Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә көчле җир тетрәү: «Туганнарның өйләре ишелгән, ике онык юк, диделәр»

Ике җир тетрәү Төркия һәм Сүриядә 2 меңгә якын кешенең гомерен алып китте... Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиядә – 1500, Сүриядә – 783дән артык кеше һәлак булган. «Интертат» Төркиядә яшәүче милләттәшләребез һәм җирле халык белән аралашты.

news_top_970_100
Төркиядә көчле җир тетрәү: «Туганнарның өйләре ишелгән, ике онык юк, диделәр»
Eren Bozkurt - Анадолу агентлыгы

Бүген 04:17 сәгатьтә Төркиянең көньяк төбәге Каһраманмараш һәм аның якын районнарында җир тетрәү булды. Аның көче 7,7 магнитуда тәшкил иткән. Чагыштыру өчен – 1988 елда Спитактагы җир тетрәү 7,2 балл иде.

Җир тетрәү булган урыннар картасы. Картадан күренгәнчә, традицион туристик шәһәрләр җир тетрәү эпицентрында түгел

Фото: © Анадолу агентлыгы

Җир тетрәү Төркиянең Сүрия белән чиктәш районнарында булган. «Анадолу» агентлыгы Сүриядәге җир тетрәү кадрларын чыгарды. Анда җимерекләр астында калган кешеләр бар икәне күренә.

Төркия Җөмһүрияте Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, 1939 елдан соң булган иң көчле табигать афәте, дип бәяләде. Сүз уңаеннан, 1939 елның 27 декабрендә булган Эрзинҗан шәһәрендәге җир тетрәү – 7,8 магнитуда тәшкил иткән, дип хәбәр итә Anadolu агентлыгы. Төркиядә XX гасырның зур җир тетрәве ул: барлыгы 32 968 кеше үлгән, тагын 100 мең тирәсе яраланган.

Төркиядә йорт ишелгәнне видеога төшергәннәр. Җир тетрәп туктаганнан соң, зыян килгән йорт ишелә. Баганада кыска ялганыш күренә - җир тетрәгән төбәктә утны өзмәгәннәр. Бу үз чиратында, корбаннар артуга китерә дигән сүз…

Җир тетрәгәндә күп катлы йорт ишелеп төшкәне видеога эләккән.

Төркиянең табигать афәтләре һәм гадәттән тыш хәлләр белән көрәш идарәсе мәгълүматларына караганда, беренче җир тетрәүдән соң 40тан артык җир тетрәү күзәтелгән. Аннары көндезге 1ләр тирәсендә тагын бер тапкыр көчле җир тетри. Икенче 7,6 магнитудалы җир тетрәү 13.24 сәгатьтә Әлбистан районында кабатлана.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, үлүчеләр саны тагын да артырга мөмкин, дип хәбәр итә.

Төркия дөньяның җир тетрәү куркынычы булган төбәкләреннән санала.

«Белгеч, Җир астында 130 атом бомбасы шартлауга тиң, диде»

Язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура:

– Бүген Төркия халкы таңнан инде аяк өстендә. Үземә дә бик күпләр хәл сорап, ярдәм кирәкмиме дип, язды. Барысына да рәхмәт. Без яшәгән Искешәһәрдә җир тетрәү бик сизелмәде. Җир тетрәгән яклардан гына кайгылы хәбәрләр килеп иреште.

Иремнең Искешәһәрдәге бер туганының килене Хатай шәһәреннән, җир тетрәү булган яктан. Киленнең Хатайдагы туганнарының өйләре ишелгән. Абыйсының ике оныгы юк, диделәр. Аннары аларны тапканнар, бик авыр кайгы якыннарына, мәрхүмнәр...

Хәбәрләрдә бер белгеч, бу җир тетрәү 2 миллион кг динамит шартлау күләмендәге энергия шартлавы, дип аңлатты. Башта бомба саны белән чагыштырды. Җир астында 130 атом бомбасы шартлауга тиң, диде.

Бүгенге заманга кадәр Төркиядә булган икенче зур тетрәү, дип билгеләнде. Хөкүмәт бик булыша. Бөтен Төркия халкы хәзер зарар-зыян күргәннәр өчен кием, беренчел кирәк әйберләрне җыя.

Бу көннәрдә суык, кар ява, һава торышы әйбәт түгел. Тышта урамда калган кешегә һәртөрле әйбер кирәк булырга мөмкин. Ниләр кирәк – исемлек таратылды. Кешеләр әйбер җыя, кан тапшыра. Ашыгыч кан тапшыру адреслары да таратылды, – диде ул.

Ләйлә Дәүләтова: «Әлеге мизгелдә дә дөнья тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп тора»

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова кызы Гөлмәрьям белән Төркиядә ял иткән вакытта җир тетрәгән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте:

– Бүген иртәнге 04.00 тирәсендә өске каттан ишетелгән тавышка уяндым. Өй җиһазлары күчкән тавышлар ишетелеп тора иде. Ничәнчедер секундта әллә нинди вариантлар уйлап алдым.

Шулкадәр затлы отельдә бу вакытта ник тавышланалар икән, дип аптырап, йоклавымны дәвам иттем. Гөлмәрьям яткан диван да аз гына алга күчкәндәй булды. Люстралар җилпенеп алды.

Шаккаттым. Бу вакытта җеннәр генә йөридер дип, куркудан догалар укып алдым. Бисмиллаһ әйтеп, балконга чыксам... Дөнья селкенә! 4-5 минуттан җир тынычланган кебек тоелды.

Иң йоклыйсы килгән чак, беркемне дә уятмыйча, йокларга булдым. Иртән Интернетка кергәч кенә, чыннан да, бүген төнлә бик көчле җир тетрәү булганын белдем.

Без килгән отель Белектә, нәкъ Төркиянең җир тетрәгән ягына урнашкан. Әлеге мизгелдә дә дөнья әле тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп тора.

Мондый көчле җир тетрәүләр 100 елга бер генә була, диделәр. Зыян күрүчеләр, үлүчеләр, гарипләнүчеләр бик күп. Төркиядә 3 меңләп кеше зыян күргән, диделәр. Йортлар җимерелә, кешеләр җимерекләр астында кала.

Төркия чигендә урнашкан Сүриядә 30 мең кешелек тулы бер шәһәр юкка чыккан, диделәр. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, диңгез дә шауламый. Аллаһка тапшырган. Аллаһы Тәгаләнең ачуын китермичә, булганына шөкер итеп, тыныч, дус-тату яшәргә язсын иде барчабызга да, – ди шагыйрә.

«Нәрсә буласын, җир астында нинди процесс барганын белмисең»

Төркиянең Датча шәһәрендә яшәүче Галия Хәсәнова әйтүенчә, җир тетрәү узган атнада да булган.

– Кыш җитүгә, хәләл җефетем белән Датча шәһәренә күчендек. Мондагы тормышка ияләнеп беттем дигәндә, бер дә көтелмәгән хәлгә юлыктык.

Җир тетрәүне алданрак та сизгәнем булды, 25 гыйнвар иде ул. Соңрак хәбәрләрдән укып белдек: Анталиядән ерак түгел 5,4 магнитудалы җир тетрәү булган икән. Идәннәрне юып, тузан сөртеп йөргәндә, тирә-як селкенә башлады, нәрсә икән бу дип, күрше-танышларга яза башладык, йөрәкне борчу басты. Берзаман, өйгә дип алынган зур шешәдәге су чайкала башлады. Шуннан аңлашылды, җир тетри, дип чамаладык.

Бу – минем гомеремдә беренче тапкыр шундый күренешкә юлыгуым иде, башым буталды, берни дә уйлый алмадым. Ә ирем күрше бүлмәдә намаз укый, аны да борчый алмыйм... Нишләргә? Үзеңне ничек тотарга? Югалып калдым... Безгә бит моны өйрәтүче дә булмады, без әле яңа күченгән кешеләр генә, дигәндәй.

Ирем, намазын укып бетереп, тынычландырырга тотынды. Бу «җир тетрәү» озак дәвам итмәде, 10 секунд чамасы булгандыр. Шулай да, йөрәк урынында түгел иде. Нәрсә сиздемме? Без торган йортның астыннан метро узган кебек булды. Озаграк булса, паникага бирелер идем, чөнки нәрсә буласын, җир астында нинди процесс барганын белмисең. Хәбәрләрдә «хасталанучылар юк» дип яздылар, җанга җылы кереп китте.

Бүген исә зур-зур өйләр җимерелгәнен күреп, хәбәрләрне белеп, эчкә шом керә, хәтта тир бәреп чыга. Мондый бәла-казалардан Аллаһы Тәгалә сакласын, догада булыйк! – дип сөйләде ул.

«Җир тетрәүләр әле дә кабатланып тора»

Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты Фәнис Зыялы:

– Җир тетрәү 1999 елдагы җир тетрәүдән зуррак, куркынычрак булды. Merkez kahramanmaraş, Adıyaman, Osmaniye, Gaziantep, Şanlıurfa, Мalatya кебек шәһәрләргә зыян килде. Рәсми мәгълүматларга караганда, 7,7 дәрәҗәдәге җир тетрәү дип билгеләнде. Хәзерге вакытта Төркия Җөмһүрияте Президенты ачыклауларына күрә, 912 кеше үлгән (бу саннар сәгать саен арта бара – Интертат), 3 меңгә якын яралы, 2812 бина җимерелгән, диделәр. Шунысы сәер: җир тетрәгәннән соң вакыт узса да, җир тетрәүләр әле бетмәде, гел кабатланып тора.

Җир тетрәгәнен Анталиядә дә, Кипрда да сизгәннәр. Анталиядә аз гына булса да җир селкенде. Adıyaman шәһәрендәге клиентларымнан әле җавап алмадым, чөнки элемтә өзелгән. Якыннарым арасында үлүчеләр юк.

«Җимерелгән биналар бик күп, аларның астында калган кешеләр дә күп»

Анкарада яшәүче Ләвәнт Булут:

– Анкарада да җир тетрәү үзен сиздерде: урындык тирбәнеп алды.

Җир тетрәү Төркиянең 10 шәһәрендә һәм аларның районнарында булды. Җир тетрәүләр дәвам итә. Хәзерге вакытта җимерелгән биналар бик күп, аларның астында калган кешеләр дә күп. Америка Кушма Штатлары, Европа, Россиядән һ.б. 45тән артык бик күп ил җитәкчеләре Төркиягә ярдәм итәргә вәгъдә биргән.

Төркиядә җир тетрәүләр бик еш була. Җир терәү була торган сызыклар Кара диңгез һәм Урта диңгез буенча сузыла. 3 елга, 5 елга бер җир тетрәүләр булып тора. Мәсәлән, 1999 елда 7,8 дәрәҗәдә җир тетрәү булган иде, анда 10 меңләп кеше үлде.

Җир тетрәгән вакытта нишләргә кирәк икәнен аңлаталар. Җир тетрәгәндә, йорттан ашыгыч рәвештә чыгып китәргә, биналар урнашмаган зур мәйданнарда торырга киңәш итәләр. Җир тетрәү булганда, Төркиянең ярдәм җәмгыятьләре булыша, ашарга бирәләр, кунакханә яисә чатырларда урын бирәләр.

«Бу – милләт өчен әле без масштабларын аңлап бетерә алмаган зур һәлакәт»

Истанбулда яшәүче Римма Гомәрова:

– Миңа күп дуслар, танышлар, Скайтаттагы укучыларым яза, борчыла. Күпләр Төркия дигәч, аның картасын күз алдына китерми, Төркиядәге танышлары хакында гына уйлый, борчыла башлый. Бездә, карлы-яңгырлы штормны санамаганда, әлегә тыныч.

Җир тетрәү куркынычы булганда, кая барырга икәнен аңлаткан күрсәткечләр куела.

Фото: © Римма Гомәрова

Халык шушы хакта гына сөйләшә диярлек. Иртән төрек күршеләрем иртәнге ашка чакырып уятты, өстәл янында да шул хакта гына сөйләштек – төрекләр туганнары белән шалтыратыша, озаклап сөйләшә, университетлар ярдәм җыя. Истанбул мэриясе җыелыш ясап, төрле районнардан коткаручы отрядлар җибәрелә, дип хәбәр итә мин яшәгән Кадыкөй муниципалитеты. Безнең муниципалитетта да ярдәм пункты оештырылган, кешеләр анда җылы киемнәр, урын-ятак әйберләре илтә, аларны тапшырыр өчен чират тора. Мин артык киемнәрне күптән түгел генә кулланган кием җыю тартмасына илтеп ташлаган идем, шуңа дус кыз белән «повербэнклар» булса да илтик, дип сөйләштек. Акча да күчерергә була. Битараф калып кына булмый.

Кан бирү өчен озын чиратлар тезелгән, кимендә 1 ел Төркиядә яшәгән чит ил кешеләре дә кан тапшыра ала, дип беләм. Бу хакта Төркия һәм Истанбул релокантлары чатында да күп язалар. Нинди саклану чаралары кирәк, ул хакта да күп язышалар. Әлбәттә, барысы да диярлек махсус кушымта аша соңгы минутларда кайда тетрәгәнен күзәтеп утыра.

1000 кеше һәлак, дип хәбәр иттеләр, әмма саннар моннан зуррак буласын күпләр аңлый. Бу – милләт өчен әле без масштабларын аңлап бетерә алмаган зур һәлакәт. Төрекләрнең эмпатия һәм ярдәмләшү культурасын сокланып күзәтәм, – диде ул.

«Төркия тарихында бу – иң зур җир тетрәве»

Анталиядә яшәүче Хакан Отлуоглу:

– Туган ягым Адана шәһәрендә 30дан артык йорт ишелеп, җимерелеп төшкән, диләр. Туганнарым, сеңелләрем Истанбулда яши. Алар җир тетрәвен сизмәгән, без һәрчак хәбәрләшеп торабыз. Анталиядә җир тетрәве сизелде, чөнки җир тетрәвенең үзәге белән Анталия арасында 1000 чакрым.

Хәлләр бик начар. Төркиядә уннан артык провинция бик авыр хәлдә, аның дүртесе – зур шәһәр. Төркия тарихында бу – иң зур җир тетрәве», – диде ул.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 февраль 2023
    Исемсез
    Лэйлэ Лэулэтоввнын яд итудэн башка эше юк ахры, зайп тотып ятмаса. Нанобальзам сатып.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100