Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия һәм Сүриядән соңгы хәбәрләр: «Анда коточкыч хәлләр, аяк асты гел селкенеп тора»

Ике җир тетрәү Төркия һәм Сүриядә 4,5 мең кешенең гомерен алып китте... Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиядә – 3381, Сүриядә – 1356 кеше һәлак булган. «Интертат» Төркиядә булган соңгы вакыйгаларны күзәтүне дәвам итә.

news_top_970_100
Төркия һәм Сүриядән соңгы хәбәрләр: «Анда коточкыч хәлләр, аяк асты гел селкенеп тора»

Сүриядә – меңнән артык, Төркиядә – өч меңнән артык кеше һәлак

Кичә 04:17 сәгатьтә Төркиянең көньяк төбәге Каһраманмараш һәм аның якын районнарында җир тетрәү булды. Аның көче 7,7 магнитуда тәшкил итте. Икенче 7,6 магнитудалы җир тетрәү 13.24 сәгатьтә Әлбистан төбәгендә кабатланды.

Үзәк Төркиядә кабат 5,6 магнитудалы җир тетрәү булды, бу турыда Европа-Урта диңгез сейсмология үзәгенә сылтама белән РИА Новости яза. Җир тетрәү үзәге Гельбаши районыннан 5 км ераклыкта 2 км тирәнлектә булган.

Anadolu агентлыгы хәбәр иткәнчә, Сүриядә, ким дигәндә, җир тетрәү нәтиҗәсендә 1356 кеше һәлак булган һәм 3419дан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Табигать казасы нәтиҗәсендә Сүриянең Идлиб, Алеппо, Хама, Латакие, Тартус һәм Ракка шәһәрләрен җимерелгән. Хәбәр ителгәнчә, Сүрия районнарының күп кенә биналары җимерек. Эзләү-коткару эшләре дәвам итә, дип яза агентлык.

Алеппо, Хама, Латакия шәһәрләрендә һәм Джебла, Стам, Бустан-Әл-Баша торак пунктларында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм – азык-төлек җыелмалары һәм беренче кирәк-яраклар бирү өчен 6 пункт эшли, дип хәбәр итә РФ Оборона министрлыгы.

Соңгы хәбәрләр буенча, Төркиянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 3,3 мең кешедән арткан. Бу – рәсми, төгәл ачыкланган саннар. Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бу җир тетрәүне 1939 елдагы белән чагыштырды, ул вакытта 33 мең кеше һәлак булган. 

Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен булдырмау идарәсе (AFAD) башлыгы Юнус Сезар хәбәр иткәнчә, Төркиядә 20 меңнән артык кеше җәрәхәтләр алган. Төркия Җөмһүрияте Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бер атна матәм игълан иткән, дип хәбәр итә Anadolu агентлыгы. Төркия дәүләт әләмнәре илнең бөтен территориясендә төшерелгән.

Хәзерге вакытта Төркиянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәү зонасында 13 740 коткаручы эшли. Бу хакта Төркия хөкүмәте каршындагы гадәттән тыш хәлләрне булдырмау идарәсе хәбәр итә. Эзләү-коткару операциясенә 360 төзелеш техникасы, 3 361 һ.б. техника җәлеп ителгән.

«Кызыл Ай» җәмгыяте хезмәткәрләре һәм төрле оешма вәкилләре җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә кайнар азык һәм кирәк-яраклар, продуктлар тарата. Бәла зонасына 300 мең юрган, 41 504 чатыр, 101 738 урын-җир, 4 602 кухня кирәк-яраклары, 3 761 җылыткыч, 557 контейнер һ.б. җибәргәннәр.

Anadolu агентлыгы

Төрле илләр ашыгыч рәвештә коткаручыларны һәм табибларны Төркиянең зыян күргән районнарына эзләү-коткару эшләрендә катнашу өчен җибәргән. Җир тетрәүдән соң Төркиягә ярдәм җибәрүдә катнашкан илләр: Азәрбайҗан, Израиль, АКШ, Кытай, Иран, Мисыр, Россия, Пакыстан, Япония, Польша, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте, Бельгия, Швеция, Румыния, Нидерланд, Франция, Англия, Греция, Болгария.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзтабарлар белән бергә Төркия һәм Сүриягә барып җиткән.

Җир тетрәү нәтиҗәләре

Көчле җир тетрәгәннән соң, гадәттә, җир тагын тибрәнешләр ясый. Бу күренеш «афтершок» дип атала. Җир тетрәүдән соң йортларга кермәскә кушалар, чөнки көчле афтершок вакытында йорт җимерелергә мөмкин. Шундый берничә очракны видеога төшергәннәр.

Татар халкы гуманитар ярдәм җибәрә: «Анда коточкыч хәлләр, беркем берни белми»

Бу хәлгә Төркиядә яшәүче милләттәшләребез дә битараф кала алмаган. Алар, хәбәрне ишетүгә үк, гуманитар ярдәм җыя башлаган:

– Беркем дә читтә калмады. Үз вакытында безгә төрле чараларны үткәрергә ярдәм иткән төрекләр гуманитар ярдәм җыюны игълан итте. Без шундук кем нәрсә булдыра ала – киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар алып килә башладык. Хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез. «Анталия татарлары» оешмасы бу бәлагә битараф калмады, афәттә һәлак булучылар безнең өчен үз туганыбыздай якын, – диде «Татар-информ»га оешма рәисе Оксана Назарова.

Анталиядә гуманитар ярдәм җыюны World Athletic Club / The Big Stop Restaraunt генераль директоры Ozan Binboga оештырган. Ярдәмне Liman mahallesi Bileydi Rezidence 1/A Porto Bello Hotel Yanı Konyaaltı адресы буенча тапшырып була. Чатыр, йоклау өчен капчык, консервланган ризыклар, гигиена әйберләре, кышкы аяк киеме, кышкы кием, памперс, юрган, пауэрбанк, фонарь кабул итәләр.

– Клубта дүрт меңнән артык кеше теркәлгән. Шуларның яртысы – чит ил кешеләре (руслар, татарлар, украиннар, иранлылар һ.б). Төркиядә җир тетрәүләр еш була, мондый хәлләргә ияләштек. Бәла-каза булуга, әйберләр җыя башлыйбыз. Хәзерге вакытта гуманитар ярдәм җыю ноктасы эшли, кешеләр әйберләр китерә тора. Ике меңләп юрган җыелды. Фурага төяп җибәрәчәкбез.

Җир тетрәвенә эләккән танышларым, туганнарым бар. Мәсәлән, бер дустым белән әле дә элемтәгә керә алмыйм. Аның анда гаиләсе, балалары бар иде. Исән микән, белмим. Анда һаман да элемтә җайланмаган. Бик борчылабыз, барасыбыз килә. Әмма рөхсәт итмиләр. Дәүләт хезмәткәрләре генә бара ала. Шуңа күрә әйберләр җибәрәбез. Хәзерге вакытта анда – 5 градус салкын, халык туңа. Ярдәмебез барып җитәр, дип өметләнәм. Анда коточкыч хәлләр, беркем берни белми, – дип сөйләде Ozan Binboga.

Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында җир тетрәү корбаннарына ярдәм кабул ителә

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җир тетрәүләрдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү пункты ачты, табигый бәла-каза илнең берничә шәһәрендә булды. Пункт бүген иртәнге 9 сәгатьтә эшли башлады һәм 18 сәгатькә кадәр ачык була. Ул шулай ук алдагы көннәрдә дә эшләячәк, шул исәптән алдагы ял көннәрендә – 11 һәм 12 февральләрдә дә.

«Игътибар итегез, рәттән бөтен нәрсәне дә алып килергә кирәкми. Без палаткалар, җылыткычлар, юрганнар, өлкәннәр һәм балалар өчен кышкы киемнәр (ләкин иске түгел, яңа яки ким дигәндә яхшы хәлдә), йоклау өчен капчыклар, термослар, портатив зарядниклар – пауэрбанклар кабул итәбез», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Генераль консуллыкта.

Консуллыкның адресы: Казан шәһәре, Горький урамы, 23/27 йорт. Телефоны: 8 (843) 299-53-10. Моннан тыш, 8 февральдә 10 сәгатьтән 10 февральнең 18 сәгатенә кадәр дипломатик вәкиллектә Кайгы уртаклашу китабы ачык булачак. Теләге булган һәркем Төркиядә җир тетрәүләрдән зыян күргәннәргә кайгы уртаклашу сүзләрен яза, шулай ук, ярдәм итәргә теләге булган очракта, элемтә өчен үз координаталарын калдыра ала.

«Төркиядә мондый очракларда чәчәкләр китерү түгел, кайгы уртаклашу сүзләре язып калдыру кабул ителгән», – дип билгеләп үттеләр Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында.

«Аяк асты гел селкенеп тора, иртәнге дүрттән аяк өстендә»

Социаль челтәрләргә Төркиядә җир тетрәү вакытында төшерелгән видеоязмалар таралды. Мәсәлән, берсендә видео авторы биек йортлар янында басып, «аягым астында җир селкенә, өй җимерелә, бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтә.

Төркиядә яшәүче Нэз исемле блогер Кайсери шәһәрендә балалары белән җир тетрәүгә эләккән. Җир тетрәү турында ул блогында язган.

– 14нче катта яшибез, беренче дулкын вакытында «бетәбез» дип уйладык. Безнең шәһәрдә 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Икенче дулкын вакытында көч-хәл белән фатирыбыздан урамга чыктык. Баскычтан төшкәндә, өебез җимерелеп төшәр кебек иде. Кайчан бетәр бу? Кулларым калтырый. Бөтен кеше урамда, өйгә кайтмаска кушалар. Без балалар белән машинага утырып киттек. Өстәвенә, кар да явып тора. Өсләребездәге киемне салмыйбыз. Песиебезне юрган белән төрдек дә, төнгелеккә машинада калдырдык. Аяк асты гел селкенеп тора, иртәнге дүрттән аяк өстендә.

Каһраманмарашта бер баланы 19 сәгатьтән соң таптылар. Бер танышымның бөтен туганнары, дуслары һәлак булды. Мәктәпләрдә 13 февральгә кадәр дәресләр булмаячак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кизү тора. Моннан тыш, ул махсус кушымта булдырган. Аны йөкләп, бәла-каза булганда, кызыл төймәгә басарга мөмкин. Коткаручылар сезнең кайда икәнлекне шул кушымта аша белеп, ярдәмгә киләчәк, – дип аңлата блогер.

Көчле җир терәүләр моның белән генә тәмамланмаган. 7 балл ук булмаса да, төрле якларда җир тетрәүләр һаман кабатланып тора, дип язалар.

Җир тетрәү кайтавазы

4,4 магнитудалы җир тетрәү Төркиянең Малатья шәһәрендә, 5,2 магнитудалы җир тетрәү Төркиянең Гексун шәһәрендә, 5,0 магнитудалы җир тетрәү Каһраманмарашта булган. Бер тәүлек эчендә дөньяның төрле төбәкләрендә 78 җир асты тетрәве кабатланган: 3,2 магнитудалы җир тетрәү АКШта Кук култыгында (Аляска штаты), Тайваньда 5,1 балл магнитудалы җир тетрәү, 3,8 магнитудалы җир тетрәү Нью-Йоркның көнбатышында, 4,8 магнитудалы җир тетрәү Пакыстанда – Исламабадтан көнбатышка таба 29 км ераклыкта, Казахстанда 5,4 магнитудалы җир тетрәү, Румыниядә 4,6 магнитудалы җир тетрәү, Аракар вулканы янында Аргентинада 4,7 магнитудалы җир тетрәү булган, дип яза «Топор 18+» Телеграм каналы.

«Җир тетрәгәч, кибетләрдән товар ташый башлаганнар»

Аның каравы, җир тетрәп, дөньясы болганчыкка әйләнсә дә, моннан файдаланып калучылары да табылган. Мәсәлән, Кырыкхан шәһәрендә кибетләрнең ишеген ватып, андагы товарларны урлаучыларны видеога төшереп алганнар.

Искәндәрун портында җир тетрәүдән соң көчле янгын башланган. Ялкын тиз арада йөзләгән йөк контейнерларына таралган, дип яза төрек басмасы. Янгын чыгуның сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Малатья шәһәрендә «TRT» каналында туры эфир вакытында җир тетри башлаган. Журналистлар вакыйганы видеога төшереп алган. Җир тетрәгәндә йортларның җимерелгәне туры эфирга эләккән.

«RT» каналы Шанлыурфа шәһәрендә коткару эшләрен өстән төшереп алган:

Бина җимерекләре астында калган кешеләр, ярдәм сорап, видео яздырган. Бу язмалар Телеграм каналларда таралды. 

Сүриянең Алеппо шәһәрендә җимерекләр астында калган хатын-кыз бала тапкан. Аларны коткарганнар:

Җир тетри башлаган мизгел фатир эченә урнаштырылган камерага яздырылган:

Җир тетрәүнең сәяси нәтиҗәләре

Җир тетрәүдән соң шәһәрнең кайбер урыннары хәрабәләр өеменә генә әйләнеп калган. Сәяси күзәтүчеләр фикеренчә, бу җир тетрәүнең сәяси нәтиҗәләре дә булырга мөмкин.

РИА Новостиның сәяси күзәтүчесе Петр Акопов фикеренчә, уртак фаҗига күптән инде бер-берсен дошман санаган, хәрби хәрәкәтләр алып барган Сүрия белән Төркияне дуслаштырачак. Сүриядә гражданнар сугышы нәтиҗәсендә Төркиягә бик күпләп качаклар килде, Төркиядә көрд проблемасы кискенләште. Эрдоган бу күренештә Сүрия президенты Башар Асадны гаепли иде.

Төркиядә май аенда президент сайлавы булырга тиеш иде. Хәзер бу сайлау кичектерелергә мөмкин, дип язалар. Шулай ук бу җир тетрәү белән оппозиция файдалануы да ихтимал, ди кайбер сәясәтчеләр. Йортлар сейсмик вазгыятьне күздә тотып, нык итеп салынмаган, шуңа күрә алар бик тиз җимерелгән. Ә төзелеш өлкәсенә Эрдоган белән якын мөнәсәбәтләрдә булган кешеләр генә җибәрелгән, шул сәбәпле, хәзер президентка җавап тотарга туры киләчәк, дип фаразлаучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100