Язылганга кире кайтып: «Сабадагы бәдрәф хәлләреннән проблема ясау кирәк түгел»
Күптән түгел генә Саба районы гимназиясе бәдрәфендә төшерелгән фотолар бөтен мессенджерларда йөреп чыкты. Уку йорты җитәкчелеген бәдрәф ишекләрен кисүдә гаепләделәр, имеш, шул рәвешчә, җитәкчелек имтиханда күчерүләргә каршы көрәшкән. «Интертат» журналисты Юлай Низаев, бу хәлләргә ачыклык кертүне сорап, җаваплы җитәкчеләргә чыкты.
«Кабинкаларда балалар күчерә алмасын өчен, Саба гимназиясендә БДИ алдыннан бәдрәф ишекләренең бер өлешен кискәннәр» дигән хәбәр таралды. Моннан төрлечә көлеп, тәнкыйтьләп яздылар. «БДИ алдыннан супер ачык ишек дизайны» дип көлделәр. Әлбәттә, фотоны ныклап, җентекләбрәк карасак – ишекләр киселгән дә кебек түгел, ә махсус шундый форматта ясалган сыман. Шулай да фотода күренгән өстәге ишек элмәкләре дә урынлы сорау тудыра… Бәдрәф кабинкалары ишекләрен үзгәртүләре көн кебек ачык!
Социаль челтәрләрдә таралган фотога күз салыйк:
«Интертат»та Саба районы мәгариф идарәсеннән алынган комментарий да басылган иде.
«Бәдрәфләрдә ишекләрне ремонтлау һәм алыштыру БДИ үткәрүгә бәйле түгел. Аларны алмаштыру бу ишекләрнең «петля»лары элеккеге зур ишекләрне тотып тора алмауларына бәйле. Алмаштырылып куелган ишекләрнең биеклеге идәннән 1,40 метр тәшкил итә, бу – гигиена шартларын үтәүне тәэмин итә», – дип аңлаттылар мәгариф идарәсендә.
Ведомствода фотоларның чынбарлыкка туры килмәвен әйтәләр. «Интернетта таратылган фотоларның чынбарлыкка туры килмәвен хәбәр итәбез. Ишекләр 1,40 метрлы. Бала нәрсәгәдер басып торганда фотога төшкән, күрәсең», – диделәр Саба Башкарма комитетында.
Әмма районның аңлатмасы социаль челтәрләрдәге тәнкыйть утын баса алмады. Теләче блогеры Рафилә Шәмсетдинова һәм аның ире Нияз Саба гимназиясе бәдрәфендәге кыска ишекләр турында үз фикерләрен белдерде.
Безнең максат – мәктәптә балаларны психик авыру итеп чыгарумы? Нәрсә өчен эшләнә бу? Кеше 5 минутка бәдрәфкә кергәндә, имтиханнарның барлык җавапларын карап бетерә, дип уйлый микән җитәкчелек. Мин статус куйган әни белән сөйләштем. Мәгариф системасы җитәкчесе «анда утыргач бернәрсә дә күренми» дип әйтә, ди. Акыллы кеше сүземе бу? Шушындый фикерле кешеләр безнең балалар тәрбиясе өчен җавап бирә аламы? Менә ни өчен ул җитәкчелек ата-аналар карап торганда шуны эшләп күрсәтми икән. Менә ул шуны эшләп күрсәтсә, аннары балаларга рөхсәт итеп буладыр. Мәгариф җитәкчелеге чиратлап кереп чыгып күрсәтсен, «менә була – бернәрсәсе юк» дип», – сөйләделәр алар.
Бу хәлләрдән соң нинди дә булса тикшерү уздырылганмы? Гомумән, мәктәптә бу өлкәгә кагылышлы нинди дә булса стандартлар бармы? БДИ вакытында шартлар нинди булырга тиеш? Бу хакта сорауларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына юлладык. Җавап әзер булуга, алар белән таныштырырбыз.
Күптән түгел мәгариф һәм фән министры БДИга кагылышлы сорауларга җавап бирде. Без аңа шушы гимназия белән бәйле сорауларны да юлладык. Инде тиешле вакыт узды, кирәкле тикшерүләр уздырылгандыр. Монда кем дә булса гаепле булган, дип әйтеп буламы?
– Аңлыйсызмы менә, Сабадагы бәдрәф хәлләреннән проблема ясау кирәкми. Әлбәттә, безнең максатыбыз – һәр баланың имтиханны объектив бирүендә һәм балаларга комачауламауда. Шуңа күрә, имтихан алдыннан эшләр башланып китүе, имтихан алдыннан гына ишекләр үзгәртелүе безнең өчен уңайлы һәм дөрес вакыт булмагандыр. Тик шулай да зур проблема түгел бит ул. Балалар имтиханнарын имин генә бирделәр. Берәү дә бәдрәфкә кереп, баланы карап йөрмәде. Республика күләмендә бу эш игътибар үзәгендә. Мәктәп бәдрәфләрендә аерым-аерым кабинкалар соңгы елларда гына барлыкка килде бит, без укыган вакытта андый кабинкалар да юк иде. Кабинкалар гомумән булмаса да, кызлар белән малайлар өчен гомуми бәдрәф түгел, аерым бит! Бу проблема ясалма рәвештә килеп чыккан. Әлеге проблемага игътибарыбызны юнәлткәнче, без балалар белән аралашабыз, имтихан алдыннан тынычландырабыз. Аларга тормыш имтиханнардан торуын да әйтәбез, – дип бәян итте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белән дә сөйләшеп алган идек. Ул тагын бер проблеманы әйткән иде. «Ата-аналар үзләре бәдрәфтә ишекләр куйдырмаска риза булуын, бала-чаганың электрон сигаретлар тартуын әйтәләр», – диде ул.
Мәктәп бәдрәфләрендә төрле хәлләр булын ишеткәләп торабыз, уку йорты бәдрәфләренә кергәндә дә «электрон»каларның төтене барлыгын сизгән бар. Шуңа күрә, бу җавапны да берничек тә инкяр итеп булмый, иптәшләр!
Язмага нокта куйганда, шуны әйтәсе килә – һәрхәлдә, планлы ремонт эшләре башкарылса да, аны БДИ алдыннан гына башлау кирәкми иде, җәмәгать! Югыйсә, чын-чыннан энәдән дөягә әверелгән бит бу хәл…