Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәһәрдә – мәет исе...» – Татарстан егетләре Төркиядә коткару эшләрендә катнаша

Төркиядәге җир тетрәүдән соң исәннәрне, үлгәннәрне эзләү, гуманитар ярдәм тапшыру эшендә якташларыбыз катнашкан. «Интертат» фаҗига урынында булган Актаныш егете Булат Гаязов белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
«Шәһәрдә – мәет исе...» – Татарстан егетләре Төркиядә коткару эшләрендә катнаша
Булат Гаязов фотолары

Төркиядә булган фаҗигагә бүген 10 көн. 6 февраль иртәсендә Төркия һәм Сүриядә 7,8 баллык җир тетрәү булды. Anadolu агентлыгы үлүчеләрнең саны 36 меңнән артык булуын хәбәр итә.

Җир тетрәүнең эпицентры булган Кахраманмараш шәһәрендәге коткару эшләрендә тумышы белән Актаныштан булган Булат Гаязов та катнашкан. Ул яшәгән Мерсин шәһәрендә дә тибрәнүләр сизелә, тик зыян китерерлек булмый. Бер төркем татар егетләре, ил һәм бөтендөнья кайгысын уртаклашып, җир тетрәү эпицентрына китә.

 

Фото: © Булат Гаязов фотосы

Булат Гаязов Мерсинга өченче көн генә кайткан. «Кичә бөтенләй йоклап булмады, бүген бераз йокладым әле», – диде. Нәрсә күргәннәрен, ныклы ир-атларны көчсез калдырырлык нәрсәләр булганын шул җөмләдән аңлап була.

Шәһәрдә нык үлек исе килә. Беренче көннәрдә әле бик сизелми иде, соңгы көннәрдә маска киеп йөрдек, чөнки җиденче-сигезенче көнгә искә түзәрлек түгел иде, нык кыен булды.

Беренче көннәрдә күп кеше җимерелгән өйләре яныннан китмичә дә, туганнарын, күршеләрен чыгарганнарын көтеп утырдылар. Ул атмосфера, елау... Сөйләгәндә үземнең дә күз яшьләре чыга, – ди Булат Гаязов.

Видеода да: «Ул бинаны японнар тикшерде. Анда бозылган мәет исе килә. Урамда саф һава булса да, ул исне сизәсең», – дип сөйлиләр.

«Исән кеше тапса, эт 10 тапкыр өрә»

Мерсинда Татарстаннан дуслар күп. Безнең балыкчылар төркеме бар. Актаныштан мин, Казаннан –  2 егет, Мурманскидан бер егет, җыелып, үз теләгебез белән барырга булдык. Танышлар да: «Әйдәгез, әйбер җибәрәбез, акча җибәрәбез», – дип шалтыраттылар. Һәм без киттек, – ди ул.

Җир тетрәүдән зыян күргән өлкәләргә алар 2 тапкыр бара. Беренчесендә 2 машина белән, прицепка гуманитар ярдәм төяп, Кахраманмарашка юл алалар. «Башта Хатайга бармакчы идек. Тик Хатайның юллары икенче көнне ачык түгел, җимерек иде», – ди Булат Гаязов.

Россиянең һәм Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән җимерекләр арасыннан исәннәрне һәм үлгәннәрне эзлиләр. Булат Гаязов, тәрҗемәче буларак та, МЧСка ярдәм итә.

Россия МЧСның этләре белән үлгән һәм исән кешеләрне эзләдек. Төрек МЧСы кешеләр булырга мөмкин булган урыннарны күрсәтәләр. «Җимерек өй, кайбер кешеләре исән, бу урында кешеләр булырга мөмкин», – дип, безгә нокта бирәләр. Этләр исән кеше бармы, үлгән кеше бармы икәнен сизә.

Ике төрле эт бар. Берсе – исән кешеләрне сизә, икенчесе – үлгәннәрне. Исән кешеләрне сизүче эт үлгән кешене тапса, исни дә борылып кача. Исән кешене тапса, ул утыра да 10 тапкыр йә күбрәк тапкыр өрә. 10 тапкырдан әзрәк өрә икән, кешенең исән булуның ихтималы әзрәк. 10нан күбрәк өрсә, димәк, чыннан да исән кеше бар.

 

Фото: © Булат Гаязов 

Исән кеше булса, үзәк МЧСка хәбәр бирәбез, алар коткаручылар бригадасын җибәрә. Без 2 исән кеше, 40ка якын үлгән кеше табып, шул урыннарны күрсәттек. Исән калган 35-40 яшьләрдәге хатын-кызны безнең күз алдында чыгардылар.

Хәзер дә исән кешеләрне табалар, җирле каналлардан карап торам. Ул очраклар могҗиза инде. Кеше ул хәтле яши дә алмый. Күпме көннән соң да исән калган балаларны табалар. Күбрәк 2 яшьлек, 3, 4 яшьлек балалар табыла. Чөнки алар плитәләр астында, кысылмаган килеш, тыныч кына яталар, ә олыларның күбесенең аягы, йә кулы кысылган була.

Ильяс исемле таныш егет икенче бригада белән барды. Ул да шулай ук Төркиядә яши. Менә ул җимерекләр астында калган кешеләр белән сөйләшеп эшләгән. Мәсәлән, исән кешене табабыз, аның аягы бетон плитә белән басылган. Ул кеше белән кайсы җире авырта, ничек басылганы турында сөйләшәләр, аннары чыгаралар. Ә без этләр белән эшләдек.

Төркия халкы белән гел аралашып тордык. Җимерек өй янына киләбез дә өй янында торучылардан сорашабыз. Исән калган кешеләр кайда йокы бүлмәсе, кайда кухня икәнен, кайда кеше булырга мөмкин булган җирләрне әйтәләр. Җир тетрәү иртәнге 4тә, кешеләр йоклаган чакта булды. Шуңа күрә, вакыт үткәрмәс өчен, алардан сорап, йокы бүлмәсе булган урыннардан эзләдек, этләрне иснәттек, – дип сөйли Булат Гаязов.

 

Фото: © Булат Гаязов фотосы

«Кахраманмараш – Чаллы кебек «озынча» шәһәр»

Җир тетрәүнең эпицентры Кахраманмараш шәһәрендә була. Литосфера плитәләренең разлом өлеше дә шәһәрнең уртасыннан үткән, шуңа күрә урта өлеш бөтенләй диярлек җимерелгән. «Чаллы кебек озынча шәһәр ул», – ди Булат Гаязов.

Кахраманмарашның 40 процент өйләре җимерек. Җир ярылу шәһәрнең уртасыннан үткән, аның кырында бөтен өйләр җимерелгән. Шундый очраклар бар: бер тирәдәге 10 өй җимерелгән, аларның янында торган бер йортның тәрәзәләре дә чатнамаган. Аннары җимерелгән йортлар янында җимерелә башлаган йортлар күп. Ул өйдә яшәрлек түгел. Каркасы җимерелмәгән, тик диварлары төшкән, тәрәзәләре кырылган өйләр күп. Аларны җимереп, кире төзерләрдер.

 

Фото: © Булат Гаязов фотосы

Тау итәгендә булган өйләр күбесе исән. Экспертиза ясап, калдырыргамы, юкмы икәнен әйтерләр, чөнки ярыклар хәзер күренмәсә дә, соңрак килеп чыгарга мөмкиннәр. Музейлар исән. Алардан әйберләрне урламасыннар өчен саклыйлар, мародерлар күп.

Кахранмараш янында Нурдагы дигән 40 мең кешелек шәһәр бар. Ул шәһәрне тигезләп, яңадан төзиячәкләр, чөнки анда җимерелмәгән бер генә йорт та юк.

«Балалар күбрәк булган авылларга барырга тырыштык»

Икенче тапкыр шәһәрләргә түгел, якындагы бәләкәй авылларга әйберләр, кием-ярак, ашарга илтәләр. «Авылларга ярдәм килеп җитә алмый», – ди Булат Гаязов.

Кахраманмараш – 700 мең кешелек шәһәр. Анда чит илләрдән дә, Төркиядән дә ярдәмне күп итеп, фуралар белән җибәрәләр. Ә бәләкәй авылларга кереп тә җитә алмыйлар, чөнки юллар да юк, җимерек, фуралар ул юллардан йөри дә алмый. Без басу юлларыннан йөреп тараттык әйберләрне.

AFAD кешеләргә, вакытлыча яшәргә дип, бушка палаткалар бирә. Тик ашарга, кияргә китерергә вакытлары да юк, керә дә алмыйлар, җитешмиләр дә. Җитешмиләр, чөнки беренче көннәрне кешеләр җитми иде. Беренче көннәрне барысы да, исәннәрне табабыз, дип эшләделәр.

Авылларда да өйләр җимерелгән. Мәсәлән, бер авылда 40лап өйнең 15е җимерек, кешеләре урамда утыра. Авылларда барыбер дә бер катлы өйләр, ул хәтле үлгән кеше юк. Хаос та юк, авыл халкы бер-берсен белә, алар бергә торалар.

Бер авылның старостасы Мохтар белән аралашып торабыз. Алар үзләренә нәрсә кирәк булганын яза. Киләсе атнада тагын бер төркем җыелып, әйберләр илтергә җыенабыз. Антальядагы танышларның да төркеме бар, алар да җыелганнар. Хәзер анда салкын. Без барган көнне төнлә -4 градус иде. Шуңа күрә одеяллар, җылыткычлар, газ балоннары, утын белән чәй кайнатырга самавырлар илтәбез. Бөтенесе рәхмәтле булып калалар. Без бала-чага күбрәк булган җирләргә дә барырга тырыштык, – дип сөйләде Булат Гаязов.

Ил төкерсә, күл була, ди халык. Төркиядәге фаҗига беркемне дә битараф калдырмагандыр. Булат Гаязов та моны билгеләп үтте. «Татарлар күп ярдәм итә. Төрле илләрдән килгәннәр иде. Кыргызлар да бар иде, безгә азәрбайҗаннар да ярдәм итте. Бөтен кеше ярдәм итә инде монда», – диде ул.

 

Фото: © Булат Гаязов фотосы

Җир тетрәү ни сәбәпле һәм кайда була, ни өчен Татарстанда да җир тетрәргә мөмкин – геолог

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 февраль 2023
    Исемсез
    Челны биз сайтында Азатлыктан да иртэрэк чыккан - "В городе трупный запах"
  • 17 февраль 2023
    Исемсез
    "Азатлык" та мондый исемле мәкалә күптән чыкты) Әфәрин, иноагентларга ияреп язасыз!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100