Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабадагы гимназия бәдрәфе турында блогер: «Коточкыч хәл. Әле бу эшкә Саба тотынган»

news_top_970_100
Сабадагы гимназия бәдрәфе турында блогер: «Коточкыч хәл. Әле бу эшкә Саба тотынган»
Фото: Видеодан скриншот

Теләчедә яшәүче блогер Рафилә Шәмсетдинова һәм аның ире Нияз Саба гимназиясе бәдрәфендәге кыска ишекләр турында үз фикерләрен белдерде. Алар, бу теманы киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәк, дигән фикердә.

«Миңа иртә белән шок булды. Мин гаделсезлекне һәм мәгънәсезлекне күтәрә алмыйм. Саба кешеләре статусында кичә ОГЭ булган гимназия бәдрәфе ишегенең яртысы кисеп алынган фотоларны күрдем. Бәдрәфтәге баланың өске ягы күренә, аскы ягы капланган. Имтиханда утырган баланың «тышка чыгасы» килә икән, кече йомышмы, олысымы – мөһим түгел. Ул кеше карап торганда хаҗәтен үтәргә тиеш була. Имтихан – балага болай да стресс, бигрәк тә хәзерге имтиханнар – ОГЭ һәм ЕГЭ. Мин шокта. Саба – күрше район, хөрмәтем бик зур. Мондый хәлне сөйләмичә булмый. Бу – бернинди кысага сыймый торган хәл. Беренчедән, мондый гамәлне садик баласына карата да эшләмиләр. Икенчедән, бу – баланы «конкретно кимсетү». Коточкыч хәл. Әле бу эшкә Саба тотынган. Аннары республика, Россия буенча тотынсалар…

Безнең максат – мәктәптә балаларны психик авыру итеп чыгарумы? Нәрсә өчен эшләнә бу? Кеше 5 минутка бәдрәфкә кергәндә, имтиханнарның барлык җавапларын карап бетерә, дип уйлый микән җитәкчелек. Мин статус куйган әни белән сөйләштем. Мәгариф системасы җитәкчесе «анда утыргач бернәрсә дә күренми» дип әйтә, ди. Акыллы кеше сүземе бу? Шушындый фикерле кешеләр безнең балалар тәрбиясе өчен җавап бирә аламы? Менә ни өчен ул җитәкчелек ата-аналар карап торганда шуны эшләп күрсәтми икән. Менә ул шуны эшләп күрсәтсә, аннары балаларга рөхсәт итеп буладыр. Мәгариф җитәкчелеге чиратлап кереп чыгып күрсәтсен, «менә була – бернәрсәсе юк» дип.

Бу – коточкыч хәл, моны киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәк дип уйлыйм. Башка җиргә мондый башбаштаклык таралмасын өчен дигән ният белән яздырам бу видеоларны. Бернинди гаебе булмаган, шпаргалка карый алмаган бала, шушы хәлдән оялып, бәдрәфкә бармаячак.

Минем кызым Язиләгә 4 яшь, ул бәдрәфкә мине дә кертми. Ишектән укытучы карап торганда үсмер егетләр һәм кызлар «эшен» эшлиме? Борчылган вакытта эч йомшара, минеке шулай менә. Эчем китә. Сезнеке ничектер? Бала астына җибәрергә тиеш буламы?» – дип дер селкетте блогер социаль челтәрне, шулай ук ул бу уңайдан иренең дә фикерен сорады.

– Балалар – безнең киләчәк, дип әйтәбез. Шулай итеп имтихан биргән бала нормаль була аламы? «Киләчәгебез» дип горурланып әйтә алабызмы?

«Мин шаккатам, бернинди кысаларга сыя торган әйбер түгел. Без бик бәхетле заманда яшәгәнбез. Бу – әдәпсезлек, әхлаксызлык тәрбияләүнең тагын бер чарасы бит. Кешене оялмаска өйрәтү кебек килеп чыга. Без өйдә әдәп-әхлакка өйрәтәбез. Ә аннары балалар бу хәлне норма итеп кабул итә башласа, кеше каршында да барып утырырга мөмкин. Норма дип уйлый, шуны тәрбиялибез булып чыга. Алайга киткәч, бөтенләй ишеген куеп тормасалар да була», – дип җавап бирде Нияз әфәнде.

«Закон буенча камера куярга ярамый икән, кеше кереп тикшереп торса – ярый. Киләчәктә подгузник киеп килергә кушарлар инде. Фикерләрегезне директка язмагыз, аларны миннән башка беркем күрми. Телеграм-каналга языгыз. Андагы сүзләрне кирәкле урынга хәзер җиткерәләр. Бүген – кеше баласы, иртәгә – синеке. Аллаһ сакласын! Бердәмлек кирәк. Бала хокукын бозу. Монда һәр ата-ана фикерен белдерергә куркып калырга тиеш түгел. Нормага туры килә дип саныйлар икән, җитәкчеләрнең бәдрәф ишекләрен дә шулай кисәргә кирәк!» – дип яза блогер.

Саба районы гимназиясе бәдрәфендә төшерелгән бу фотолар бүген бөтен мессенджерларда таралды. Аларны «БДИ алдыннан супер ачык ишек дизайны» дигән сүзләр белән чыгардылар. «Кабинкаларда балалар күчерә алмасын өчен, БДИ алдыннан бәдрәф ишекләренең бер өлешен кискәннәр» дигән хәбәрләр дә бар. Яртылаш ишекләрнең гимназиядәге барлык 6 бәдрәфтә дә – малайларныкында да, кызларныкында да шундый булуы җиткерелде.

Шушы хәбәрләргә аңлатма сорап, «Татар-информ» Саба районы мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итте.

«Бәдрәфләрдә ишекләрне ремонтлау һәм алыштыру БДИ үткәрүгә бәйле түгел. Аларны алмаштыру бу ишекләрнең «петля»лары элеккеге зур ишекләрне тотып тора алмауларына бәйле. Алмаштырылып куелган ишекләрнең биеклеге идәннән 1,40 метр тәшкил итә, бу – гигиена шартларын үтәүне тәэмин итә», – дип аңлаттылар безгә мәгариф идарәсендә.

Ведомствода фотоларның чынбарлыкка туры килмәвен әйтәләр. «Интернетта таратылган фотоларның чынбарлыкка туры килмәвен хәбәр итәбез. Ишекләр 1,40 метрлы. Бала нәрсәгәдер басып торганда фотога төшкән, күрәсең», – диделәр Саба Башкарма комитетында.

Бәдрәфтә төшерелгән фотолар яшен тизлегендә таралган кебек, мәгариф идарәсе җавабы да мессенджерларда «йөри» башлады. Аңа җавап итеп шушы фикерне тараталар: «Юк, бу да дөрес түгел. Башта ук әйтелде. Туалет үтәкүренмәле була, дип. Заказ биреп эшләнде. Ник инде монда да? Шалт итеп әйт тә дөресен, бетте-китте. Мәгарифтәге ялган җүнлегә илтми. Аллаһка тапшырдык». Бу сүзләрдән аңлашылганча, мәгариф идарәсе җавабы белән мәктәп яңалыкларыннан хәбәрдар булучылар килешми.

Кичкә таба бу бәдрәфтәге ишекләрне зур ишекләргә алыштырып куюлары, аларның «петля»лары да үзгәртелүе турында мәгълүмат чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100