Җир тетрәү ни сәбәпле һәм кайда була, ни өчен Татарстанда да җир тетрәргә мөмкин – геолог
Төркиядә булган көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә 4000нән артык кеше һәлак булды. Җир тетрәү – безгә яный торган һәлакәтме? Җир тетрәгәндә нишләргә кирәк? Татарстанда сейсмик активлык көчлеме? Бу сорауларга фәннәр кандидаты, КФУның геология һәм гидрология кафедрасы доценты Айрат Латыйпов җавап бирде.
Кичә 04:17 сәгатьтә 7,8 магнитудалы беренче җир тетрәү Төркиянең көньяк төбәге Газиантеп тирәсендә (Сүрия белән чиктә) була. Барлыгы 24 афтершок (селкенү) теркәлә. Икенчесе – 7,6 магнитудалы җир тетрәү 13.24 сәгатьтә Каһраманмараш шәһәре янында.
Җир тетрәү нәтиҗәсендә, Төркия һәм Сүриядә 4,5 мең кешенең гомере өзелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиядә – 3381, Сүриядә – 1356 кеше һәлак булган. Кызганыч, саннар һаман да артып тора.
Төркиядә көчле җир тетрәү: «Туганнарның өйләре ишелгән, ике онык юк, диделәр»
Төркия һәм Сүриядән соңгы хәбәрләр: «Анда коточкыч хәлләр, аяк асты гел селкенеп тора»
Җир тетрәү – ул нәрсә һәм ничек барлыкка килә?
Фәнни телдә «җир тетрәү» – җир өслегенең эластик тирбәнешләре, селкенүе. Ул җир астында кысылып урнашкан тау казылмаларындагы энергиянең бәреп чыгуы аркасында барлыкка килә.
Җир тетрәүләр рельеф кискен үзгәргән районнарда ешрак була. Мәсәлән, таулы өлкәләрдә. Ягъни, җир тетрәүләрнең иң күбе тектоник «сынулар», литосфера плитәләренең бер-берсе белән контактка кергән җирләрендә була. Ул плитәләрнең әз генә күчеше дә җир тетрәү кебек күренешкә китерә.
Мәсәлән, Төркия территориясендә дә бик күп «сынулар» бар. Төркия «Гарәп» һәм «Евразия» дип аталган плитәләрдә утыра. Шуларның бәрелеше җир тетрәү китереп чыгарган да инде.
Җир тетрәүне баллар белән исәплиләр. Алар нәрсәне аңлата һәм аларны ничек билгелиләр?
Җир тетрәү кебек табигать күренешләрен төрле шкалалар белән күрсәтәләр, һәм ул шкалалар бик күп төрле. Рихтер шкаласы бар, «магнитуда» дигән төшенчә бар. Иң киң таралыш алганы – 12 баллык шкала. Мәсәлән, 1 баллык җир тетрәүне без бөтенләй дә сизмәячәкбез, ә 12 баллык җир тетрәү гадәттән тыш көчле дип санала, һәм андый тетрәү вакытында бөтен нәрсә җимерелә.
Төркиядә якынча 7,5 баллык җир тетрәү, диләр. 7-8 баллык җир тетрәүләрдә дә йортлар җимерелү, кешеләрнең аякта басып тора алмавы күзәтелә.
Дөньяда елына якынча 100 җир тетрәү була. Аларның 20-30ы – көчле җир тетрәүләр. Гасыр дәвамында иң куркыныч һәм көчле, күп үлемнәргә китергән дистәдән артык җир тетрәү булмый калмый.
1988 елда Әрманстанда булган җир тетрәүдә 25 мең кеше һәлак булды. 1976 елда Кытайда 200 меңнән артык кеше үлде. 1970 елда – Перуда, 20 нче гасыр башында Сан-Францискода, 1930 елларда шул ук Төркиядә шундый табигать казалары булды. 1948 елда СССРда – Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта да 100 мең тирәсе һәлак булган, диделәр. 2011 елда Япониядә җир тетрәү нәтиҗәсендә цунами барлыкка килде.
- Цунами – җир тетрәү нәтиҗәсендә диңгез, океанда барлыкка килгән зур дулкын.
Кызганыч, кешелек тарихында андый хәлләр булып тора. Җир тетрәүләр бик күп кешенең корбан булуына китерә.
Җир тетрәүнең төрләре бармы?
Фән ягыннан бүленешләр күп төрле. Алар вакыты, селкенүнең көче, кабатланулары белән аерылалар.
Гадәттә, бөтен көчле җир тетрәүләр дә бер-берсенә охшаш. Аларга, кагыйдә буларак, бер яки берничә көчле селкенү, тибрәлү хас. Аннары процессның көче кими, бетә, ә бераздан тибрәлү кабатланырга мөмкин. Алары беренчеләре кебек көчле булмый. Төркия белән Сүриядә дә шундый ук хәл булды.
Җир тетрәү гадәттә күпме дәвам итә?
Бу – бик кыска вакытлы процесс. Кыска вакыт эчендә бик күп энергия чыгарыла, ул шуның белән куркыныч та. Кайбер геологик процессларны без озак вакыт күзәтә, ниндидер чаралар күрә алабыз, ә җир тетрәгәндә, барысы да бик тиз бара. Ул – гадәттә берничә минут.
Дөньяның бер читендә җир тетрәү булса, икенче читендә дә җир тетрәве сизелә, диләр. Бу дөресме? Мәсәлән, бүген Аргентинада 4,2 магнитудалы, АКШта 3,2 магнитудалы җир тетрәүләр булган.
Җир катламы бер-берсе белән контактта булган литосфера плитәләреннән тора. Алар контактка керсә, ягъни бәрелешсә, процесс активлаша. Төркиядә булган җир тетрәү Грузия, Кавказның көньяк республикаларында да сизелгән. Әлбәттә, эпицентр сызыгыннан ераклашкан саен ул зәгыйфьләнә, җир тетрәүнең көче кими, шулай да активлык үзен башка төбәкләрдә сиздерә ала. Аргентина белән АКШ турында төгәл мәгълүматны сейсмологлар әйтер, дип уйлыйм.
Татарстан җир тетрәү куркынычы булган зонада урнашканмы?
Без чагыштырмача сейсмик тыныч зонада яшибез. Сейсмик куркыныч югары яки түбән булган районнар бүленеше бар. Мәсәлән, Япон дугасы, Курил-Камчатка дугасы, Көньяк һәм Төньяк Американың көнбатыш чикләре – сейсмик куркыныч югары районнар. Россиядә андый куркыныч төбәкләргә бөтен Кавказ керә. Төньяк Боз океаны зонасында да сейсмик активлык сизелә, тик ул якта кеше яшәми, шуңа күрә куркыныч югары дип саналмый.
Россиянең урта өлеше – чагыштырмача тыныч зона, чөнки без тектоник сынулар булмаган тигезлектә утырабыз.
2013 елны Әлмәт районында җир тетрәү булды. Аның көче 4 баллык, дип билгеләделәр. Киләчәктә Татарстанда тагын җир тетрәү була аламы?
Ул очрак тигезлекләрдә сейсмик активлыкның артуы белән бәйле. Әлмәттәге җир тетрәүне галимнәр нефть чыгару белән бәйләделәр. Скважиналар бораулап, нефтьне төрле юллар белән чыгарып, без табигый процесска катнашабыз һәм тектоник активлыкны арттырабыз.
Аннары, беркемгә дә сер түгел: Татарстанның көньяк-көнчыгышында соңгы елда сейсмик активлык артты. Әлбәттә, ул катастрофик җир тетрәүләргә китерә алмас, шулай да республикада хәтта безнең чорда да җир тетрәүләр була ала.
Җир тетрәүләр турында алдан белеп буламы?
Фаразлауның күп төрләре бар. Мәсәлән, озак вакытлы фараз, ул 10-15 еллыкны исәпкә алып төзелә. Уртача сроклысы якындагы 5 еллыкны фаразлый. Кыска вакытлысы берничә ай, көнгә фараз ясый. Безнең глобаль сейсмик челтәр бар, ул төрле сейсмик станцияләрне берләштерә. Анда сейсмик активлыкның күрсәткечләрен анализлыйлар.
Хәзерге вакытта җир тетрәүләрне фаразлау буенча бик күп төрле алымнар, ысуллар бар. Сейсмик зоналарда аномальлек булганда тибрәнүләрне өйрәнәләр, берәр күрсәткеч нормадан артып китсә, чаң сугалар. Бик күп төрле индикаторлар белән суның төшүен, җир катламының деформацияләнүен, электрик үзенчәлекләре үзгәрүен тикшерәләр. Кыскасы, җир тетрәүләрне алдан кисәтү өчен бик күп төрле методикалар эшләнгән, һәм алар ел саен камилләшә генә баралар.
Ләкин, кызганыч, һәрвакыт кисәтеп калып булмый. Төркиядәге хәлдән күренгәнчә, алдан фаразлап һәм белеп тору бик авыр.
Төркиядәге җир тетрәүне песиләр беренче булып сизенгән, диләр. Видеода песиләрнең җир тетрәргә берничә секунд калгач уянулары күренә. Хайваннарда җир тетрәүне алдан сизенү хисе буламы?
Әйе, хайваннарның үз-үзләрен аномаль тотулары турында бик күп тикшеренүләр бар. Кайбер категориягә караучы кешеләр дә җир тетрәүне алдан сизенә ала. Бу очраклар турында күп тапкырлар сөйләделәр. Хайваннарның сенсорикалары башкача, һәм алар тибрәнүләрне алдан сизәләр.
Кешелек тарихындагы иң көчле җир тетрәүләр
Фәндә теркәлгән иң көчле җир тетрәү 1960 елда Чилида була – 9,5 балл. «Бөек Чили җир тетрәве» дип аталган бу табигать казасы нәтиҗәсендә 10 метр биеклегендәге цунами барлыкка килә, ул, бөтен Тын океан аша узып, Япониягә кадәр килеп җитә. Җир тетрәү кеше аз яши торган таулы төбәктә булу сәбәпле, корбаннар 6 мең кеше була.
Россиядә иң көчле җир тетрәү 1952 елда Камчатка һәм Курил утрауларында була – 9 балл. Курил утрауларындагы 6000 кешенең 1200е һәлак була. Башка мәгълүматлар буенча, 2336 кеше үлгән. Торак йортлар тулысынча җимерелеп бетә. Хәзерге мәгълүматлар буенча, бу хисаплар азайтып күрсәтелгән һәм анда хезмәт иткән солдатлар, килеп эшләүчеләр исәпкә алынмаган. Барлыгы 14 мең кеше үлгән, дип язучылар да бар.
Россиядә соңгы тапкыр көчле җир тетрәү 2008 елда Чечняда булды. 5,8 баллы җир тетрәүдә 13 кеше һәлак булды.
Иң күп корбаннарга китергән җир тетрәүләр:
1556 ел, Шэньси, Кытай, 830 000 корбан, (8 баллы)
1976 ел, Таншань, Кытай, 242 419 корбан, (ярты миллион кеше үлгән, дигән мәгълүмат та бар) (8 баллы)
525 ел, Византия империясе, 250 000 корбан (8 баллы)
1920 ел, Нинся-Ганьсу, Кытай, 240 000 корбан, (8 баллы)
2004 ел, Индонезия, 230 000 корбан (күпчелеге цунамидан), (9 баллы)
1138 ел, Алеппо, Сүрия, 230 000 корбан, (8,5 баллы)
2010 ел, Гаити, 222 570 корбан, (7 мең)
1856, Персия, 200 000 корбан, (9 баллы)
1923 ел, Япония, 143 000 корбан, (8 баллы)
1908 ел, Италия, 123 000, (7 баллы)
1948 ел, Ашхабад, СССР, 110 000, (7 баллы)
Җир тетрәү куркынычы булса, нәрсә эшләргә?
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында җир тетрәгәндә беренче булып нәрсә эшләргә кирәклеге турында белешмә бар.
Җир тетрәү куркынычы булган төбәкләрдә яшәүчеләр җир тетрәүгә алдан ук әзер булырга тиеш. Моның өчен:
Өйдә, эштә, кинотеатрда, транспортта һәм урамда чакта җир тетрәү була калса, нәрсә эшләячәгезне алдан уйлап куегыз. Гаилә әгъзаларына җир тетрәү вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатыгыз һәм аларга беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен өйрәтегез.
Документлар, акча, кесә фонарен һәм запас батарейкаларны уңайлы урында саклагыз.
Өйдә берничә көнлек эчә торган су һәм консервалар туплап куегыз.
Караватларны тәрәзәләр һәм урам яктагы стеналар янына куймагыз. Шкафларны, киштәләрне стеналарга беркетеп, кадаклап куегыз, өске киштәләргә авыр әйберләр куймагыз.
Куркыныч матдәләрне (агулы химикатлар, яна торган сыеклыклар) куркынычсыз, яхшы изоляцияләнгән урында саклагыз.
Бөтен кеше дә, кирәк булган очракта электр, газ һәм суны вакытында сүндерү өчен, рубильникның, магистраль газ һәм су краннарының кайда урнашканын белергә тиеш.
Җир тетрәгән вакытта нәрсә эшләргә?
Бинаның тирбәлүен тойгач, яктырткычларның селкенүен, әйберләрнең егылуын күреп, көчле тавышлар ишеткәч тә, паникага бирелмәгез. Беренче тирбәнүләрне сизгәннән соң, сезнең җимерелергә мөмкин булган бинадан чыгу өчен 15-20 секунд вакытыгыз бар.
Документлар, акча һәм кирәк-яраклар алып, тиз генә бинадан чыгыгыз. Бүлмәдән чыкканда, лифтта түгел, баскычтан төшегез. Урамда чыккач биналар янында тормагыз, ачыклык булган җиргә күчегез.
Тыныч булыгыз һәм башкаларны тынычландырырга тырышыгыз! Әгәр дә сез өйдә калсагыз, куркынычсыз урынга басыгыз – өйнең эчке яктагы стенасына, почмакларга, ишек астына терәлеп басыгыз. Мөмкин булса, өстәл астына яшеренегез. Өстәл өскә төшүче предметлардан саклаячак. Тәрәзә һәм авыр җиһазлар янында тормагыз. Әгәр дә сезнең белән балалар булса, аларны гәүдәгез белән каплагыз.
Шәм, шырпы, зажигалка кулланмагыз – газ агып чыкса, янгын булуы мөмкин. Асылынып торган балконнар, кәрнизләрдән ерак торыгыз, өзелгән чыбыклардан сакланыгыз.
Әгәр дә сез машинада булсагыз, ачык урында торыгыз, ләкин тетрәү беткәнче машинадан чыкмагыз. Башкаларны коткарырга ярдәм итәргә әзер булыгыз.
Җир тетрәү булганнан соң нәрсә эшләргә?
Яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтегез.
Җимерекләр астында калганнарны чыгаруда ярдәм итегез.
Сак булыгыз. Балаларны, авыруларны, картларны саклагыз. Аларны тынычландырыгыз.
Радио кабызыгыз. Табигать афәтләрен бетерү штабы, җирле хакимиятнең күрсәтмәләренә буйсыныгыз.
Электр чыбыкларына зыян тимәгәнен тикшерегез. Фатирда, йортларда электрны сүндерегез. Көчле җир тетрәү вакытында шәһәрдә ут автоматик рәвештә сүндерелгәнен онытмагыз.
Газ һәм су челтәрләренә зыян юкмы икәнлеген тикшерегез. Челтәрләрне сүндерегез. Ут кулланмагыз. Баскычтан төшкәндә сак булыгыз.
Җимерелергә торучы биналар янына якын бармагыз, эчләренә кермәгез.
Исегездә тотыгыз – җир тетрәү туктаганнан соң да йортлар җимерелергә мөмкин.
Беренче тетрәүдән соң берничә сәгать дәвамында каты тибрәнүләргә әзер булыгыз. Тибрәнүләрнең кабатлануы турында имеш-мимешләр таратмагыз, рәсми мәгълүматлардан файдаланыгыз.
Әгәр дә сез җимерекләрдә күмелеп калсагыз, хәлне тыныч кына бәяләгез, мөмкин булганча үзегезгә медицина ярдәме күрсәтегез. Якындагы кешеләр белән элемтәгә керергә тырышыгыз, кычкырыгыз.
Утны кабызырга ярамаганлыгын, бәдрәфтәге су эчәргә яраклы икәнен, торбалар һәм батарейкалар сигнал бирү өчен кулланылырга мөмкин икәнен онытмагыз. Көчегезне саклагыз. Кеше ярты айдан артык ашамыйча тора ала.