Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабадагы мәктәп бәдрәфе ишеге турында рәсми җавап: «Кагыйдәдә бәдрәф мәйданы гына языла»

Бердәм дәүләт имтиханнары системасы кертелгәннән бирле бер елны да бу төр имтиханнарга карата шау-шу булмыйча калганы юк кебек. Күп кенә җыелган четерекле сорауларга ачыклык кертү өчен, хәбәрчебез Юлай Низаев Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына сораулар юллаган иде.

news_top_970_100
Сабадагы мәктәп бәдрәфе ишеге турында рәсми җавап: «Кагыйдәдә бәдрәф мәйданы гына языла»
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

Саба районы гимназиясе бәдрәфендә төшерелгән фотолар бөтен мессенджерларда йөреп чыкты. Уку йорты җитәкчелеген бәдрәф ишекләрен кисүдә гаепләделәр, имеш, шул рәвешчә, җитәкчелек имтиханда күчерүләргә каршы көрәшкән, дигән сүзләр таралды. Күптән түгел бу четерекле мәсьәләгә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтованың җаваплары нигезендә язма чыгарган идек. Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментыннан журналист «запрос»ына хат рәвешендә килгән җавапларны тәкъдим итәбез.

Сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, мәгариф министры урынбасары Рәмис Мөҗипов биргән.

Сабада мәктәп бәдрәфе ишегенә нисбәттә килеп чыккан хәлләрдән соң нинди дә булса тикшерү уздырылганмы?

Имтихан үткәрү пунктын әзерләү барышында Байлар Сабасы гимназиясендә 22 майда ишекләр алмаштырылган. Алар фотода сурәтләнгәннән биегрәк булган ишекләргә алмаштырылган.

Уку учреждениеләрендә бәдрәф кабинкалары ишекләре параметрлары, биеклеге турында кагыйдә юкмы?

СанПиН нормалары һәм санитар кагыйдәләр буенча бәдрәфнең мәйданы турында гына мәгълүмат тәкъдим ителә. Ә менә ишекләрнең параметрлары турында норматив-хокукый актлар юк.

БДИ вакытында укучылар бәдрәфтә ничә минут була ала?

Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында укучылар бәдрәфкә ничә кабат чыксалар да була һәм анда булу буенча вакыт чикләүләре билгеләнмәгән.

Металл эзләүгеч нәрсәләргә сигнал бирә ала?

Имтихан үткәрү пунктлары канун нигезендә стационар яки күчмә маталл эзләүгечләр белән тәэмин ителә. Бу приборлар телефоннарга һәм башка электрон җайланмалар булса – реакция бирә ала. Ә менә кием-салымдагы кечкенә металлдан булган элементларга сигнал бирергә тиеш түгел. Әгәр дә сигнал бирсә, металл эзләүгече белән тикшерүче укучыга ул металлдан ясалган җиһазны күрсәтергә тәкъдим итәргә генә мөмкин.

Ә металл эзләүгеченнән үткәндә БДИ уздыру пунктына алып керергә тыелган әсбап табылса, аны тикшерүче имтиханнарда катнашучылар шәхси әйберләре саклану урынында яки имтиханга озатучыга (сопровождающему) калдырырга, дип әйтәчәк.

Имтихан тапшыручы аудиториягә тамак ялгау өчен бары тик су һәм шоколад кына алып керү мөмкинлегенә ия?

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибенең 71нче пункты буенча, укучы шешәдә су һәм ашамлыкларны үзе теләгәнчә алып керә ала. Тик аларның упаковкалары башкаларның игътибарын җәлеп итмәслек булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100