РИА Новости яза.

«Мин бу позицияне раслап кына әйтә алам – без башлангыч шартларсыз сөйләшергә әзер. Без моңа элек тә әзер идек, Киев үзенең Көнбатыш кураторлары боерыгы белән сөйләшүне өзде, югыйсә, бу сөйләшү алга таба бара иде, ниндидер документ әзерләнде, ә хәзер бу үткәндә калды. Алга таба нәрсә булачагы бездән тормый», – диде Сергей Рябков.

Аның фикеренчә, «Әгәр Киевка тиешле башкалалардан боерык килсә, мондый сөйләшүгә шанслар артыр иде».

«Әмма бездә каршылыклар юк, һәм бу диалог башлангыч шартларсыз барырга тиеш», – диде министр урынбасары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар