Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Лавров: «АКШ Украинадагы вазгыятькә дөрес бәя бирмәскә этәрде»

news_top_970_100
Сергей Лавров: «АКШ Украинадагы вазгыятькә дөрес бәя бирмәскә этәрде»
Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

«Америка Кушма Штатлары һәм кайбер Көнбатыш илләре Украина тирәсендәге вазгыятькә дөрес бәя бәя бирмичә, Көнчыгыш Азия саммитында нәтиҗә ясарга этәрде. Бу исә катнашучыларга уртак карарлар кабул итәргә комачаулады», – дип белдергән Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров. Бу хакта «РИА Новости» порталы хәбәр итә. Саммит Камбоджа башкаласында уза, Россия делегациясен Лавров җитәкли.

Сергей Лавров журналистларга, АКШ һәм аларның Көнбатыш коллегалары Украина һәм аның тирәсендәге вазгыятькә карата «карарлар кабул ителмәслек телдә» сөйләштеләр, дип аңлаткан. «Шуңа күрә алдагы хезмәттәшлек юнәлешләре турында коммюникеда әйтеләчәк (коммюнике – халыкара әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча рәсми хөкүмәт хәбәре. – ИТ), аны Камбоджа рәисе үз исеменнән чыгарачак», – дигән ул журналистларга.

  • Көнчыгыш Азия саммиты –  Азия-Тын океан төбәгендәге дәүләт лидерларының сәяси төзекләндерү, үсеш тәэмин итү һәм дәүләтләр арасында гамәли кооперацияне үстерү мәсьәләләре буенча аралашу платформасы. Саммит беренче тапкыр 2005 елда оештырылган, Россия рәсми рәвештә 2010 елның октябрендә Ханойда 5нче Көнчыгыш Азия саммиты барышында кушылган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100