Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский әсирләрне «бөтен кешене – бөтен кешегә» схемасы буенча алмашырга тәкъдим итә

news_top_970_100
Зеленский әсирләрне «бөтен кешене – бөтен кешегә» схемасы буенча алмашырга тәкъдим итә
kremlin.ru

Украина Президенты Владимир Зеленский G20 саммитына видеоконференциядә «бөтен кешене – бөтен кешегә» формуласы буенча Россия белән әсирләрне алмашырга тәкъдим итте. Моннан тыш, ул иминлек гарантияләре турында килешү проектын төзү турында белдерде һәм Россиядән гаскәрләр чыгаруны таләп итте, дип, «Коммерсантъ» басмасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. 

Соңгы тапкыр Мәскәү һәм Киев әсирләр белән ноябрь башында 107гә – 107 форматында алышынган иде.

Украина лидеры фикеренчә, бүген Россия белән конфликт «туктатылырга мөмкин» булган чорга җитте. 

Искәртеп үтик, кичә Владимир Зеленский Херсон өлкәсенә килде. Анда Украина солдатларына мөрәҗәгатендә Украина ягының тынычлыкка әзер булуын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100