Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Зеленский Херсонда белдерү ясады: «Без тынычлыкка әзер»

news_top_970_100
Владимир Зеленский Херсонда белдерү ясады: «Без тынычлыкка әзер»
http://kremlin.ru/

Көнбатыш һәм Украина басмалары Владимир Зеленскийның Херсонга килүен яза. Әлеге хәбәрне «Украинская правда» корреспондентлары да раслады, дип хәбәр итте РИА Новости.

Бүген Украина Президенты Владимир Зеленский Херсонга килде. Сәфәре вакытында ул Украина ягының тынычлыкка әзер булуын белдерде, дип хәбәр итте Reuters

«Без алга барабыз. Без тынычлыкка әзер, бөтен илебез өчен тынычлыкка («Мы движемся вперед. Мы готовы к миру, миру для всей нашей страны»)», – дип китерә агентлык аның Украина солдатларына әйткән сүзләрен.

Ул шулай ук НАТОга һәм башка союзникларына даими ярдәм өчен рәхмәт әйтте, дип яза басма. 

Искәртеп узабыз, 9 ноябрьдә Россия саклану министры Сергей Шойгу Херсон юнәлешендәге Россия гаскәрләрен Днепрның уң як ярыннан сул ягына күчерергә боерды. Ике көннән соң, 11 ноябрьдә, Саклану министрлыгы сул ярга 30 меңнән артык хәрби һәм 5 меңгә якын корал һәм техника чыгарылуы турында хисап тотты. Шул ук көнне кич белән Украина Президенты Владимир Зеленский Украина спецназының Херсонга керүе турында хәбәр итте. 

Узган ялларда массакүләм мәгълүмат чаралары башкаланың Херсоннан Геническка күчүе турында язды, ләкин соңрак төбәк хакимияте бу мәгълүматны кире какты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кремльдә Россия гаскәрләрен Херсоннан чыгаруны һәм аларны Днепрның сул ярына күчерүне кимсетү дип санамыйлар. Бу турыда Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шул хактагы сорауга җавап биргәндә әйтте, дип РИА Новости язды.

Мәскәү Кремле Зеленскийның Херсонга килүенә карата фикерен белдерде. Бу турыда Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковтан журналистлар сорады. Дмитрий Песков Херсонның Россия территориясе булуын ассызыклады, дип яза РИА Новости.

«Без моны комментарийсыз калдырабыз. Сез аның Россия Федерациясе территориясе икәнен беләсез», – дип, Дмитрий Песков цитатасын китерә РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100